Шоферлар протест белдерә

Шоферлар протест белдерә

Казанда бензин бәяләре күтәрелүгә каршы пикет үтте. Башкаланың Ирек мәйданында узган чарада катнашучылар хөкүмәттән бензин бәяләрен төшерүне таләп итте.

«Нефтькә бай илдә ни өчен халык фәкыйрь яши?», «Хөкүмәт! Ягулык бәяләрен тәртипкә сал!», «Ягулык бәяләренең артуы халыкның тормышын начарайта», «Бензин бәяләре арта, оешмалар бөлгенлеккә төшә», «Нефть – халык байлыгы, ә керемнәре?» «Без бензинның 15 сум булуын телибез!» – дигән шигарьләр күтәргән ризасызлык белдерүчеләр Татарстан Министрлар Кабинеты бинасы каршына җыелды.

Машина һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри берлекләре оештырган чарада баштарак бер меңләп кеше катнашачагы әйтелсә дә, бу сан 500дән артмады. Казанлыларга Түбән Кама, Чистай, Яр Чаллы шәһәрләреннән килүчеләр теләктәшлек күрсәтте. Төрле байраклар күтәргән ризасызлык белдерүчеләрнең чарасы тыныч узды. Бу тынычлыкны вакыт-вакыт Зур Кызыл урамы буйлап узып барган машиналарның чарада катнашучыларга теләктәшлек күрсәтеп кычкырткан сигнал тавышлары гына бозгалады.

Росстат мәгълүматларына караганда, ел башыннан 1 сентябрьгә кадәр, Казанда бензин бәяләре – 19,2%ка, ә дизель ягулыгы 6,9%ка кыйммәтләнгән.

«Татарстандагы бензин бәяләре хәзерге вакытта дөнья илләрендәге уртача бензин бәяләре белән тигезләшеп килсә дә, республикадагы күпчелек кешенең хезмәт хакы алга киткән илләрнең уртача хезмәт хакларыннан күпкә түбән», – дип белдерә һөнәри берлекләр хезмәткәрләре.

Пикетта катнашучы, үзе хокукчы булып эшләүче Фәридә Миронова сүзләренчә, Татарстанда күпләп нефть чыгарылып, әлеге нефтьне эшкәртүче завод булуга карамастан, бензин бәясе бик кыйммәт. «Бензин бәясе күтәрелгәч, ашау-эчүгә хак күтәрелә. Әмма моңа карап кына халыкның хезмәт хакы, пенсиясе үсми. Бүгенге көндә бензинга иң түбән бәяләр – Пермь өлкәсендә. Анда ул 25 сум тора», – ди хокукчы Фәридә Миронова.

Райнур ШАКИР.

Халык кризисның яңа дулкынына әзерләнә

Соңгы көннәрдә рубльнең долларга һәм еврога карата түбән тәгәрәве һәм шул сурәттә нефть бәясенең төшә баруы халык арасында тынычсызлык уятты.

Бар дөньяда әле бетеп тә өлгермәгән икътисад кризисы янә бер көчле дулкыны белән килә, дигән фаразлар күптәннән ишетелә иде инде. Әмма ил җитәкчелеге андый хәл булмаячак, дип ышандыргач һәм рубль бәясе дә бер тирәдәрәк торгач, җәмәгатьчелекнең андый фаразларга исе китми иде шикелле. Ә инде соңгы көннәрдәге хәлләр Башкортстан халкын да шактый хафага сала башлады. Нефтькә бәяләр төшү белән бергә, бу атнада республикада ягулык-майлау әйберләренә, шул исәптән, бензинга да бәяләр янә «өскә сикерде». Шушы тискәре үзгәрешләр Русиягә һәм, аерым алганда, Башкортстанга ни белән яный? Шушы сорауга җавап алу өчен, күренекле галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллинга мөрәҗәгать иттек.

«Җитештерү куәтләре булмаган, күпчелек табышын фәкать ягулык-энергетика тармагыннан гына алырга күнеккән Башкортстан өчен алдагы айлар зур проблема алып килә», – ди ул. Р.Гатауллин әйтүенчә, илне дә, Башкортстанны да, 1998 елдагы кебек, авыр тетрәнүләр, дефолт көтми. «Шулай да алдагы елларда җиңел тормыш көтәсе түгел, чөнки сәнәгатьтә яхшы товарлар җитештерү куәтләре юк. Авыл хуҗалыгы да үз чыгымнарын чак-чак каплый. Ә ил җитәкчеләренең бар кайгысы – сайлауларда җиңеп чыгу һәм ризасызларны юлдан читкә алып ташлау һәм ара-тирә нанотехнологияләр турында сүз куерту», – ди ул.

Башкортстан халкының алдагы ихтимал кризиска әзерләнүенә төрле дәлилләр дә бар. Республиканың күчемсез милек базары хезмәткәрләре, риэлторлар белдерүенчә, соңгы атналарда фатирлар сатып алырга теләүчеләр саны кискен арткан. Димәк, күпмедер акчасы булган кешеләр уяулык күрсәтеп, шулай үз керемнәрен ничек тә саклап калырга тырыша.

Фәнис ФӘТХИ.

Столыпин каһарманмы?

Татарларны төрле халыкларга бүлү сәясәтен башлаган патша Русиясенең дәүләт эшлеклесе Петр Столыпинның үлеменә 100 ел. Русия Премьер-министры Владимир Путин Петр Столыпинга Мәскәүдәге хөкүмәт йорты каршында һәйкәл куярга җыена. Моның артында нинди сәясәт ята?

1906 елдан алып 1911 елга кадәр, башта Русиянең эчке эшләр министры, аннары Премьер-министр булган Петр Столыпин чорында Русиядә азатлык хәрәкәте бастырыла, кара реакция вакыты башлана, халык өчен файда китермәгән аграр реформа – Себергә күчереп утырту сәясәте үткәрелә.

Русия составында булган Финляндия кенәзлегенең автоном статусын нәкъ Столыпин кыса. Аның сәясәте үз заманында ук каты тәнкыйтьләнә. Премьер-министр 1911 елның сентябрендә Киевта революционерлар тарафыннан атып үтерелә.

Соңгы вакытта Русиядә Столыпин шәхесенә яңа караш, аны күтәрү сәясәте башланды. Бу турыда «Азатлык» радиосында Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов белән әңгәмә кордык.

Рафаил әфәнде, татарлар Петр Столыпинны ничек бәяләргә тиеш?

– Аны берничек тә уңай бәяләп булмый. Аның реформаларын күтәргән булалар, ләкин ул аларны беренче булып үткәргән кеше түгел. Ә менә татарны бүлүгә ул бик күп көч куйды. 1910 елда махсус җыелыш уздырып, татарларның һәм җәдитчеләрнең куркыныч булуын әйтте. Аларның бөтен мөселман халкына тәэсир итүен белдерде.

«Русиядәге 15 миллионлы мөселман халкының нигезендә бер милләт, бер тел ята, алар бераз гына аерылса да, асылы бер. Шуңа аларны бүләргә кирәк», – дигән Петр Столыпин. Шуннан соң мәчетләргә һөҗүм китте.

Советлар чорында да Столыпин уйлары тормышка ашырылды. Кызганыч, Советлар вакытында күп кенә галимнәр тырыша-тырыша телләрне бүлеп бетерде. Мисал өчен, кумык, балкар, башкорт телләре сөйләм генә. Аларны аерым тел дип әйтеп тә булмый. Ләкин хәзер диалектлар турында фәнни хезмәтләр яклыйлар.

Ул яктан этнографлар да бик тырышты. Мишәр, керәшен, Себер татары, Әстерхан татары турында өйрәнә-өйрәнә, бердәмлек турында оныта башладык.

Татар галимнәре Столыпин сәясәте нигезендә эшли була түгелме?

– Алай әйтү катырак булыр. Ә чынлыкта – шулай. Ләкин алар Столыпинга таянмый. Чөнки совет чорында фән шул юнәлештән китте. Моның белән Мәскәүдән идарә иттеләр. Галимнәргә шул тәэсир итте, ә нәсел башы – Столыпинныкы.

– Петр Столыпинның аграр сәясәтенә бүген нинди бәя биреп була?

– Русиягә ул зур уңыш китермәде.

– Рафаил әфәнде, башкортларны Столыпин һәм большевиклар тудырды, дигән караш дөресме?

– Большевиклар турында сүз дә юк. Революциягә кадәр бу юнәлеш булса да, 1922 елдагы кебек ачык түгел иде.

– Столыпинга Мәскәүдәге хөкүмәт йорты каршында һәйкәл кую нәрсәгә кирәк?

– Хәзер аларның шәхесләре калмады. Патшалар уңайсыз булды. Явыз Иван – параноик. Петр Iне дә тирән өйрәнә башласаң, ул салымнарны күбәйтте, Русия әллә ни үсмәде. Шәхесләрсез идеология кору авыр. Ленин һәм Сталинны да тәнкыйтьләп дөрес эшлиләр. Күтәрерлек башка кешесе дә юк.

Бүген Русиядә Столыпин фикерләрен дәвам итүче кеше – Этнология институты җитәкчесе Валерий Тишков, дигәнгә ничек карыйсыз?

– Ул ачыктан-ачык дәвам итә. Тишков моны яшерми дә.

Столыпинны күтәрү ничек тәмамланыр? Аны Русия дәрәҗәсендә танытып буламы?

– Юк. Әнә Куликово сугышын күтәреп караганнар иде – барып чыкмады. Столыпин чоры азатлыкны кысу, кара реакция еллары белән бәйле.

Саша ДОЛГОВ.

Кудрин Медведевтан гафу үтенмәде, эшеннән китте

Русия Президенты Дмитрий Медведев вице-премьер, финанс министры Алексей Кудринны эштән алу турында фәрман имзалады.

Элгәре Русия Президенты Дмитрий Медведев вице-премьер, финанс министры Алексей Кудринга эштән китәргә тәкъдим иткәч, А.Кудрин моңа җавап итеп, әлеге гамәлне кылганчы, алдан Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин белән киңәшәчәген әйткән иде.

Дүшәмбе Дмитровградта модернизация шурасы утырышы башында Д.Медведев: «Кем дә кем Президент алып барган сәясәт белән килешми, эштән китүе турында гариза яза ала», – диде. Моңа Кудринның «Бердәм Русия» корылтаендагы хәлләргә үз карашын белдерүе сәбәп булды.

Узган шимбә хакимияттәге «Бердәм Русия» фиркасе корылтаенда Русия Президенты Дмитрий Медведев һәм хөкүмәт башлыгы Владимир Путин, сайлаулардан соң, үзләренең хакимияттәге рольләрен алышачаклары турында белдергәннәр иде. Бу яңалыкны Вашингтонда Халыкара валюта-финанс комитеты утырышы вакытында ишеткән А.Кудрин Д.Медведев җитәкләячәк хөкүмәткә кермәячәген әйтте. «Эш әле миңа нәрсә дә булса тәкъдим ителмәүдә генә түгел, уйлавымча, миндә булган фикер каршылыгы бу хөкүмәткә килергә ирек бирмәячәк», – диде A.Кудрин журналистларга.

Путинга якын даирәдән булган Кудрин Көнбатышта да таләпчәнлеге, консерватив финансчы буларак хөрмәт казанган иде. Кайбер сәяси күзәтүчеләр Путин тагын Президент булып сайланырга уйласа, Кудрин хөкүмәткә җитәкчелек итәргә мөмкин, дип тә фаразлады.

«Медведев хакимияте дәвам итүне теләгән төркемнәр һәм кланнар соңгы айларда йомшарды, аларның бер өлеше Кудринга йөз тота башлаган иде. Булачак үзгәрешләрнең башында торучы да һәм консерватив Сечин тирәсендәгеләрне кысрыклаучы да Кудрин булыр, дип уйладылар. Путин – Президент, Кудрин – Премьер, ә Медведев – беркем дә түгел, мисал өчен, Конституция суды башлыгы булыр дип өметләнделәр», – ди Мәскәүдәге белгеч Владимир Прибыловский.

Кудрин Медведевның соңгы биш ел эчендә саклану бюджетын 65 миллиард долларга җиткерергә теләве белән килешмәвен әйтте. Энергия чыганакларына дөньядагы бик югары бәяләр якындагы елларда төшәчәк, дип кисәтте. «Алдагы сайлаулардан соң, Русиягә салымнарны арттырырга һәм билбауны кысарга туры киләчәк», – диде. Шулай ук Кудрин пенсияләрне арттырырга җыенуны һәм бизнесны иминиятләштерү өчен акча бүлүне киметергә теләүне дә тәнкыйтьләде.

Бу сүзләр, әлбәттә, Медведевка ошамады. Кудринга эштән китәргә тәкъдим ясаганда ул: «Миңа теләсә нинди җавапсыз такылдауны күзәтеп барырга туры киләчәк һәм киләсе елның 7 маена кадәр кирәкле бөтен карарларны да үзем чыгарачакмын», – диде.

Күп кенә күзәтүчеләр, Кудрин Путин белән тыгыз мөнәсәбәттә булганга, финанс министрының Вашингтондагы белдерүе хакимияттәге элита белән арасын өзәргә теләүне белдерми, ди. Оппозициядәге «Халык иреге фиркасе» ПАРНАС лидеры, Русия хөкүмәтенең элекке башлыгы Михаил Касьянов Кудринның корылтайга кадәр өметләре тагын да югарырак үрмәләү булганны әйтә. «Ул 11 ел финанс министры булганга, бу вазифадан арган инде. Йә китәргә, йә өскә таба күтәрелергә теләр иде. Кудрин аңа абруй булмаган Медведевка буйсынмауны күрсәтте», – дигән иде.

Башка күзәтүчеләр, Медведевның дүшәмбедәге белдерүенә кадәр, Кудринның премьер-министр булырга теләге шулкадәр зур, чөнки озак еллар Путин белән килешеп эшләгәнгә, алай да булырга мөмкин, дип көткән иделәр.

Прибыловский Медведев премьер-министр булган очракта, «озаккамы?» дигән сорауны да куя. «Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, ягъни Владимир Путин кулында», –ди ул.

Наил АЛАН.

Путин һәм Татарстан

Татарстан җәмәгатьчелеге Владимир Путинның Президент булырга җыенуын шатланып каршы алмады. Уртак фикер мондыйрак: Путинның Президент булуы татар һәм Татарстан өчен куркыныч.

Шимбә көнне «Бердәм Русия» партиясе корылтаенда Президент Дмитрий Медведев Путинга Президент сайлавында теләктәшлек күрсәтергә, Путин Медведевне хөкүмәт башлыгы итәргә чакырды.

Фәндәс Сафиуллин: «Русиядә Президентны ике кеше генә сайлый»

Дәүләт Шурасы һәм Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин Путин белән Медведев адымнарын клоунада белән чагыштыра.

«Безнең илдә сайлауда ике кеше генә сайлый. Аның берсе – Путин, икенчесе – Медведев. Алар барысын да үзара хәл иткән, зал шуңа торып кул чапты. Башкаларның Президент булырга теләве тамашаны тулыландыру өчен кирәк», – ди Фәндәс Сафиуллин. Аксакал сәясәтче фикеренчә, сайлауда «Бердәм Русия» партиясе өчен милләтне, республиканы бетерергә теләүчеләр генә тавыш бирә ала.

Зәки Зәйнуллин: «Путин иң башта Татарстанны бетерәчәк»

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин исә Путинның Президент булуы Русия өчен катастрофа белән тәмамланачагын кисәтә. Аның фикеренчә, Владимир Путин иң башта оппозицияне юк итәчәк.

«Путин Татарстанны бетерәчәк. Шуннан бөек Русияне төзи башлаячак», – ди Зәйнуллин.

Зәки Зәйнуллин: «Татарстан җитәкчеләре Путин алдында тезләнер, аңа каршы әйтмәс», – дип фаразлый. «Бәлки, Минтимер Шәймиев каршы чыгар. Хәер, ул да куркыр. 450 ел буена халыкны бик каты куркырга өйрәттеләр. Шуңа халык күтәрелмәячәк. Бәлки, шул Кавказ Русиядән аерылып куяр, алар сайлауда Путин өчен тавыш бирмәс», – диде «Азатлык»ка Зәки Зәйнуллин.

Галишан Нуриәхмәт: «Путин төрмә режимы урнаштырды»

Күзәтүчеләр Русия җитәкчелегенә Путин килү белән хакимият вертикале урнаштырылу, демократия кысылуга игътибар итте. Путин, хакимияттә озак утырган саен, һаман да кырыслана барды. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, хәзер Русиядә тәмам диктатура, төрмә режимы урнаштырылды. Әмма татар милли хәрәкәте боларга каршы тора алмый.

Татар яшьләренең милли хәрәкәте дә Путинның Президент булырга җыенуын хуплап каршыламый. «Азатлык» берлеге рәисе Наил Нәбиуллин: «Путинның Президент булуы – Русиянең бетүе», – дип белдерә.

Шулай итеп, Татарстандагы татар җәмәгатьчелеге Путинның Президент булырга җыенуына каршы. Рәсми хакимият исә әлегә бу турыда фикер белдермәсә дә, моны хупларга мәҗбүр булачак.

Комментарии