Чүплектә ит базары

Чүплектә ит базары

Казанның Җиңү Проспекты 75нче йорты янында ит сатучылар халыкка бик матур урында хезмәт күрсәтә. Ит чабыла торган бүкәннәре белән исе үк әллә каян килеп тора торган чүп савыты арасы – кул сузымы гына. Мондый җирдән ит сатып алучыларга тәмле булсын, дияргә генә кала. Тагын бер киңәш: игътибарлы булыгыз, үлчәүгә чебен-кортларны кертмәгез. Азмы-күпме авырлык өстәмәсеннәр.

Комментарии