«Бердәм Русия» праймеризда уңайсыз сораулардан качты

«Бердәм Русия» праймеризда уңайсыз сораулардан качты

Татарстанда көзен узачак Дәүләт шурасы сайлавы алдыннан 26нчы майда «Бердәм Русия» бүлеге уздырган праймериз сайлавы, ягъни бу фирканең парламентка намзәтләрен сайлау нәтиҗәләре берничә көннән игълан ителәчәк. Оештыручылар тавыш бирергә 400 меңләп кеше, ягъни республикадагы барлык сайлаучыларның 13,5 проценты килде, дип белдерә. Без Казан урамында туктатып сораган утызлап кешенең берсе дә бу праймеризда катнашмаган булып чыкты. Күпләре хәтта аның турында белми дә калган.

Сәяси күзәтүче Руслан Айсин фикеренчә, бу праймеризда барыбер Татарстан Президенты идарәсеннән бирелгән исемлектәге намзәтләр узачак.

«Бу күбрәк күз буяу, «Бердәм Русия» фиркасендә янәсе демократия булуын күрсәтү өчен оештырылган нәрсә. Кешеләр белән очрашулар оештырыла, әмма кешеләр анда теләп килми, чөнки ул очрашуларда реаль проблемалар күтәрелми. Моны Көнбатыштагы праймериз белән һич тә чагыштырып булмый. Русиядә гибрид режим хакимлек итә. Ул демократиянең тышкы символларын куллана, әмма эчендә ул шул ук авторитар оешма булып кала», – ди ул.

Айсин бу праймеризның элеккеләреннән төп аермасы дип аның медиада бик яктыртылмавын атый. Элек һәрбер суыткычтан диярлек праймериз дигән сүзләр гел яңгырап тора иде, ә бу юлы телевизордан бер тапкыр гына күрдем, ди Айсин. Аның фикеренчә, хакимият бу праймеризны тыныч кына уздырып җибәрергә теләде, чөнки проблемалар арта бара, кешеләр кызыксынып килсә, уңайсыз сораулар бирергә мөмкиннәр дип курыкты. Кайбер видеоларда күренгәнчә, бу праймеризга катнашы булмаган чит кешеләр килеп намзәтләргә сценарийда булмаган сораулар бирә, намзәтләр ул сорауларга җавап бирә алмый. Шуңа күрә бу праймериз халык белән түгел, ябык рәвештә үзара сөйләшү буларак кына оештырылды, ди ул.

«Мин күргән праймеризда кеше күп түгел иде, килгәннәре дә шул партиядәгеләрнең үз кешеләре генә. Моның һаман да шул күз буяу гына булуы күренеп тора. Чын праймериз – киң җәмәгатьчелеккә чыгу, халык алдында ярышу. Көнбатышта ул шоу итеп оештырылса, бездә хәтта анысы да юк, бездә халык белән сөйләшүдән куркалар. Мин бу праймеризның чын булуына һич тә ышанмыйм», – ди Айсин.

Руслан Айсин фикеренчә, праймеризда кандидатлар икътисадны күтәрү, гади халыкка игътибарны арттыру турында гомуми сүзләр генә сөйләде. Милли мәгариф, татар мәктәпләре яки сыйныфлары проблемаларын бу праймеризда катнашучылар бөтенләй күтәрмәскә тырышты. «Чөнки бу проблемаларны, бу турыда кануннарны алар үзләре китереп чыгарды. Яңа мәгариф канунын Русия думасында да, безнең Дәүләт шурасында да «Бердәм Русия» депутатлары хуплады, ризалашты», – ди ул.

Татарстан парламентына 90нчы еллардагы кебек татар мәнфәгатьләрен кайгыртып көрәшүче депутатлар эләгү шансын Айсин бик зур дип бәяләми. Вазгыять инде башка, сайлау механизмнары да бүтән. 90нчы елларда депутат булган кешеләрнең энергиясе инде хәзер бик юк, әмма җәмгыятьтә андый кешеләргә ихтыяҗ сизелә, ди Айсин. «Җәмгыятьнең күтәрелә башлавы күренә, моны Екатеринбурда, Мәскәүдә яки Архангельскидагы хәлләр дә чагылдыра, кешеләр үз мәнфәгатьләрен кайгырта башлый. Кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклап чыгучы сәясәтчеләр кирәклеге ачыклана. Ә безнең депутатлар бер-береннән берни белән дә аерылмый торган тыйнак биороботларга охшый», – ди Айсин.

Татар мәнфәгатьләрен кайгыртачак милли җанлы намзәтләрнең берсе дип Айсин Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллинны атый. Дәүләт шурасында шундый 5-10 кеше булса, алар сәясәтне үзгәртә алыр, Татарстан парламентының астын өскә китерер иде ди ул.

Айсин фикеренчә, Татарстанның киләсе Дәүләт шурасы хәзерге кебек кәнәфиләрдә тыныч кына утырып тора алмаячак. Соңгы ике елда илдә проблемалар кискенләшә бара, җәмгыятьнең активлыгы арта һәм киләсе Дәүләт шурасы да активрак булырга, сәяси вазгыятькә карата үз мөнәсәбәтен ачык итеп белдерергә мәҗбүр булачак, ди ул. «Хәзерге парламентта Ринат Закиров кебек 70 яшен тутырган ветеран депутатлар шактый. Ә ветераннар үзгәреш җиленә тискәре карашта, олы яшьтәге кешеләр гадәттә консерватор була, яңалыкка каршы чыга. Хәзер исә консерваторлар кирәкми, яңарыш тарафдарлары, реформаторлар кирәк, чөнки җәмгыять, замана үзгәрде, моңарчы булган ысуллар, принциплар инде эшләми диярлек. Бу дөнья күләмендә караганда да чагыла. Көнбатышта, мәсәлән, хакимият даирәләре велосипедта йөри, ә безнең җитәкчеләр һаман да бронемашиналарда, джипларда йөрүләрен дәвам итә. Русиядәге җитәкчеләр дә үзгәрергә тиеш булачак, чөнки халык моны күреп үз нәтиҗәсен ясаячак, сайлауларда үз мөнәсәбәтен белдерәчәк, бар дөньяда барган процесслардан Русия дә читтә кала алмаячак. Кешенең тормыш рәвеше, милке хәзер халыкка ныграк ачыла, интернет сәхифәләренә чыга», диде Айсин һәм яңа сайланган Дәүләт шурасының кеше мәнфәгатьләрен кайгыртырга көч таба алачагына ышанычын белдерде.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау бу елның 8нче сентябрендә узачак. 100 депутатның 50се партия исемлекләре, калганнары бер мандатлы бүлгеләр аша сайлана.

Русиядә ризасызларны «дәвалау» тарихы. Казан тәҗрибәсе

23нче май көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсе Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты, ялгыз пикетлар оештыручы Рәис Хәбировны бер айга психиатрия хастаханәсенә салу карарын чыгарды. Бу уңайдан «Idel.Реалии» Русиядә психиатрия медицинасының Казан традицияләрен барлады.

Русиядә диссидентларны мәҗбүри рәвештә психиатрия хастаханәсендә дәвалау традициясе күптәннән килә. Ул Совет берлегендә даими кулланылды. 1970нче еллар башыннан бу хакта мәгълүматлар Көнбатышка да барып җитә башлады. 1977нче елда Дөнья психиатрия берләшмәсе (ДПБ) мондый ысул кулланган өчен Совет берлеген тәнкыйтькә тотты. Алты елдан Совет берлегенең Неврапатологлар һәм психиатрларның җәмгыяте ДПБ оешмасыннан чыкты. Оешмадан куылганчы дип алар моны үзләре беренче эшләде.

Репрессияләр турында мәгълүматлар артканнан-арта барды, шул ук вакытта совет психиатрлары «рухи авырулар» белән рәхимсез кыланулары турындагы гаепләрне инкарь итеп килде. Хакимият хастаханәгә килеп «авыруларны» һәм аларның шартларын күрергә теләгән халыкара күзәтүчеләрне анда кертүдән баш тартты. Әмма 1989нчы елда үзгәртеп кору башлангач совет психиатриясенең пәрдәсе ачылды. Психиатрлар җәмгыятенең каршылыгына карамастан, АКШтан килгән вәкиллеккә корбаннар белән сөйләшүләр уздырырга рөхсәт бирде.

Әлеге вәкиллек уздырган тикшерү нәтиҗәсендә мәҗбүри психиатрия алымнарының 1980нче елларда ук психик авыру булмаучыларга да кулланылганы ачыкланды. Аларның бар «җинаятьләре» – режим белән килешмәүдә булган. Вәкиллек сораштырган әлеге кешеләр сәяси җинаятьләрдә, аерым алганда «советка каршы пропаганда» яисә «совет хакимияте турында гайбәт тарату»да гаепләнә.

Бу процессларда Казан оешмалары да соңгы рольне уйнамаган. Әле 1869нчы елда ук Казанда акылга зәгыйфьләр йорты ачылган. Хәзер ул Казан психиатрия хастаханәсе буларак билгеле. 1881нче елдан полиция департаменты Казан психиатрия хастаханәсенә сәяси тоткыннарны – мәхкәмә тарафыннан гаепләнүче инкыйлаб оешмалары вәкилләрен җибәрә башлый.

1890нчы елларга кадәр Казан психиатрия хастаханәсе сәяси «акылдан язганнар» өчен Русиядә бердәнбер психиатрия оешмасы булып тора. 1890нчы елдан аңа Петербургның психиатрия хастаханәсе дә кушыла.

1909нчы елда Казан психиатрия хастаханәсе каршында махсуслашкан мәхкәмә-психиатрия хастаханәсе оеша. 1939нчы елның 1нче апрелендә Лаврентий Берия карары белән әлеге бүлек турыдан-туры НКВД җитәкчелегенә күчерелә һәм Казан төрмә психиатрия хастаханәсе оеша. Монда ятучыларның барысы да РСФСР Җинаять кодексының 58нче маддәсе нигезендә (советка каршы, контрреволюция эшчәнлеге) гаепләнә. Сәламәт кешеләрне акылга зәгыйфь дип тану системага әверелә.

Русиянең хәзерге хакимият вәкилләре элекке алымнарны куллану юлларын җиңеләйтә. Узган ел Русия думасы психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәвалау турындагы канунны кабул итте. Аның нигезендә, прокурор кешене психиатрия ярдәме күрсәтүче оешмага мәҗбүри рәвештә салуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шулай ук прокурор хастаханәдә калдыру вакытын озайтырга һәм туберкулезга каршы оешмага салу турында да мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала.

Рамазан АЛПАВЫТ

azatliq.org

Биш көнлек уку атнасы – татар телен мәктәпләрдән бөтенләй кысрыклап чыгарумы?

Узган атнада «Татарстанның ата-аналар җәмгыяте» (РоСТ) дип аталучы урыс телле ата-аналар берләшмәсе Татарстан мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасын кертүне сорап күпсанлы мөрәҗәгатьләр җибәрә башлады. «Русиядә күп кенә бала биш көн генә укый, безгә дә биш көнлек уку атнасы кирәк», – дип, алар башка ата-аналарны да мөрәҗәгатьләр җибәрергә өнди. Бу мәсьәләдә референдум үткәрү тәкъдимнәре дә чыга башлады.

Милли мәгариф белгечләре фикеренчә, биш көнлек уку атнасын кертү уку программаларыннан туган тел дәресләрен тагын да киметү, бәлки бөтенләй юкка чыгаруга китерергә мөмкин.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин сүзләренчә, министрлык әлегә бу мөрәҗәгатьләрне өйрәнә. Биш көнлек уку атнасына күчү – һәр мәктәпнең үз вәкаләте, беренче чиратта, балаларның сәламәтлегенә карап эш итәргә кирәк. «Өйрәнгәннән соң бер җыелып сөйләшәсе булыр. Әлегә имтиханнар бара, шуннан соң гына уйлашырга кирәк», – диде ул безгә.

«Биш көнлеккә күчү туган тел дәресләре хисабына булырга мөмкинме?» – дигән сорауга Һадиуллин: «Монда сораулар җитәрлек, шуңа бу мәсьәләне өйрәнеп, җәмәгатьчелек белән уртак фикергә килергә кирәк», – диде. Телләр турында канунны бозарга хокук юк, ди ул.

Казанның 165нче мәктәбе мөдире Айдар Шәмсетдинов биш көнлек уку атнасы туган телләр хисабына гына булырга мөмкин, дип саный һәм моңа юл кую ярамый, ди.

«Мәктәп мөдире буларак минем өчен алты көнлек эш атнасы авыр. Балалар да ял итми, укытучы да. Әмма уку көннәрен киметәбез икән, ана теле дәресләрен киметергә тиеш булабыз. Шәхси позициям – мин моңа каршы. Ана теле дәресләрен киметми генә ясасаң, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп булмаячак. Аларның үз кагыйдәләре. Әйтик, башлангыч мәктәпләрдә дәресләр көненә биштән артмаска тиеш. Бу мәсьәлә җиңел генә булса, аны мәгариф министрлыгы түрәләре дә күптән хәл итәр иде. Без татар теле мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Кабатлыйм, биш көнлекне ана теле дәресләрен киметмичә ясап булмый», – диде Айдар Шәмсетдинов.

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин, биш көнлек уку атнасына күчү туган телләрне киметүгә китерә һәм бу теманы кузгатучылар нәкъ шушы максатны күз уңында тотып эшли, дип саный.

