Казанга – татар телен өйрәтергә

Kазанның гап-гади -рус мәктәбендә укытучысы ничек эшли? Башкортстан белән арасында телен укытудагы аерма турында Уфада һәм Казанда эшләгән башлангыч сыйныф укытучысы Роза Гарифуллина сөйләде.

Быел 26 апрельдә Шигърият бәйрәмендә укытучы Роза Гарифуллина 2 сыйныфта укучы балалар белән “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерә. Бу чыгыш Вахитов районында 1нче, шәһәр күләмендәге ярышта 3нче урынны яулый. Уфадагы укытучысы Роза Гарифуллина Казанга узган ел күчеп килә һәм Вахитов районының 98нче мәктәбендә эшли башлый.

Бүген күп мәктәпләрдә татар классын начаррак әзерлекле татар һәм рус балаларыннан туплыйлар. Роза Гарифуллина бу күренешне милләттән көлү, дип саный. “Көчле башлангыч класс укытучысы биреп, көчле класс җыйсаң, бар фәннәрне һәм татар телен шул кеше укытса, бу балалардан бик яхшы чыгарылыш ясап булыр иде. Ата-аналар моны күреп, татар сыйныфына өстенлек бирер иде”, – ди ул.

Роза ханымның татарча сыйныфлар оештыру тәҗрибәсе бар. Ул Башкортстанда Уфа шәһәре Киров районының 18нче мәктәбендә татар телләре яңа гына укытыла башлаган чорда, 92нче елларда эшли башлый. “Иң беренче татар классын Уфа шәһәрендә алты кешегә бер әлифба белән ачкан идек”, – ди ул. Соңрак ул 126нчы мәктәпкә күчә. Анда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле дәресләрен укыта. “Заманында Уфаның Киров районында 11 татар мәктәбе эшли иде, бүген берәү дә юк. Башкортлашу бара”, – ди ул.
“Казанда һәм Уфада татар теле укытучысы ничек эшли?” – дигән сорауга Роза Гарифуллина болай дип җавап бирде: “Монда эшләү рәхәт. Бөтен шартлар да тудырылган, укытучының үзеннән генә тора. Ә без Уфада эшләгәндә сатучылар аша, үзебез килеп, капчык-капчык китаплар төяп кайта идек. Шулай да монда кайбер укучылар хәтта Муса Җәлил һәйкәлен күрмәгән. Без әле Башкортстаннан төялеп килеп, экскурсияләр ясый идек”, – диде Роза ханым.

Казанның 98нче татар-рус мәктәбе Калуга бистәсендә урнашкан. Биредә укучылар арасында проблемалы, катлаулы хәлле гаиләдән булганнары, тәртипләре ягыннан гел игътибар таләп итүчеләр дә күп. Әмма Роза Гарифуллина өчен тәртипсез дигән сүз юк.

– Укучыларның һәркайсы аерым-аерым бик яхшы, бергә җыелсалар, шук булалар. Аллага шөкер, мин бар балалар белән дә уртак тел таба алам, – ди ул.

Бүген 98нче татар-рус мәктәбендә лагерь эшли. Роза ханым – аның җитәкчесе. Бу мәктәптән 7нче класс укучысы Гөлнара Ситдыйкова мәктәп лагерьларында ял итүче укучылар фестивалендә катнашачак. Ул Болак буенда үтә. Гөлнара “Карлыгачлар” җырын башкарачак.

Уфадан Казанга килеп эшли башлаган ханым укыту өчен барлык шартлар булмаган мәктәптә дә югары нәтиҗә күрсәткән, уңышларга ирешкән. Димәк, үз эшенә бирелгән укытучы гап-гади мәктәптә дә белем бирү дәрәҗәсен үзгәртә, башкаларга үрнәк күрсәтә ала.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА

Түрәләрнең ниндие юк

Идел буе федераль бүлегендә бүген төрле дәрәҗәдәге 92 меңгә якын эшли. статистика үзәге белдерүенчә, Түбән Новгород – беренче. Биредә 23 меңнән артык түрә хисаплана. Башкортстан Республикасы аннан бераз гына калыша. Өченче урында – Самара, ә аннары Татарстан килә. Әгәр Башкортстанда түрәләр саны 22 мең 421 тирәсе булса, Татарстан түрәләре ике меңгә азрак.

Түрәләр санын киметү турында даими сөйләнсә дә, нәтиҗә зур түгел. Шуңадыр, 8 июньдә Русия Президенты хөкүмәткә чиновникларны 20%ка кыскарту турында тәкъдим әзерләргә кушты.

Әлбәттә, барлык төбәкләр дә диярлек түрәләрнең кыскартылуын әйтә. Мисал өчен, Түбән Новгород узган ел алар санын 400 кешегә киметкән. Губернатор Валерий Шанцевның матбугат хезмәте белдерүенчә, бу 15% дигән сүз. Шулай ук анда түрәләрнең хезмәт хакын инде 3 елдан артык күтәргәннәре булмауларын әйтәләр, ә узган ел хәтта киметкәннәр дә икән. Шуңа да карамастан Түбән Новгород муниципаль түрәләр саны өлкәсендә дә беренче урында. Алар 8 меңнән арта, ә Татарстанда – 5 мең 561 кеше.
Мисал өчен, узган ел шәһәре башкарма комитетында барлыгы 120 кеше кыскартылган. Аларның күпчелеге пенсионерлар һәм хезмәт тикшерүе узмаган хезмәткәрләр.

Билгеле булганча, коррупциягә каршы көрәш ниятеннән, Казан мэриясендә эшләүче түрәләрнең күбесе хәзер тикшерү узарга тиеш. Ялган детекторында тотылган түрәләр эштән китә. Әлбәттә, бер яктан түрәләр санын кыскартып акчаны саклау турында сүз алып барылса, икенче яктан хакимияткә тугрылыклы булган түрәләр өчен, киресенчә, шактый күп акча тотыла. Мисал өчен, Татарстанда хөкүмәт түрәләрне укыту, белем арттыруга 48 миллион сум акча бүләчәк.

Татарстанда бүген барлыгы 18 министрлык, 14 тикшерү оешмасы, 3 комитет һәм 3 агентлык бар.

Түрәләр федераль, республика һәм муниципаль өлкәгә бүленә. Хәтта кайвакыт федераль һәм республика оешмалары шул бер үк эшне башкара булып чыга. Бу хакта төбәк җитәкчеләренең дә канәгатьсезлек белдергәне бар. Мисал өчен, федераль хезмәткәрләренең саны Татарстанда гына да 9 мең 859 кешегә җитә.

Ландыш ХАРРАСОВА

azatliq.оrg

Түрәләргә «Волга» һәм «Победа» кирәк

Русия түрәләре бүген текә машиналарына өстәп, совет заманы автомобильләрен сатып ала, аны төзекләндерү өчен, миллионнарча сум түгәргә әзер тора.

Әлбәттә, бүген Русия юлларында машиналарның ниндие генә юк. Хәтта “Лада”, «Волга”га караганда башкалаларда «БМВ”, «Мерседес» кебекләре, бәлкем, күбрәктер дә. Әмма җитәкчеләр баеган саен, совет машиналарына өстенлек бирә. Алар “Чайка” һәм «Волга» машиналарын инде гаражларына алып кайтып куя башлады. “Robb Report” журналының рус бүлеге җитәкчесе Карен Газарян әйтүенчә, түрәләр совет машиналарына бер-берсеннән күреп кызыга. Мисал өчен, премьер-министр Владимир 1956 елны чыккан ак төстәге «Волга”сын төзекләндергән иде.

– Бу бары тик мода. Әгәр ил җитәкчесе “Brioni”да йөри икән, башка түрәләр дә шуны алырга тырыша. Барыбыз да Путинның “Вlancpain”ны яратканын беләбез, шуңа хөкүмәт бинасына килгәч үк, “Вlancpain”да йөргән кешеләр күзгә ташлана, – ди ул.

Президент Дмитрий Медведевның икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң 1948 елда чыккан “Победа” автомобиле, вице-премьер Игорь Шуваловта махсус Политбюро әгъзалары өчен чыгарылган “ЗиЛ-41047” лимузины, Мәскәү мэры урынбасары Владимир Ресинда Түбән Новгородта чыккан өч ретро автомобиль, Курск өлкәсе губернаторы Виктор Будановта “Bentley” машинасыннан тыш, совет заманына караган “ЗиЛ” һәм иркен “Чайка” автомобиле бар. “Зурлар өчен уенчыклар” журналын чыгаручы Илья Сорокин әйтүенчә, аларның күбрәк совет заманы машиналарын сагынуы балачак белән бәйле. “Кеше күргәзмәгә килгәч, «Победа» яисә «Москвич» машиналарын күреп, атасының шул машиналарда аны утыртып йөрүен искә төшереп, балачагын сагынып куя. Үткән елларга әйләнеп кайткандай була”, – ди ул.

Сорокин әйтүенчә, кайбер иске машиналарны туплаучылар моңа шулкадәр бирелгән, хәтта аларны төзекләндерү өчен шактый акча түләргә әзер. Хәзер ул 1970 елдагы “Жигули”ны беренчел кыяфәтенә кайтаруга заказ биргән һәм моңа 50 мең евро акча түләргә риза булган кешене белә.

Узган айда Медведев югары түрәләргә үз «Мерседес”ларыннан төшеп, Русиядә җитештерелгән машиналарга утырырга тәкъдим итте. Русия Президенты эшләре идарәсе җитәкчесе Владимир Кожин “Эхо Москвы”га бу мәсьәләнең тикшерелүен һәм җитәкчеләр киләчәктә чит ил машиналарыннан кабат “ЗиЛ”га күчеп утырырга мөмкинлеген әйтте.

Илдәге иң бай кешеләрнең берсе Олег Дерипаска “Победа” машинасын җитештерүне торгызырга теләвен белдерде. Әмма икътисади кризис моңа аяк чалды. Менә Газарян файда китермәүче әлеге совет брендына булган мәхәббәтне аңламавын әйтә. Әлбәттә, «Победа» һәм шулай ук «Волга» начар машиналар түгел. Бу аның белән кызыксынучылар өчен яхшы. Әмма моны дәүләт идеясенә әйләндерү, минемчә, ахмаклык”, – ди ул.

Казанда да ретро белән кызыксынучы җитәкчеләр бар. Шуларның берсе – Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул “ГАЗ -21” “Волга” автомобильләрен яратучылар клубы җитәкчесе дә булып тора. «Волга» машинасы аның хезмәт урынындагы беренче автомобиле булган. «Волга» Казан мэры Илсур Метшинда да бар. Аны аңа бүләк иткәннәр.

Ландыш ХАРРАСОВА

Җырчы Земфира абыйсын җирли

Рок җырчы Земфираның абыйсы су асты аучылыгы белән шөгыльләнгәндә елгада батып үлгән. Бер ел элек кенә җырчы әтисен җирләгән иде, инде абыйсын соңгы юлга озата.

Земфираның 43 яшьлек абыйсы, эшмәкәр Рамил Рамазанов якшәмбедә якыннары белән Башкортстанның Караидел районындагы Павловск сусаклагычында ял иткәндә, кулына фонарь һәм су асты коралы алып, елга төбенә төшеп китә. Күпмедер вакыттан соң яктырткычның уты сүнә. Рамазановның 20 яшьлек улы ике сәгать дәвамында әтисенең судан чыкканын көтә, аннары инде ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була. Берничә сәгатьтән соң мәрхүмнең гәүдәсен коткаручылар табып өскә алып чыга.

Тикшерүчеләр фикеренчә, җырчының абыйсы агач ботакларына эләгеп калып, аннан арына алмыйча үлгән, яки авыруы да сәбәпче булырга мөмкин. Ул астма белән интеккән.

Бертуганнар кечкенәдән үк бик тату булып үскән. Һәм нәкъ абыйсы Земфирада рок музыкага кызыксыну уяткан.

Земфира рок җырчы булып китсә, Рамил исә республикадагы иң эре сәүдә челтәрләренең берсе булган “Полушка”ны җитәкләгән. Земфираның тагын бер абыйсы калган.

Ландыш ХАРРАСОВА

БДИ психиканы какшата

15 июньдә Татарстанда бердәм дәүләт имтиханының төп агымы тәмамланды. Күрсәткечләр узган елдагыдан югарырак. Мәктәп укучылары, ниһаять, җиңел сулап куйды дияргә була. Ел дәверендә балаларын репетитор, әзерләү курсларына йөртер өчен җиң сызганып эшләгән әти-әнигә дә җиңеллек килде. Әмма теләге булган, нинди дә булса сәбәпләр аркасында беренче дулкын белән бирә алмаганнар өчен БДИның икенче дулкыны да булачак.

БДИ үткән елларда зур шау-шу уятты, аны хупламаучылар, кире кагучылар да аз булмады. Әмма быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ уена ияләшергә, аңа әзерләнергә вакыты күп булды, нәтиҗәләр дә яхшырган.

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре яхшыруның сәбәбе нидә соң? 4 фәннән БДИ эчтәлеге кыскарудамы, укучыларның җиң сызганып укуга керешүендәме, укытучыларның яхшырак әзерли башлавындамы, әллә күрсәткечләр үткән елныкыннан түбән булмаска тиеш дигән максат куюдамы?

Тест үткәрү федераль үзәге хәбәр итүенчә, 12% укучы алман теленнән чик баллны җыя алмаган. Шуңа да карамастан бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирүчеләр саны да арткан. Быел мондыйлар – 66. Үткән елдагы кебек, быел да алдау юлына басучылар булган. 22 укучыны күчергән өчен имтиханнан куып чыгарганнар, 5 оештыручы – дисциплинар, 4есе административ җаваплыкка тартылган. 147 укучыдан кесә телефоны алынган.
Узган ел, бердәм дәүләт һәм бердәм республика имтиханнарында үзебезнең Татарстан укучылары түбән балл җыюы аркасында, вузларга чит республика абитуриентлары агылды, татарстаннар икенче планга күчкән иде.

БДИ хакында халык күп гәпләште. Сәбәбе – аның мәктәп укучыларының белем дәрәҗәсе аксавын күрсәтүе генә түгел, укучыларга психик яктан нык тәэсир итүе дә. БДИ дәверендә укучыларның үз-үзенә кул салу, акылы җиңеләю очраклары булып тора.

– Бердәм дәүләт имтиханы кертелмәгән вакытта да мондый проблема бар иде. Имтиханнар алдыннан укучының психикасы какшый. Агуланып, асылынып үлгән, акылдан язган кешеләр турында имтиханнар биргән чорда ишетеп торабыз. Әлбәттә, БДИ укучы психикасын күбрәк какшата, әмма бу очракларның барын да чыгарылыш имтиханының башкача алына башлавына гына бәйләргә ярамый, – ди психотерапевт Гомәр Зыятдинов.

– Балаларыгыз ялкау яки бөтенләй белемсез. Алар экзамен бирә алмаячак. Сыйныф җитәкчесе бик еш менә шундый сүзләр кабатлады, – дип борчыла бер чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе.

Чынлап та, укытучылар БДИны бирә алмаган очракта, аттестат урынына белешмә генә аласың, аның белән беркая да укырга кереп булмый, дип кисәтә, куркыта. Гомәр Зыятдинов әйтүенчә, БДИда мәктәп начар күрсәткечләр бирүдән куркып, укучыга басым ясарга тиеш түгел.

– Курку тойган укучының психикасына зыян килә. Мәктәптә психологка психикасы тотрыксыз балага аерым игътибар бирергә кирәк, – ди ул.

Чынлыкта исә, авыл мәктәпләренең күбесендә психолог юк. Бердәм дәүләт имтиханы кертелде, ә менә һәр баланы, хәтта авыл баласын да, сыйфатлы белем һәм кирәкле психологик ярдәм белән тәэмин итү юк. Имтихан вакытында үз-үзеңә кул салу, психика какшауда әти-әнинең дә гаебе булырга мөмкин. Чөнки аларның күбесе баласына: “БДИ – тормышка бердәнбер билет”, – дип кабатлап тора. “Укытучылар һәм әти-әниләр БДИның тормышта бер генә бирелә торган шанс булмавын, ә бары тик баланың дөрес юл сайлаганын аңлау мөмкинлеге генә икәнен аңлатырга тиеш”, – ди Гомәр Зыятдинов.

Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА

Комментарии