- 28.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Архив
Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев республика парламенты утырышында депутатларны «Яровая кануннары җыелмасы» өчен тавыш бирмәскә чакырды. Шәймиев канунның дини гыйбадәткә кагылган өлешенә каршы чыкты. Өйдә ифтар, никах, мәрхүмнәрне искә алу көннәрен уздыруны тыю мөселманнарда ризасызлык уятты, дип, Шәймиев бу канунны ашыгып кабул итмәскә, аны яңа Думага калдырырга өндәде.
29нчы июнь көнне Федерация Советы «Яровая канунын» кабул итәр өчен җыела. Документның «Дин һәм намус иреге турындагы» өлешендә руханиларның бары тик гыйбадәтханәләрдә генә эшчәнлек алып бара алуы турында язылган. Шәймиев Татарстан сенаторларын бу канунга каршы тавыш бирергә чакырды. Аны Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм депутатлар да хуплады. Республика сенаторлары Олег Морозов һәм Илдус Әхмәтҗановка Татарстан парламентының бу карарын Федерация Советына җиткерергә кушылды.
Русия Думасы иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы Ирина Яровая һәм Федерация Советы әгъзасы Виктор Озеров тәкъдиме белән әзерләнгән «террорга каршы» кануннар өлгесен депутатлар 24нче июньдә соңгы укылышта кабул итте. Хокук яклаучылар әлеге өстәмәләр каралганда Русия Конституциясенә каршы килә, ә депутат Ирина Яровая тәкъдиме белән әзерләнгән канун өлгесенең террорга каршы көрәшкә бернинди дә катнашы юк, дип белдерде.
Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиулла «Азатлык»ка канунның бу форматта кабул ителүе зур хата, диде:
«Теркәлгән, рәсми рөхсәте булган руханилар гына дәгъват кылырга тиеш, диелгән. Әмма алар җитәрлекме? Авылларда аеруча бу мәсьәлә кискен тора. Динне азмы-күпме белгән кешене туганымы, танышымы чакыра ашка. Тик ул мөхтәсибәт кешесе дә булмаска мөмкин бит. Ул пәйгамбәребез турында сөйләсә, дәгъват кылган була. Димәк, канунны бозучы. Кемдер моны каядыр ычкындыра да, бу кешене тикшерә башлаячаклар, аннары штраф салачаклар. Канунны сессия азагына кадәр кабул итәргә кирәк, дип ашыгырга ярамый иде дә бит. Руханилар белән киңәшләшергә кирәк. Алдым-бәрдем итеп эшләнә торган эш түгел.
Ислам мәҗлесләр аша тарала. Никах, бәби ашлары, җеназалар, Коръән ашлары, мәүлит бәйрәмнәре, гаетләр уза, без бит халыкка динне шунда аңлатып өлгерәбез», – ди Зөфәр хәзрәт.
Белешмә: «Яровая кануны»нда шулай ук Интернетта террор эшчәнлеккә чакыру һәм терроризмны аклаган өчен җаваплылык катылана, берничә маддәдә төрмәгә ябу вакыты һәм штраф күләме арттырыла. Бу хокук бозулар өчен 14 яшьтән үк җавапка тарта алачаклар.
Җинаять кодексына «халыкара терроризм» дигән яңа маддә кертелә. Аның нигезендә гомерлек төрмәгә ябу каралган. Кодекска әләкләмәүгә кагылган юллар да кертелә. Террор, хакимиятне кулга төшерү, дәүләт эшлеклесе тормышына куркыныч тудырачаклары турында «хәбәр итмәүче»не бер елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.
Элемтә операторлары кулланучылар турында ярты елга кадәр мәгълүмат сакларга һәм аларны хокук саклау оешмаларына бирергә тиеш булачак. Сүз язышулар, шалтыратулар, файллар җибәрү турында бара.
Римма ӘБДРӘШИТОВА
Астаховны эшеннән алу өчен имза җыялар
Русиянең бала хокуклары вәкиле Павел Астаховны эшеннән алу таләбе белән Интернетта имза җыю бара. Астаховның Сям күлендәге фаҗигадән соң исән калган балалар белән сөйләшкәндә «Йә, нәрсә, ничек йөзеп кайттыгыз?» – дигән соравы киң җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды.
Петиция авторлары Астаховның бу сүзләрен «тар күңеллелек, рәхимсезлек, кешелексезлек» дип бәяли һәм ул вәкил булмаска тиеш, дип белдерә.
Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, имза җыюга кадәр журналистлар сорауларына җавап биреп, Астахов «уңайсыз сөйләм кулланды», әмма монда кемне дә булса түбәнсетү турында сүз дә була алмый, дип белдергән иде.
Астахов үзе социаль челтәрләрдә зур шау-шу тудырган бу гыйбарә контексттан суырып алынган, ди. Янәсе, ул үзенең соравын биреп, «махсус психологик алым» кулланган һәм балалар белән уртак тел табарга тырышкан. Русия Тикшерү комитеты да әлеге хәлгә нәкъ шундый ук аңлатма бирә.
Узган шимбә 47 бала һәм аларның дүрт остазы Карелиянең Сям күлендә каноэ көймәләрендә давылга эләгә. («Русиялеләр аяк астында бәла күп», БГ, №25, 22нче июнь, 2016) Көймәләр әйләнеп каплана. Дулкыннар көчле һәм су салкын булганга балаларның барысы да ярга йөзеп чыга алмый. Фаҗигадә 14 үсмернең гомере өзелә.
Зәки Зәйнуллин татар зыялыларын сүгеп китап чыгарган
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин «Кеме генә юк татарның?» дигән яңа китап бастырган. Үзенчәлекле китап басылу турында ишетүгә, «Азатлык» хәбәрчесе аның авторы белән очрашып сөйләшергә булды. Чөнки китап эчтәлеге белән инде күпмедер танышырга өлгергән кешеләр, «Кеме генә юк татарның?» сенсацияле, шау-шулы басма булачагын җиткерде. Безне автор Казан үзәгендә, Татар бистәсендәге йорты ишек алдында каршы алды.
«Бу – яңа китап. Мондый темалы китапның бер җирдә дә чыкканы юк», – дип интриганы куәтләп башлады сүзен Зәки ага. Ул күптән түгел үткән Татарстан язучылар корылтаена туры китереп чыгарылган һәм анда татарның дистәләгән язучы-шагыйрь, драматург, сәясәтче, милләтчеләренә бәя бирелгән. Әйтик, Минтимер Шәймиев, Әмирхан Еники, Туфан Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла, Айдар Хәлим, Равил Фәйзуллин, Ринат Харис, Фәүзия Бәйрәмова кебек йөзгә якын шәхеснең билгесез якларын, гадәти булмаган очракларда үз-үзен тотышларын, кызыклы, каршылыклы әңгәмәләрен укырга була.
«Кеме генә юк татарның?» китабы мең данәдә басылган. Зәки ага аны үз акчасына чыгарган. Автор гомер буе аралашкан, юллары кисешкән, бергә эшләргә, иҗат итәргә туры килгән кешеләрне күзләп, үзенчә аларның тискәре сыйфатларын да күреп, туплап, хәтер сандыгына салган. Китап башына автор «Миңа үпкәләмәгез!» дип тә куярга онытмый.
«Казанда елгыр янында елгыр, бигрәк тә Язучылар берлегендә. Кемнәр генә юк анда, акча, премияләр алу өчен ниләр генә эшләмиләр», – дип гаҗәпләнә ул. Шулар хакында яңа китабында язуын да әйтте.
Зәки Зәйнуллин әңгәмә барышында соңгы язучылар корылтае хакында фикерләрен дә белдерде. «Татар язучылар берлеге минем фамилиянең «З» хәерефен дә чыгармый. Көнчелек зур! Кайчандыр мин аннан туеп Казаннан киттем», – дия башлауга без аннан: «Яңа сайланган рәис Данил Салихов белән хәлләр яхшыга үзгәрмәсме?» – дип сорадык.
«Әйбәт егет ул, диләр. Ләкин безнең Язучылар берлеге бервакытта да яхшы итеп эшләмәячәк. Чөнки берлекне Мәскәү, рус шовинизмы кулда бик каты тота», – ди өлкән язучы.
Зәки Зәйнуллин быел 10нчы июльдә 83 яшен тутыра. Берничә ел элек үзенең 80 яшьлек юбилеена китап чыгару теләге белән ул вакыттагы берлек рәисе Рәфис Корбанга мөрәҗәгать иткән булган. Тегесе «Безнең синең китапны чыгарырга акча юк», – дип елмаеп җавап кайтарган.
«Татар язучылар берлеге беткән инде, юк ул, бернәрсәсе дә калмаган. Аның бүген татарга кирәге дә юк, чөнки безгә барыбер яздырмыйлар. Миңа аның бер файдасы да тимәде. Моңарчы булган дүрт рәис – дүртесе дә мине тападылар», – дип ярсып алды Зәки ага.
Үзенчәлекле китап авторы, татарлар урыслардан куркып яши, дип саный. Аның сүзләренчә, яшьләр урыслаша һәм урыстан курка. «Милли хис бездә бервакытта да күтәреләчәк түгел. Тукай «татар йоклый» дип язган. Татар йокламый, татар курка. Безнең халыкның 80-90 процентын урыс куркырга өйрәтте. Ничә гасырлар, еллар буе таладылар, суйдылар, басып алдылар», – ди ул. Аның фикеренчә, бүген милләт өчен җанын бирергә әзер шәхесләр, милли лидерлар юк.
«Кеме генә юк татарның?» китабын бары тик Казанда журналист Илфак Шиһапов ачкан татар матбугатын сату урынында гына алырга була икән. Зәки Зәйнуллин белдерүенчә, 2013нче елдан дәүләт нәшриятында чыккан китаплар белән аның җыентыкларын саттырмый башлаганнар. Үзен ул нык күзәтү астында булуын әйтә.
Байбулат ДӘҮЛӘТ
Мари Иле кырымтатарлары ватаннары турында ни уйлый?
Депортация вакытында сигез меңләп кырымтатар Мари Илендәге хезмәт лагерьларына китерелгән. Кемдер өйләрен сатып иртәгә үк Кырымга китәргә хыяллана. Башкалары «бүгенге Кырымга» кайтырга җыенмый.
26нчы июньдә кырымтатарларның милли байрак көне билгеләнә. Тик Мари Илендә яшәүче берничә дистә кырымтатар гаиләсе өчен андый бәйрәмнәр читтән уза. Аларның өйләрендә милли тамга – байрак та күренми.
«Азатлык» хәбәрчеләре Волжск шәһәрендә яшәүче Джеппар Аблязов өендә булып кайтты. Күп кенә кырымтатар кебек үк, аның гаиләсен дә Икенче дөнья сугышы елларында Кырымнан депортацияләгәннәр. Үзе ул бу елларны белми, сугыштан соң туган. Әмма аның бертуганнары кечкенә булсалар да, бу вакытларны яхшы хәтерли. Джеппар әфәнденең бертуган апасы Усние Кемалова сөрген безнең тормышта мәңгелек эз калдырды, ди.
«Депортация вакытында без Тула өлкәсенә эләктек. Анда 6нчы шахтада яшәдек. Ул вакытта ук инде безгә караш үзгә иде. Милиция хезмәткәрләреннән качып йөрүләребез әле дә истә. Балалар безгә еш кына «куылган» дип бармак төртә иде. Мондый мөнәсәбәт әле дә бар. Минем бакча күршесе «Каян килдегез, шунда китегез, Кырымга барыгыз, Кырымга», дип мыскыллый мине», – ди ул.
Татар, урыс, мари, чуаш арасында яшәү начар булмаса да, күңел барыбер туган якка тарта, ди Усние ханым.
«Кырымда безнең йорт исән әле. Бүген анда дүрт гаилә тора. Хакимияткә барган идем, йортны кире сорап, «Сез Русиядә яшисез, ә монда Украина, бернишләп булмый», – дип җавап кайтардылар. Бәлки хәзер Кырым Русиягә кушылгач хәл үзгәргәндер, бу араларда барган юк. Мин бүген үк Кырымга китәргә әзер, гомерем буе шунда торган сыман хис итәм үземне. Мари Илендә марилар яшәсен, мин Кырымнан һәм шунда яшәргә тиеш», – ди ул.
Усние апа Волжск шәһәренә килен булып төшкән. Аның ире Нури әфәнде Кырымнан Урта Азиягә депортацияләнгән. Бу елларны ул болай искә ала.
«Безне вагонга төяделәр дә алып киттеләр. Кая барганыбызны да белмәдек. Олыларның «безне Урал елгасына батырырга алып баралар ахыры» дигән сүзләрен ишеттек. Берничә көн бардык. Ташкентка алып килеп бер кырга чыгарып бастырдылар да, төрле авылларга бүлә башладылар. Без биш бертуган бала Урта Азиядә балалар йортына эләктек. 1946нчы елда безне әти табып Волжск шәһәренә алып килде. Шуннан бирле монда торабыз», – диде ул.
Нури Кемалов хатыны кебек Кырымга ашкына. Әмма анда акчасыз китеп булмый, ди ул.
«Бу йортны сатуга куйдык инде. Бүген сатылса, иртәгә үк Кырымга китәр идек. Безнең анда туганнар күп. Алар да Русиядәге өйләрен сатып туган якка китте. Мин монда килгәндә бала идем, әмма шул вакытта да мине сатлыкҗан дип мыскылладылар. Шуңа да җан туган якка тарта», – ди ул.
Нури абыйлардан берничә йорт аша гына торган, шулай ук депортацияләнгән адашы Нури Бәйрәмов Кырымны шулай ук нык сагына. Әмма бүгенге кырымтатарлар безне үз итми, ди.
«Без былтыр гына минем туган йортымда булдык. Бүген ул алабута арасында ташландык хәлдә. Без бит реабилитацияләнгән кешеләр. Кырым Русиягә кушылгач бездә өмет уянды. Миңа 80 яшемдә, билгеле, ул җимерек йорт кирәкми. Миңа Кырымнан бер бүлмәле фатир бирсеннәр иде. Рәхәтләнеп шунда китеп торыр идем. Әмма андагы кырымтатарлар бүген элекке кебек түгел, безне чит-ят күрә, үзләре янына китерәселәре килми. «Без ничә еллар монда яшәү өчен азапландык, ә сез җиңел генә монда күчеп килмәкче буласыз», – дип әйтәләр безгә. Хакимият исә өем-өем документ җыярга куша», – ди Нури әфәнде.
Бәйрәмовлар гаиләсе кирәкле документларны җыеп прокуратурага тапшырган. Анда аларны Кырымга җибәрдек дигәннәр. Менә инде бер елга якын вакыт узган, документлар әле дә Кырымга барып җитмәгән. «Шулай алдалап йөртәләр безне», – ди Нури әфәнде. Үзе ул Волжскидагы халык турында начар сүз әйтми.
«Минем урыс, мари, чуаш, Казан татарларына рәхмәт әйтәсем килә. Алар беркайчан да безне кире какмады, ким күрмәде, авыр сүз әйтмәде. Без бик тату яшәдек. Кырым кирәк булса, күптән китәсе иде инде, ләкин миңа хәзерге Кырым кирәкми», – ди Нури Бәйрәмов.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Төркия Президенты, чынлап та, гафу үтенгәнме?
Кремль белдерүенчә, Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган узган елның ноябрь ахырында Сүрия-Төркия чигендә Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшерү өчен Мәскәүдән гафу үтенгән. Тик төрекчә язылган хатның мәгънәсе башкачарак.
Русиянең Су-24 хәрби очкычы һәлакәте өчен Төркия җитәкчесенең «гафу үтенүен» дүшәмбе көнне Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.
«Эрдоган бу хәлгә тирән кызганыч белдерде һәм Төркия белән Русия арасындагы традицион дустанә мөнәсәбәтләрне торгызу, шулай ук төбәктәге кризис хәлләренә бергәләп реакция күрсәтү, террорчылыкка каршы көрәшү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер торуын әйтте», – диде Песков.
Кремль сәхифәсе Эрдоган хатыннан «Тагын бер мәртәбә үкенеч белдерергә, һәлак булган Русия очучысы гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашырга телим һәм дә гафу итегез дим», – дигән сүзләрен китерә.
Төрекчә язылган шушы хатның бу өлеше исә татарчага тәрҗемәдә «Һәлак булган очучы гаиләсенең кайгысын тагын бер кат уртаклашам һәм кызганыч белдерәм; ачу тотмасыннар дим» кебегрәк яңгырый. Хаттагы бу җөмләнең нәкъ шулай язылуын Эрдоганның матбугат вәкиле Ибраһим Калын раслады.
Сүрия президенты Башар Асадка каршы сугышкан көчләрне бомбалаучы Русия хәрби очкычлары күп санлы кисәтүләрдән соң да Төркия һава киңлекләренә керә дип, Анкара Су-24 очкычын бәреп төшергәннән соң Русия-Төркия мөнәсәбәтләре нык кискенләште, Русия Төркиягә туристлар җибәрүне һәм күп кенә Төркия товарларын илгә кертүне туктатты.

Комментарии