- 28.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №24 (23 июнь)
- Рубрика: Архив
Казанның Ленин бакчасында Советлар Союзы елларын хәтерләтүче элмә такта бар. Кем куйгандыр да кем карап торадыр – белмим, ләкин анда даими рәвештә “Правда” газетасының яңа номерлары эленә. Яшьләр әлеге күренешкә битараф. Ә менә шул бакчага килгән туристлар тактаны игътибардан читтә калдырмый.
Бервакыт, легендар такта янында фотога төшеп туйганнан соң, Сызраньнан килгән кунак сүз алып:
– КПРФ актив эшчәнлек алып бара икән сездә. Мин гел шулар өчен тавыш бирәм. Без яшь чакта ашханәләрдә пәнҗешәмбе балык көне иде, шуны кире кайтарасым килә, – диде.
Самарадан килгәне кушылды:
– Ә миңа 15 тиенлек ипиләре бик тәмле тоела иде. Хәзер дә шулай булсамы…
Кемгә – балык, кемгә – ипи… Шуннан соң ни гомер коммунистлар, аларның позициясе, демократик социализм турында сөйләштек, бәхәсләштек. Бу вакыйгадан соң күп тә үтмәде, КПРФ фракциясенең Дәүләт Советындагы чираттагы матбугат-конференциясенә барып эләктем.
Ду кубаралар, мин сиңа әйтим! “Товарищи!” – дип башланган һәр чыгыш кинолардан күреп белгән Ленинны хәтерләтә. Дөрес, мин аны татарчалаштырып, “иптәшләр” дип тә төзәтә алыр идем, ләкин бу сүз үзе бер моң булып, шул чор эзләреннән алып барган төсле. Менә фракциянең Татарстандагы җитәкчесе Х.Г.Миргалимов соңгы ярты елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды. Баксаң, алар торак-коммуналь хуҗалыгы (ТКХ) түләүләренә булган тарифларны контрольгә алу максатыннан, бәйсез парламент комиссиясе төзергә тели икән.
– Соңгы сайлауларда Татарстанда безнең өчен 247 мең кеше тавыш бирде. Без бар сайлаучылар алдында җавап тотарга тиеш: ни өчен ТКХ түләүләре һаман үсә?!
Шушы сүз миңа җитә калды, үзем дә сизмәстән, КПРФ нотыкларын бирелеп тыңлый башладым. 6-10 мең сум хезмәт хакы алып эшләгән гади эшче көннән-көн үсүче түләүләрдән соң, ничек итеп очын-очка ялгарга тиеш? Ашарга, киенергә, баласын укытырга акча каян алсын ул? Дөрес, Татарстанда уртача хезмәт хакы 15-17 мең сум дип санала үзе. Менә уйлап утырам әле: миңа тиешле калган акчаны кайсы ала икән?! Мөгаен, 300-400 мең сум хезмәт хакы алучы олигархлардыр. Әллә 50-60 мең сум алучы нефтьчеләрме?! Һәрхәлдә, 3-6 мең сум пенсиягә яшәүчеләр өлешемә керми, шуңа күрә туры килгән саен, аларга автобуста урын бирәм. Хәер, авылда иң бай кеше дә шулар бит әле. Колхозчының Яңа елга һәм Сабантуйга ала торган 100 сумыннан калган акчаны кайсыгыз ала икән? Кызык ич! Шуларны уйлап, чыгышның кызык өлешен төшереп калдыра яздым, каһәр!
– Медведев белән Путин инде үзләре үк Архангельскига барып кайткач: “Тарифларны 18-20%ка киметеп була”, – дип әйтте. Ни өчен Татарстанда моның белән беркем дә шөгыльләнми? Киметеп була ләбаса, булмый түгел. КПРФ фракциясе реформа концепциясен әзерләде инде. Шәхсән үзем йорт комитетлары вәкилләре, җәмәгатьчелек катнашындагы бәйсез парламент комиссиясе төзү турындагы карарыбызны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулына тоттырдым. Коммуналь түләүләрнең чынлыкта ничек булырга тиешлеге исәпләп чыгарылган анда. Чаллы шәһәрендә, әйтик, бер фатирда декабрь аена 1 куб метр кайнар су өчен 30 сум түләгәннәр, февраль өчен ул түләү 65 сум булган, апрельгә – 70… Бәяләр 24%ка артты дип сөйлиләр, ә санап карасаң, 135%ка арткан булып чыга. Никадәр ялган! Комиссия төзү турында әйткәч, 46 депутат безне яклады, ләкин бу сорау киләсе сессиягә күчерелде. Шәһәр яны участогында яшәүче берәүгә узган айда 4 мең сумлык түләү кәгазе китергәннәр. Ул куркуыннан хәтта суыткычны сүндереп куярга мәҗбүр булган. Пенсионерларның акчасы яшәргә җитми. Безне башка партияләр дә яклар дип уйлыйм. Аларның да сайлаучылары бар, димәк, алар да җаваплылык турында уйларга бурычлы, – диде Х.Г.Миргалимов.
Субсидияләрне арттырабыз дип шапырынган булалар тагын. Хезмәт хакын, пенсияне арттырсалар ни була инде?! Ялгыш әйттем, КПРФ кына арттыру яклы, ә мин юк! Арттыра күрмәсеннәр. Алары артса, башкасы тагын да югарырак сикерә. 1999 елдан бирле пенсияләр болай да 1015%ка арткан инде. Аның белән бергә ТКХ түләүләре дә 1787%ка күтәрелгән. Менә яшәп кара син шуннан соң! Пенсия арткан саен, хәлләр мөшкелләнә.
КПРФ фракциясе әгъзасы Р.Ф.Нуретдинов та кемнең кайчан яхшырак яшәгәнен исәпләп, кызык чагыштырулар китерде.
– Хәтерләсәгез, совет чорында уртача пенсия 100 сум тәшкил итә иде. Ә бүген уртача – 6 мең. Азрак алучылар да күп. Менә хәзер шушы ике пенсионерның тормыш-көнкүрешен чагыштырыйк. Совет чорында ТКХ түләүләре айга 2,60 тиен булса, бүген кимендә 1260 сум түләргә тиеш. Бу – пенсиянең 21%ы. Элекке пенсионер 38,5 айлык ТКХ түләүләрен шул бер пенсиясе белән түли алса, хәзергесенең 6 мең сум акчасы 4,8 айга гына җитәчәк. Демократиянең социалистик демократиядән ни белән аерылуын “Бердәм Русия”леләр шуннан аңласын. ТКХ түләүләрен башкарганнан соң, совет пенсионерының 97,40 сум кала, ә бүгенге пенсионерның – 4740 сум. Беренчесе шул акчага 600 данә ипи ала алса, икенчесенә 237 данә генә тия. Ә менә ул акчаны аракыга күчерсәк, хәл тагын да кызыграк: совет пенсионеры калган акчасына 18,5 шешә аракы ала алса, хәзергесе 53 шешә алырга мөмкин. Нигә шулаймы? Димәк, хөкүмәт халык турында уйламый, иң беренче чиратта, олигархлар кесәсенә эшли, – диде ул.
Әйе шул, әллә дөрес түгелме?! Юкса хөрмәтле Президентыбыз Медведев бу мәсьәләне берничә көн эчендә хәл итә ала. Моның өчен үз халкыңны яратырга, аның проблемаларын аңларга, хәзерге укытучы, табиб һәм башка бюджетта эшләүчеләрнең авыр хәлен күрә белергә генә кирәк.
Р.Ф.Нуретдинов тагын бер кат торак-коммуналь комплексы анализы булмауга басым ясады. “Тарифлар күтәрелүнең төп сәбәбе өчәү: нефть бәясенең даими үсеше; газ кыйммәтләнеп тору; шуларга бәйле рәвештә барлыкка килгән 12-18%лык инфляция”, – диде ул.
Киметеп буламы соң аны диярсез. Була. Мәскәүдәге профессор, академик Нигъмәтуллин әйтүенчә, нефтьнең Татарстандагы бәясе 10 сумнан да кыйммәт булмаска тиеш икән. Бирегә салым да, аны табуга киткән чыгым да, табыш та кертелгән. Ә бездә ул ике тапкыр кыйммәт. Газ бәясе тиздән дөньякүләм бәяләр белән ярыша башлаячак. Кыскасы, ТКХ түләүләре халыкны акыртып талый торган һәм күпме теләсәләр, шулкадәр саварга мөмкинлек бирә торган өлкә булып кала. Ахыр чиктә, күпме кеше бурычка батып, аларның фатирын талап алдылар инде.
Шул ук вакытта идарә компанияләре капиталь ремонтка ябышкан. “Текущий” ремонт турында бөтенләй онытканнар – аларга шулай кулай һәм табышлы. Ярый барганмын әле КПРФ фракциясе матбугат-конференциясенә, юкса бу хакта тагын кайларда ишетер идем. Х.Г.Миргалимов әйткәннәр хак: КПРФның ТКХ өлкәсендәге тарифлар сәясәте хакында, нишләптер, беркайда да язмадылар да, сөйләмәделәр дә шул. Нишләптер, дигән булам, нигә икәне дә аңлашыла инде юкса. Дәүләт карамагындагы матбугатка бу хакта сөйләмәскә, дигән рәсми булмаган боерык та бирелгән, дигән имеш-мимешләр бар.
Июль аендагы Дәүләт Советы сессиясендә бу мәсьәлә тагын бер кат күтәреләчәк. Менә шулай, “товарищи”, хәзер ТКХ мәсьәләсе дә сәяси проблема булып кызарып пеште һәм ул хәл ителсә, күпләр майлы калҗасыз калачак. Алла боерса…
Илдинә ЯДКӘРОВА
Синнән ялган, миннән кәнфит!
Китте замана: коррупция, акчага сатылу күренешләре адым саен очрый. Эшен, тоткан кәнәфиен саклап калу өчен, адәм баласы теләсә нәрсәгә әзер!
Күптән түгел генә булган вакыйга йөрәгемне әрнетте, бөтен дөньясына “Туктыйсызмы сез, юкмы! ” – дип кычкырасым килде. Тик аннан гына ни файда?! Күпме генә кычкырсаң да, урам уртасында егылып тәгәрәп ятсаң да, кесәң тулы акчаң, кыйммәтле телефоның яки сәгатең булмаса, синең ягыңа борылып та караучы юк! Шуларның барысы да бар икән, килеп салдырып китәләр дә вәссәлам!
Күптән түгел генә булган бер вакыйганы мисал итеп китерә алам. Берничә атна элек бер авылда шау-шу тудырган хәл булды. Мәктәптә укытучының 2 мең сум акчасын урладылар! Кечкенә авыл өчен моның нинди зур “сенсация” икәнен үзегез аңлыйсыздыр. Әй, китте шуннан… Милиция хезмәткәрләре көн дими, төн дими район белән авыл арасын таптады. Юллары болай да әллә кем түгел, әлли-хөлли генә үзе… Болар, имеш, шул вакыт эчендә кемнең сыйныфта булганын күргән берничә укучыны сораштырган. Шикаять итүче малай бер бүлмәдән икенчесенә министр кебек кенә йөри, мин сиңа әйтим! Бер көнне бер укучыны гаепли, икенче көнне икенчесен… Бер-ике атна шулай йөрде болар. Соңыннан билгеле булганча, акчаны кеше күзенә күтәрелеп карарга да курыккан, чебеш кадәр генә булган 4 сыйныф кызы “урлаган” икән. Шул ук көнне ике милиция хезмәткәренең авыл кибетеннән бер пакет тутырып тәм-том алганнарын, ул гына да түгел, шул пакетны “гаепләнүче” кызга биргәннәрен күргәннәр. Имеш, “дөресен” сөйләгән өчен. Ә кызчыкның әнисе мәктәптән елап кайтып бара. Авыл җирендә нинди хурлык бит!
Үз “эш”ләрен ябып куяр өчен ни генә кыланмый хокук саклаучылар! Әйе, әлбәттә, бүген РФ буенча милиционерларны кыскарту, эш гамәлләрен катгыйлаштыру бара, тик бу бит әле кечкенә баланы гаепләргә ярый, аңа барыбер берни булмый дигән сүз түгел. Аның психикасы шушы яшьтән үк бозыла башлады, димәк. Ул хәзер яшьтәшләренә күтәрелеп карарга оялачак, аңа гел җинаятьчегә караган кебек карыйлар сыман тоелачак… Ә әти-әнисе?! Алар үзләрен кеше арасында ничек хис итәр? Хәер, бу сораулар хокук саклаучыларны бик борчымады бугай. Рәхәт бит, эш ябылган, гаепләнүче табылды, ә алар – “үз эшенең остасы”. Афәрин!
…Бу вакыйга тыштан гына шундый матур тәмамланды. Бантик таккан, ике яктан ике хокук саклаучы җитәкләгән, кулына зур пакет белән тәм-том тоткан кызчык юлдан өенә кайтып бара…
Алинә КАМАЛИЕВА,
КДУ студенты.
Җиңүгә кем хаклы?
Ишетеп белүемчә, сугыш ветераннарына фатир бирәләр. Нигә яу кырыннан исән кайтучыларны гына шулай хөрмәтлиләр икән? Һәлак булучыларның исә исемен дә атаган кеше юк.
Без сугыш елы балалары. Миңа 70 яшь. Йортыбыздан 4 кеше китеп, шуның өчесе кайтмады. Шуларның берсе – минем әти.
Фронттан исән-имин кайтучылар үз көчләре белән булса да матур итеп йорт салды. Безнең бәләкәй өйләр бозга каткан тәрәзәләре белән моңсуланып утырдылар. Аларда сабыйлар туды, өйләреннән һәрчак шат авазлар ишетелде. Ә без көн дә әтине көттек…
Сугыш ветераннарына машина да бирделәр. Шуңа тотылган акчаны 1000әр сум итеп сугышта үлеп калучылар гаиләсенә дә таратсалар, гаделрәк булмас иде микән? Әйе, безгә дә бер тапкыр ярдәм күрсәтелде: мин бала чакта бер машина утын китерделәр…
Әлфия СӘЛАХЕТДИНОВА.
Чирмешән районы,
Түбән Чыгтай авылы.
Кайтаваз
Кем гаепле?
“БГ”да “Тагын бер солдат мәрхүм” (17 февраль, 2010 ел) дигән язманы укыгач, күңелгә бик авыр булды. Ирексездән түбәндәге шигырь юллары туды.
Татарстанның тагын бер солдаты
Вафат булган иле сагында.
Җан биргәндә кемнәр булды икән
Я Ходаем аның янында?!
Рәсемеңә карап, уйга калдым:
Күркәм йөзле татар егете.
Күпләр хыялында булгандыр ул,
Баглагандыр күпләр өметен.
21 яшьлек солдат – бала,
Ата-анага ничек түзәргә?
Мондый авыр кайгыларны Раббым
Китермәче, зинһар, беркемгә.
Сугыш та юк, каннар коела тора,
Җаннар коела нигә, кем әйтә?
Солдат итеп алып китәләр дә
Ата-анага җәсаде кайта.
Ничек түзсен солдат аналары
Бу кадәрле авыр кайгыга?
Бер Ходаем сабырлыклар бирсен,
Гаеплегә төшсен бәддога.
Асия ГЫЙБАДУЛЛИНА.
Кайбыч районы, Мөрәле авылы.
Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылы егете Илшат Усманов медпункт бүлмәсендә күкрәгенә кайчы кадалган килеш табылган…
Комментарии