Татар теле укытучылары… җитми, «Сәлам»гә теш үтми

Татар теле укытучылары… җитми, «Сәлам»гә теш үтми

Былтыр «татар теле бетә» дип бик шаулашкан идек, быел сүрелдек. Мәктәп директорлары прокуратура күрсәтмәсенә буйсынды һәм татар теле дәресләрен киметте (программада калганы да «татар теле» дип түгел, «туган тел» дип бара), татар теле укытучылары да язмышларына күнделәр – эшеннән кыскартылганнар урыс теле укытучысы булып урнашты. «Ватсап»тагы «Китмибез без!» дигән төркемдә дә хәзер күбесенчә салат, кайнатма рецептлары язышып утыралар.

Мәктәпләр ике фронтка хезмәт итә башлады. Министрлыкка татар теле киметелү, ягъни өстән төшкән күрсәтмәне үтәү буенча хисап тотсалар, татар телле матбугат чараларына: «Без татар телен саклап калу өчен бар көчебезгә тырышабыз», – дип җавап бирәләр. Ләкин шулай тырышканда ялгыш адымнар да ясыйлар. Бер мәктәптән хәбәр килде (хәбәрнең дөреслеген раслый алмадык, шуңа күрә кайсы мәктәп икәнен күрсәтми генә язабыз). «Директоры татар телен саклау өчен бар көчен куя, ләкин мәҗбүр итү алымын куллана, шуңа күрә хәзер ул мәктәптә хәлләр шәптән түгел, ата-аналар мәҗбүри куелган татар телен сайларга теләми. Ә бит сүз республикадагы иң яхшы мәктәпләрнең берсе турында бара», – диелгән ул хәбәрдә.

Ә без башкаларга охшамаган мәктәпкә барып, татар теле дәресен карап, укытучылары белән сөйләшеп кайттык. Сүзебез «СОлНЦе» мәктәбе турында. Башкалардан татар теле өчен көрәшкә күтәрелгән бердәнбер мәктәп булуы белән аерылып тора ул. Көрәш әле дә дәвам итә: 9нчы октябрьдә мәктәп директоры Павел Шмаков Русия Югары суды утырышына барачак.

«МӨГЕЗЛЕ» ТАТАР ТЕЛЕ НИНДИ БУЛА?

Директорга: «Татар теле дәресендә утырасым килә», – дип шалтыраткач, ул берсүзсез: «Килегез!» диде. Башка мәктәпләргә шундый тәкъдим белән шалтыратсаң, башта: «Уф Аллам, хәзер бик тыгыз вакыт бит, бәлки соңрак килерсез, сез килешкә берәр нәрсә әзерләп куяр идек», – дип хафага төшәрләр иде. Һәм без килешкә бик тырышып әзерләнеп куярлар иде. Мондый сценарийны күргән бар иде инде. «СОлНЦе»да алай булмады. Берәү дә каршыга йөгереп тә чыкмады, бәлешләр белән каршы да алмадылар. Бәлеш ашарга түгел, татар теле дәресен карарга килдек бит.

«Без бер генә ата-анадан да «мин бу телне сайлыйм» дип гариза яздыртмадык. Гомумән, язмача гариза кирәк дигән нәрсә бер генә законда да юк ул. Ата-аналарның телдән биргән ризалыгы буенча эшлибез. Бер ана гына баласының татар теленә йөрүенә каршы килеп маташкан иде, ләкин аның баласы үзе татар телен укырга тели. Хәзер атнасына ике татар теле – берсе мәҗбүри фән буларак, икенчесе факультатив буларак бара. Дүрт татар теле укытучысы бар иде, берсен дә кыскартмадык», – дип сөйләде директор Павел Шмаков. Татар теле укытучысы Ләйсән Фәрит кызы Гәрәеваны гел мактап телгә ала ул: «Иң әйбәт укытучыбыз», – ди. Менә шул иң әйбәт укытучының 6нчы классларга биргән дәресен тыңладык та инде.

