«Татвоенкоматның кеше үлеменә җавабы бер»

«Татвоенкоматның кеше үлеменә җавабы бер»

Татарстан хәрби комиссариатында егетләр үлеменә йә кызы белән ачуланышкан, йә гаиләсендә низаг булган дип кенә сәбәп табалар, ди июль ахырында Татвоенкомат тәрәзәсеннән сикереп хастаханәдә вафат булган Илназның әнисе Эльмира Галиуллина.

Галиуллина сүзләренчә, үзләре гаепле булып калмасын өчен, хәрби комиссариат улының үлеменә китергән башка сәбәпләрне тикшертергә теләми. Шуңа күрә җинаять эшен ачмау карары чыгарылган булган. Бу эшкә Казан хокук яклау үзәге керешкәч кенә 23 июльдә Татарстандагы тикшерү идарәсе әлеге карарны кире какты. Тикшерү башланды.

– Эльмира ханым, ә ни өчен җинаять эше кузгатырга теләмәгәннәр?

– Татарстан хәрби комиссариа­тында (Татвоенкомат), ул тыныч иде, беркем белән дә низаг­ка кермәде һәм без мондый хәл килеп чыгар дип уйламадык та, дип баралар. Алар шаһитларны да чакырып әйбәтләп сорашмаган.

Минем улым белән бергә 12 кеше булган, алар барысы да бер үк әйберне яза. Аларның аңлатмалары бергә утыртып, әйтеп торып яздырган шикелле. Бер-берсенекенә бик охшаган. Улым хастаханәгә алып барганда әле аңында булган. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләреннән дә аңлатмалар алып тормаганнар. Минем туганнарым үзләре бу хезмәткәрләрне табып сөйләшкән. Алар белән сөйләшеп, аңлатмаларын элекке тикшерү эшенә кертүне кирәк санамаганнар. Хәзер менә тагын тикшерү эше бара. Бу юлы ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен дә сораштырырга дигән карарга килгәннәр.

– Әни күңеле сизә бит, сез үзегез ни булган дип уйлыйсыз соң?

– Анда нидер булган. Мин ул үзе сикерде дигән сүзләргә ышанмыйм. Анда барысын да видео язып барган дип әйтәләр. Әмма тикшерүче сүзләренчә, ачык түгел, анда тәрәзә кырыенда тагын башка берәүнең булу-булмавы күренми икән.

– Улыгыз Татвоенкоматта ничә көн булды?

– 27 июль көнне хәрби хезмәт­кә алынган иде, аннары шул ук көнне кич өйгә җибәрделәр. 28е көнне иртән анда барды һәм кунды, 29ы көнне төштән соң өч туларга 15 минутта бу хәл булды.

– Улыгыз белән телефоннан сөйләшү мөмкинлеге бар идеме?

– Әйе, сөйләшеп тордык. Мин көндез бер тулганда аңа шалтыраткан идем, ул: «Әнием, мине бер бүлмәгә чакырдылар, тагын өйгә кайтырга рөхсәт кәгазе бирә торганнардыр, соңрак үзем шалтыратырмын», – диде. Бераздан аңа шалтырата башладым, ә телефоны сүндерелгән иде. Аның телефонын беркайчан да сүндергәне юк иде, шуннан соң без нәрсәләр булганын белмибез.

– Эльмира ханым, җинаять эше ачмау карарын кире кагу өчен кем ярдәм итте?

– Элекке күршебез, мин әле ул вакытта авыр хәлдә идем, ул Казан хокук яклау үзәгенә шалтыратып, улымны сигез ел яхшы белүен, аның андый адымга барырдай кеше булмавын хәбәр иткән. Шуннан соң үзәккә мин бардым, алар бу эш артыннан йөри башлады.

– Сез мондый хәлгә дучар булган егетләрнең әти-әниләре белән элемтәгә кермәдегезме? Соңгы вакытта мондый хәлләр еш булып тора.

– Хәлем бик авыр иде, өченче көн генә эшкә чыга башладым. Бу бит башка сыймаслык хәл. Әлегә кадәр беркем белән дә элемтәгә кергәнем юк. Уйлап карагыз инде, 20 яшькә кадәр үстергәч, үзе армиягә барам дип йөргән баланы менә шулай итеп кире кайтарсыннар да, ананың нинди хәлдә булуын.

Ул үз теләге белән хәрби хезмәткә китәргә теләгән иде. ТИСБИның юридик көллиятен тәмамлады. «Армиягә барам, аннан хокук саклау хезмәтенә эшкә урнашам, читтән торып укуымны дәвам итәм», – дип йөрде.

Мин бик аптырыйм. Аңа ул көнне дүрт көнгә өйгә кайту мөмкинлеге биргән булганнар. Бер сәгатьтән өйгә кайтырга тиеш булган, нигә сикерсен ул? Монда бернәрсә дә аңлаешлы түгел.

– Соңгы вакытта мондый хәлләр ешаеп китте. Кайбер егетләр хәрби хезмәттә үтерелә. Хәрби комиссариатның ишеген ачып кергән кеше хәрби хезмәтен башлаган дип тә санала. Мондый аянычлы хәлләрнең булуына каршы тору өчен, бәлки, Татар хәрбиләре әниләре комитеты төзергә кирәктер? Хакимият тә, хәрбиләр дә мондый хәлләр булганда дөреслекне табу өчен ярдәм итми кебек.

– Мондый хәлләр беренчесе дә түгел, соңгысы да булмас, мөгаен. Мин әлегә нәрсә дип тә әйтергә белмим.

Ирем тугыз ел элек вафат булды. Ике бала белән калдым. Олы балам минем тумыштан ук инвалид. Бу улым безнең өчен иң зур ышаныч, зур терәк тә иде.

Хәрби комиссариат һаман бер үк сүзне кабатлый: «Кызы булгандыр аның, кызы аркасында бу хәл килеп чыккандыр», – дип әйтеп торалар. Хәзер улым турында теләсә нәрсә язалар. Мин елый-елый «Вечерняя Казань»га шалтыраттым. «Оятсызлар, сез яздыгыз да аның өчен хезмәт хакы алдыгыз, ә мине шул сүзләрегез белән ничә тапкыр кадап үтердегез», – дидем. Алар: «Безгә Татвоенкомат нәрсә әйтте, без шуны язабыз», – диләр. Ничек авыр икәнен баласын югалткан әниләр үзләре генә белә. Газеталар дөреслекне тикшереп тормый, ни әйтәләр, шуны тоталар да язалар хәзер. Бу дөньяда бер генә дөреслек тә юк.

Татвоенкоматта кеше үле­мен бер агымга куйганнар. Алар монда ул-бу хәл булса, барысына да ике сәбәп кенә күрсәтәләр. Аның берсе – кызы белән ачуланышкан, икенчесе – гаиләдә конфликт булган. Алар үз өсләреннән төшерү өчен бүтән сәбәпләрне тикшерттермиләр. Мин шул ук көнне анда бардым. Ишекне ачып кереп утырмадым да, «Кызы аркасында сикергән ул», – дип әйттеләр. Мин: «Ничекләр сез шулай дип әйтәсез?» – дигәч тә, бөтен сүзләремә каршы тора башладылар. Үзләренең өсләреннән гаепне төшерү өчен, бу хәл булуга ук анда булган егетләрне җыйганнар һәм аларны нидер дип кисәткәннәр, шунда ук минем улым кызы өчен сикергән дип тә әйткәннәр. Әле улым ул вакытта үлмәгән дә иде.

Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да яздык. Аның хезмәтеннән җавап килде. Безнең үтенеч хәрби прокуратурага җибәрелгән. Путинга да яздык. Әмма җавап булмады. Монда беркем бернәрсә тикшерми. Минем берүземә бөтен армия каршы чыккан кебек.

Наил АЛАН.

Универсиада: файдагамы, зыянгамы?

Казанга FISU вәкиллеге килеп, Казанның Универсиадага әзерлеген тикшереп китте. Ул арада Универсиаданың Татарстанга файдага булачагына шик белдерүчеләр бар.

Күптән түгел Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Ярышларның ачылу тантанасына тотылган акчалар 1,5 мәртәбә артып киткән. Оештыручылар 42 миллион доллар акча түгелгәнен ассызыклый. Гомумән алганда, бөтен Олимпиада бюджеты 11,8 млрд евро тәшкил иткән, дип яза «Le Temps» газетасы.

Уеннарны кабул иткән һәр ил тамашаны элегрәк оештырган илләрне уздырырга тырыша. Бу тамашаның матурлыгына һәм сыйфатына гына түгел, ә сарыф ителгән акчаларга да кагыла. Европа илләрендә финанс кризисы хөкем сөргәндә, киткән чыгымнарны кире кайтару икеле, дип саный британнар.

Казанда бер ел яшәп киткән – «The Independent» һәм «Open Democracy» басмасында үз сәхифәсен алып баручы Максим Эдвардс, бу уеннар аркасында Британия бурычлы булып калырга мөмкин, дип уйлый.

«Англиядә зур чыгымнар түгеп, шаһзадә туе һәм патшабикә юбилее һ.б. чаралар уздырылды. Болар барысы да дөнья яңалыкларында Британияне яхшы сыйфатта күрсәтер өчен махсус оештырылган иде, ләкин безнең хөкүмәт илдәге проблемаларны никадәр генә яшерергә тырышса да, начар икътисади хәл һәм эшсезлек үзеннән-үзе бетми. Мин бүген үк әйтә алам: Олимпия уеннары өчен махсус төзелгән биналар уеннар беткәннән соң онытылачак һәм спорт чаралары өчен кулланылмаячак. Алар артык зур һәм кыйммәт, аларны беркем дә сатып ала алмаячак. Мин Олимпия уеннарына каршы түгел, ләкин бу вакыйганың гади халык тормышына зыян китерүенә һәм күп акча сарыф ителүгә шаккатам», – диде ул «Азатлык» радиосына.

Киләсе елда үтәчәк Универсиада аркасында Татарстан да бурычлы булып кала ала. «Ведомости» басмасы мәгълүматына караганда, 2012 елның февралендә үк Универсиада бюджеты чамадан тыш артып киткән. Башта 30 млрд сум күз уңында тотылса, хәзерге саннар 130 млрд сумга җиткән. Бу саннарны Универсиада башкарма дирекциясенең баш мөдире Владимир Леонов та раслады. Спорт объектлары, вокзал белән аэропортны бәйли торган тимер юлны, аэропортны, юлларны төзекләндерү 100-120 млрд сумга төшә, ә ярышлар үткәрүне 10 млрд сумга бәялиләр.

Кушма Штатларда яшәүче татар галиме, татар милли хәрәкәте активисты Вил Мирзаянов 2013 елгы Казан Универсиадасына бойкот игълан итәргә чакырды. Бу бойкотка соңрак татар милли хәрәкәтенең башка активистлары да кушылды.

«Көнбатыш илләрендә Универсиада яисә Олимпия уеннары финанс ягыннан файда китерә торган чаралар булса, Казан өчен бу бары тик чыгым, бурычка чуму икәне көн кебек ачык. Чөнки чит илләрдән кунаклар, туристлар булмаячак. Беренчедән, хәзер дөньякүләм мәгълүмат чараларында Казандагы террорчылык турында хәбәрләр тарала. Тискәре имидж уңаена караганда кеше башына тизрәк үтеп керә. Туризм агентлыклары да бу процессны күзәтә. Икенчедән, Универсиаданы Көнбатыш телевидениесе аша белдертергә кирәк, ә андый реклама миллион долларлык чыгымнар таләп итә. Андый акчаны Казанга кем тоттырсын?» – дип саный Вил Мирзаянов.

«Яңа гасыр» телеканалының спорт комментаторы Айрат Шамилов, киресенчә, Универсиада үткәрүдән бернинди дә зарар күрми. Аның сүзләренчә, спорт объектлары дәүләт карамагында калганлыктан, алар дөрес кулланылачак.

«Безнең илдә базар мөнәсәбәтләре эшләми. Спорт объектларын куллану түләүле булмас, кайвакыт дәүләт тә ярдәм кулын сузып торыр. Икенчедән, Универсиада масштабын Олимпиада белән чагыштырып булмый, объектлар аз, ә анда шөгыльләнергә теләүчеләр саны күп. Олимпиаданы бөлгенлеккә төшүнең сәбәбе дип атау – акылсызлык. Мәсәлән, Барселона, Олимпия уеннарыннан соң, киресенчә, күтәрелеп китте», – ди ул.

2005 елда Төркиянең Измир шәһәрендә дә Универсиада үткән иде. Купшылыгы белән әллә ни аерылып тормаган чарадан соң 16 млн лира бурыч калган. Бу хакта Измир Универсиадасының башкарма комитеты җитәкчесе Таха Аксөй белдергән иде. Әмма кайбер матбугат чаралары аның сүзләренә шик белдерде һәм бурычлар 30 млн лирага җитә дип язды.

Ленар МӨХӘММӘДИЕВ.

Комментарии