«Татар телен югалтмас өчен 1990нчы еллар тәҗрибәсен куллану кирәк»

«Татар телен югалтмас өчен 1990нчы еллар тәҗрибәсен куллану кирәк»

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Белем эстәү елы исә телләр турындагы канунга үзгәрешләр кертүдән соң яңа тәртип нигезендә башкарыла. Дөрес, узган елны ук прокуратура мәктәпләрнең астын-өскә китереп, Татарстанда – татар теле, башка милли республикаларда да туган телләр чамадан тыш артык укытыла, дип камчылап, «тәртип урнаштырды». Туган телләр укыту программасында мәҗбүри булса да, хәзер яңа канун нигезендә туган телне укырга теләүчеләр гариза язарга тиеш. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы республикада күпме укучының туган тел буларак татар телен сайлавы сентябрьдә генә билгеле булачак, диде. Күрсәткечләр былтыргыдан аерылмас, дип тынычландыра түрәләр. Былтыр укучыларның 69,3 проценты туган тел буларак татар телен, 28,9 проценты урыс телен, 1,22 проценты чуаш телен сайлаган иде. Әмма татар телен сайлаучылар быел инде азрак та булырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, эш гариза язып укуга калгач, алга таба татар телен сайлап укучылар саны бермә-бер кимиячәк.

Татарстанда татар телен туган тел итеп сайларга кирәклеген яки аның өстен булу якларын аңлату эшләре ни мәгариф министрлыгы тарафыннан, ни Дөнья татар конгрессы кебек иҗтимагый оешмалар ягыннан башкарылмый. Республикада тынлык. Рәсми матбугат та дәшми, кулга төшерелгән блогерлар да бу хакта сөйләми. Түрәләр дә дәшми, барысы да ата-аналарның ихтыярына, аларның аңлы эш итүенә ышана. Тик татар телен яклауда Татарстан җитәкчеләренең артка җиңел генә чигенүен, депутатларның көрәшмичә җиңелгәнен күреп, республикадагы дәүләт телен популярлаштыру юнәлешендә масштаблы эшләр башкарылмаганын аңлаган ата-ана киләчәктә аңлы рәвештә туган тел итеп татар телен сайлармы? Шикле. Мәктәпкә барырга әзерләнгән бала, аларның ата-аналары ничек эш итәргә, нәрсәгә хокуклы булуы турында да, дөресен генә әйткәндә, белми. Аптырашта калган ата-аналар белән даими эшләүче комитет, иҗтимагый оешма була ала, әмма Татарстанда бу да юк. Даими консультация бирерлек белгечләр дә юк.

«МӘКТӘПКӘ КЕРТМӘДЕЛӘР»

Мәктәпләрдә башкорт теле укытылуы өчен көрәшкән башкорт милли хәрәкәте исә Дөнья башкорт корылтае канаты астына сыенды. Әйтергә кирәк, корылтайның рәисе урынбасары – Фирдәвес Хисаметдинова, ул 1995-1998 елларда Башкортстанда мәгариф министры булып эшләгән шәхес. Корылтайның башкарма комитетында шулай ук 2004-2011 елларда Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгында Милли мәктәпләр, милли китаплар чыгару бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Рәйсә Күзбәкова да бар. Бүген ул башкорт милли хәрәкәтендәге ата-аналар белән тыгыз эшли. Һәр районда диярлек үз вәкилләре бар, мәктәпләр белән элемтә оештырып, туган тел итеп башкорт телен сайлау кирәклеген аңлату эшен җәелдергәннәр. Корылтайда кимендә ике милли мәгариф белгече эшли, ә татар конгрессында бу юк. Уфа тәҗрибәсен татар конгрессы кулланырга ашыкмый.

1990нчы елларда оешкан милли хәрәкәт активистлары татар теле дәресләрен арттыруда, Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт кебек шәһәрләрдә ата-аналар, мәктәп мөдирләре, укытучылар белән тыгыз аралашкан, актив аңлату эшен алып барган. Алар фикеренчә, бүген 1990нчы еллар тәҗрибәсе актуаль. Татар иҗтимагый үзәге активисты, 1990нчы елларда Казанның Ленин районы, аннары шәһәр шурасы депутаты Шамил Каюмов вакытында һәр мәктәпне җәяү узып, ата-аналар белән очрашып мәктәпләр ачтыруга ирешкән кеше.

– 1990-1995нче елларда Казанның Ленин районы депутаты булдым. Татар иҗтимагый үзәгеннән сайландым. Мин сайланган очракта халыкка да, үземә дә милли мәгариф темасы белән шөгыльләнәчәкмен, дип сүз бирдем. Иң тәүдә мәгълүмат тупладым. Кулымда – депутат мандатым. Безнең районда (бүген ул Авиатөзелеш районы) 36 мәктәп бар иде, һәрберсен җәяүләп уздым. Мөдир яки аның урынбасары белән очрашып, мәктәп, уку йортының һәрбер сыйныфында ничә бала укый, шуларның ничәсе чеп-чи татар, кайсылары катнаш никахтан туган балалар – барысы хакында мәгълүмат тупладым. Балаларның һәркайсының татар телен белү дәрәҗәсе нинди икәнен дә сорашып теркәп бардым. Дәресләргә дә кереп утырганым булды, ничек сөйләшәләр, аңлыйлармы, белем бирү дәрәҗәләрен дә исәпкә алынды. Бер ел дәвамында шушы эшләр белән йөрдем, мәгълүмат тупладым.

Төрле мәктәпләрдә узган ата-аналар җыелышларына йөрдек. Кулымда җыелышларның җәдвәле бар иде. Җыелышлар 2-3 җирдә бер үк вакытка туры килә икән, активистлар белән кем кайда бара дип эшне бүлешә идек. Минем мандат булгач, мәктәпләргә керү тыелмады. Кайдадыр колач җәеп каршы алалар иде, кемдер шикләнде, араларында безнең эшчәнлеккә, иҗтимагый активлыкка нәфрәт белән караучылар да булды. Мәгълүмат бирмим, чөнки сез Татар иҗтимагый үзәгеннән, сезнең эшчәнлекне яратмыйм диюче мөдирләр дә булды. Әмма халык тарафыннан сайланган депутат буларак, мандатны күрсәткәч, мине кертмәү, мәгълүматны яшерү – депутат эшчәнлегенә комачаулау дип аңлата идем. Ә бу җинаять булып санала. Җинаять кодексын үзем белән йөрттем, шуны күрсәткәч, кертәләр, барлык мәгълүматны әйтәләр, җыелышларда чыгыш ясарга мөмкинлек бирәләр иде. Аннан шүрлиләр иде, – ди Шамил Каюмов.

УЛ ЕЛНЫ ИКЕ ГИМНАЗИЯ АЧЫЛДЫ

– Татар теле укытучылары, фәннәрне укытуны баккан мөдир урынбасарлар арасында татар телен укыту проблемасын аңлап, безгә ярдәм итүчеләр булды. Алар аша ата-аналарга татар мәктәпләре, гимназиясе кирәк дигән гариза бланкларын тараттык. Совет берлеге, РСФСР, ТАССР конституцияләре һәрвакыт үзем белән иде, өчесендә дә һәр кеше туган телендә белем алырга хокуклы дип язылган. Моны район депутатлары утырышларында чыгыш ясап искә төшердем. Нишлибез, татар мәктәпләре кирәк дип чыгыш ясадым. Каршы чыгучы да, хуплаучылар да табылмады. Ике комиссия эшләде, икесе дә бернинди карар кабул итмәде. Бөтен материалларымны президиумга тапшырдым, чөнки бу – карап торып каршы эш итү. Милли хәрәкәт көчле иде, шуннан да курыктылар. Районда милли хәрәкәт күтәрелер дип курыктылар бугай. 1992нче елның 10нчы сентябрендә президиумның 70нче санлы карары чыкты. Ул елны ике гимназия ачылды. Ата-аналар арасында көчле агитация булды, бер мәктәптә җиде беренче сыйныф барлыкка килде. Аннары мин шәһәр думасы депутаты булдым, эшем күбәйде. Бу мәктәпләрне артык контрольдә тота алмадым, әмма ул вакытта татар мәктәпләре саны артты.

Һәрбер ата-ананың күңеленә үтеп керердәй сүзләр табып була. Бүген андый депутатлар юк, урамнан беркем дә мәктәпкә үтеп керә алмый. Безгә ата-аналар белән эшләргә кирәк. Татар телен укыту мәҗбүри, гариза язарга, үгетләргә кирәк. Бер уңайдан халыктан БДИны татар телендә бирүне таләп итүне дә оештырырга иде. Бу эш өчен актив ата-аналар күп булып тупланып, Казан, Чаллы мәктәпләрен бүлешеп эшләп була. Мәктәп мөдирләре, урынбасарлары аркылы эшлик, һәр мәктәптә татар җанлы актив ата-ана бар. Аңлату эшләрен миниcтрлык алып бара алмый икән, конгресс аша, иҗтимагый пулат ярдәмендә мөмкин. Һәрбер ата-ананың күңеленә үтеп керердәй сүзләр табып була, татар кешесенең гамәли сыйфатын истә тотып аңлатырга мөмкин. Татар мәктәбенең өстенлекләрен аңлатыйк. Казанда 180 мәктәп икән, барысын да йөреп чыгарга кирәк. Кеше юк.

Бүген депутатлар ярдәмгә килер иде, әмма алар милли мәгариф өлкәсендә эшләргә әзер түгелләр. Разил Вәлиев бар, әмма ул ялгыз. Әмма ул бу эшкә алынса, аңа активистлар ярдәмгә килер иде. Үзем бүген үк мәктәпләрне урап узарга, анда агитация эшен алып барырга әзермен. Казан мэры Илсур Метшин, мәгариф министры Рәфис Борһанов белән очрашырга кирәк. Мине кабул итәрләрме – белмим», – дип сөйләде Шамил Каюмов.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Салават 30нчы сезонын йомгаклады: «Татарстан ул – дәүләт»

30нчы сезон концертлары башланганчы Салават Фәтхетдинов журналистлар белән очрашкан иде. Татар мәктәпләреннән татар теленең кысрыклап чыгарылуы, пенсия яше турында җырчы төгәл фикерен әйтмичә, «30нчы сезон концертыма килегез, җавапны шунда ишетерсез», – дигән иде. Халык артисты сүзендә торды, «Күңел көзгесе» исемле программасында татар теле, милләткә бәйле фикерләр сәхнәдә укытучы һәм укучы, җен һәм фәрештә образлары аша юмор белән халыкка җиткерелде, кайбер урыннарда бу фикерләрне җырчы үзе дә җөпләп куйды.

«Кызганыч, безнең халыкка ай-вай, кычкырырга, сикерергә, сальто ясарга, куллар-куллар, аяклар-ботлар кирәк. Мин бераз гына борчылам – зәвык үзгәрде. Ләкин без үзебезнең юлыбызга тугры калып, акрын гына эшләп барырга тиеш. Ныклы нигез булу мөһим, кеше буларак та, татар буларак та, милләт буларак та. Кешенең үзәге нык булырга тиеш, мин-минлеге, үз-үзлеге түгел, үзәге», – диде «Азатлык»ка Салават әфәнде.

Тамаша башында ук ул «Күңел көзгесе» концертының нигезен тәшкил иткән таяну нокталары әйтелде. Төпле, ныклы, мәхәббәтле гаилә, иман, Әлифба – үз телеңне белү һәм үз телеңне онытмау, татар моңы – бездәге моң бер милләттә дә юк, дип, халык артисты гамьле, ямьле, мәгънәле концерт булачагына басым ясады.

Дәүләт БДИны бетермичә мин мәктәптән китмим», – ди мәктәп тәмамлый алмаган укучы образындагы Таһир Гайнуллин. «Минем дә бит пенсиягә чыгасым килә, тизрәк укып бетер инде», – дип сыкрана укытучы Ядкәр Хәбибуллин. Аңа җавап итеп укучы укытучысына, «Бөтен илнең пенсиягә чыгасы килә!» – димәсенме. Зал шаркылдап көлә башлады.

«Ниләр генә укытмыйбыз мәктәптә, татар теле генә юк!» – ди укытучы Ядкәр әфәнде залга карап.

Бу сүзләр Салават әфәнденең пенсия яшен арттыруга, татар телен укуны ихтыярига калдыруга карата җавабы буларак яңгырады. Өч сәгатьтән артык барган концерт буе җырлар арасында тамашачы юмор, бәйләгеч җөмләләр аша илдәге, республикадагы вакыйгаларга карата җырчының фикерләрен ишетә алды.

Халык та уяу утыра икән, без сораштырган тамашачылар Салават Фәтхетдиновның фикерләренә соклануын белдерде.

«Милли мәсьәләләрне күтәрә, дөрес сөйли, шаяртып мәгънәле фикерләрен әйтә белә. Телне бетерүгә нык кагылды, курыкмый, безгә Салават кебек Татарстан өчен ватанпәрвәр булган шундый батыр ир-егетләр кирәк», – ди җырчының концертына 30нчы тапкыр Зәйдән килүче Рәзинә Ахунова. Казаннан Гомәр Хәбибуллин да рәттән 30нчы сезонны карый икән.

«Без Салават абыйның җырлары белән үстек, әти-әниләр дә аның җырларын тыңлады. XX-XXI гасырның легендасы ул, зирәк фикерле, чын халык җырчысы», – диде аның турында сораштыруда катнашкан яшь буын вәкилләре.

Күбесе 90нчы еллардагы җырларын яратып тыңлауларын, популяр яңа буын җырчылары күп булса да, Салават – Салават инде дип, аның алыштыргысыз булуын әйттеләр.

Кичәнең төп каһарманы – 30нчы сезон концертында яшь җырчыларга сабак күрсәткәндәй, халык җырын заманча ритмда башкарды. Ә җен: «Куллар-куллар, кайда сез, алкышларыгыз кайда!?» – дип акырып, сәхнә каршында сикеренде. Бу мизгелдә тамашачы күз алдына, арлы-бирле йөрегән, алкышлар даулаган башкаручылар күз алдына килде.

«Миңа калса, менә болай җырлауның бер авырлыгы да юк. Ләкин аның татарга кирәге дә юк», – дип, Салават Фәтхетдинов фәрештәгә әйтүгә, тамашачылар килешкәндәй көлешеп куйды.

Җырчы бу тамашасында, үзе әйткәнчә, алдан куелган маякларга тугры калып, кырыйга тайпылмыйча, туры барды, залда танылган дус-танышлары, Лаеш районы башлыгы кебек түрәләр булса да, берсен дә телгә алмады диярлек, концерт карарга килгән Казан футболчылары да, гади тамашачы кебек, бүләкләрен азактан бирде.

Халык артисты Камалдагы 30нчы сезонын «Татарстанны республика дип әйтергә телем әйләнми, ул кечкенә генә булса да дәүләт, аның халкы, теле бар, моңы бар. Татарстан кебек ил беркайда да юк», – дип, «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры белән йомгаклады.

Декабрьдә әлеге программасын Салават Фәтхетдинов Мәскәүдә куярга ниятли.

Икътисади үсеш министрлыгы Русияне 14 төбәккә бүләргә тәкъдим итә

Русиянең икътисади үсеш министрлыгы Русия төбәкләрен эреләтү турында элекке стратегиясен яңарткан. Министрлык «социаль-икътисади элемтәләрне» исәпкә алып, Русияне 14 эре төбәккә (макрорегион) бүлү тәкъдиме белән чыкты, дип яза »Коммерсантъ». Татарстан һәм Башкортстан төрле төбәкләргә кертелгән.

Төбәкләрне административ түгел, ә реаль социаль-икътисади элемтәләр бәйләргә тиеш диелә. Моннан тыш, 35-40 икътисади үсеш үзәге дә булдыру фаразлана. 2035нче елга алар Русия икътисади үсешенең 65 процентын тәшкил итәр дип планлаштырыла.

Хәзерге вакытта ике макротөбәк бар – Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк Кавказ. Стратегиягә ярашлы, Үзәк, Үзәк-Кара туфрак (Центрально-Черноземный), Төньяк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел-Чулман, Идел-Урал, Урал, Көнчыгыш Себер, Көньяк Себер, Енисей һәм Байкал төбәкләре төзү каралган. Әлеге проектта Татарстан – Идел-Чулман төбәгенә, Башкортстан – Идел-Урал төбәгенә кертелгән.

Яңа макротөбәкләр моңа кадәр төзелгәннәренә охшаш булачак, ләкин күбрәк өлешләргә бүленәчәк. Әйтик, Үзәк федераль бүлге Үзәк һәм Үзәк-Кара туфрак төбәгенә бүленә. Ә Себер федераль бүлгесе – Көньяк Себер, Енисей һәм Байкал төбәкләренә бүленергә тиеш.

Макротөбәкләр өлкәләр һәм республикаларның бер-берсенә якынлыгы һәм берләшү потенциалына нигезләнеп төзеләчәк. Эреләтелгән төбәкләрдә икътисади үсеш үзәге саналган кимендә бер зур шәһәр булырга тиеш. Бүгенге көндә 14 иң эре һәм алты эре шәһәр агломерацияләре һәм дүрт минерал-чимал үзәге бар.

Моннан тыш, макротөбәктә халыкара базарларга һәм Көнбатыш-Көнчыгыш, Төньяк-Көньяк транспорт юлларына чыгуны тәэмин итә алырлык инфраструктура да булырга тиеш диелә.

Русиядә төбәкләрне эреләтү турындагы тәкъдимнәр әледән-әле туып тора. Былтыр элекке финанс министры Алексей Кудрин Казан, Самара һәм Семберне бер агломерациягә берләштерергә тәкъдим иткән иде. Бу турыда ул Мәскәүдә узган Бөтенрусия ватандашлар форумында әйтте. «Безгә административ чикләрне бетерергә, кайбер вәкаләтләрне төбәкләргә тапшырырга, үзәкләшүдән китү өчен кечкенә инкыйлаб ясарга кирәк» диде ул. Дөрес, моңа Казан карашын да белергә кирәк, дип өстәде Кудрин.

Шул ук көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү-Tатарстан күпере» дип аталган яшьләр форумында төбәкләрне эреләтү турында сорауга җавап биреп, «безнең андый теләгебез юк» дип белдерде. «Без әлегә беркем белән дә берләшергә җыенмыйбыз. Бәлки кемнеңдер андый теләкләре бардыр, әмма рәсми дәрәҗәдә андый сөйләшүләр булмады. Әйе, кайбер субъектлар берләшә, референдумнар үткәрә, андый процедура бар, әмма безнең бүлгедә әлегә андый адымнар юк. Аннары безнең үзебезнең дә андый теләгебез юк. Безнең 68 мең дүрткел чакрым җиребез бар, безгә шул җитә», диде Миңнеханов.

Комментарии