Сезнеке безнеке түгел

«Безнең гәҗит» белән бик күп еллардан бирле таныш, 2011нче елдан иҗатташ дус булып яшибез. Беренче тапкыр якыннан танышуыбызда берничә язмамны күтәреп кергән идем. Шуларның бер мәзәге «Көлсәң – көл инде!» дигән сәхифәдә басылып чыкты.

Менә әле күптән түгел генә үзем белән дә бер мәзәк хәл булып алды. Ишектә кыңгырау шалтырады, кулымдагы гәҗитне куймыйча гына ишекне ачтым, үзем көләм. Күрше икән: «Әйдә, мин әйтәм, күрше, уз, хуш киләсең». «Әллә миннән көләсең инде» – ди бу. «Юк инде, әйдә, уз, нишләп синнән көлим, менә гәҗиттә бик кызык мәзәк язганнар, шуны укып көлеп утыра идем әле». Күршем: «Нинди гәҗит укыйсың көлә-көлә?» – дип кызыксынды. «Безнең гәҗит», – мин әйтәм. Күршем: «Кара әле, яшьти, гәҗитнең үзегезнеке икәнен беләм, безнеке түгел инде, билгеле. Сезнеке безнеке була алмый. Үземнекен мин үзем дә укыйм, башымны катырма. Нинди гәҗит укыйсың, дип сорыйм мин синнән», – ди. Шунда аның аңламый торганын күреп, кулымдагы гәҗитнең беренче битен күрсәттем: «Менә, мин әйтәм, бу гәҗит «Безнең гәҗит» дип атала, монда җитди мәсьәләләр, гыйбрәтле хәлләр, хәтта эчең катып көләрлек мәзәкләр дә басыла. Шуңа күрә яратып укыйбыз да аны, безнең гәҗит ул». «Күрше, укып чыксаң, гәҗитеңне биреп тор инде, иртәгә кертермен», – дип сорап алып чыгып китте. Гәҗитне биргәндә такмак та әйтеп алдым әле үзенә.

«Безнең гәҗит»,»Безнең гәҗит»,

Инде ничә еллар безнеке.

Язылсаң «Безнең гәҗит» кә,

Билләһи булыр ул сезнеке.

Бер-ике көннән кереп килә бу, авызы колакта. «Мә, күрше, үзеңнең гәҗитеңне. Бу ай беткәнче, яңасы килгәч, укырга биреп торырсың инде. Почта бүлегенә кереп язылдым, сезнең гәҗит ай башыннан безнең гәҗит тә була инде», – дип шаяртып, гәҗиткә язылып кайткан кәгазен күрсәтте. Менә шундый ул «Безнең гәҗит»! Үзенең бер мәзәге белән генә дә күршемне үзенә язылырга күндерә алды.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии