«Ана капиталы» турында

Кызым, киявем үз йортларын төзергә җыена. Аларның ана капиталы да тик ята. Аны төзелешкә файдаланып буламы, бик мәшәкатьле эштер инде ул. Шул хакта язсагыз, кызыма эш башларга булышыр иде.

Сәлимә әбиегез, Казан шәһәре

Ана капиталын куллану өчен Пенсия Фондына мөрәҗәгать итмичә кредит оешмалары аша да алырга мөмкин. Ана (гаилә) капиталына хокукы булган гаиләләр торак хәлләрен яхшырту максатыннан йорт яки фатир төзелешенә, яки аларны сатып-алу өчен алынган кредитның төп бурычын каплау өчен, шулай ук кредитның беренче взносларын түләү өчен куллана ала.

Гаризаны әлеге кредитларны биргән банкка гына тапшырырга кирәк.

Кредит (банк) оешмасы Пенсия фонды тарафыннан хуплау килгәннән соң, гаризаны һәм кредит турындагы мәгълүматны Пенсия Фондына юллый.

Мәгълүматны Казан шәһәре Яңа Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Венера ТӨХВӘТУЛЛИНА бирде

Комментарии