Айдар Галимов кино күрсәтте

Кино карап кайттым әле. концертын әйтүем, ул яңа программасын “Безнең кино” дип атаган бит. Танылган җырлар классик кинолардан өзекләр, менә дигән биюләр белән үрелеп барды. 22-27 октябрьдә казанлылар җырчыны “Язның 17 мизгеле”, “Кавказ әсире” фильмнары герое итеп күрде.

– Балачак хыялым – нинди дә булса кинода төшү иде. Әлегә хыял-өметләрем тормышка ашмады, шулай да тамашачыларны бу программада яраткан кинофильмнарга алып кайтырга тырышабыз. Хәер, тормыш – ул үзе кино, дигән бер акыллы кеше. Аның белән килешәм, – диде Айдар Галимов.

Җырчының сәхнәдә биергә яратуының да сәбәбен белдек. Барысына да һинд кинолары, төгәлрәге – “Танцор Диско” гаепле икән.

– Аларны карагач, сәхнәдә тыныч кына басып торып булмый. “Мөселман кешесенә сәхнәдә үзен болай тоту килешми”, – дип хат язучылар да бар. Бәлки, чыннан да, дөрес эшләмимдер. Ләкин биемичә чыдый алмыйм, турыга басып кына җырлыйсы килми, – ди ул.

Тагын бер яңалык: Айдар Галимовның иҗатына гашыйклар берләшкән, ди. Алгы рәтләрдә җырчының фан-клубы әләмнәр болгап, “Безнең кино – иң шәп кино”, “Айдар, без сине яратабыз”, “Афәрин” ише плакатлар күтәреп утырды. Кызлардан гына торган төркем иде ул. Тамашачыларның да күпчелеге икәненә игътибар иттем. Айдар Галимовны кызлар җырчысы дип санаучы танышларым хаклы булып чыга, ахрысы.

Кыскасы, шәп тамаша карадык, рәхәтләнеп ял иттек. Өч сәгатьлек концерт сизелмичә дә үтеп китте. Янымдагы дустым да соңыннан: “Бигрәк тиз бетте. Эх, Айдарныкы ялыктырмый, гел шулай җитәр-җитмәс кала шул”, – диде, канәгать кыяфәт чыгарып.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии