Шәймиев: «Прокурорлар мәктәпләрдә йөрде – алар Конституцияне таптап йөрде»

Шәймиев: «Прокурорлар мәктәпләрдә йөрде – алар Конституцияне таптап йөрде»

Шәймиев, «Яңарыш» фондының утырышында чыгыш ясап, полилингваль мәктәпләр булдыру татарстанлыларның тел хокукларын якларга тиеш дип саный. «Русия һәм Татарстан конституцияләрен беркем дә кире какмаган. Без моны белергә тиеш һәм бу хакта әйтәбез дә: урыс һәм татар телләре республикада дәүләт телләре булып тора», – дип белдерде.

Татарстанның беренче Президенты 2017нче елда Татарстан мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләрен тәнкыйтьләп чыкты. Әлеге тикшерүләрдән соң татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укыту туктатылды.

«Прокурорлар мәктәпләрдә йөрде – алар Конституцияне таптап йөрде. Конституциягә каршы мондый гамәлләрне ничек кылып була?» – дип сөйләде ул. Шәймиев сүзләренчә, республикада «конституцион хокукларны тормышка ашыруда хилафлыклар бар». «Конституция бар, без аны үтәргә тиеш», – диде ул.

Шәймиев сүзләренчә, Татарстанда полилингваль мәктәпләрне ачу күп кенә проблеманы чишүдә ярдәм итәчәк.

Элегрәк Шәймиев республикада өч телдә белем бирә торган полилингваль гимназияләр ачу тәкъдиме белән чыкты. Алар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә төзеләчәк.

Беренче полилингваль мәктәпне 2020нче елның сентябрендә 165нче мәктәп нигезендә ачу планлаштырыла. Моннан тыш, Казанның «XXI гасыр» торак комплексында да яңа бина салу каралган. Әлеге эшләр бюджет акчасына башкарылачак.

Шигъриять бәйрәмендә түрәләрнең халыктан ераклашуы күренде

Казанның Ирек мәйданында, Габдулла Тукай һәйкәле янында шигъриять бәйрәменә быел Татарстан Президенты да, түрәләр дә килмәде. Тукай бүләге кандидатларын игълан итү, тәбрикләү дә Ирек мәйданында булмады. Төп тантана быел Kazan Expo-да узачак дип аңлатылды.

Ничек кенә булмасын, әмма халык гадәтләнгән урынга шигъриять бәйрәменә килде. Бу – үзенә күрә бер очрашу урыны, озак еллар дәвамында бирегә милли зыялылар җыела, шигырь, җыр тыңлый, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр сала. Кеше күп иде, чөнки һава торышы да уңай, кояшлы булды, арада яшьләр, чит илләрдән кунаклар да бар иде. Бәйрәм чарасында Татарстан китап нәшрияты тарафыннан татар китапларын сату оештырылган иде.

Быел тантана бары тик шигырь уку, Тукайның туган көнен котлау белән чикләнде. Түрәләр исеменнән бары Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәлам җиткерде. Хакимиятнең халыктан ерагаюын Шигъриять бәйрәмендә катнашучылар да сизде. «Казан» һава аланы янында урнашкан Kazan Expo-га барып җитү дә проблема тудыра дип зарланучылар булды.

Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин: «Тукай бәйрәменең әһәмиятен хакимият аңламый, аңларга теләми, белми. Ни өчен әле менә монда Тукайның кем икәнен дә белмәгән, аның һәйкәленә килеп ел әйләнәсендә сыңар бер чәчәк салмаган кешеләрне чакырабыз, биетәбез, җырлатабыз? Бәйрәмне йомшарту, милли төсмерен югалту бара. Шуңа күңелем әрни», – диде.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина: «Тукай бәйрәмен формализмга әйләндерүгә каршымын. Татарстан Президенты килә дип, халыкны җыеп тоту, сакчылар рөхсәт бирсә генә гөлләр салырга ярауны дөрес, дип санамыйм. Президент та халык ул. Ялтырап китәр өчен генә эшләнә кебек. Туган тел бәйрәме бит бу. Хәер, шигъриять бәйрәмендә түрәләрнең булмавы бәйрәмне бозмады. Халык күп иде, алар шигырьгә сусап килгән, алар сүзнең кыйммәтен белә», – диде.

Бәйрәмдә Ринат Харис, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Разил Вәлиев, Эльмира Шәрифуллина, Айдар Фәйзрахманов, Айгөл Хәйри чыгыш ясады.

Башкортстаннан килгән кунаклар тарафыннан Тукай татар белән башкортларны берләштерүче уртак шагыйрь дип әйтелде. Башкорт шагыйре Хисмәтулла Юлдашев татар белән башкортның бүләр әйбере юк, диде.

Бәйрәм тантанасы сәгать өчтә Kazan Expo-да дәвам итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән халыкны Туган тел көне һәм Габдулла Тукай туган көне белән котлады.

«Бүген бәйрәм. Бәйрәмне матур итеп үткәрергә кирәк. Менә әлеге концерт залында без беренче тапкыр шушындый концерт үткәрәбез. Бу концерт залын без күптән түгел генә җитештердек. Республикада мондый зал юк иде. Менә үзегез бәяләрсез. Һава аланына халык Габдулла Тукай исемен кушты, бу залга без Илһам Шакиров исемен бирдек. Игелекле сәгатьтә булсын. Бергә-бергә рәхәтен күрергә насыйп итсен», – дигән сүзләрдән соң быелгы Тукай премиясе лауреатларына бүләкләр тапшыруга күчте Президент.

Тел галиме Тәлгать Галиуллин «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен бүләккә тәкъдим ителгән иде. Бүләккә ия булучылар арасында ул бердәнбер язучы.

Аннан тыш Тукай бүләген Надир Әлмиев, татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен Айдар Фәйзрахманов, татар сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен Камал театры артистлары төркеме: Люция Бикчәнтәева (Хәмитова), Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин алды.

Өч меңлек зал тулы иде диярлек. Районнардан да халыкны автобуслар белән алып килгәннәр. Шулай ук чарада бинаны төзүчеләр дә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов инстаграмда турыдан туры эфир алып барды.

Иртәнге якта Миңнеханов бер төркем түрәләр белән Казанның Тукай бакчасында Тукай һәйкәленә чәчәк салды. Анда да уртак бәйрәмдә түрәләрнең халыктан читтә булуы сизелде.

Чәчәк салу чарасына КФУның татар бүлегендә укучы өч төркем студентны полиция кертергә теләмәгән. Укытучылары шау-шу күтәргәч кенә чара башланырга 5 минут кала студентларны һәм аларның укытучыларын полиция, кардон аша уздырып, бер кырыйга китереп бастырган. Бу хакта студентларның укытучысы, галимә Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте.

«Без һәр ел 26нчы апрель иртәсендә Тукай һәйкәленә чәчәк салу чарасына киләбез. Беркайчан да мондый хәл белән очрашканыбыз юк, моңа кадәр полиция кардоны булмый иде. Быел исә килгәч, полиция: «Без сезне кертмибез» диде. Керү урыннарында полиция хезмәткәрләре басып торган мәйданның бер керү урыныннан икенче урынына барып, һәйкәл янына узарга рөхсәт сорый торгач ниһаять 9 туларга 5 минут кала безне уздырдылар.

Мондый хәлдән соң кәефләребез бик нык кырылды. Тукай бит ул халык язучысы. Халыкның бу чарада катнашуын теләмәсәләр, алайса аны түрәләр өчен аерым, халык өчен аерым оештырсыннар иде», – дип белдерде Хәбетдинова.

Хәбетдинова сүзләренчә, хәзер яшьләрне болай да милли мәдәни проблемаларга җәлеп итү авыр.

«Бүген безнең чүп булуыбызны, кардон артында җинаятьче кебек басып торуыбызны үзебез алып килгән 3 төркем студент күрде. Чарага алдан теркәлеп килергә дисәләр, аңлар идек. Әмма андый мәгълүмат булмады бит. Сез нигә үпкәлисез, без сезне керттек бит, диделәр. Ләкин Тукай бәйрәменә талашып, сугышып үтмиләр.

Бу хәзер системалы була башлады. Кичә әнә «Сәлам Габдулла» акциясен дә уздырырга рөхсәт бирмәделәр. Минем дәүләттән, хәзер инде шигъри чараларга катнашырга да рөхсәт юкмыни, дип сорыйсым килә. Хәзер халык аерым, дәүләт аерым яшимени безнең?

Тагын шушындый күңелсезлек белән очрашмас өчен, киләсе елда студентлар белән чәчәк салу чарасын аерым оештырырга кирәк, дип уйлыйм. Чөнки бу минем өчен түбәнсетү.

26нчы апрельдә Габдулла Тукай скверында аның һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы, түрәләрнең монда килеп сэлфига төшү чарасына әйләнеп бара. Бу бәйрәм халык өчен булырга тиеш, ә түрәләр өчен генә түгел. Әле без бүген монда киләбез. Болай барса, киләсе буын килеп тә тормас.

Мин бу вакыйга турында Татарстан Президентына һәм мәдәният министрлыгына ачык хат язачакмын», – диде галимә Миләүшә Хәбетдинова.

Татарча сөйләшүче курчаклар ясау өчен Татарстан 7 млн сум акча бүлә

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларына татар телендә сөйләшүче дүрт меңгә якын курчак ясатуга заказ биргән. Моның өчен 6,9 млн сум акча бүленә.

Дәүләт өчен сатып алулар сайтында хәбәр ителгәнчә, татар телле курчакларны Татарстан балалар бакчалары өчен ясатачаклар. Бер уенчык бәясе – 1,7 мең сум булачак.

Айнур исемле малай һәм Айгөл исемле кыз курчакларның татар милли киемнәрендә булу шарты куелган. Чәчләре һәм күзләре коңгырт булу зарур. Айгөлгә бала итәкле ал төстәге атлас күлмәк, чигүле бәрхет камзул һәм хатын-кызлар түбәтәе, ә Айнурга ак күлмәк, соры чалбар, кара камзул һәм чигүле түбәтәй кидерү сорала.

Алар татар телендә 60лап җөмлә әйтә белергә тиеш. Курчаклар татар киемнәре, ризыклары, гаилә әгъзаларын атаячак. Моннан тыш, «Татарстан республикасында төрле милләтләр дус яши: татар, рус, чуваш, удмурт, мордва һәм башкалар», «Татарстан табигате матур, елгаларга бай», «Татарстан флагында өч төрле төс бар: яшел, ак һәм кызыл» кебек җөмләләр әйтелергә тиеш.

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы 1992 малай курчак һәм шуның кадәр кыз курчакка заказ бирә. Уенчыклар килешү төзелгәннән соң 60 көн эчендә эшләнеп тапшырылырга тиеш.

Татар курчагы бизнесын ачып җибәргән Эльза Хөснетдинова былтыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып ярдәм сораган иде. Ул вакытта Миңнеханов: «Татар кызы, татар малае дигән курчак Татарстанның һәрбер балалар бакчасында булсын», – дигән фикерне җиткерде. «Бу күрсәтмә аның ярдәмчеләренә әйтелде. Беренче партия ясалачак, әмма бу эш Милли музей ярдәме белән эшләнәчәк. Музейда татар киеме нинди булырга тиешлегенең үрнәкләре бар, без аларга таянып эшләячәкбез. Аннары Татарстан мәдәният министрлыгы да карарга, расларга тиеш. Аннары гына бу курчаклар массалы рәвештә җитештереләчәкме, юкмы дигән карар чыгарылачак», – дип сөйләгән иде Эльза Хөснетдинова.

Салаватны талаганнар

Җырчы Салават Фәтхетдиновны Испаниянең Барселона шәһәрендә талаганнар. Бу хакта җырчы үзенең Instagram сәхифәсендә язып чыкты.

«Мин улым Рөстәм белән Барселонаның полиция бүлегендә. Гомердә беренче тапкыр безне таладылар. Машина пыяласын ватып, барысын да алып киткәннәр. Спорт киемендә генә калдык, бер телефоныбыз гына калды», – дип язды ул.

Җырчы хискә бирелеп китеп җирле халыкны «аңгыра» дип тә атый, алар белән аңлаша алмавын яза. «Шундый аңгыра халык, татарча да, инглизчә дә бер кәлимә дә аңлатып булмый. Белегез һәм кадерләгез: иң шәбе – Татарстанда, Казанда яшәү», – ди Салават.

Ркаил Зәйдулла һәм Клара Булатовага Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде

Тукай премиясе ияләре, шагыйрьләр Ркаил Зәйдуллага һәм Клара Булатовага Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде. Татарстан республикасы халык шагыйре исеме Татарстанның 2004нче елгы кануны белән расланган. Бу мактаулы исемне кемгә бирәсен Татарстан Президенты карар итә.

83 яшьлек шагыйрә Клара Булатова 1936нчы елның 18нче мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туа. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлый. Түбән Ләшәү, Колшәрип, Яңа Кәшер, Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, «Нур» телевидениесендә эшли. 1960нчы еллардан иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп кенә популяр җырлар язылган.

Татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, 57 яшьлек Ркаил Зәйдулла 1962нче елның 23нче гыйнварында Чуашстанның Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң 1979нчы елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Зәйдулланың аерым әсәрләре инглиз, төрек, үзбәк, урыс һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии