Казан Медведевны татар пикетын тыеп каршылады

Казан Медведевны татар пикетын тыеп каршылады

Татар иҗтимагый үзәгенең Русия Президенты Дмитрий Казанга килү уңаеннан оештырырга теләгән пикеты тыелды. Башкалабыз шәһәре идарәсенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге хезмәткәре Илгиз Сарманов пикетка рөхсәт сорап язылган гаризада хата китүен, шул сәбәпле җыенны үткәрергә рөхсәт булмавын әйтте.

Татар пикетының Медведев килгәнгә махсус тыелуын аңлау авыр түгел. Милли хәрәкәт вәкилләренә бу хәбәрне җиткерү кыенлыгы Илгиз Сармановка эләкте. Аның белән Зәки Зәйнуллин, Рәүф Ибраһимнар бәхәскә кереп караса да, пикетка рөхсәт бирелмәде.

Татар иҗтимагый үзәге пикет оештырып, Дмитрий Медведевтан Казанда «» фестивален соңгы тапкыр үткәрүне һәм милли мәгариф системасына алып барылган һөҗүмне туктатуны таләп итәргә ниятләгән.

Татар иҗтимагый үзәге башлыгы Галишан Нуриәхмәт һәм аның урынбасары Фәрит Зәкиевне бүлегенә алып киткәннәр. Аларны Медведев килгән вакытта рөхсәтсез пикет оештыруда гаеплиләр.

Татарстан хакимиятенең Медведев килү уңаеннан оештырылган пикетны тыюы рәсмиләрнең Казанда милли хәрәкәт барлыгын күрсәтергә теләмәвен, татар милләте проблемаларын йомып калдыру исәбе булганын күрсәтә.

Саша ДОЛГОВ

Үги милләт

9 июнь кичендә, Русиянең Украинадагы илчелеге «Россотрудничество» белән берлектә, Киев каласының Чайковский исемендәге музыкаль академия бинасында «Русия көне»нә багышланган тантаналы концерт үткәрде. Миңа да шул тантанада булырга туры килде. Керү чакыру белән генә, шуңа дусларым бер җитәкче кешенең билетын миңа тоттырды. Яхшы урында утырам, залда бик эссе; Русия белән нинди дә булса бәйләнеше булганнар җыелган иде монда, руслар гына түгел.

Алып баручы котлау сүзләре әйтте, башта украинча, аннары – русча. Шуннан соң, Русиянең Украинадагы илчесе чыгып, матур гына безне тәбрикләде, Советлар Берлеге тарихын, нәрсә ул бәйсезлек, Русиянең бәйсезлек көнен ничек дөрес аңларга икәнен аңлата башлады.

Халык һәм минем уң якта утырган олы яшьтәге татар апалары да аның ике сүзе саен кул чаба, ә мин әкрен генә изрәп йокыга китәрдәй булып утырам. «Никому не секрет что в СССР и постсоветском пространстве было две титульные нации: это русские и украинцы……и мы знаем, что…» Тукта, нәрсә диде бу? Минем бөтен изрәүләр юкка чыкты. Әле һаман шул «титуллы нация» булганнарын исбатлап маташа! Халык һәм минем уң якта утырган олы яшьтәге татар апалары һаман кул чаба, берни дә аңламыйча. Синең белән риза түгел мин Михаил Зурабов!

Сабыр гына утырам, тик шулчак әти-әни искә төште, дәү әти, дәү-әниләр, бертуганнарым, 90нчы еллар… Дәү әтиләрем сугышта булган, яраланганнар, батырлар. Мин кечкенә һәм әнидән сорыйм: «Әни, кайчан эш хакын түлиләр, кайчан акча була, кайчан алабыз шуны, кайчан монда барабыз?». «Белмим улым», ди әни. «Ә безнең акчалар кая китте?» – дип сорыйм. «Яндылар, улым», – ди. «Яндылар? Ничек инде яндылар? Ә белдем! Көн-төн радиодан Чечен сугышы турында сөйлиләр, шунда янгандыр, анда бит көн дә ут, бомбалар, кәгазь акча гына түгел меңәрләгән кешеләр дә яна», – ди сабый акылы. «Ташламаслар безне, онытмаслар безне», – ди әни. «Кемнәр ташламас?», – дип сорыйм. «Хөкүмәттәге абыйлар, улым, акча да булыр, кибеттә әйберләр дә».

«Титульная нация» безне ташламасмы? Ул инде безне ташлады. Их, әни! Әти, дәү әти-әниләрем! Көн-төн «ил өчен» дип чабып йөрдегез! Ә сез беркем дә булмагансыз икән. Кем генә булсагыз да, сезне беркемгә дә санамаганнар икән, «титульная нация» түгел инде барыбер.

Тордым да чыгып киттем. Ишек төбендә, баскычларда халык күп җыелган икән. Нигәдер шунда «халык – сарык» дип уйлап куйдым. Аларны ера-ера, саф һавага чыктым.

Журналист Эльмира Исрафилова әйткән сүзләр монда бернәрсә дә түгел: ул монда үз ягын, халкын яклап әйткән, бүтәннәрне кимсетмичә генә. Җәмәгать эшлеклесе, журналистның аңа да хакы юк, диярсез. Ил эшлеклесенең, илченең моңа хакы бармы?

Бөтен кәефем бетте шушы вакыйгадан соң. Ләкин төшенкелеккә бирелергә ярамый. Вакыты ул түгел. Артын-алдын уйлап, киңәшләшеп эшләргә, сабыр итәргә, фетнәләргә бирелмичә, уку-укыту эшләрен, иманыбызны ныгытырга кирәк. Аллаһы Тәгалә бу дөньяда да, ахирәттә дә дәрәҗәләребезне күтәрсен.

Әбдерахман ХӘМИДУЛЛИН.
Киев каласы, Украина.
azatliq.оrg

полициясе җинаятьчел кәсептә гаепләнә

Русиядә полиция белән бәйләнешле җинаятьләр ачыла тора. Хокук яклаучылар, халык хокук саклаучыларга ышанмый, полиция реформасы авырлык белән бара, ди.

Владивостокта яшәүче Виталий Мясин эшкә барырга әзерләнгәндә, полиция офицеры киемендәге ике кеше ишеген шакып ачтырып, аңа: «Син җинаять кылуда шикләнеләсең», – дип белдерә. Сорау алу өчен полиция бүлегенә бару кирәклеген дә әйтәләр. Мясинны шәһәр читенә алып китеп, пычак белән чәнчеп үтерәләр. Кулларына төшкән ачкычлар белән өч көннән соң фатирга кереп, Мясинның 38 яшьлек җәмәгате Наталья Гайдукованы мендәр белән томалап үтерәләр. Натальяның 80 яшьлек әтисе Иван Гайдуков кызының бернинди дошманы да булмаганлыгын әйтә. Кызы һәм кияве үлеменнән соң Гайдуков үзләрен караучы калмаганга бик борчыла. «Без хәзер карчык белән икәү генә калдык. Миңа – 80, ә аңа 73 яшь. Дәүләт мине тәрбиягә алмаячак бит», – дип белдерде Гайдуков. Мондый җинаять Владивосток шәһәрендә беренче тапкыр гына түгел. Мясиннар әлеге җинаятьче төркем үтергән җиденче очрак. Алар Владивостокта ихтыяры нык булмаган, көчсез кешеләрне эзләп табып, аларны юк итү максаты куя.

Приморье төбәге суды 14 июнь көнне биш кешедән торган җинаятьчел төркемгә хөкем карары чыгарды. Алар кеше үтерүдә, ялган документлар ясауда, ялган юл белән милеккә хуҗа булуда гаепләнде һәм 9 елдан алып гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

Владивостоктагы хәл илдә хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре катнашкан беренче генә җинаять түгел. Русиядә ришвәткә каршы көрәш комитеты вәкиле Кирил Кабанов мондый хәлләрнең бик еш булуын һәм төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең дә ришвәт белән бәйләнештә торуын әйтә. «Бу чылбырда полиция генә түгел, ә нотариус, хөкемдарлар да катнаша. Элгәре криминал риэлтор эшчәнлегендә катнашкан хөкемдарларга карата да суд эшләре булгалады. Бу үзенә күрә җинаятьчел ришвәт бизнесының бер өлеше булып тора», – ди Кабанов. Владивостокта хөкем ителгән җинаятьчел төркемнең җеп очы югарырак утырган түрәләргә дә барып тоташкан булырга мөмкин. Әмма әлегә моңа дәлилләр юк.

Приморье төбәгенең баш тикшерүчесе Аврора Римская бу хәлдән соң журналистларга: «Бу төркемдә тәҗрибәсенә һәм дәрәҗәсенә карап һәркемнең үз вазифасы булган», – дип белдерде. Мисал өчен, Владивостокның Первореченск районындагы полиция офицеры Салават Бикташев ихтыяр көче нык булмаган фатир хуҗаларын эзләп табарга тиеш була.

Полициянең элекке офицеры Владимир Басманов, үзендә сакланган униформасын киеп, Сергей Власенко белән бергә, тиз ышанучыларны тоткарлаган булып кылана.

Әлеге банданың калган ике кешесе: милек ширкәте мөдире Вадим Нуждин һәм эшсез Сергей Черненко ялган документлар ясап, фатирларны сату белән шөгыльләнгән.

Приморье өлкәсе суд сүзчесе Сергей Игнатенко сүзләренчә, җинаятьчеләр эзләрен югалту өчен булдыра алганның барын да эшләгән. «Басманов һәм Власенко, фатирларны үз кулларына төшерү җиңелрәк булсын өчен, хуҗаларны кеше йөрми торган җиргә алып чыгып үтергәннәр, җәсәдләрен яндырганнар», – ди Игнатенко.

Егерме еллык тарихлы җинаять

Җинаятьчел төркем эчәргә һәм наркотиклар кулланырга яратучыларны һәм, шулай ук, ялгыз, өлкән яшьтәге кешеләрне алдан эзләп таба торган булган. 1990 елдан башлап, Русиядә андыйлар җинаятьчел төркемнәрнең төп табыш китерүчеләренә әйләнә. Имзаларын куйдырып, аларның фатирларын тартып алалар. Кайберәүләр алданып, шәһәрдән китеп, авылда искереп беткән кечкенә генә йортларда яшәргә дучар була.

Владивостокта яшәүче журналист сүзләренчә, Мясиннар эчәргә яраткан. Әлеге җинаятьчел төркемне тотар алдыннан гына, алар ике фатир сатып, ике миллион 520 мең сум акча эшләгән. Калган өч фатирны сатарга өлгерми калалар. Гайдуков, полиция эшне кызу тоткан булса, кызы исән калган булыр иде, ди. Ире югалгач, хатын полициягә мөрәҗәгать итә, ә полиция исә бары тик өч көннән соң гына җинаять эше кузгатылачак, дип белдерә. Владивостоктагы әлеге хәл Русия халкының полициягә иң начар мөнәсәбәт белдергән вакытына туры килә. Апрель аендагы сораштырулардан күренгәнчә, Русиядә яшәүчеләрнең 60%ы полиция яклавына ышанмый. Ә 16% халык хокук саклау оешмалары эшчәнлегенә битараф. Узган ел «Левада» фикер белешү үзәге үткәргән тикшерүләргә караганда, Русия халкының өчтән ике өлеше полициядән шүрли.

Краснодарда да полиция кулы уйнаган

Узган ел ноябрь аенда Русиянең көньягындагы Краснодар өлкәсендә, бер фермер өендә – 12 кеше, алар арасында 4 бала да, үтерелгән иде. Әлеге җинаятьтән соң кулга алынган 20 кешелек төркемдә полиция офицерлары да була. Криминал белән бәйләнгән агроширкәт вәкилләре фермерларның өйләрен, җирләрен саттыру өчен тырышкан.

Русиядә яшәүчеләр полицияне криминалны багучылар (крыша) буларак та күрә.

Русия Президенты Дмитрий Медведев полиция реформасын илдәге иң зур үзгәрешләрнең берсе буларак күрсәтергә тырыша. Ул Cоветлар заманыннан калган милицияне полициягә үзгәртергә, хезмәт хакларын күтәрергә, ә саннарын 20%ка киметергә тели.
Март аенда Русия Дәүләт думасындагы тыңлауларда әлеге үзгәрешләрне барлык депутатлар да хупламады. «Transparency International» оешмасы Русия бүлегенең коррупциягә каршы көрәш үзәге башлыгы Елена Панфилова: «Бу реформалар әкрен тормышка аша, ә төбәкләргә тагын да ныграк авырлык белән барып җитә», – дигән карашта. «Гадәттә, үзгәрешләр өстән – Мәскәүдән башлана. Төбәкләргә таралганда үзенең көчен югалтканнан-югалта бара. Уйлавымча, үзәктән төбәккә берәр үзгәреш барып җитсен өчен, сәясәтчеләр күп көч түгәргә тиеш», – ди E.Панфилова.

Наил АЛАН

Губернатор кагылгысыз булырга теләми

Русия төбәкләре җитәкчеләре эшчәнлегенең яңа рейтингы чыкты. Анда Чиләбе өлкәсе губернаторы дәрәҗәсенең кинәт артканлыгы күренә. Ул, үз намусын һәм абруен яклауга мохтаҗ түгел, дип санап, губернатор кагылгысызлыгыннан баш тартты.

«Кагылгысызлыкны, нигездә, кануннан качып йөрүчеләр таләп итә. Минем беркемнән һәм беркая да качасым юк», – ди ул.

Заманында Петербургның элекке губернаторы Владимир Яковлев губернаторларның гарантиясе турындагы хокукый документ кабул итүне таләп иткән иде. Аның фикеренчә, төбәк кануннарын һәм ихтыяҗларын кайгырткан җитәкченең эшчәнлегенә каршы килүчеләр, хәтта дошманнары да булуы көн кебек ачык. Мөгаен, ул чакта Яковлевның сүзләре күп кенә губернаторларның йөрәгенә сары май булып яткандыр. Чөнки Русиядә бу кагылгысызлыктан губернаторлар үзләре генә түгел, аларның ул-кызлары, башка туган-тумачалары да оста файдалана. Мондый мисалларны даими ишетергә туры килә. Алар ярты бәягә генә юлламалар да ала, иң яхшы хастаханәләрдә дә дәвалана. Чиләбе губернаторы исә шифаханә һәм берәр ял урынында бушка дәваланудан да баш тарта. Ул бу хаҗәтләргә генә акчасы җитүен әйтә. «Мин үземне бик яхшы хис итәм. Шуңа миңа дәвалануга ташламалар кирәкми», – ди ул. Юрьевич тәкъдимнәренең барысы да «Чиләбе өлкәсе губернаторы турында»гы канунга үзгәрешләр буларак кертелгән һәм аннан губернатор кагылгысызлыгы, намусын һәм абруен саклау турындагы маддәләр алып ташланган. Аның каравы, Юрьевич махсус рөхсәттән башка, тикшерү изоляторында, шикләнүчеләр вакытлыча тотыла торган урыннарны кереп карый алачак. Аның сүзләренчә, кеше хокуклары өчен Чиләбедә бик тәҗрибәле кеше вәкиллек итә һәм ул мөрәҗәгать иткәндә, губернатор изоляторларга үзе бара алачак.

Ландыш ХАРРАСОВА

Интернеттагы сүз өчен эзәрлекләү дәвам итә

24 июнь көнне Башкортстанда ике ел элек кулга алынып, 10 көн төрмәдә утырып чыккан блоггерларга карата чираттагы суд утырышы үтте. Әлеге утырыш эшнең очы-кырые күренмәвен дәлилләде.

«Уфагуб» бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп кулга алынган шәхесләр Башкортстанның яңа Президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хат та язып караган иде. Танылган эшкуар Николай Швецов, Башкортстан Фәннәр академиясенең өлкән гыйльми хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидатлары Илдар Габдрәфыйков, Игорь Кучимов һәм журналист Сергей Орлов әлеге мөрәҗәгатьтә үзләренә карата барган судларны «сәяси сәбәпләрдән» дип аңлаткан иде. Блоггерлар белдерүенчә, инде элекке Президентның һәм аның тарафдарларының хакимияттән алынуына да бер ел булып килә, әмма судчылар гына һаман да элекке калып буенча эш итә, ди алар. Блоггерлар 24 июньдә узган утырышта да үзләренә ягылган гаепләрнең уйдырма һәм ялган булуын дәлилләде.

«Республика хакимиятләренең коррупциягә батуы, аларның төрле кырын гамәлләрдә катнашы булуы турында хак мәгълүматларны биргән өчен безне элекке премьер-министр Раил Сарбаев шәхсән үзе «акылга утыртырга» боерык биргән», ди гаепләнүчеләр. Әлеге боерыкны Башкортстанның ул чактагы эчке эшләр министры Рафаил Диваев үтәгән. Тарих фәннәре кандидаты, этносәясәт белгече Илдар Габдрәфыйков әйтүенчә, хәзер кайбер атналарда өчәр-дүртәр көн суд утырышлары үтә. «Хәтта шаһитлар да безнең файдага сөйли, әмма судьялар гына һаман чукрак-саңгырау булып кала. Суд утырышлары шушы елның азагына кадәр дә сузылырга мөмкин», – ди белгеч. Үзләренә карата ташланган гаепләрнең һәммәсе дә уйдырма булуын әйтә Илдар Габдрәфыйков. Аның фикеренчә, аларга карата судның аклау карарларын чыгарачагы көн кебек ачык. «Ләкин тикшерүчеләрнең һәм судьяларның үзләрен җиңелгән, дип сизәселәре килмәү генә һаман бу эшкә нокта куюны суза килә», – ди ул.

Фәнис ФӘТХИ

Комментарии