«Безнең гәҗит» сабан туе

25 июньдә районының Түбән Оры авылы сабан туе мәйданында йолдызлары катнашында зур бәйрәм. Аны “” “Оскар-рекордс” компаниясе һәм “Ирек мәйданы” газетасы белән берлектә оештыра. Олы сәхнәдә эстрада артистлары шоу ясаса, Сабантуй мәйданында кызыклы уеннарда катнашып, призлар отарга мөмкин. Әлбәттә, призлар арасында “”, “Ирек мәйданы” газеталарына яздырган квитанцияләр дә бар. Ә уеннар, чыннан да, кызыклы. Хәтта ат чабышы да булыр дип көтелә…

Килегез, күрми калдык дип ачынырлык булмасын. Дус-ишләрегезгә дә хәбәр итегез. Мәйдан кырыенда сәүдә нокталары да эшләячәк. Димәк, тәмле шашлыклар белән сыйланырга, төрле уенчыклар, истәлеккә сувенирлар сатып алырга мөмкин булачак. Бәйрәм җомга көнне кичке 7дә башлана. Арчадан төньякка – Яңа Кенәр авылына, Кенәр авылы эчендә сулга, Түбән Оры (Нижняя Ура) авылына борыласы (күрсәткеч такталарында авыл исемнәре язылган).

Онытмагыз, очрашу урыны – Арча районы, Түбән Оры авылы, Сабантуй мәйданы. 25 июнь. 19 сәгать.

Сәүдә белән килергә теләүчеләргә урынны 8-917-9075102 телефоны аша алдан белешергә.

Иген дә, “жук” та юк…

басуларындагы культуралар мондый эссегә тагын күп дигәндә ике атна чыдарга мөмкин. Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтә. Үләннәр тамыры бер тамчы суга тилмерә. Быелгы бөртекләр вак һәм ипи пешерүгә яраксыз булачак. Ясалма су сиптерү җайланмалары хуҗалыкларда юк. Алексеевск районындагы танылган фермер Илшат Гомәров “-информ” агентлыгына белдергәнчә, быел һәр гектардан, күп дигәндә, 10 центнер иген җыеп алырга мөмкин. Төп авырлык фермерлар җилкәсенә төшәчәк.

Табигатьнең үзенчәлекле холкыннан бәрәңгегә генә файда. Узган кыштагы карсыз каты суыклар нәтиҗәсендә җирдә 30 сантиметр тирәсе туң булды. Колорадо коңгызының 70 проценты суыктан үлгән. Ләкин тиз арада үрчү өчен калган кадәресе дә җитәрлек икән.

“Глава”лар китә

Югары Ослан муниципаль район хакимият башлыгы Владимир Осянин үз теләге белән отставкага китте. Аның белән бергә районның башкарма комитет җитәкчесе Виктор Яшагин да вазифасыннан азат ителде. Районга башлык булып районын җитәкләгән Александр Тимофеев килә.

(Республика җитәкчелегендәге үзгәрешләр, безнең фаразлар – 2нче биттә).

Күрәчәгең булса

Дүшәмбедә Менделеевск районында шәхси йортта янгын чыгып, 4 һәм 6 яшьлек ике кыз бала һәлак булды. Өйдәгеләр аларны бикләп, көтүгә чыгып киткән. Ут тиз арада йортны чолгап ала. Хәзер янгынның сәбәбе – электр чыбыгының сафтан чыгуында дип фаразлана. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

Аяз көндә яшен суккандай

Казанда шаулап-гөрләп сабан туе бәйрәм иткәндә, якшәмбе кичендә сәгать дүрттә Чаллыда торак йорт шартлады. Бер фатирда газ шартлау нәтиҗәсендә биш кеше зыян күрде, шуларның берсе – әлеге фатир хуҗасы больницада җан биргән. Подъезд тулысы белән диярлек ремонтка мохтаҗ. Ул 2 миллион сумга төшәчәк. Хәзер тикшерүчеләр гаепле кешеләрне ачыклау белән мәшгуль. Шунысы да бар: шимбә көнне генә бирегә газ хезмәте вәкилләре килеп, җиһазларны тикшереп киткән була.

Залимнәр колониягә озатыла

Башкортстанның Кушнаренко район суды гаугалы процесска нокта куйды. Тулы бер әгъзалары тәрбиягә алган дүрт баланы иза чиктерү, кыйнауда гаепле дип табылды. Бер сабый – 3 яшьлек Матвей башы ярылып кома хәлендә больницага эләкте һәм операция өстәлендә җан бирде. Тикшерү башлангач, әгъзаларының ятимнәрне даими җәберләп, кыйнап торганы ачыкланды. Тәрбиягә алынган нарасыйларга авыр эш кушканнар, берәр сәбәп булса, ач калдырганнар, идән астына ябып торганнар. башлыгы Марс Сәфәргалиевкә өч ел колония, хатыны Зөлфиягә өч ел шартлы срок, 21 яшьлек кызлары Юлиягә 2,5 ел шартлы срок бирелде. Иң каты җәза 23 яшьлек уллары Марсельгә – аны 5 елга колониягә озатканнар. Ул саксызлык белән кеше үтерүдә гаепле дип танылды. Хөкем ителүчеләр гаепләрен танымады, өч яшьлек нарасый ялгыш төртеп җибәргән җирдән егылып башын ярды дип белдергәннәр.

Камал премьерасы

Галиәсгар Камал исемендәге театр “Кырык бернең арбалы хатыннары” дип аталган премьера тәкъдим итте. Ул Зәки Зәйнуллин пьесасы буенча куелган. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Вакыйгалар чынбарлыкка нигезләнгән. Сугыш вакытында Башкортстанның Стәрлебәш авылы хатыннары, фронттагы ирләренең ачтан интегүләрен белгәч, аларга ризык төяп юлга кузгала. Театр вәкилләре, бу геройлыкның асылына төшенер өчен, әлеге авылга барып, пьеса геройларының балалары, оныклары белән дә очрашкан. Әсәрнең финалы үзәккә үтәрлек. Хатын-кызлар, ирләре белән очрашу алдыннан матур күлмәкләрен киеп, перронга ашыга. Бер генә мизгелгә өлгерә алмыйлар – солдатлар төягән поезд кузгалып китә, ерак араны ерып алып килгән ризыклар тапшырылмый кала. Премьерадан соң халык басып алкышлады.

Хәмер җитештерүчеләр зарлана

хәмер җитештерүчеләре Татарстан прокуроры Кафил Әмировка республика хөкүмәтенә шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Хөкүмәт Татарстанда сатылган хәмернең 95 проценты республиканың үзендә җитештерелгән булырга тиеш дип белдергән иде.

Бер ай элек монополиягә каршы федераль хезмәт республика хөкүмәтенә һәм республиканың дәүләт хәмер тикшерү хезмәтенә көндәшлек кануннары бозылуны белдереп чаралар күрергә кушты.
Әмма Русия хәмер җитештерүчеләре вәзгыять үзгәрмәде дип зарлана.

Кеше хокуклары турында хисап

Петербургның хокук яклау шурасы шәһәрдә 2009 елдагы хокук бозулар турында хисап чыгарды.

Хисапта армиягә алынучыларның чакырылыш вакытында, урта һәм кече эшмәкәрләрнең хокуклары һәм җирле вакытындагы канун бозулар турында әйтелә. Анда шулай ук Петербургта кыяфәте славяннарга охшамаган кешеләргә һөҗүмнәрнең артуы әйтелә.

Раяз дипломлы булды

Раяз Фасыйхов шушы көннәрдә диплом эшен яклады. Ул Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетын тәмамлый. “Бу биш ел дипломның катыргы түгеллегенә инандырды мине, – дип көлә Раяз. – Алдымда зур мөмкинлекләр ачылды, кызыклы да, кирәкле дә күп әйберләрне белдем…”

Әти-әнисе Раяздан да ныграк шатланган икән. Аларның хыялы тормышка ашкан – уллары югары белемле булган. “Хәзерге көн татар эстрадасы, яшь башкаручылар” дигән темага булган диплом эшен Раяз 3 айда язып та аткан. Ул: “Чыннан да, кызыклы, кирәкле тема. Мин анда татар эстрадасының нидән гыйбарәт, нинди авырлыклары бар, яшь башкаручы алдында нинди проблемалар килеп чыгарга мөмкин – шундый сорауларга җавап табарга тырыштым”, – ди.

Диплом эшен яклауда факультет деканы, Венера Ганиева, опера театрыннан килгән вәкил һәм Әдилә Игъләмовалар комиссиядә утырган. Һәм алар Раязның эшен “5”ле билгесенә бәяләгән.

Булат Җиһаншинны Замбиядә дә беләләр?

Булат Җиһаншин кара тәнле дусты – чып-чын принц белән яздырган. Сез аны җырчы Иделия белән җырлап йөрүче Дин дип беләсез. Хәзер ул, Казан Энергетика университетын тәмамлап, үз илендә яшәп ята. Дин Казанда укыган вакытта Булат белән дуслашкан һәм аңа үз телендә бер өйрәткән. Әлегә Булатның “вконтакте” сайтындагы битендә генә бар… Замби телендәге әлеге тормыш фәлсәфәсе турында. Тулы тәрҗемәсен принц Дин һәм Булат кына белә (Дин аңа тәрҗемә иткән). Исеме “Анту” икән. Тиздән аны һәркем ишетә алачак.

Шулай итеп, Булат үзен Замби эстрадасында сынап караган дисәң дә була. Замбиядә хәзер журналистлар “Дин татар җырчысын безнең телгә өйрәткән”, “Дин Татарстанда җырлап кына түгел, замби телен пиарлап йөри”, “Татар җырчысын замбича җырларга өйрәтүче Дин” кебек исемнәр астында интервьюлар язып яталар микән…

Золушка татарча өйрәнә

“Дисней” мультфильмнарын татарчага тәрҗемә итү проектының продюсеры, “Эссе” төркеме солисты Нияз Вәлиев эшен дәвам итмәкче. Җырчы эшкә чумган, ул “Золушка” мултьфильмын татарчага тәрҗемә итә. Шунысы кызык: “Золушка”ның татар теленә җайлаштырылган, үзләренә ошаган тәрҗемәсен әлегә таба алмыйлар икән. Шул сәбәпле Нияз БӘЙГЕ игълан итә. Кем дә кем “Золушка”ның матур, яңгырашлы тәрҗемәсен табып, безгә язып җибәрә – шуңа Нияздан бүләк. Ул да булса моңа кадәр тәрҗемә ителгән “Дисней” мультикларының берсе. Тәрҗемәләрегезне liliya_walish@mail.ru электрон адресы буенча җибәрә аласыз. Татарча мултьфильм белән диск якыннарыгызны, балаларыгызны шатландырыр дип уйлыйбыз!

Нияз әлегә мультфильм геройларына татарча “тавыш”ларны сайлый. Альбина Әхмәтова, Иркә, Илшат Вәлиев, Илнур Саттаров, Венера Ганиеваларны чакырырга уйлап тора.

Исегезгә төшерәбез: Дисней мультфильмнарыннан “Питер Пен”, “Бемби”, “Пиноккио”, “Карсылу һәм җиде Кәрлә”не инде татар телендә карап була.

Комментарии