«Безгә тылмач кирәкми»

«Безгә тылмач кирәкми»

Рафаэль ХӘКИМОВ – тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук саклау буенча Комитеты әгъзасы. 1947нче елның 12нче февралендә Казанда туган. Әтисе – ТАССРның халык шагыйре Сибгать Хәким.

ГЕРМАНИЯ МАНЧЫДЫ. Футбол карамадым, шулай да Дөнья чемпионатындагы бөтен яңалыкны да ишетеп-белеп тордым. Немецлар каты бәрде. Немец машинасы кайда да эшли бит ул! Бөтенесе, Европада хәлләр начар, дип шаулый – немец барыбер яхшы эшли, барыбер алга бара. Кемдер, дөньяда финанс системасы җимерелеп бара, дип зарлана – немец барыбер үз көчендә кала бирә. Футболда да немец машинасы каты барды, Бразилияне дә, Аргентинаны да манчыды.

КЫРЫМГА БАРДЫК. Бер-ике ай элек булса да, Кырымга барып кайтуыбыз зур тәэсир калдырды. Соңгы елларда мин, кырымтатарлары белән без – бер халык, дигән фикерне алга сөреп, бик күп чыгыш ясадым, мине аның өчен тәнкыйть утына да тоттылар. Кырымга баргач, үз фикеремнең хаклыгына тагын бер тапкыр ышандым. Без, Казан татарлары, үз телебездә сөйләштек, кырымтатарлары – үз сөйләмендә. Бер-беребезне аңладык, бернинди тәрҗемәче дә кирәк булмады. Бу еллар эчендә әлеге темага ничәмә мәкалә яздым, күпме чыгыш ясадым! Минем фикерләремә ышанып бетмәүчеләр дә бар иде. Кырымга сәяхәтебез вакытында алар барысын да үз күзләре белән күрде. Шулай булгач, безнең тел бер, халык бер. Бу нәтиҗәнең исбатлануына бик шатландым. Хәзер мине пантюркист дип тәнкыйтьләмәсләр дип өметләнәм.

Президентыбыз Кытайның Шеньчжень округына баргач, уйгурлар белән татарча сөйләшкән. Тылмач та кирәк булмаган, бер-берсен аңлаганнар. Кытай ягыннан да, Русия ягыннан да бөтенесе, ничек болай бу, әллә кайдан килгән татар белән әллә кайдагы уйгур бер-берсен аңлыйлар, дип аптырап калган. Минемчә, бу – бик кызыклы күренеш. Безнең филологлар диалект эзләргә ярата. Бер авылга киләләр дә, ниндидер яңа аваз ишеткәч, яңа диалект таптым, дип, диссертация яклый башлыйлар. Менә шул чит тел дигән, ләкин тамырлары бер булган сөйләмнәрне өйрәнергә кирәк.

ИКЪТИСАД ҮСӘ. Мин сәясәтче булсам да, күбрәк республиканың икътисады белән кызыксынам. Иң беренче чиратта шунысы кирәк бит аның, сәясәт белән генә яшәп булмый. Дөресен әйтик, бик шауламасак та, барыбыз да, Универсиададан соң икътисад әллә ни алга китә алмас, әле, бәлки, түбәнгә дә тәгәрәр, дип көттек. Тик күреп торуыбызча, Русиядә хәлләр бик мактанырлык булмаса да, Татарстан яши әле. Алай гына да түгел – безнең үсеш өчен мөмкинлекләребез бар икән. Мине бу бик шатландырды. Совет чорындагы инфраструктураны да акрынлап рәткә кертәбез, халык та үз көченә ышана башлады. Менә ул үз-үзеңә ышану икътисадны алга алып барырга бик зур көч бирә икән.

БОЛГАРНЫ ТАНЫДЫЛАР. Тарихи шәһәрчекне ЮНЕСКОга кертү – яхшы вакыйга. Анда минем өлеш тә булды, тәнкыйте дә, мактавы да дигәндәй. Экспертлар, ышанмыйча, чыннан да Болгар исемлеккә кертерлекме икән, дип килеп тикшерде. Алар үз күзләре белән күрде: дөрестән дә, татар-болгар цивилизациясе бар икән. Болгар – моның якты үрнәге. Көнчыгыш Европада шул дәрәҗәдә сакланып калган башка борынгы шәһәр юк. ЮНЕСКОның шушы шәһәрнең мөһимлеген аңлап, аны үзләренең исемлегенә кертүе татарның, республиканың дәрәҗәсен күтәрә. Хәзер Русиягә төрле яклап һөҗүм бара, ЮНЕСКОда да сизелә ул. Менә Татарстанны аерып, күреп, белеп китүләре сөенечле.

ТАТАР ЯШИ. Тарих институты Уфага, Мәскәүгә барып кайтты. Анда эшчәнлегебез турында сөйләдек, үзебезнең хезмәтләрне күрсәттек, татар тарихына багышланган 7 томлык һәм яңа проектлар хакында да сөйләштек. Татарлар белән очраштык. Бу очрашулар миңа ошады. Татар үлде, аның бөтен көче-сәләте акча табуга китте, Тукай әйтмешли, бүген ул үз хәле белән генә мәшгуль, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Юк, алай гына түгел, кызыксыну бар икән, безгә дә сораулар бик күп булды. Татар рухы яши, дигән өметле фикер белән кайттым.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде.

Комментарии