Журналист тагын килсен!

Журналист тагын килсен!

Сезгә язган кешеләрне ярдәмегездән ташламагыз, чөнки «БГ»кә кеше кая барырга белмичә килеп терәлгәч кенә, чиновникларның коридорларында йөреп, ишекләрен берничә тапкыр шакып та, бернинди ярдәм күрмәгәч, Сез ярдәм итмәсме, дип яза. Чөнки «БГ» – халык гәҗите!

Сезгә язылган зарлы хатымнан соң, «Аннан-моннан ремонт» (2010, №19, 19 май) дигән язма басылган иде. Хат нигезләп тикшерелсә, анда язасы әйбер күп иде. Барысы да михнәт күргән халык тормышыннан язылды. Язмамның күп өлеше чүп-чар булып тоелгандыр, үз башына килмәсә, кеше хәлен кеше белми шул. Кабинеттан кабинетка йөреп, ышанычым «БГ»га гына калган иде, сезгә дә, Ходайга ышанган кебек, ышанып яздым. Минем язма яхшы булып чыкмаганмы, я инде түрәләренең куллары озынмы, хәсрәтем Казанга ук барып җитмәгән, ахры. Кая барырга? Кемгә таянырга? Аз гына булса да гаделлекне каян табарга? Үз хокукларыңны ничек якларга? Кукмарадагы «беспредел»ның 25%ын гына булса да ничек күрсәтергә? «Депутат» дигән кеше кайда икән? Бу гаделсезлекне тыярга берәүнең дә хәле җитми микән? Бу хәлләргә күпме түзәргә була? гади кеше өчен язылмаганмы? Гади халык нишләргә тиеш?

Тимер юл урамы, 22нче йортка ясалган ремонтны халык 35 ел көтеп алды. Моңарчы төрле төр ремонт өчен күпме акча түләнгән, дәүләт карамагыннан да ремонт өчен күпме акча күчерелгән. Барысы да ясалмаган ремонт өчен!!! Янгыннан соң йорт хәлендә дип танылган булса да, һаман биредә яшибез, әллә нинди югары тарифлар буенча утка, суга, газга, ремонтка түлибез… Кукмарабызда җитәкчеләрнең кесәләрен калынайтучы карарлар чыгару кайчан тукталыр икән? Көпә-көндез талыйлар бит.

Йортыбызда торучыларның күпчелеге инвалид яисә олы яшьтәге 4-5 мең сум пенсия алып яшәүче кешеләр. Ничек яшәргә тиеш без? Бу сорауларга бер кабинетта да җавап юк. Хөкүмәткә кирәгебез бетте шул хәзер.

Журналист: «Үзгәрешләр бармы?» – дип шалтыратып сорады. Үзгәреш шул: көз көне подъезд ишек төбенә зур итеп чокыр казып куйдылар, ул шул килеш ябылмыйча калды. Кая гына барсак та: «Бу безнең эш түгел, анда барыгыз, монда барыгыз», – дигән җавап алдык.

Әйе, беркем бернәрсә өчен җавап бирми монда. Акча гына җыя беләләр. Юкса, ремонтның аннан-моннан ясалганын халык зарын тыңлап, үз күзләре белән күреп китте журналист. Өч катлы балконсыз өйгә миллион ярым акча китмәгәне, Ринат Ваһаповның кесәсеннән дә 120 мең түгел, 12 сум да чыкмаганы көн кебек ачык. Ремонттан соң бер кеше дә килеп акт төземәде. Ремонт кабул итүче комиссиянең тавыш-тыны чыкмады. Хәзер йортыбыз мал-туар яшәгән өйгә охшап калды. Күпме кеше сүзенә ышанмыйча, үз күзе белән күрсә дә, журналистка түрәләр сүзе – сүз! Район Советы рәисе урынбасары Равия Кәримуллинаның кем икәнен дә белмибез, кайда ул прокуратурадан килеп актлар төзү… Әкият бу! Ә ремонтка дип бирелгән миллион ярым сум акча кирәк кешеләренә таралып бетте инде. Хәзер тагын булмаган ремонтка акча җыеп, көпә-көндез кычкыртып талыйлар.

Йортыбызның ярты өлешендә квартирантлар тора. Һәр фатирда пропискада бер кеше, ә торуын 4-5 кеше яши. Бу безнең өйдә генә шулай, ә Кукмара буенча күпме?

Изображение удалено.

…Бу хатны декабрь аенда ук яза башладык. Больницага керергә туры килде. Инсульт булды. Шулай итеп, хатны яза башлаганга да 3 ай үтеп киткән икән. Тикшерүче журналист язмаларны газетага җиренә җиткереп язсын иде, бу хат күңел бирелеп, җентекләп тикшерелсен иде.

, , Сәйдулла Кутушевның язмалары газетага чыгып бара, укып таң каласың. Күпме вакыт үтсә дә, кайбер темаларга әйләнеп кайтып, тагын язалар. Мин дәлилләп күпме документ күчермәләрен җибәрдем, ә хат гомумиләштереп язылган. Урыннан чиновникларга шалтыратып кына ул чиновникларны тыеп булмый. Алар тамырын тирән җәйгән. Депутатның да кем икәнен белмибез, аның белән дә элемтәгә керергә була инде. Әнә, әлеге дә баягы, Э.Фатыйхова белән И.Сираҗи кайда, кемгә, нәрсә әйтәсен беләләр, урынга барып тикшерәләр, түрәләрнең әкият язып биргәнен телефоннан көтеп утырмыйлар. Ә минем хат җавапсыз, бөтенләй газетага язылмаган кебек, һавада эленеп калды. Кабат килеп тикшерүегезне сорыйм.

Ихтирам белән, Ә.Н..

Кукмара бистәсе.

АННАН-МОННАН РЕМОНТ –2

Әлеге хат артыннан Кукмарага баргач, авторыбыз беркадәр ризасызлык белдерде.

Минем хатны онытканнар, бәлки, бөтенләй үк кирәк түгел дип тапканнардыр, тагын язармын дип тора идем, – диде апа Пантелеева. – Аны сезгә генә түгел, күп инстанцияләргә юлладым инде.

– Тагын бер яңалык җиткерде ул миңа. Анысын ул больницада ятканда ишетеп кайткан. Имеш, мине Кукмара хакимияте җитәкчеләре куркыткан һәм башка ул районга аяк та басмаячакмын, дигән гайбәт таралган икән анда. Куркытуын-куркытмадылар, тик бер язмам өчен, юк гаепне бар итеп, әниемне эштән китәргә мәҗбүр иттеләр үзе. Бу хакта зур язма әзерләнеп ята һәм тиздән, Алла боерса, ул дөнья күрер. Башка журналистлар да Кукмара районындагы әлеге вакыйга турында зурлап «искә алырга» вәгъдә итте.

…Әйе, Әлфия апаның хаты үз чиратын көтеп озак ятты. Беренчедән, «кунакка» чакырулар күп – җитешеп булмый. Икенчедән, без җитешкән очракта да газетаны журналист тикшерүеннән торган материаллар белән генә шыплап тутырып булмас иде. Алай үзегезгә үк кызык булмаячак. Өченчедән, бар журналистның да эшчәнлеге бертөрле. Гадәттә, ул хат буенча килә, ситуацияне күрсәтеп яза да язмасын тиешле органнарга юллый. Калганы безнең вазифага керми, аңлагыз. Шуңа күрә, биредә хезмәттәшемне үз эшен дөрес башкармавында гаепләвегез, дөресен әйтим, күңелемә бик үк хуш килмәде. Ул үз эшен җиренә җиткереп башкарды, дип уйлыйм. Ә инде Кукмара район хакимиятенең газетадагы язмага битараф калуы, бөтен республикага начар даны таралып та, бу конфликтны чишәргә алынмавы бик кызганыч.

КРАННАН ДА ҖАН ИЯЛӘРЕ «ТАМА»

…Әлфия апа Кукмарадагы һәр оешманың эшчәнлегенә зур бәя бирде. Әйтик, район больницасы. Андагы һәр хезмәткәрне үтереп… мактады ул. Чисталык та өйдәге кебек, мөнәсәбәт тә изгеләрчә, имеш. Тик менә больницаның техник ягы проблемалырак икән бит.

– Анда бәдрәфкә барырга куркып торасың инде. Юньле унитазы, эссе суы юк. Кеше больницада туа, берәүләрнең ярты гомере шунда үтә, кемнәрдер шунда үлә дә. Аның җиһазланыш ягын кайгыртып булмый микәнни?! Шуның өчен бирелгән акча кая китә икән?! Миңгерәү инде мин! Бер кешегә кирәк булмаган нәрсә миңа нигә кирәк?! Менә шуларны күреп, җаным тыныч кала алмый бит, сеңлем! Безнең Кукмарада газ хезмәте һәм почта гына эшли дип язган идем сезгә. Менә бу юлы газетамны да китермәделәр әле. Нишләп гел миңа гына шулай эләгә икән ул?!

Берзаман Әлфия апа 3 литрлы банкадагы суда йөзүче ниндидер ямь-яшел «җан иясен» каршыма китереп утыртты. Башта үзем дә куркып киттем. Телевизордан булса да медузаларны күргәнегез бардыр – менә шуңа охшаш бер нәмәрсә бу.

– Чәй кайнатырга куярга дип краннан су агызмакчы идем, шушы яшел нәрсә «пылт» итеп чәйнегемә килеп төште. Шуны күтәреп санэпидстанциягә барыйм микән, дип тә уйлаган идем. Бу арада авырып ятып, барып булмады. Әй, анда да кемдер эшлидер, дисеңме… Шуннан бирле краннан агучы суны эчмим. Моны бөтен кеше күрде инде. Фотога төшереп алучылар да булды.

Әкренләп социаль яклау бүлегендә утыручыларга да чират җитте.

– Быел 18-25нче февральдә җылылык булмады. Төнлә суык 30 градус суык кына түгел иде.

Социаль яклау үзәгеннән кызларны чакырттым. Монда килеп, ничә бала таптың, ничә тапкыр кияүдә булдың, дип сорау алып, бер кәгазь кисәге калдырып чыгып киттеләр. Юкса, мин аларны батарея эшләмәгәнгә чакырган идем. Өч тапкыр мендем шулар янына.

Ниндидер авария булып,18ендә бөтен йорттагы җылылыкны сүндергән булганнар икән. Аннары кешеләрнеке җылыта башлады, минеке 25енә кадәр эшләмәде. Казанга шалтыратып зарлангач кына, килеп ясадылар! Кукмарада бөтенләй бер җирдә дә тәртип, кешене санга сугу юк. Хәлем бик авырайгач, шул ук көнне «Ашыгыч ярдәм» машинасы да чакырдым. Больницада да ятып чыктым. Ә җылылык өчен түләү кәгазе, элек ничек килсә, шулай килде. Акча түләтә беләләр!

КАЯ КАРАСАҢ ДА… ПРОБЛЕМА

Сүзнең озынга сузылачагын чамалап, ремонт турында үзем сораштыра башладым. Әлеге йортка миллион ярымлык ремонт ясалуы хакында район газетасына язган булганнар икән. Язылмаган булса, бәлки, халык күпме акча тотылганын белми һәм эшләнгән эшенә күрә чыгымнарны чутламый да калыр иде. Тик хәзер акчаның кай тарафларга югалуын ачыкламакчы 22нче йортта яшәүчеләр.

– Әтидән калган бу фатирга мин 2006-2007 еллар тирәсендә күчеп кайттым. Йортка 35 ел дәвамында бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Монысының да рәте булмады. Әле киләсе ремонт кайчан булыр, билгесез, – дип уфтанды Әлфия апа. – Сантехниканы куйдырырга да, гомуми санаганда, 700 сум акча алдылар бездән. Көне буе тәмәке тартып йөрде килде-китте ремонт ясаучылар. Аннары кичке сәгать 5-10 арасында, фатирларга кереп, акчага эшләделәр. Минем унитазны алыштырырга иртәнге 9да кергәннәр иде, кичке 4тә генә чыгып киттеләр. Бөтен җирдә көне буе ут янып торды, аның өчен мин түлим бит.

– Ремонтка булган дәгъвалар белән район башлыгына, прокуратурага барып карамадыгызмы? –дигән соравыма район башлыгы, аның урынбасарына карата бик күп сүзләр ишеттем. Ике тапкыр анда да булган икән Әлфия апа.

Соңрак исә ремонтның сыйфатын карау өчен урамга чыктык. Ул арада күрше-тирә, һава суларга чыккан апалар да җыелды һәм зар елау озакка сузылды.

Бу йортта янгын булуын күпләр дәлилләде. Тик елын гына төгәл атый алмадылар.

– Янгыннан соң бернинди ремонт булмады. Ул вакытта приватизация дә булмаган еллар иде. Пычрак, төтен, корым сарган түшәм, диварларны кем ничек булдыра ала, шулай ремонтлады, шулай итеп, йортны яраклы хәлгә китердек. Безгә ремонт ясаучылар килгәч, йортыгызны матур итеп тышлыйбыз, менә дигән итеп ясыйбыз, дип вәгъдә иткәннәр иде. Тәрәзә төпләрен карагыз. Алар күгәреп, череп беткән инде. Аны буяудан мәгънә юк. 38нче ел яшим монда. Бу йорт поездлар үткәндә дә калтырап тора, – дип сөйләде Сәгыйдә апа Курманова.