Ишектә Ләйсән Фәрит кызы күренүгә, балалар «Исәнмесез!» дип каршы алды. Монда күбесе урыс балалары: Леонид, Константин, Тимофей, Мария, Анастасия… Исәнләшкәннән соң, укытучы балаларны барлый башлады. Татарча сорый – укучылар «мин монда» дип җавап бирә. «Я тута» дип җавап биргән бер малайга эләкте: «Сиңа кадәр алты кеше «Мин монда» дип җавап бирде, ник син кыланасың?» – диде Ләйсән Фәрит кызы. Малай тәки «мин монда» дип кабатлады.

Гадәти дәрестәгечә «Дәфтәрләрне ачабыз, числоны һәм класс эшен язабыз» дигән сүзләр белән башланмады дәрес. «Александр, бүген класста ничә бала бар?» – дип сорады укытучы. Һәм Александр санады – бер, ике, өч…ун. «Ничә кыз, ничә малай?» – дип икенче бер укучыдан сорады укытучы, анысы да санап җавап бирде. Татарча, әлбәттә.

Шулвакыт соңга калган бер укучы кыз килеп керде. «Татарча матур итеп «Керергә мөмкинме?» дип сора», – ди укытучы. Кыз әйтә алмый. Ярар инде, дип калдырмады укытучы: «Исеңә төшер, аннары керерсең», – диде. Алга китеп булса да әйтик: әнисе татар булган бу кыз әлеге фразаны исенә төшерә алмады, аңа Костя исемле классташы ярдәмгә килде.

Укучылар дәреслектән «Мәктәбем» дигән текстны укыдылар һәм үз мәктәпләре турында инша яздылар, ә калган сөйләшү тормышчан темаларга багышланды. Укытучы «Бүген атнаның нинди көне әле?», «Леонид бүген нинди күлмәк кигән?» ише сораулар бирде. Гадиме – гади, ләкин тормышта нәкъ менә шулар кулланыла да бит инде.

Ләйсән Фәрит кызы укучыларын мактарга да онытмады. Мария әле узган ел гына Мәскәүдән күченеп кайткан, татар телен өйрәнә башлаганына бер генә ел. Ә ул классташларына булышып та утырды. Иң әйбәт иншаны Леонид язды, аңа да мактау сүзләре эләкте. Дәресне «Ул бик яхшы укучы…» дигән җыр белән тәмамладылар.

Тәнәфестә балалар белән сөйләштем. Татарча, әлбәттә. Аңлаштык. Телне мәҗбүри булганга түгел, кызыксынып өйрәнүләре күренеп тора.

«ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫСЫ КЛОУН БУЛЫРГА ТИЕШ»

Ләйсән Гәрәеваның дәресне алып бару методикасында «мөгез» юк та сыман. Тормышчан темаларга сөйләштерү һәм кабатлаттыру алымы белән эшли ул. «Көн саен кабатлаттырырга кирәк. Кабатлый-кабатлый баланың аңына сеңсен. «Бир», «әйт», «утыр» кебек гадәти фигыльләр булсын, ләкин алар белән бик күп җөмлә төзеп була бит. Ә безнең мәктәпләрдә тема артыннан куалар, шулай итеп бала бернәрсә дә белми кала. Дәрес ахырында нинди дә булса күмәк проект эшләргә кирәк: плакат ясау булсынмы ул, җыр өйрәнүме. Бу эш балаларны берләштерә, телне өйрәнергә дә әйбәт», – дип, Ләйсән Гәрәева авторлык методикасы серләре белән уртаклашты.

Ләйсән Фәрит кызы берничә шәхси мәктәптә дә татар теле укыта икән. «Дәүләт мәктәбендә генә тулы ставкага эшләсәм, мин ачтан үләм. Ә болай эшләгән сәгатьләрем өчен генә алып, шул ук вакытта берничә җирдә эшләп, мин әзме-күпме акча эшли алам», – дип аңлата Ләйсән.

Яхшы татар теле укытучыларына кытлык, ди ул. Сүзләрен мисал белән дәлилләп тә күрсәтте. «Инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган элиталы бер шәхси мәктәпнең сайтында узган елның декабрендә «Татар теле укытучысы эзлибез» дигән игълан чыккан иде. Мин анда барып җитә алмадым. Быел август аенда карасам, игълан һаман тора. Бер ел буе укытучы таба алмаганнар!» – ди Ләйсән.

Август аенда Ләйсән бу мәктәпкә әңгәмәгә барган. Килгән дә дипломнарын, мактау кәгазьләрен җәеп салган. Ә директор аларга күз дә төшермәгән. «Безгә бу кәгазьләрең түгел, дәресне ничек итеп үткәрүең мөһим», – дигән. Һәм Ләйсән бөтенләй таныш түгел аудиториягә татар теле дәресе уздырган. Безгә нинди генә укытучы килмәде, югары категориялеләрне дә күрдек (ә Ләйсәннең категориясе юк: 16 ел университетта эшләгәннән соң, мәктәпкә килгән һәм хәзер барысын да өр-яңадан башларга мәҗбүр булган ул), «бу бармак – бабай, бу бармак – әби»дән ары узмадылар, ә синең дәресең безгә ошады, дигәннәр. «Алар тулы ставкага иртәдән кичкә хәтле эшли торган укытучы эзли иде. Ләкин мин үз шартымны куйдым: 5 сәгатьтән артык алмыйм, сәгатенә 900 сум алам, дидем. Ризалаштылар бит! Расписаниеләрен дә миңа туры китереп җайладылар», – ди Ләйсән. Профессионал укытучылар бик сирәк – шуңа шулай, ди ул. «Күптән түгел татар теле укытучылары өчен оештырылган җыелышта булдык. Анда килгән укытучыларның 90 проценты сарык көтүен хәтерләтә: күзләрендә интеллект юк, кызыксыну юк. Тырышып эшләсәң, аркаңнан тир тамып торырга тиеш», – ди Ләйсән.

«Тир тамып торырга тиеш» дигәне туры мәгънәдә дә. Ләйсән үзе дәрескә зур сумка күтәреп йөри. Анда дәресне кызыклы итеп үткәрү өчен төрле әсбаплар, колонкалар. «Төяп киләм дә клоун кебек тамаша күрсәтәм. Әгәр син артист, җырчы, биюче булмасаң, балада фәнгә карата кызыксыну уятып булмый», – ди Ләйсән Гәрәева.

СЕРЛЕ «СӘЛАМ»

«СОлНЦе» мәктәбенә татар теле дәреслекләре җитми. Кемдер – Хәйдәрова, кемдер Нигъмәтуллина дәреслеге буенча укый. Министрлыкка заявка биргән булганнар, татар телле балалар өчен дәреслекләр китереп тутырганнар. Алар «СОлНЦе» мәктәбендә укучылар өчен бармый инде. Шуңа күрә башка мәктәпләрдән берешәрләп дәреслек җыеп йөриләр.

Хәзер бөтен трибунадан да «Сәлам» дәреслеге хакында сөйлиләр. Телне җырлар, уеннар аша өйрәтә, моңарчы андый методиканың булганы юк иде әле, диләр. Ләйсән Гәрәева да бер шәхси мәктәптә шушы дәреслек буенча укытып карарга уйлаган. Беренче класслар өчен әзерләнгәнен тапмаган, ә икенче классларныкы нәшриятта тулып ята, ди. «Бу «Сәлам» дәреслеге тамак төбендә утыра инде, дип каршы алдылар. Укытучылар алып китәләр дә икән, эшли алмасын аңлагач, кире китереп бирәләр, ди. Хәйдәрова дәреслеге үзе генә дә эшләсә, «Сәлам» укытучыдан башка эшләми. Ул программада укытучы – төп кеше. Ә «фәлән битне ачыгыз, шул текстны укыгыз, бу күнегүне эшләгез» дип эшләргә гадәтләнгән укытучыларның мондый китап белән мәшәкатьләнеп торасы килми, шуңа кире китереп бирәләр», – ди Ләйсән Гәрәева. Ул бу китапларны алырга ризалашкан. Тик укыта гына алмаган. Китап үзе генә эшләми, интернетны да кулланырга кирәк. Ә анда пароль белән генә кереп була. Министрлык ул парольне бирми, Белемне күтәрү институты аккредитация үтәргә куша икән. Кыскасы, бик теләсә дә бу дәреслек белән эшли алмаган Ләйсән Гәрәева. «Аккредитация дигәне ниндидер курслар үтү, уку дигәнне аңлата бит инде, ә димәк, вакытны югалту», – дип аңлатып күрсәтте ул. Аның кебек кулын селтәгән укытучылар байтактыр әле. Чөнки бездә аккредитация дигән сүз бик куркыныч яңгырый. Чөнки безнең укытучыларның аннан башка да эше муеннан.

КЕМ ГАЕПЛЕ?

«Татар телен тиешенчә укыта алмавыбызда кем гаепле?» – дигән сорауга Ләйсән Гәрәева иң башта: «Укытучылар», – дип җавап бирде. Ләкин бөтен гаеп аларда гына да түгел. «Мин 20 ел элек университетта урыс телле балаларга татар телен укытканда ук «нәрсә соң бу, болай итеп укыталармыни?» дип эчем поша иде. Ләкин бу уемны өстәгеләргә җиткерергә җөрьәт итмәдем. Димәк, гаеп миндә дә, башка укытучыларда да бар. Ләкин начар дәреслек язган авторлар – бездән дә гаеплерәк. Алар дәреслек чыгарды һәм ул вирус кебек таралды. Бөтен татар теле укытучыларын уңайсыз хәлгә куйдылар. Түгәрәк өстәлгә утырып, җыелышып бер яхшы дәреслек чыгара алмадык без. Югыйсә бу эш күмәк башкарылырга тиеш бит. Менә мине берәүнең дә чакырганы булмады. Хәзер яңа дәреслекләр кирәк булачак һәм аны һаман шул ук авторларга кушачаклар. Бу эш кабат акча бүлешүгә генә кайтып калачак. Моны Миңнеханов та, Шәймиев та белми. Чөнки аларга җиткерүче юк. Мин, гади укытучы, алар янына кереп җитә алмыйм, ә кереп җитә ала торган кешеләр проблеманы сөйләми», – ди Ләйсән Гәрәева.

Эш начар дәреслектә генә дә түгел, билгеле. Ләйсән Фәрит кызы 11нче классларны «Казан риваятьләре» дигән китап белән укыта әнә (дәреслек артык катлаулы, ди). Калган татар теле укытучылары йөгерә-йөгерә урыс теле укытучысы квалификациясен үзләштергәндә, ул үз акчасына экскурсовод һөнәрен үзләштергән. Телне яраттыру өчен үзең яшәгән җирнең, татар милләтенең тарихын да яхшы белергә һәм дәрестә кулланырга кирәк, ди ул.

Сүз азагында. «Сәлам» дәреслеге буенча Белемне үстерү институтының (ИРО) татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова белән сөйләштек без. Аның әйтүенчә, «Сәлам» дәреслеге хәзер сынау (апробация) үтә. Һәм аның интернеттагы сайтына парольне теләсә кемгә тоттырмыйлар. Безгә дә бирмәделәр. «Дәреслек 6-7 мәктәптә сынау үтә. Атна саен бу мәктәпләрдәге укытучылар белән очрашып, семинарлар уздырабыз. Һәм бу дәреслек белән сынау рәвешендә эшли торган укытучылар исемлеге бар. Теләсә кем ул парольне ала алмый», – дип сөйләде мөдир. Бер караганда, бәлки, бу дөрестер дә. Бер авызлары пешкәч (дәреслекләр, методикалар дөрес булмаган, дип кайтарып калдырдылар бит), өреп кабарга уйлыйлар. Ләкин шул ук вакытта укытам дип торган укытучыларны читкә кагып, бөтенләй биздерергә дә мөмкиннәр. Хәер, эшлисе килгән, Ләйсән Гәрәева кебек үз фәнен яраткан укытучылар аны пароль сорый торган серле дәреслектән башка да менә дигән итеп укыта инде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Татар теле укытучылары... җитми, «Сәлам»гә теш үтми, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии