«Елның коры килүе дә эшне җиңеләйтә»

Туган ягым Балтачка кайтып барышлый иген басуларына сугылырга булдым. Урак өсте ничек бара икән, максатым шуны белү иде. Хуҗалык җитәкчесен бүлмәсендә туры китереп булмады. «Эшчеләр янында ул», – диделәр хисапчы апалар. Ул арада идарә капка төбендә агроном Илнар Хисамиев күренде.

– Котлап йөрисез икән әле, бүген арыш суктыруны тәмамладык, исәп – тиз арада арпа культурасына тотыну. Урып-җыю шатландыра быел, яхшы гына уңыш алдык. Арпадан да зур уңыш булыр дип уйлыйбыз, – диде ул, елмаеп.

– Алып кайткан игенне ындыр табагында эшкәртергә өлгерәләрме? – дим.

– Бүген ындыр табагында дүрт ашлык эшкәртү машинасы ике сменада эшләп тора. Яңгырлар яумаганлыктан, игеннәрнең күп өлеше ындырга коры булып кайта һәм шуңа күрә ашлыкны эшкәртү эше күпкә җиңеләя. Хәзерге вакытта суырту һәм чистарту гына сорала.

– Елның коры килүе сезнең хуҗалыкта иген сыйфатына тәэсир иттеме?

Әлбәттә, ул эзсез узмый, ләкин мин агроном буларак үз максатымны үти алдым дип саныйм, чөнки күпкә зуррак проблемалар басу-кырларны вакытында тәрбияләү нәтиҗәсендә хәл ителде.

Хуҗалыкта һәрбер эшче үз эшен белеп, җиренә җиткереп эшли. Тәҗрибә белән яшь буын көче кушылганда зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, ә бу хуҗалыкта эшчәнлек дөрес юнәлештә алып барыла. Шулай бердәм булып, хезмәт «Сабан туен» җиңеп чыгарга мөмкин дә инде ул.

Ильяс ШАҺИЕВ,

Балтач районы

Комментарии