– Канализация баштан ук дөрес эшләнмәгән. Бөтен хәсис безнең фатирга агып чыга, – диде Алевтина Елкина. – Элек эштән кайтышыма бөтен бәдрәф һәм ваннам пычрак белән тулы була торган иде. Елый-елый җыештыра идем. Ремонтка кадәр йортыбыз шундый җылы иде. Ни өчен безнең батареяларны алыштырдылар икән? Хәзер кыш буе катып утырабыз.

Үзләре әйтмешли, гаугалы подвалны да күрү насыйп булды. Бу йортта яшәүчеләрнең фатирлары приватизацияләнгән булуга карамастан, подвалны күрше йортта яшәүчеләр басып алган икән. Тик подвалда янып торган ут өчен генә никтер әлеге йортта яшәүчеләр түли. Бу исәптән биредә яшәүчеләрнең берсе җирле үзидарәгә хат та язган булган, ләкин проблеманы чишәсе урынга, подвалны бөтенләй бетерү белән куркытканнар.

Ясалган ремонтны күрсәткәннән соң, апа-абыйлар йортның «домкомын» чакырып, билгеле бер карарга килергә дә теләгән иде, әмма әлеге вазифаны башкаручы Гөлназ Миңнекәева гына, ничә тапкыр чакыруга карамастан, халык янына чыкмады. Аны куркаклыкта гаепләп, яңа домком сайлыйбыз, дип ачуланып калучылар ниләр кылып беткәндер, ул кадәрен белмим. Йорт тарихындагы иң зур вакыйга булган капиталь ремонт ясалган инде. Яңа домком гарантия буенча йортны яңадан төзекләндерү артыннан йөрсә генә.

«ФЕДЕРАЛЬ ЗАКОН УЛ БЕРНӘРСӘ…»

Бу йортка ремонтны «Техстрой» компаниясе ясаганлыктан, аның директоры Ринат Виталий улы ВАҺАПОВ белән сөйләшеп, кайбер сорауларыма җавап табасы иттем.

Ринат Витальевич та элек язылган язманы дөреслеккә туры килми дип саный икән, чөнки журналист аның белән күрешеп тормаган, ә бары тик телефон аша гына сөйләшкән. Имеш, Кукмарага кадәр килгән кешегә 5-10 минут вакыт табарга ул һәрчак әзер. Узганында журналистыбыз белән очрашырга теләмичә, сорауларны рәсми рәвештә интернеттан юлларга кушуын хәтерлим, чөнки сорауларны Лилия Заһидуллина белән бергәләп әзерләгән идек. Тик ул чакта җавап бирүче генә булмады. Шунлыктан гаепне тулаем хезмәттәшем өстенә аударып бик үк дөрес эшләмәде әле директор әфәнде.

– Ринат Витальевич, Тимер юл урамы 22нче йорттагы ремонттан халыкның канәгать түгеллеген беләсез. Ул хакта алар белән барып сөйләшмәдегезме?

– Йортка ремонт ясалгач, без аны тапшырырга тиеш. Актларга домком имза куйды.

Аны халык сайлап куйган икән, димәк, аңа ышаналар. Җыелышларга чакыралар икән – барам, ә актлар белән техник куркынычсызлык өчен җавап бирүче кешебез йөри. Анда нинди ремонт каралган – барысын да эшләдек.

– Әлфия апа Пантелеева Кукмара муниципаль район башлыгы исеменә ике гариза язган булган. Башкарма комитет җитәкчесе Р.Г.Шәмсетдинов имзалаган җавапта: «…Әлеге йортка капиталь ремонт вакытында 185нче Федераль законда («О фонде содействия реформированию жилищно-коммунального хозяйства») каралган бөтен эшләр дә башкарылды. Җылылык, су һәм электр белән тәэмин итү системасына, канализация, подвал һәм фасадка ремонт, түбәгә капиталь ремонт, шулай ук, подъездга косметик ремонт җирле бюджет хисабына булды», – дип язылган. Һәр өлкәне аерым-аерым карыйк әле. Җылылык дигәненнән башласак, халык кыш буе туңып чыктык, ди.

– Без анда яхшы, яңа алюмин батареялар куйдык. Чуен батареялар – 115, ә болары 193 Втт җылылык бирә. Халык менә шуны белеп бетерми. Барысы да котельныйдан тора. Тиешле җылылык җибәрелгәндә, алар җылытырга сәләтле. Без ул батареяларны урнаштырганда, коммуналь хуҗалыкка техник шартлар куйдык. Аның нигезендә 70 градус җылылык җибәрергә тиешләр иде. Җибәрмиләр аны, шуңа күрә, суык та. Менә сметаларны күр. Биредә су бирү системасына ремонт бөтенләй каралмаган. Ләкин без аңа ясадык.

– Федераль законда су системасы каралган…

– Федераль закон ул бернәрсә, сеңлем. Законнан соң… Казаннан акча бүләләр. Аның үз формуласы бар. Йортка акча аның квадрат метрыннан, башка параметрларыннан чыгып бүленә.

– Канализация системасына ремонт дигәндә – анысы ничек булды? Ванна-бәдрәфкә канализация сулары агып чыгу галәмәте дә бар икән анда…

– Йорт эченнән баручы вертикаль торбаларны (стояк) алыштырдык. Подвалның тышкы ягына чыгып китә торган өлеше өчен без җавап бирмибез. Анысынa коммуналь хуҗалык җаваплы. Йорттан30 метрүткәч, даими рәвештә тыгыла торган урын бар анда. Тик бу проблема безгә кагылмый. Закон буенча эшләрнең безгә карый торган өлешен эшләдек. Федераль закон буенча без урам канализациясен ясарга тиеш түгел.

– Подвалда ниләр эшләнде?

– Шушы канализация торбасы гына алыштырылды. Йортның тышкы ягын төзекләндерү өчен безгә акча бирелмәде. Шулай булуга карамастан, йорт янын, аның аскы өлешен штукатуркаладык. Хезмәт күрсәтүче оешма аны карап торырга тиеш. Ремонт ясадым да, калган гомергә җитәчәк, дигән сүз түгел бит ул. Йорт буенда кар өелеп ятмасын, аны шул хезмәт күрсәтүче оешма карап торырга тиеш. Аңа боз катып ул кубып төшә икән, монысы инде безнең гаеп түгел. Дөрес эксплуатация булган очракта, 5 еллык гарантия бирдек без, ләкин эшләмәгән ЖКХ өчен без җавап бирмибез, гафу итегез!

– Түбәдән су үтә, диләр…

– Булуы мөмкин түгел! 2008 елда эшләнде ул түбә. Шул елны ук көз айларында бик күп яңгырлар булды, бернинди дәгъва белдерү булмады. Хәзер инде дәгъва булган очракта да хезмәт күрсәтүче оешма җавап бирә. Эксплуатация шартлары дөрес булганда, берни дә булмас иде аңа. Күпме кар булды, чистартмадылар. Менә шул кар басып бетерде дә инде түбәне. Без әле аларның подъездларын да эшләдек. Бу бөтенләй кермәгән булса да.

– Подъездга косметик ремонт булды диелгән, әмма аның идәннәре ватык бит!

– Подъездга косметик түгел, капиталь ремонт булды. Косметик ремонт ул пычранган җирләрне аз-маз буяп җибәрү генә.

– Бу йортка миллион ярым акча бүленгән булган. Сметаларда ул сумма тиененә кадәр күренсә дә, халык ремонттан канәгать түгел. Эшләнгән эш өчен гарантия бармы? Ремонт эшләре өчен сез кайчанга кадәр җавап бирәсез?

– Шушы ук суммага экспертизага сметаны алып барасы, технадзор тикшерә, проект төзү өчен дә акча кирәк… Страховкасыз эшләргә дә хакыбыз юк. Эшчеләргә дә түлисе, материалын да табасы. Бөтен әйбер шушы суммага килеп төртелә. Гарантиягә килгәндә – ул 5 ел. Бу килешү формасын безгә төзелеш министрлыгы тәкъдим итә. Ул дәүләт сере түгел, интернетта бар барысы да.

Ремонтка кадәр йорт нинди хәлдә булгандыр – күрмәдем, шуңа күрә тәнкыйтьләргә алынмыйм. Халыкның ремонттан канәгать булмавын гына тәгаен беләм. Монда проблеманы чишүнең берничә юлы бар. Беренчедән, бу адрес буенча яшәүчеләргә яңа домком сайларга, йортны гарантия буенча төзекләндерү артыннан йөрергә киңәш итәр идем. Дөрес, «Техстрой» хезмәт күрсәтүче оешманы гаепле калдырып, үз өстеннән җаваплылыкны төшерергә дә мөмкин. Бу очракта икенче юл бар: моны кисәтү максатыннан, «Техстройны» судка бирү тагын да отышлы булачак. Өченче юл – яңа домком белән бергәләп, Республика торак инспекциясенә хат юллау. Бу язма да шул инспекциягә юлланачак.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

-Кукмара-.

Комментарии