Газпромның куәте нигә шиңә?

Газпромның куәте нигә шиңә?

Русиянең иң зур ширкәте Газпромга быел 20 яшь тулды. Әмма ширкәтнең бүгенге хәле юбилейны зурлап бәйрәм итәрлек түгел кебек. Дәүләт карамагындагы бу газ монополиясенең чиста кереме былтыр 11 процентка кимегән һәм ширкәтнең бәясе 2009 елдан бирле беренче мәртәбә 100 миллиард доллардан түбәнгә тәгәрәгән.

Өстәвенә, ширкәтнең кәсеп итү ысуллары Европа Берлегендә тикшерелсә, Русиянең үзендә дә Хисап пулаты тикшерү башлады. Кайбер хәбәрләргә караганда, Кремльдә инде кайберәүләр Газпромны кечкенәрәк ширкәтләргә бүлгәләргә тәкъдим итә башлаган.

Оппозиция җитәкчеләренең берсе, элекке энергетика министры урынбасары Владимир Милов, бу кисәтелгән кризис иде, ди.

– Газпром хәзер бик тирән кризиста. Ул кризис инде күптәннән өлгереп килә иде. Аларның сыгылмалы булмаган, үҗәт һәм совет чорындагыча сәясәте проблемалар чыгарачак дип кисәтеп килгәннәр иде. Һәм менә проблемалар башланды да, – ди Милов.

Аналитиклар әйтүенчә, Газпром энергия базарындагы зур үзгәрешләрне, шул исәптән сланц газлары чыгаруны һәм сыекландырылган табигый газны күпләп җитештерә башлауны исәпкә алып тиз арада үзгәрә алмады.

Зур сланц газы ятмаларына ия Кушма Штатлар һәм сыекландырылган табигый газны иң күп җитештерүче ил булган Катар Европаның энергия базарында активрак эшләп Газпромның керемнәрен киметте. Өстәвенә Кушма Штатлар Европага ташкүмер җибәрүне дә нык арттырды.

Ренессанс Капиталдагы нефть һәм газ аналитигы Илдар Дәүләтшин, базардагы вәзгыять үзгәрүгә карамастан, Газпром нефть бәясенә ясалма рәвештә бәйләнгән озын сроклы газ килешүләре төзү сәясәтен дәвам итте, ди.

– Газпромны бары бәяләр генә кызыксындыра һәм бәяләр көче ихтыяҗның көченә һәм тотрыклылыгына каршы куела. Европа икътисадының авыр хәлдә булуын исәпкә алганда бу, бәлки, бик үк яхшы стратегия түгелдер, – ди Дәүләтшин.

Нәтиҗәдә, моңарчы газны Газпромнан алган кайбер Европа илләре башка чыганакларга таба борыла башлады. Мәсәлән, Европа комиссиясе белдерүенчә, Еврозона кризисына карамастан, былтыр Норвегиянең Европа илләренә газ сатуы 16 процентка арткан. Ә шул ук чорда Газпромның Европага газ сатуы сигез процентка кимегән.

Узган ел ахырында Газпром, ниһаять, вәзгыятьне аңлап кайбер Европа илләренә бәяне төшерә башлады. Газпромдагы бер рәсминең «Известия» газетасына әйтүенә караганда, быел Газпром газының уртача бәясе 14 процентка кимиячәк. Аерым алганда, Польшага газ бәясе 27 процентка, Маҗарстанга ике процентка төшәчәк.

Узган елның сентябрендә Европа Комиссиясе Газпром газ бәяләре белән гаделсез рәвештә уйнап һәм газ сатып алучы илләр арасында ирекле газ агымына киртәләр куеп тәэминатны төрлеләндерү тырышлыкларына комачауларга маташмыймы дип тикшерү башлады. Тикшерү нәтиҗәләре бу елда ук игълан ителер дип көтелә.

Февраль аенда Газпром сүзчесе Сергей Куприянов базарны көйләү чаралары һәм яңа технологияләр барлыкка килү сәбәпле энергия базарының үзгәрешләр хәлендә булуын әйтте. Куприянов бу үзгәрешләрнең Газпромга проблемалар алып килүен таныды һәм ширкәтнең хәзер аларны чишәргә тырышуын белдерде.

Аналитиклар әйтүенчә, Газпромның күп кенә проблемалары, комммерция ширкәте булуына карамастан, аны Кремльнең тышкы сәясәт коралы буларак та куллануга бәйле. Газпром дусларны бүләкләү, каршы чыгучыларны җәзалау коралы буларак кулланыла, ди алар.

Газпром Европа дәүләтләрен үзләренең энергия чыганакларын төрлеләндерүгә көннән көн ныграк этәрү белән бер үк вакытта үзе дә коммерция ягыннан кыйммәте бик шикле булган кыйбатлы үткәргеч проектларына ныграк кереп бата бара.

Аналитиклар Газпромның «Көньяк агым» һәм «Төньяк агым» проектларын күз алдында тота. «Төньяк агым» Мәскәүгә каршылык күрсәтүче Украинадагы әзер үткәргечне урап узу өчен төзелде. Ул Европага тагын да күбрәк газ кудыра алыр дип көтелә.

Энергия тикшеренүләре өчен Оксфорд институты җитәкчесе Джонатан Штерн фикеренчә, бу үткәргечләр, беренче чиратта Газпромның сәүдә мәнфәгатьләрен кайгыртып түгел, ә Президент Владимир Путинның геополитик ихтыяҗларын истә тотып төзелә.

– Газпромда эшләүчеләр бер дә ахмак түгел. Алар барысын да аңлый. Әмма Путин аларны һәртөрле сәер проектларга этәрә һәм аларга базар шартларына яраклашу мөмкинлеге бирми. Әгәр дә Газпромның үз проектлары турындагы барлык төп белдерүләренә карасагыз, аларның барысын да Путин әйтте. Аларның барысын да җәмәгатьчелеккә Путин ишеттерде. Нигә Газпром Европага таба төзелүче барлык бу үткәргечләр турында сүз алып бара? Чөнки Путин шулай тели, – ди Штерн.

Мәсәлән бу айда Путин, Европада газ бәясе төшә баруга һәм энергия чыганакларын төрлеләндерү киңрәк җәелүгә карамастан, Газпромның башкарма мөдире Алексей Миллерга Ямал-Европа үткәргеченең икенче өлешен төзүне тәмамларга кушып күпләрне гаҗәпкә калдырды.

Исәпләүләргә караганда, Газпромның хәзерге үткәргечләре Европага елына 244 миллиард кубометр газ кудыра ала. Әмма былтыр ул шул мөмкинлекне 155 миллиард кубометр газга гына кулланган. Мондый шартларда яңа үткәргечләр төзү гаҗәп күренә.

Наиф АКМАЛ.

Болгарда музейлы елга вокзалы ачылды

25 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1124 ел тулу көне билгеләнде. Бу уңайдан анда Болгар цивилизациясе музее урнашкан елга вокзалын ачу тантанасы үтте.

-+Изге Болгар җыенына туры китерелгән елга вокзалын ачу чарасына Татарстан җитәкчелеге Русия һәм Татарстанның дин әһелләре белән бергәләп килде. Аларны бина янына җыелган җирле халык белән район башлыклары, төзелешкә өлеш кертүчеләр һәм башкалар каршылады.

Миңнехановның һәр адымында кесә телефонын алып фотога төшерүе күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Соңрак аның бу рәсемнәрне «Твиттер» һәм «Инстаграм» челтәрләре аша теркәлүчеләренә җиткерүе аңлашылды.

Әмма бу фотолар арасында елга вокзалының татар телендә берничә хата белән язылган элмә такта фотосы күренмәде. Өч телдә язылган элмә тактаның татарчасы болай дип башланып китә:

Елга вокзалы һәм аның эчендә урнашкан Болгар цивилизациясе музееның ачылышы кыска чыгышлар белән тәмамлангач, Болгарга килгән барча халык катнашында Истәлек билгесе янында Изге Болгар җыенының рәсми ачылышы үтте. Явып үткән кыска вакытлы яңгырга карамастан халык таралмады, яңгырны яхшыга юрады.

Җыен ачылышыннан соң күпләр Кече манара янына мөфти Тәлгать Таҗетдин оештырган «Тәүбә мөрасиме» чарасына ашыкты. Хәйран озак барган чарада катнашучылар чын күңелдән тәүбә итте.

Җыен Җәмигъ мәчете хәрабәләре янында оештырылган өйлә намазын уку белән тәмамланды. Хан мәчете дип тә йөртелгән бу урында гадәттәгечә мөфти Тәлгать Таҗетдин укыган намазда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Райнур ШАКИР.

«Башкорт телен көчләп тагу зыянга гына»

Башкортстанның Көнбатыш башкортлары корылтае республика руслары соборының «башкорт теле ирекле рәвештә генә укытылырга тиеш» дигән таләбен хуплый. Бу хакта «Азатлык» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Уфадагы Көнбатыш башкортлары корылтае рәисе, икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин белдерде.+

Корылтай бу хакта 24 майда махсус белдерү дә кабул иткән.

–«Гомум белем бирү мәктәпләрендә башкорт телен ихтыяри укыту турында» дип аталган ул мөрәҗәгать Башкортстан җитәкчелегенә һәм федераль органнарга җибәрелә, – ди Ринат Гатауллин.

– Руслар соборы мөрәҗәгатен тулысынча хуплыйбыз, – ди Ринат әфәнде. – Башкортстанда соңгы дистә ел эчендә гамәлгә кертелгән телләр укыту сәясәте республикада яшәүче урысларны һәм урыс булмаган башка халыкларны, шул исәптән татарларны гына түгел, ә башкортларның да бер өлешен икенче, түбәнрәк дәрәҗәдәге милләтләр сафына бастыра.

Ринат Гатауллин фикеренчә, Башкортстанның элекке Президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге режим республиканың көнбатыш районнарындагы татар телле башкортларның телләрен һәм мәдәниятен үстерү өчен тиешле шартлар тудыра алмады.

– Ни өчен дигәндә, аларның телләрендә республика телевидениесендә дә, радиосында да тапшырулар юк, шулай ук китаплар нәшер ителми диярлек, – ди ул.

– Рәсми башкорт телен башка милләтләргә көчләп тагу үзен һич кенә дә акламый, – дип раслый профессор. – Мәктәп укучылары башкорт телен өйрәнгән булып кылана гына, ә шул ук вакытта бюджет акчалары юкка сарыф ителә, укучыларның вакыты һәм көче әрәмгә китә.

Ринат Гатауллин сүзләренчә, «ул чыгымнар башкорт балаларының үзләренә тәгаенләнеп тотылса, күпкә яхшырак һәм нәтиҗәлерәк булыр иде, чөнки башкорт телен ихтыяри укыту аларның үзләре өчен аеруча отышлы».

– Рәсми башкорт телен Башкортстандагы башка милләтләр балаларына көчләп сеңдерергә тырышу республика байлыкларын урлап талауга катнашы булган бер өер түрәләрнең кушуы буенча башланды, – ди профессор. – Әлеге сәясәтне алар, иң беренче чиратта, җәмәгатьчелекнең игътибарын республикадагы кискен социаль һәм икътисади проблемалардан читкә юнәлтү максатында файдаланды.

Уфадагы Көнбатыш башкортлары корылтае 2006 елда төзелгән иде. Гатауллин әйтүенчә, ул бүгенге көндә республиканың 26 районы һәм алты шәһәре вәкилләрен берләштерә. Әлеге корылтайга республиканың кайбер татар милли оешмалары тарафыннан бераз кинаяле мөнәсәбәт булса да, анда танылган галимнәр һәм башка милли зыялылар әгъза булып тора. Ара-тирә милли һәм милләтара сәясәткә карата белдерүләр ясап торучы оешма бу очракта башкорт телен ихтыяри укытуны таләп итеп тә үз фикерен җиткерә.

Башкортстанда татар милли мәнфәгатьләрен озак еллар яклаучы башка татар җәмәгатьчелек оешмалары республиканың көнбатышындагы һәм төньягындагы утызлап районда күпчелек халыкны татарлар тәшкил итүен дәлилли. Алар башкорт галимнәренең бу районнарда татарлашкан башкортлар яши дигән раслауларын танымый.

Халык исәбен алуның рәсми нәтиҗәләре дә көнбатыш районнарда башкортлар яши дип күрсәтә. Моны татар оешмалары җитәкчеләре һәм татар этносәясәт белгечләре фальсификация, ялган дип белдерә һәм үз фикерләрен тәгаен фактлар белән ныгыта. Шулай итеп бәхәсләр дәвам итә һәм алар ике як галимнәре дә фаразлаганча, мәңге бетмәскә мөмкин.

Фәнис ФӘТХИ.

Комментарии