Авылым сулышы

Авылым сулышы

«Безнең гәҗит» бүген яңа сәхифә тәкъдим итә. Ул илдәге, дөньядагы кризиска, болганчыклыкка карамастан, үз эшен уңышлы алып баручы хезмәт коллективлары, уңган һөнәр ияләре турында сөйләячәк. Тирә-як гел начардан гына тормый бит. Юкса, «БГ»ны гел зарланып утыручы дип аңлап, шулай тиеш дип кабул итәргә омтылучылар да бар. Без яхшысын да, яманын да күрергә, реаль тормышны төсләргә буямый күрсәтергә тиешбез. Әмма уңышлы эшләүчеләргә дә кыен икән. Бүгенге тормыш тоташ интригалардан, хөсетлектән генә тора сыман. Тәүге язмабыз да шул хакта.

«»да кемгә яшәргә рәхәт?..

хуҗалыгының бүгенгесе, киләчәге турында фикер йөрткәндә, күңелне өметсезлек катыш борчу биләп алуга да ияләнеп беттек, ахырысы. Кая карама, кемнән сорашма, тоташ зарлану… Аның шулай булуы аңлашыла да. халкы эшләгәненә лаеклы хезмәт хакы ала алмый, хуҗалыклар җитештергән продукциясен тиешле бәядән сата алмый аптырый, шул ук вакытта энергоресурслар, техникалар хакы «колагыннан тартып» күтәргән кебек югарыга үрмәли. Мондый шартларда хуҗалыгы тармагында эшен дәвам итеп, аягында басып кала алган хуҗалыкларны «безнең заман геройлары» дип атасак та артык булмастыр. Аларның берсе – районындагы «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (ҖЧҖ) хезмәт нәтиҗәләре белән бөтен республикага яхшы таныш.

Инде кырык елга якын гомерен авыл хуҗалыгында хезмәткә багышлаган, ике дистә елдан артык шушы «Коммуна»ны җитәкләп, елның-елында алдынгылар рәтендә макталып килүче Җәүдәт Хөсәеновны бүген нәрсә борчый соң?

ХАЛЫК ИСЕМЕННӘН ӘЙТӘМ…

Тормыш авырлыкларын, аграр тармактагыларга карата дәүләт тарафыннан булган гаделсез мөнәсәбәтне тырыш хезмәт белән җиңәргә өйрәнгән тәҗрибәле җитәкченең бүген аерым кешеләр тарафыннан тудырылган мораль гаделсезлекне, яла ягуларны күреп җаны әрни. Бер төркем «активистлар» менә инде ике елдан артык аны төрле урлашуда, хуҗалыкны таркатуда, милкен законсыз үзләштерүдә гаепләмәкче булып йөри. Шушы вакыт эчендә төрле органнар тарафыннан күпме тикшерү үткәрелде, суд арты суд булды. Һәммәсе Җәүдәт Хөсәеновның гаепсезлеген раслап нәтиҗә чыгарды. Тик теге төркем һаман тынычлана алмый, тикшерү нәтиҗәләре, суд карарлары да алар өчен берни түгел күрәсең. Аңлашыла, без хәзер, Аллага шөкер, демократик илдә, сүз иреге чорында яшибез. Тик, вәкаләтле инстанция карарларын да кабул итмичә, бернинди башка фикергә колак салмыйча, «үзем генә дөрес» дип йөрү демократия, сүз иреге була аламы соң?!

Изображение удалено.

Тагын бер нәрсәгә игътибар итми мөмкин түгел. Күп булса ике дистә кешедән җыйналган «активистлар» төркеме үз дәгъваларын «Коммуна» җәмгыяте составындагы авыл халкы исеменнән яза. Араларында берсе дә ул хуҗалыкта эшләми. Ә җәмгыятьтә эшләп көн күрүче 160тан артык кеше төркем белән бөтенләй фикердәш түгел. Бу очракта кемнең чын мәгънәсендә халык мәнфәгате яклы булуы, ә кемнең халык исеменнән «авыз чайкап» йөрүе ачык аңлашыла.

Хәер, дөрестән дә «Коммуна»ны талаганнармы, хуҗалык таркалу алдында торамы, анда кемгә яшәү рәхәт, ә кемгә кыен һәм ни өчен? Әлеге сорауларга җавапны без нәкъ менә шул хуҗалыкта эшләп көн күрүче, шул авылда яшүче халык арасыннан эзләдек.

«БЕЗГӘ МОНДА ЭШ КЫЕН… ТҮГЕЛ»

– Башка җирдә хезмәт хакын вакытында түләмәгәндә дә биредә көне-сәгатендә акча бирелде. Шуңа күрә 2002 елда Чувашиядән эш сорап килгән идем, – дип искә ала сыер савучы Света Сәгъдиева. – Хәзер инде кияүгә чыгып бөтенләйгә калдым. Үкенмим, бар да яхшы.

Янәшәсендә басып торган ханым, үзен Галина Черникова дип таныштырды, әңгәмәдәшенең сүзен күтәреп алды:

– Бер ялгансыз, мин дә 13 ел элек Чувашиядән килдем бу хуҗалыкка. Үзебездә хезмәт хакын бөтенләй күрми башлаган идек, ә балаларны үстерергә кирәк. Менә «Коммуна»да эш тә бар, акча да вакытында түлиләр дигән хәбәр ишеттем дә, Җәүдәт Салиховичка килеп мөрәҗәгать итәргә булдым. Аллага шөкер, торырга йортын да бирде әле…

Изображение удалено.

Фермада терлекчеләр, сыер савучылар белән аралашып йөргәндә «Коммуна» җәмгыятенә читтән килеп эшли башлаган тагын берничә кешене очраттым.

Галина Николаева мәсәлән, Ульяновск өлкәсе якларыннан килеп төпләнгән икән. Анда колхозлары таркалгач, бөтен авылы белән эшсез калганнар. Бәхет эзләп кайсы-кая таралыша башлаган. 4-5 ел эшсез, акчасыз тилмергәч, Галина да биредәге «коммунизм» турында ишеткән. Һәм менә 2004нче елдан бирле ул «Коммуна» хуҗалыгында сыер сава.

– Хезмәт хакын әйбәт түли, вакытында, акчалата… Яшәргә безгә дә йорт бирде. Рәхмәттән башка бер сүзем юк, – ди Галина ханым, мөлдерәмә яшьле күзләрен сөртеп.

Изображение удалено.

Бу ханымнарның рәхмәт сүзләре, күз яшьләре аңлашыла да. Алар инде чарасызлыктан «Коммуна»га килеп бәхет тапканнар. Кем әйтмешли, булганның кадерен белергә өйрәткән аларны тормыш. Ә биредә туып-үскән, шушында эшләүче төп халкы нинди фикердә соң дип, кешеләрдән сораштыруымны дәвам итәм.

– Җәүдәт җитәкче булып эшли башлаганнан бирле бездә начар булганы да юк! – дип өздереп куйды 40 елга якын шушы «Коммуна» хуҗалыгында сыер савучы Мөсфирә ханым Шакирҗанова. – Инде 7 ел пенсиядә мин, ләкин эштән китәсем килми. Бар шартлар тудырылган, акчасын түли, нәрсә дип өйдә ятыйм? Менә узган январь аена 19 мең сум акча алдым, февральгә бераз гына кимрәк. Әле бу сөтнең чагыштырмача азайган вакыты өчен. Җәен тагын да артырга мөмкин.

Кадрия Сираҗева февраль аеның бер өлешен ял иткән, шулай да 14 мең 980 сум хезмәт хакы бирделәр дип, сүзен дәвам итте:

– Менә күрше Черкен хуҗалыгындагы сыер савучылар белән аралашып торам. Алар айга 3-4 мең сум алабыз диләр. Күз генә тия күрмәсен хуҗалыгыбызга, җитәкчелегебезгә. Терлекләргә дә азык җитәрлек. Ни сорасак, шуны бирәләр. Хезмәт хакы вакытында, тагын нәрсә җитми… Матур итеп, кадерен белеп, бергәләшеп яшәргә генә кала. Шуңа күрә эштән үзе теләп берәүнең дә китәсе килми, ябышып яталар…

БЕРГӘЛЕКНЕҢ НИГЕЗЕ

Бер яктан карасаң, гаҗәп! Инвесторлы кайбер агрфирмалардагы сыман биредәге фермаларда роботлар һәм башка төрле заманча технологияләр тутырылмаган. Трактор-машина паркындагы техниканың да күбесе гади, иске, югары комфортлы түгел. Ә хуҗалыкта эшләүчеләр канәгать, «бернинди инвестор кирәкми, шушы җитәкчебез белән бергә эшләргә язсын алга таба да», диләр. Күрәмсең, авыл фәлсәфәсе шулдыр: заманча технологияләр, комфортлы чит ил техникалары гына җитми әле, иң мөһиме – кеше кадерен белү кирәк. Авыл кешесенең ышанычын, ихтирамын яулап, «Коммуна» җәмгыятендәге сыман аңлашып, бергәләшеп яшәү мөһим. Ә хезмәт кешесен кадерләү максатыннан аз эшләнми хуҗалыкта.

Соңгы ике дистә ел эчендә хуҗалык көче белән хезмәткәрләргә 40ка якын йорт салып бирелгән. Районда иң беренчеләрдән булып асфальт юллы, газлы булган «Коммуна»рлар.

– Кешегә эш һәм яшәү шартлары уңайлы булсын, авылыбыз чиста, төзек торсын! – ди Җәүдәт Хөсәенов. Хуҗалыкның финанс запасы артык ташып тормаса да, социаль мәсәләләрне хәл итүгә дә кулдан килгәнчә мөмкинлек табарга тырышалар. Мәдәният йортына капиталь ремонт ясаганнар, ел саен мәктәпне төзекләндереп торуга зур өлеш кертәләр. 25 балага исәпләнгән балалар бакчасы да дистә ел элек фәкать «Коммуна» көче белән төзеп тапшырылган. Хуҗалыкны икегә бүлеп ага торган Зөя елгасы аша үзенчәлекле конструкцияле заманча күпер төзетүне Җәүдәт Хөсәенов аеруча горурлык белән искәртеп китте. Язын Зөя елгасы ярларыннан ташып чыга, элеккеге күпер су астында кала, ә еш кына бозлар ташкыны аны бөтенләй җимереп агызып алып китә торган булган. Хәзер исә «язгы ташу чорында күперсез калу» дигән төшенчәне халык тәмам оныткан инде. Суүткәргеч аша йортларга килүче су катырак, ягъни тимергә бай булганлыктан, күпләр хәзер чишмә суы гына куллана. Биш чакырым ераклыктагы чишмәдән торба сузып авылның өч урамына саф су китерткәннәр. Бер уйлаганда, ул хәтлесен эшләүне беркем дә таләп итми, йортларга су кергән бит. Ә авыл уртасындагы әллә кайчан ләм белән күмелеп беткән күлләрне казыту, чистарту нигә кирәк иде?! Моны фәкать бер сәбәп белән генә аңлатып була, ул – үз авылыңа, үз халкыңа яхшылык кылуның ачык мисалларыдыр! 6–7 метртирәнлектәге матур күлләрдә халык хәтта рәхәтләнеп балык тота хәзер. Әлеге өч күл Черки Кильдураз авылы халкының горурлыгына әйләнгән. Инде хәзер «Коммуна» җәмгыяте көче белән авыл урамнарына да таш юллар түши башлаганнар. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче оешмалар өчен икътисадый яктан көннән-көн кыенлаша барган заманда «Коммуна» җәмгыяте халыкның яшәү шартларын яхшыртуга, авылны төзекләндерүгә зур чыгымнар тотып лаеклы өлеш кертә алуы сокландыра, әлбәттә.

«КОММУНА» ХУҖАЛЫГЫ ТАЛАНГАН, ТАРКАЛГАН ДИЛӘР…

«Коммуна» җәмгыяте биләмәләренә килеп керүгә үзгәлек күзгә ташлана. Басу-кырлар да чисталыгы, тигез эшкәртелеше ягыннан әллә каян аерылып тора. Биредә кырчылык культурасы югары дәрәҗәдә дигән сүз бит ул. Һава шартлары Татарстан төбәге өчен уңайлы килгән 2007-2008 елларда бөртеклеләрне гектарыннан уртача 72шәр центнер алганнар. Быелгы чагыштырмача коры җәй өчен дә игенчелек нәтиҗәсе начар түгел – уңыш 35әр центнер тәшкил иткән. Соңгы 8 елга нәтиҗә ясасак, уртача уңыш – гектарыннан 48,9 центнер чыга. Гаять зур күрсәткеч бу!

– Уҗымнарның торышына караганда, киләсе уңыш өчен дә ныклы нигез булдырылды, – ди җәмгыять директоры Җәүдәт Хөсәенов. Кем-кем, ә ул бу эшне яхшы белә. Белгечлеге буенча да агроном, хезмәт юлын узган гасырның 70нче еллар азагында шушы хуҗалыкта башлаган. Соңыннан «Марс» хуҗалыгы рәисе булып эшләп алган. Һәм менә 1992нче елдан инде «Коммуна»ны җитәкли. Ул вакытта бурычка батып барган хуҗалык, яңа җитәкче килгәч, Буа районы, Татарстан Республикасы күләмендә даими мактап телгә алына торганга әйләнә. Бер ай элек Питрәч районында узган аграр тармактагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау семинар-киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге хуҗалыкны тагын бер кат үрнәк буларак билгеләп китте. «Коммуна» җәмгыяте республикада иң нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклардан икән, биредәге һәр гектар сөрүлек җиргә 35мең 800әр сумлык продукция җитештерелгән.

2012 елда һәр гектар мәйданнан 500әр центнерга кадәр шикәр чөгендере үстереп алулары да – бу үрнәк мисалларның бер чагылышы. Терлекчелеккә килгәндә, ел дәвамында һәр сыердан уртача 8500әр килограмм сөт савалар хуҗалыкта.

– Әлеге уңышлар ел әйләнәсендәге тырыш хезмәт, коллективның ачы маңгай тире нәтиҗәсе, – дип ассызыклый Җәүдәт Хөсәенов. – Бары бергәлектә булганда гына ирешә алабыз хезмәт җиңүләренә.

«КОММУНА»ДА ЯШӘРГӘ КЕМГӘ КЫЕН СОҢ?

Моның шулай икәне аңлашыла да. Хуҗалык, инде билгеләп киткәнебезчә, бернинди инвесторсыз, үз көнен үзе күрә бит. Ягулык-майлау материаллары бетте, запас частьлар кирәк дип, инвесторлы агрофирмалардагы сыман язгы чәчү я урак алдыннан барып сыеныр «түбә»ләре юк. Җиде кат санарга, кайдадыр экономияләргә, булганның кадерен белеп, нәтиҗәлелекне арттыру юнәлешендә эшләргә кала. Шуңа күрә дә биредә заманча чит ил техникалары белән бергә инде 20шәр еллык тарихы булган «совет» тракторлары, авыл хуҗалыгы машиналары да сафта әле. Ә механизаторлары – универсаль, теләсә нинди техниканы йөгәнли ала. Мисал өчен, Рөстәм Галәветдинов тракторга утырып чәчүдә катнаша, урак чорында ДОН комбайны белән ашлык суктыра. Илдус Рәхимҗанов берүзе дүрт техникада эшли. Иртә язда туфрак эшкәртү-чәчүдән башлап, декабрь азагына чаклы диярлек кырда ул. Чөнки шикәр чөгендерен алып, заводка ташып бетерү мәшәкате шактый озакка сузыла. Хуҗалыкның баш инженеры Ринат Нигъматуллин да авыл интеллигенты булып кулын кесәсенә тыгып йөрми, кирәк вакытта комбайнга да, тракторга да утырып эшли.

– Улым Айрат та җәен ял алып шәһәрдән авылга махсус кайта, – ди Ринат Нигъматуллин. – Хуҗалыкта урак чорында комбайнда яхшы гына акча эшләп китә. Акчасын түләгәч, нигә эшләмәскә?! Ике-өч төрле техникада да эшләргә риза без. Түләү булсын һәм эш булсын.

Әлбәттә, беренче карашка хуҗалыкта җитәкче тарафыннан таләпләр катгый куелган кебек. Кеше эшсез торырга, эленке-салынкы йөреп, вакытны нәтиҗәсез уздырырга тиеш түгел. Куелган таләпләргә чыдый алмыйча элегрәк хуҗалык эшеннән китүчеләр дә булгалаган. Гадәттә, хезмәт сөймәүчеләр, урлашырга, салырга яратучылар булган алар.

– Безнең хуҗалыкта андыйларга урын юк, түзә алмыйча үзләре качалар, – ди Җәүдәт Хөсәенов. Аның аңлатуынча, алар хәзер теге «активистлар» төркеме составының нигезен тәшкил итә икән. Фермада, машина-трактор паркында эшче халык белән аралашканда, берәү дә ул төркемне яклап чыкмады.

– Мин аларга аптырыйм, алдан җир кирәк булды, аннан тагын нәрсәдер… Эш кенә кирәкми аларга. Ә безгә эш булсын, хезмәт хакы булсын. Терлек асрарга шартлар булсын, – дип ачынып сөйләде бер терлекче. (Аның куркынычсызлыгы өчен борчылып, исем-фамилиясен күрсәтмибез. – Ред.)

«Коммуна» җәмгыятендә эшләп тормыш итүче халыкның фикере нигездә менә шундый һәм алар биредәге шартлардан һич тә зарланмый.

Гадел СӨЛӘЙМАН.

Казан – Буа – Казан.

Комментарии