«Дәресләр саны СанПиН (санитар-эпидемиология кагыйдәләре) белән чикләнгән. Ләкин ул санитар нормалар күктән алынган, алар белән бернинди тәҗрибә үткәргән кеше юк. Биш көнлек уку атнасы таләп итү – туган телләрне мәктәптән чыгаруга юнәлтелгән максатчан таләп. Бу юнәлештә Русия мәгариф министрлыгы күптән эшли, андый уку планнары инде 2000 елдан ук бар. Биш көнлек вариант – рус мәктәпләре өчен, ә алты көнлеге милли мәктәпләр өчен төзелде. Шулай иттереп милли мәктәпләрдә укучыларның ата-аналары авыррак шартларга куела. Бу инде алар биш көнлеккә күчеп, русча гына укысын өчен көйләнгән. Бу сәяси әйбер, монда балалар сәламәтлеген кайгырту турында сүз бармый.

Халыкларга сайлау мөмкинлеге калдырыла, әлбәттә, ләкин ул ирекле сайлау булмый, чөнки шартлар тигез түгел. Татар булганыгыз өчен генә сезгә кыенлыклар тудырыла.

Ә инде бу мөрәҗәгатьне язучы «Татарстанның ата-аналар оешмасы» рус телле ата-аналар мәнфәгатьләрен генә кайгырта, аның җитәкчелеге Мәскәүдә утыра, аларның фамилияләре дә билгеле, төркем аларның күрсәтмәләре белән эшли», – ди белгеч.

– Ни өчен туган телләр генә кыскарачак, ә башка предметлар шул килеш калачак соң? Чөнки туган телдән имтихан бирү каралмаган. Белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары Белем компетенцияләре нигезендә төзелгән. Ул компетенцияләр 2004нче елда Европа шурасы тарафыннан кабул ителгән. Әмма Русия анда туган телләр компетенциясен төшереп калдырды. Европа шурасы документында туган тел иң төп компетенция санала. Туган телләрдән имтихан бирмәгән кешегә белем турында документ бирелми. Ә без туган тел кебек рус телен белергә тиеш, мәҗбүри имтихан рус теленнән уздырыла. Мин һәрвакыт әйтеп киләм, туган телләрне саклыйсыгыз килсә, белем бирүнең федераль стандартларында туган телләрне төп белем компетенциясе итеп кертергә кирәк. Әлеге предметтан имтихан уздырылырга, ә аның нәтиҗәләре югары уку йортларына укырга кергәндә исәпкә алынырга тиеш. Татарстан Сингапур тәҗрибәсе дип сөйләргә ярата. Анда туган телләрдән имтихан бирмәгән укучы җиденче сыйныфка да керә алмый. Югары уку йорты турында сүз дә юк. Дөньяда туган телләрне шулай саклыйлар, – ди мәгариф белгече.

Биш көнлек уку атнасына күчү эше Башкортстанда да бара, анда мондый тәкъдим белән Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыккан иде. Бу тәкъдим башкорт һәм татар җәмәгатьчелегендә борчылу уятты, туган тел дәресләре кимергә мөмкин, дигән фаразлар яңгырады.

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, мәктәпнең биш көнлек уку программасын яки алты сәгатьлек уку программасын алыргамы дигән сайлау хокукы һәрвакыт булырга тиеш. Мәктәп алты көнлек уку атнасының өстенлекле якларын да аңлата ала: мисал өчен, уку процессы атна дәвамында тигез итеп сузыла, барлык фәннәр 5 көнгә генә тыгызланмый, ди ул.

«Биш көнлек уку атнасы варианты сайлана икән, монда катгый шарт куярга кирәк: туган тел һәм әдәбияты дәресләре бер дәрескә дә кыскармаска тиеш. Әгәр дә мәктәп биш көнлеккә күчә икән – димәк аның федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән үрнәк программасы булырга, анда туган тел һәм әдәбиятның никадәр сәгать укытылачагы күрсәтелергә тиеш», – диде ул. Бу очракта милли республикаларның дәүләт телләрен дә укыту мәсьәләсе бу биш көнлек программада чагылырга тиеш.

Фәйзрахманов сүзләренчә, бу очракта сүз, кыскарту турында түгел, башка көннәргә өстәмә сәгатьләр арттыру турында булачак. «Бу очракта белгечләр-методистлар бер-берсе белән киңәшләшеп, дәресләрне үткәрү форматы, өй эшләре, алымнары турында фикер алышырга тиеш була, чөнки биш көндә дәресләр саны арта икән, монда укучыларга зыян салмыйча гына, акыллы итеп эш итәргә кирәк», – дип сөйләде ул.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии