«Кыйный торган киленгә милек бирмим»

«Кыйный торган киленгә милек бирмим»

Колхоздан бирелгән сыерның сөте кемнеке була? Колхозныкымы, синекеме? Мантыйк буенча, синеке. Чөнки син аны ашатасың, аның өчен син җавап бирәсең. Ул синең карамакта. Әгәр дә сыерны законсыз рәвештә сиңа биргәннәр дип табалар икән, сыерны да, аның сөтен дә колхозга кайтарырга тиеш булалар. Чөнки сыер һәм сөт аерым була алмый.

Ә хәзер шушыңа охшаш башка бер мисалны карыйк. Колхоздан сиңа җир һәм йорт бирәләр Йортны кайда төзиләр? Җирдә. Йорт законсыз сиңа бирелгән дип табыла икән, аның җире хуҗага калып, шул ук җирдә урнашкан йорты колхозга кайтарыла аламы?

Ала икән, җәмәгать! Актаныш мәхкәмәсендә чыгарылган карар әнә шуны күрсәтә. Бу очракта, «Логика, үмри!» дип әйтсәң генә…

ҮЗЕМ БИРДЕМ, ҮЗЕМ АЛАМ

Колхоз Хәмдия ханым Абзаловага 90нчы еллар башында Актанышбаш авылыннан йорт биргән. Улы өйләнгәч, ул шушы йортны да, җирен дә, кыскасы, Актанышбаштагы хуҗалыгын бөтенләе белән килененә бүләк итә (дарственная сделка). Әмма бераздан, «килен кул күтәрде» дигән сәбәп белән, бүләк ителгән милекне кире кайтарырга теләп, судка мөрәҗәгать итә. РФ Гражданнар кодексының 578нче маддәсе буенча милекне алучы кеше бүләк итүченең яки аның якыннарының гомеренә кул салса яки тән җәрәхәтләре ясаса, бүләк итүче биргән милкен кире кайтара ала («отмена дарения»). Әмма суд карары буенча, Хәмдия апаның шикаяте канәгатьләндерелмәгән. «Ул сине үтермәгән, кыйнаган гына бит, – диделәр. Янәсе, ул «дарственная»дан баш тартыр өчен килен мине йә үтерергә, йә гарип калдырырга тиеш булган икән», – ди ул.

Бербөтен булып яшәгән гаилә арасыннан кара мәче кайчан узган? Киленнең каенанасын һәм ирен (!) кыйнавы дөрес сүзләрме? Актанышта суд карарларын нәрсәгә нигезләнеп чыгаралар? Бу сорауларга җавап табар өчен Актанышка юл тоттык.

«БАШЫМА ТАБАК БЕЛӘН СУКТЫ»

Хәмдия апаның моңа кадәр балаларыннан хәсрәт күргәне булмый. Кызы кияүдә. Улы милициядә эшләп йөргән. Улы Рамил 2011нче елның 1нче июлендә Мерәс авылында туып, Актанышта яшәүче Чулпан Ильясова дигән кызга өйләнә. Өйләнешүләренә 2 атналап вакыт үтүгә, улы әнисенә Актанышбаштагы җирләрен хатыны исеменә күчерүен сорап мөрәҗәгать итә.

– Ел ярымнан артык очрашып йөрделәр, йөргән вакытларында бик әйбәт иде килен. Балаларны ялгыз үстерсәм дә, зурлап туй уздырдым. Чулпан колхозда бухгалтер булып эшли. Җире булса, йорт салырга 5 процентлы гына кредит бирәбез дигәннәр дә, шуңа бу минем җирне үз исеменә рәсмиләштерергә теләгән. Каршы килмәдем. Куллар куеп, килен исеменә күчерттем, «дарственная» ясадым. Яңа йорт салып чыгарлар, үзләре шунда яшәрләр, бакчасына бергә бәрәңгеләр утыртырбыз дип уйладым. Шул кул куйганны гына көткән диярсең, килен тамырдан үзгәрде бит! Бервакыт ашагач, күңеле болгана башлады, минәйтәм, корсагың бар, килен, шуңа чирлисең. «Мин ике елсыз бала тапмыйм әле, нигә миңа алай дип әйтәсең?» – дип тавыш чыгарды. Ярый, сабыр гына үткәреп җибәрдем. Туйны июльдә ясаган идем бит – гыйнвар аенда карап-карап торам, боларның мөнәсәбәтләре бозылып бара. Килен кул уйната башлады – иренә йодрык белән сугып кына җибәрә! Минәйтәм, Чулпан, нишлисең, ир кешегә кул күтәрәләрмени?

Мартта бала тапты. 10 көнлек баланы калдырып, сессия тапшырырга Чаллыга китте. Берүзем карап тордым. Беркайчан да, әни, хәлең ничек, бала борчымыймы дигәне булмады. Керүгә өч кенә сорау бирә иде: кайчан ашаттың, күпме ашаттың, нигә язып бармыйсың… Асты коры булгач, баланың тамагы тук булгач, сиңа җитмимени? Бала еламый бит, дидем.

Май аенда каенана килене белән улын Актанышбашка күчерә. Анда мунча бар, яшь балага мунча файдалы була дип фикер йөртә ана кеше. Элеккечә, икесе арасында тавыш-гауга чыккалап торса да, кул уйнатуга кадәр барып җитмиләр әле. Әмма 20нче май көнне килен кеше Хәмдия апага да, Рамилгә дә «боевик» оештыра.

– Ул көнне без Рамил белән зират чистартырга барган идек. Кайтышка килен керләр юып ята. Бер мәлне моның әнисе дә килеп җитте. «Сеңлеңнең туган көненә нигә килмисең син?» – дип гыжлап йөри бу. Аннары өйгә кереп китте дә оныкны күтәреп алып чыкты. Рамил: «Кая алып барасың баланы, әби, урамга алып чыкма», – ди. Кодагый тыңламады. Сөйләнә-сөйләнә алып чыгып китте. Шуннан Рамил баланы алды да минем кулга тоттырды. Киленгә шул җитә калды – кулында кызыл пластмасс чүмеч бар иде, син нишләп әнидән баланы тартып аласың диде дә, Рамилнең маңгаена «бах» берне! Маңгае ярылды малайның. Шуннан Рамил моны тоткан иде, култык астын умырып тешләп тә алды. Әнисе тора – ныгытып тешлә кызым, ныгытып тешлә, сиңа суксын ул, ди. Сукса, милициядән эштән куалар бит малайны! Шуннан Рамил өйгә киенергә кереп китте – эшкә китәсе бар иде аның. Чулпан нигез буенча атлап барып, керне киптерергә элеп куйды да шул очтан табакны алып «шарт!» минем башка! Бала минем кулда. Әттәч, нишлисең син, балакаем, минәйтәм. Минем бит бер әшәкелегем дә юк! Әшәкелегем булса, туй да ясамас идем, җирне дә бирмәс идем. Ул арада кодагый милиция чакырган. Бөтенебезне төяделәр дә алып киттеләр. Менә, минәйтәм, килде ул көн – милицияне милицияләр алып китә!

Полиция бүлекчәсенә баргач, баланы Хәмдия апага тоттыралар. Ул килене белән урамда басып кала. Әмма тарткалашу моның белән генә бетмәгән була, Хәмдия апа сүзләренчә, килене каенанасына озак кына карап басып торганнан соң, буеннан-буена аның йөзен дә тырмап-умырып төшерә. Моны раслаучы видеоязма да бар. Чөнки полиция бүлекчәсе каршында камералар торган булган.

Шушы хәлләрдән соң Хәмдия апа мировой судьяга шикаять язган. Медэкспертиза үтеп, килененә җинаять эше ачуларын сораган. Әмма судья Рузия Исламова аның шикаятен канәгатьләндерми.

– Апа, син үлмәгәнсең, гарип калмагансың бит, – диде. Имеш, килен мине тырнамаган, баланы гына кулымнан тартып алырга теләгән булган икән. Балага кагылмады да бит ул! Судьяның нишләп шулай карар чыгаруын аңлап та була – килен аның кул астында практика узып йөргән булган. Милекне кире үземә кайтару өчен район судына мөрәҗәгать иттем, әмма Хәмит Янгиров: «Апа, бәлки, соңыннан кушылырлар, аннары сез ни йөзегез белән карарсыз киленегезгә. Әнисен судить итсәк, оныгыгызга киләчәктә эшкә урнашырга авыр булуы да бар», – диде.

Судлашу дәверендә йортның дөрес хосусыйлаштырылмаган булуы ачыклана. Хәмдия апа ул йортта үзе пропискада тормаган, балаларын гына тоткан. Ә билгеле булганча, рәсми рәвештә теркәлүе булмаган кешегә йортны хосусыйлаштырмыйлар. Шул ук вакытта тагын бер хата ачыклана. Актанышбаштагы йортта Хәмдия апаның улы һәм кызы теркәлгән була, әмма алардан язма рәвештә рөхсәт алынмаган. Шушы сәбәпләр аркасында суд, йорт хосусыйлаштырылмаган, дигән карар чыгара. Йорт Актанышбаш җирлеге милкенә әйләнә. Димәк, йорт Хәмдиянеке түгел икән, ул аны бүләк тә итә алмый булып чыга.

Әмма шушы очракта сәерлекләр башлана. Йорт Актанышбаш җирлегенә бирелә, ә шул йорт торган җирне киленгә бирәләр. Җир генә дә түгел. Шушы җирдә яңа фундамент, сарай, мунчалар салынган – аларны киленгә бүләк итү буенча бер генә документ та юк, әмма алар да автомат рәвештә киленгә күчкән.

Монда аңлашылмаган сораулар шактый күп. Әйтик, бүләктән баш тарту өчен нигез юк дип санаган суд вәкилләре үзләре үк әхлакый зыян салганы өчен, Чулпан Ильясовадан каенанасына акча түләткән. Әхлакый зыян барлыгын таныган судьялар, әмма бүләктән баш тарту өчен нигез юк дип саныйлар. Бүләк бирүчегә белә торып тән җәрәхәтләре ясаган очракта бүләк ителгән милекнең кире кайтарылуы турында Русия Гражданнар Кодексында махсус маддә бар. Әмма Актаныш судьялары «уң битеңә суксалар, сулын куй» дип фикер йөртә икән. Үзләрен киленнәреннән тешләтәсе иде ул судьяларны, фатирларын бүләк итәселәре килер идеме икән шундый киленнәренә.

Хәмдия апаның яклаучысы Ярулла Насыйфуллин суд карарын дөрес түгел дип саный.

– Янгировның чыгарган карары төптән нигезле түгел. Чөнки аның буенча җир килендә калды, өй – колхозда, ә боларның берниләре юк. Югыйсә, мунча, куралтыларны Хәмдия төзегән. Авыл җирлегенең бу әйберләр муниципаль милек түгел дигән белешмәсе дә бар. Боларның ун ай гына торган киленнәре аларны да үзенә беркетеп куйган. Монда эшләнгән законсыз эшләр өстенә ботка килеп чыккан һәм моның белән беркемнең дә шөгыльләнәсе килми.

«КАРЫЙСЫМ КИЛМӘЙ»

Аңлашылмаган әйберләр бигрәк күп шул бу мәсьәләдә. Югыйсә, закон бар. Хокуклар бозылган, әмма суд нәтиҗә күрми.

Мин Актанышка килгәндә әлеге мәсьәлә буенча чираттагы суд утырышы иде. Судка кердек. Судья Гөлназ Нурымова тарафыннан әйтелгән сүзләр карарның дөреслегендә шик тудырды.

Яклаучы белән судья арасында булган диалогтан өзек тәкъдим итәм

– Истец (Хәмдия апаның улы Рамил турында сүз бара – А.З.) по этому земельному участку и дому получил отказ. Он считает, что вы заинтересованы в исходе дела, – ди адвокат. Судья җавап бирә:

– В исходе дела не заинтересована инде! Бер дә карыйсым килмәй эшләрегезне, конечно… Ничек заинтересована соң инде мин?

– Потому что он считает, что вы принимаете незаконное решение по его исковому заявлению. Җирне калдырдылар беренче кеше исемендә. Өйне калдырдылар икенче кеше исемендә, андагы корылмалар өченче кеше исемендә. Сез судья буларак, бу карарны дөрес дип уйлыйсыз әллә?

– Юк, дөрес түгел, – дип, елмаеп, башын какты судья. Коллегасы чыгарган карарның дөрес түгеллеген таныды! Рәхмәт, Актанышта гадел судьялар да бар, коллегаларының гаепләрен әйтеп бирәләр. Хәзер инде шушындый, Гөлназ Нурымова әйткәнчә, дөрес түгел карар чыгарган судьяның фикерен беләсе калды.

КАРАР ДӨРЕСМЕ?

Җир белән йортны «аерып» куйган судья Хәмит Янгиров үзенең әйткән сүзләрен газетада бастырмаска кушты. Хәер, анда газетада бастырырлык комментарий юк та иде инде. Чөнки ул ике җөмләдән тора: «Мин үземнең карарларымны обсуждать итә алмыйм. Әгәр дөрес булмаган карар чыгарсак, Югары суд аны отменять иткән булыр иде».

Суд рәисе Әмирхан Гәрәев тә Хәмит Янгиров карары буенча шәрехләмә бирмәде.

– Өй һавада асылынып тормый, җир белән бергә йөри. Ничек аңларга өй аерым, җир аерым йөргәнен?

– Югары судта каралды бит инде ул. Мин рәис булсам да, җитәкче генә бит, судья карарын шәрехли алмыйм. Дөрес түгел яки дөрес дип тә әйтә алмыйм.

– Гадәттә, моңа кадәр күргән тәҗрибәләр буенча әйтә алам – беренче суд карарын Югары суд, зур күпчелек очракта, үз көчендә калдыра инде ул. Югары суд үз көчендә калдырса да, бу дөрес буламы, законлымы?

– Кабатлап әйтәм, мин судьялар карарын бәяли алмыйм. Югары суд карарны юкка чыгарса, безгә дә минус бит. Шуңа без закон нигезендә генә чыгарабыз карарларны. Ел, квартал йомгаклары була. Безне бастырып сүгәләр – отмена булган, дөрес карар чыгармагансыз, дип. Хәзер без кешесенә генә карап карар чыгармыйбыз.

Бик кызыклы сөйләшүләр… Бер судья: «Эшегезне карыйсым килми», – ди. Ә нинди эшне карыйсы килә икән ул судьяның? Суд рәисе: «Хәзер без кешесенә генә карап, карар чыгармыйбыз», – ди… Ә элек кешесенә карап чыгара идегезмени? Кайчан тукталды ул тәҗрибә?

«МИН АҢА СУКМАДЫМ»

Хәмдия апаның килене Чулпан белән дә сөйләштем. Киленнең вакыйгаларга карашы башкачарак. Яшьләр яратып өйләнешкән. Әмма Рамил «әни малае» булып чыккан һәм даими рәвештә хатынын кыйнаган икән.

Мин үзем психолог түгел, әмма шулай да бу фикергә карата үз фикеремне әйтә алам. Ире хатынын кыйнап торса, хатын-кыз аңа суга яки эт төсле тәнен умырып тешли алмас иде.

– Алар белән бер ел яшәү муеннан җитте миңа! Башта әнисе сорап җәфалады – корсагың юкмыни, юкмыни, безнең нәселдә кысырлар юк, сезнең нәселдә бар ди. Әнә шуннан киттек без бозылышып. Бәбәй тапкач, бианай иске өйгә куып чыгарды, мин бу килен белән торалмаем, дигән сәбәп белән. Анда яшәр шартлар да юк, куркыныч инде ул. Көн-таң атса, килеп җитә иде үзе. 20нче май көнен хәтерлим әле. Әниләргә бармакчы идем сеңлемнең туган көненә. Мине җибәрмәделәр. Иремне зират җыештырырга алып китте. Болар киткәч, кунакка әни килде. Әни баланы урамга алып чыкмакчы иде, кая алып барасың баланы, тимә балага дип, Рамил аны, төрткәләп, урамга куып чыгарды. Ишегалдында бианай ыржаеп йөри. Мыскыл итеп. Әнигә тия башлагач, Рамилнең башына чүмеч белән бирдем. Бианай минем баланы күтәргән, ачу китереп йөри. Кулда табак бар иде, фундаментка басып, кер элә идем, ул шунда басып торган булган, башына табак тиеп киткән. Шуны башыма сукты дип сөйли. Шуннан безне төяп, милиция алып китте. Ишегалдында басып тора идек тә, бала бианай кулында иде. Мин баланы үземә тартып алмакчы булдым. Шунда бәлки кулым тиеп киткәндер яки баланың тырнагы тигәндер – тырнагы үскән иде, әзрәк бите сыдырылып киткән инде. Шуны битемне умырды дип сөйли.

Чулпан версиясе буенча, сугышу факты менә шундый очраклы рәвештә кул тиеп китүләрдән торган. Табак та очраклы рәвештә тиеп киткән, тырнак та. Тешкә килгәндә, Чулпан иренең култык астын тешләү фактын кире кага. Янәсе, Рамил әлеге хәл булыр алдыннан гына Алабугага бокс ярышына барган булган һәм шунда яраланып кайткан. Мөгаен, Алабугага дөньяның мәшһүр боксчысы Майк Тайсон килгән булгандыр, без генә ишетми калганбыздыр. Майк Тайсон гына бит бокс вакытында көндәшләренең колакларын тешли. Аннан кала бокс ярышлары вакытында тешләшкән спортчылар хакында ишеткән юк иде. Ә Рамилнең ярасы бокс бияләе белән сугылган ярага бер дә охшамаган, фотода теш эзләре ярылып ята.

Менә шундый парадокс карарлар кабул итеп, барысын да бутап бетергәннәр Актанышта. Мондый сәер карарлар килеп туган буталчык очракны хәл итмәгән, яңа проблемалар өчен нигез генә тудырган. Алга таба килен кеше җирне сатарга уйлый. Әгәр килен җирне сата икән, закон нигезендә, ул җирдә торган капиталь объектлар, шул исәптән авыл җирлеге милке булган йорт та яңа хуҗага бирелергә тиеш. Ә ул йортта пропискада булган кешеләр нишләргә тиеш? Җирне сатып алган яңа хуҗа, җир минеке дип, йортны сүтеп атып, яңасын салып куярга уйласа? Йортның хәзерге хуҗасы – авыл җирлеге ничек хәл итәргә тиеш бу проблеманы? Авыл җирлеге башлыгына кирәкме шушындый проблемаларны хәл итү? Судьялар кабул иткән карарлар киләчәктә тагын да зуррак проблемалар тудырырга мөмкин. Шундый сорау туа – нигә вакытында, законда каралганча, проблемага нокта куймый безнең судьялар? «Эшегезне карыйсым килмәй», – дип утырганда, мондый проблемалар бар һәм киләчәктә дә булачак.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Актаныш – Казан.

«Кыйный торган киленгә милек бирмим», 4.0 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии