«Краннан аккан су бәпкә тавышы булып ишетелде»

«Краннан аккан су бәпкә тавышы булып ишетелде»

– Боларның йомыркалары тавыкныкыннан файдалырак. Ә ите кыргый кошларныкы кебек! Бу кош цесарка дип атала…

Якынрак килеп карасам ярыймы?

– Ярый әлбәттә! Сыйпап карасагыз да ярый! Боларны сатарга дип түгел, кызыктым да үземә дип кенә алып карадым. Килгән бер кеше күреп кызыга инде, сатмыйсызмы, дип тә сорыйлар. Менә киләсе елларда цесарка да сата башларбыз, бәлки…

Актаныш районының Сәфәр авылында яшәүче Айзат Газизҗанов белән очрашуыбыз әнә шулай үзенчәлекле йорт кошы белән танышудан башланып китте. Аның турында таныш-белешләре сокланып сөйли. 25 яшьлек егет былтыр Мәскәүдәге эшен ташлап авылга кайткан. Аннары үз крестьян-фермерлык хуҗалыгын ачып җибәргән – йомыркадан яңа чыккан кошларны үстереп сату белән шөгыльләнә ул.

«ЭШЛИ АЛМАСАҢ, ИНТЕГЕП ЙӨРМӘ, АВЫЛДАН КИТ, ДИДЕ»

Айзатны кайчан да булса авылга кайтыр дип беркем дә уйламагандыр. Төзелеш институтын тәмамлагач, егет башта Казандагы бер оешмада прораб булып эшләгән, соңыннан Мәскәүгә күченеп киткән. Анда да гади төзүче булып түгел. Башы яхшы эшләгән, кулы эш рәте белгән яшь егеткә зур үрләр яулау өчен ишекләр ачык булган, кыскасы. Мәскәүдә дүрт ай яшәгәннән соң, нибары ун көнгә дип кенә, авылына ялга кайтып төшә ул. Менә шул вакытта тормышы төбе-тамыры белән үзгәреп куя да инде.

– Сарман районында яшәүче дустым янына хәл белешергә дип барган идем. Ул каз үстереп сату белән шөгыльләнә башлаган икән. Нәрсәләр эшләгәнен карап тордым да кызыксынып киттем. Сораштырам: күпмегә алган ул, нишләтергә җыена? Ашату өчен күпме икмәк кирәк? Кире Актанышка кайтканда, чыгымнарны һәм керемнәрне чутладым. Кайтып җиткәндә, тәгаен бер фикергә килгән идем инде: Актанышта кошчылык өлкәсе әлегә буш, әллә ни камилләшмәгән, димәк, мин шушының белән шөгыльләнәм, дидем. Бу турыда әтигә әйткән идем, ул бер дә сөенмәде. «Авылга кайта күрмәгез», – дип, туганнан бирле сөйләп килгән иде ул безгә. Сала җирендә мөмкинлекләр каладагыча түгел шул. Мин барыбер үз дигәнемдә нык тордым, кош-корт асрап карыйсым килә бит, дидем. Әти шунда: «Улым, биш ел вакыт бирәм мин сиңа. Эшләп карыйсың. Әйбәт кенә эшләп китсәң, авылда калырсың. Эшли алмасаң, зинһар, монда интегеп йөрмә, биш елдан соң авылдан китәргә вәгъдә бир», – диде. Ризалаштым. Аннары әти миңа ферма табарга булышты… – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Бөтен Актаныш районы буйлап күңелләренә хуш килердәй ферма эзләп йөргән әтиле-уллы Газизҗановлар. Эзли торгач, район үзәгенә дә бик якын урнашкан Актанышбаш авылыннан тапканнар. Шуннан соң Айзат Мәскәүгә шалтыратып, үз теләге белән эштән җибәрүләрен сораган.

Ташландык хәлдәге ферма корпуслары янына тәүге кат килгәч, «дөрес эшләдем микән соң?» дигән икеләнү дә булган егет күңелендә. Билгесезлек борчыган аны – эшнең ничек башланып китәчәген белеп булмый бит: табыш китерерме ул? Кош-корт асрауны нәрсәдән һәм ничек башларга?

– 1976нчы елгы биналар бу. Менә моның эчен ачып күрсәткәннәрен әле дә хәтерлим, – дип аңлата Айзат Газизҗанов, бер ферма бинасына таба төртеп күрсәтеп, – анда дуңгыз асраган булганнар. Тизәкләре чистартылып бетмәгән булу – иң вак мәсьәләләрнең берсе. Бу бина бик начар хәлдә иде. Беренчедән, ут юк. Икенчедән, дуңгыз яшәгән аранда ничек тавык асрыйсың? Ферманың төзелеше кош-корт үстерү өчен бөтенләй бара торган түгел иде. Бөтен читлекләрне, улакларны кисеп чыгарга туры килде. Без тавыкларны читлектә түгел, ферма эчендә «ирек»тә йөрттек. «Напольное содержание» була инде ул русча. Болай итеп үстергәндә, халык тавыкларны яратып ала, чөнки читлек эчендә яшәп күнеккән бройлерлар хәрәкәткә өйрәнмәгән – бер кечкенә генә урында 15 бройлерны биктә тоталар да, алар ашарга гына торалар. Хәрәкәтләнергә уңайсыз бит, шуңа да алар чирле кебек, гел ятып торуны гына уйлый. Ә менә безнекеләр җиргә бастыруга ук чабып китәләр.

«КАЗЛАРЫМ КҮПЛӘП ҮЛДЕ»

Билгеле, фермадагы эшләр моның белән генә тәмамланмаган. Ташландык авыл фермаларын күргәнегез бардыр, алабута һәм тигәнәкләр хакимлек итә ул тирәдә. Айзат та беренче көрәшен чүп үләннәре белән башлаган. Көч җиткәнен кул белән утаганнар, җитмәгәнен трактор белән чапканнар. Беркем дә, хәтта Айзатның 6нчы сыйныфта укучы кечкенә энесе Азат та бу эштән читтә калмаган. Иптәшләре урамда туп типкәндә, сабыйның чүп утыйсы килмәгәндер анысы, тик Айзат абыйсы энесен эшкә кызыктыруның әмәлен уйлап тапкан: ул аңа хезмәт хакы түләгән. Кем әйтмешли, бүре дә тук, сарыклар да исән.

Ферма биналарын азмы-күпме тәртипкә китереп, акшарлап та чыккач, шунда ук өч мең данә каз алып кайтып куйганнар. Әнә шул вакыт егет тагын бер мәртәбә «шок» кичергән.

– Биш ел буена Казанда яшәп, аннары тагын Мәскәүгә дә киткәч, кош-кортны, гомумән, байтак вакыт күргәнем юк иде. Ә монда берьюлы шуның кадәр каз китерделәр. Алар янына башта якын барырга да кыймадым. Белмим, нәрсә булгандыр, куркумы, үз-үземә ышанмаумы, аңлата алмыйм. Шул каз бәпкәләре өчен борчылып, беренче вакытларда төнлә ферма янында машинада утыра идем. Ике сәгатьләп кенә йоклап алам да тагын утырам… Мин китсәм, аларга кыен булып калыр кебек тоела иде, – дип, шул вакытта кичергән хисләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем. Шулай бер атналап ферма төбен саклаганнан соң, Казанга барырга туры килде. Машинада эссе – июль ае иде бу – җил керсен дип тәрәзәне төшерәм, җил түгел, бәпкә тавышы ишетелә! Куркып та куйдым, «баш китте бугай минем» дип уйлыйм үзем. Авылга кайткач, уртанчы энем Азамат белән сөйләшеп тордык, ул: «Абый, краннан су ачам, чеби тавышы ишетелә башлый бит!» – ди. Күп итеп кош асрап караган кеше аңлыйдыр инде аны – нормаль халәт икән ул үзе. Хәзер, Аллага шөкер, тыныч йоклыйм.

Бүген егетнең йокысы татлыдыр анысы, шикләнмим. Көненә 16-17 сәгать вакытын фермасында уздырып, көне буе тыз-быз чабып йөри бит ул. Фермасының хуҗасы да үзе булгач, без тиз генә әңгәмә корып алган арада да телефоны бертуктаусыз шалтырап кына торды: бөтен мөһим мәсьәләләр Айзат аша хәл ителә, күрәсең. Кыскасы, мондый эшләрдән соң җеп өзәрлек хәлең калса, рәхмәт әйтерсең. Эшләрен җайга салганчы, күзенә йокы кермәгән вакытлары шактый булган аның. Әйтик, 35 көнлек булгач, беренче мәртәбә алып караган казлары тик торганнан егылып үлә башлаган.

– Көнгә унбишәр каз үлде. Мондый «яшь»кә җиткән казлар алай күпләп үләргә тиеш түгел. Үсеп җиткәнчегә кадәр алган казларыңның 10 проценттан артыгы үлә икән, бу – бик зур проблема дигән сүз, моның хакында сөйләргә генә түгел, кычкырырга ук кирәк. Котым очты! Нишләргә дә белмим – Актанышта ичмасам, кошчылыкны яхшы белә һәм аңлый торган мал табибы да юк. Тәҗрибәм дә юк, даруларны да белмим, таныш-белешләргә шалтыратып сораштыра торгач, «Эриприм» дигән дару алып карарга тәкъдим иттеләр. Порошок кебек була ул. Шуны суга болгатып эчердек. Ризыгына кушып бирмәвең яхшырак, чөнки аны болгатып бетереп булмый – кайбер урынына күбрәк төшә, кайбер җиренә эләгеп бетми дигән кебек… Шуннан соң бәпкәләр үлми башлады.

Шул казларның 2900ен үстереп җиткерә алган егет. Бер меңен махсус цехка алып барып суйдырган, ә калганын – имам булган бабасы «Бисмилла» әйтеп үзе суйган.

– Миңа хәләл ит җитештерергә кирәк иде, шуңа күрә бөтенесен кулдан, мөселман кануннарына туры килерлек итеп башкардык. Түшкәләрне җыеп алып китәм дә авыллардагы кешеләргә кертеп бирәм. Бер каз йолкыган өчен 120 сум исәбеннән акча түләдем, шул рәвешле һәммәсен чистарттырып бетердем дә, туңдыргычларга тутырып куйдык. Аллага шөкер, сатып бетердек, – дип елмаеп һәм куанып сөйли әңгәмәдәшем.

«ГАЗИЗ КОШ» БРЕНД БУЛЫРМЫ?

Айзатның үзе үстергән казларны бренд дәрәҗәсенә җиткерәсе килә. Ул аңа исем дә уйлап тапкан инде – «Газиз кош». Ә кош-кортларның төрләренә килгәндә, ул каз гына асрамый, монда дүрт токымдагы үрдәкләр дә, күркәләр дә, бройлер чебиләре, йомырка сала торган тавыклар да бар.

– Ә күркәләрне махсус программа буенча алдым. Эшли генә башлаган фермерларга дәүләт бу төр кошларны алу өчен 1,5 млн сум акча бирде, ул программада мин дә катнашкан идем, – дип аңлата егет.

Эш дип янып торган кешегә, билгеле, мондагы мәшәкатьләр рәхәт кенә. Айзат та бит бик яратып сөйли үзенең кошлары турында. Апрель аенда 35 мең данә Хайсекс Браун токымлы тавыклар алган булган ул. «Халык алып бетерерме икән?» – дип борчылган, билгеле. Алганнар – ике атна дигәндә, барысын да сатып бетергән! Әле киләсе елга күбрәк тә алырмын, дип, хәзердән үк планнар кора егет: бу тавыкларны 45 мең данә үстерергә уйлый ул. Менә быел икенче мәртәбә ун меңгә якын үрдәк тә кайтарган, беренче партиясен бераз үстергәч сатып бетергән булган, ә бу партиясен суйгач кына эш итәргә җыена.

Айзат белән сөйләшү бик җиңел һәм рәхәт барды. Әллә Мәскәүне авылга алыштырырга курыкмавы аркасында, әллә аның тырышлыкларын күргәнгәме, үзеннән-үзе хөрмәт туа. Әйе, әлегә ул тәҗрибәсез, тик бу өлкәдә инде шактый белемле. «Эш җиңел түгел, тик җиңел акча кайда бар соң ул?» – дип сөйли Айзат һәм, бирешергә җыенмаганын күрсәтергә теләгәндәй, киләчәккә планнары белән дә уртаклашып куя: «Әле киләчәктә үзем дә ферма төзермен бәлки – белгечлегем буенча төзүче бит мин!»

– Айзат, ә менә әтиегез куйган срок – биш ел вакыт үткәннән соң нишләячәксез? Авылда каласызмы, әллә кошчылык сезнең өметләрне аклап ук бетермәдеме?

– Мин үсеш күрәм, яңа мөмкинлекләр ачам. Бу өлкә миңа ошый. Шулай булгач, биш ел эчендә фикерем үзгәрмәс дип уйлыйм! – ди егет.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии