- 28.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №11 (24 март)
- Рубрика: Архив
Хәзер наркомания белән беррәттән телефономания дигән “куркыныч” сүз янәшә йөри. Исеменнән күренгәнчә, бу чирнең асылы – телефонга бәйлелек.
Кесә телефоны дигән “могҗиза” яшүсмерләрнең бик сирәгендә генә юк. Сөйләшергә генә мөмкин булган телефоннар беркемне дә кызыксындырмый бүген. Яңадан-яңа функцияле телефон, сөйләшү өчен файдаланудан бигрәк, дус-иш, танышлар алдында мактану өчен кулланыла түгелме соң? Телефонның зарары инде күп тапкырлар исбатланса да, аны алучылар кимеми. Хәтта телефонсыз кешегә ничектер кимсетеп, аптырап карыйбыз. Шул телефон аркасында төрле фаҗигаләр дә килеп чыга. Күптән түгел Арча районында 13 яшьлек бер кыз бала үз-үзенә кул салган. Сәбәбе – дусларыныкы кебек шәп телефоны булмау. Телефон алмаган өчен гомереңне өзү – коточкыч. Тагын шундый куркыныч чирләрдән телевизор һәм интернетка бәйлелекне дә атарга була.
Әлбәттә, яшьләрнең барлык проблемаларын да җәмгыятькә, заманага гына сылтап калдыру дөрес булмастыр. Гаеп бездә, яшьләрдә дә бар. Проблемалардан качып кына булмый, аларны хәл итәргә тырышып карарга кирәк. Яшьләр белән дәүләт, җәмгыять җитәкләшеп эш иткәндә генә нинди дә булса нәтиҗәгә ирешеп булыр, мөгаен.
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Арча районы, Мөндеш авылы.
“Фикер” Һәр сишәмбе сагынып килеп сезне Утырамын өстәл янына. Милли ризык – чәкчәк, төрле тәм-том Тезелеп киткән җылы табынга. Һәр сишәмбе яңа “фикер” туа, Тәмле чәйләр кайный биредә. Кайнар чәйләр кызу бәхәс белән Төрле фикер белән үрелә. Шундый рәхәт сулыш алулары, Шундый бөркү монда һавасы… Җыелышып килгән төрле җирдән Милли җанлы татар баласы. Төрле бәхәсләргә керсәк тә без, “Милләт” сүзе төшми телләрдән. Түрдә кунак та бар. Барыбызның Күзе аңа таба төбәлгән. Сишәмбедә кичләр шулай уза: Җан азыгы алып, чормада… Татар йөзен һич басалмас тузан Чормаларда азан булганда. Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Артыгын бизәнмик
“Эх, сез матур кызлар, ник шаяртасыз?”. Хәзерге кызларга әлеге юллар туры киләме? Бу «матур» сүзенә караш элекке кебек микән? Хәзер заманасы, аңа карап, кешеләре дә үзгәрде. Акчаң булса, теләгән нәрсәңне ала аласың. Сүзем бизәнеп йөрүче кызлар турында. Нинди генә кибеткә кермә, кызлар өчен төрледән-төрле бизәнгечләр сатыла. Мин моңа бер дә каршы түгел. Әлбәттә, үзем дә кызыгам аларга. Ләкин чамасын белеп бизәнү кирәк, минемчә. Әйтик, озын ясалма керфекләр, сөрмә һәм бик ачык төстәге иннек. Ә-ә-ә, онытып та торам: әле пудра да сөртәләр бит. Шуннан уйлап карыйк: бу кыз кемгә охшап калды инде? Аның бу «кычкырып торган» макияжы үзенә ошый микәнни? Алсу ирен, ялтырап торган күз һәм кап-кара керфек – менә ул матурлык. Бу табигый, Ходай биргән чибәрлек, аны сакларга кирәк. Бу кадәр ясана торгач, 15 елдан соң битең нинди булыр? Анысын үзең уйла.
Гөлия ИМАМОВА.
Азнакай районы, Мәсгут авылы.
Утлы таба алда әле
Без, мәктәп укучылары, быел укуның нәрсә икәнен белмибез дә. Сынаулы “янгын тревогасы”, Сәламәтлек көне, лицеебызның үз бәйрәмнәре аркасында дәресләрдән мәхрүм калдык. Күптән түгел грипп вәсвәсәсе аркасында атна буе өйдә утыру бәхете елмайды. БДИга тыныч кына әзерләнергә менә дигән сәбәп, имеш. Тот капчыгыңны! Бар ихтыяр көчен җигеп, дәреслек-әсбап өстендә бөгелеп утыручылар юк та хәзер. Бердәнбер әзерләнү ысулы –белемне сеңдереп калу. Мәктәп бусагасын атлап чыкканнан соң, Ньютон кем дә, Лермонтов кем – анысы барыбер.
Безнең лицейда тәртип беренче урында. Салкыннан катып үлмәс өчен, чатнама суыкларда мәктәпкә кайберләре джинсы, кофта, пулловер, кыскасы, җылы кием киеп килгән иде. Икенче көнне завучлар бәйләнергә тотынды: “Сез нәрсә, урамда җып-җылы. Лицей танымаслык булды, коррекцион мәктәпкә әйләндереп бетердегез бит!”
Ял итү яхшы, әмма зыянлы. Дөресен әйтим, мин инде тәмам ялкауланып беттем. Әдәбияттан ун битлек әсәрне көч-хәл белән укып чыгам. Хәзер безнең өчен бал вә май булса, уку елы азагында рәхәтләнеп утлы табада кыздырылырбыз әле!
Линар ЗАКИРОВ
Милан башка, без башка
Ни сәбәпледер, Казан мине кечкенәдән үзенә тартып торды. Гел башкалада яшисем килә иде. Һәм менә хыялым тормышка ашты. Мин – Казан дәүләт университеты студенты.
Казанга мең ел дисәләр дә, ул әле бик яшь шәһәр, минемчә. Монда үсеш беркайчан да туктап тормый. Шау-гөр килеп 2013 елда булачак Универсиадага әзерлек алып баралар. Нидер җимерәләр, төзиләр… Тик берәү дә шәһәр уртасында барлыкка килгән чүплекләрне, җимерекләрне җыештыру хакында уйланмый бугай.
Көнгә берничә тапкыр Колхоз базары яныннан үтәм. Мәскәү урамының бу башында ямьсезлек, пычраклыкны әйтеп бетергесез. Базар тирәсендә ярымҗимерек биналар, стеналарда берсе өстенә икенчесе ябыштырылган, ертылып беткән афишалар. Бу картинаны күргәч, үзеңне Казан уртасында дип һич кенә дә хис итмисең. Мондый шыксызлык авылларда юк бугай. Әгәр дә берәр турист ялгыш кына Кремль тирәсенә түгел, ә нәкъ менә бу якларга килеп чыксамы?! Билләһи, Казаннан качачак!
Островский урамындагы чиркәү артын әйтеп тә торасы юк. Безнең авылда чүплек түгәр өчен махсус урын бар. Күрше Котыш авылы белән чиктәш булганга, бездә ул җирне “Котыш чиге” дип йөртәләр. Тик авыл чүплеге чиркәү артындагы җимерекләр янында җәннәт бакчасы кебек.
Универсиадага әзерлек йөзеннән бу урамда ниләр майтарылачагын белергә теләп, Вахитов районы торак коммуналь хуҗалыгына шалтыраттым. Әлегә вакытлары юк иде. Әллә сөйләшергә теләмәделәр, трубканы ташладылар…
…Күптән түгел автобуста, яңарак ябыштырылган афишаларны укып кайтканда, язучы, публицист Мәгъсүм абый Гәрәев сөйләгән бер вакыйга искә төште. 2007 елда Италиянең Миландагы Ла Скала театрында хакимият башлыгы Берлускони халыкка: “Шәһәр эчендә бернинди чүп булмаячак!” – дип сүз бирә. Тик җитәкче Африкада да җитәкче дигәндәй, сүзендә тормый. Ярты еллап вакыт үткәч, Италиядә бик тә танылган опера җырчысы концерт бирә. Ә билет бәясен 500 кг чүп дип куя. Шул хәлдән соң җитәкчеләр Миланны чистарттыралар. Шулай итеп, сәнгать чүпне “юк итә”.
Әллә инде Казанга да дөньякүләм танылган берәр артистны чакырып, шундый тәкъдим белән чыгасы?!
Хәер, безгә җырчылар гына булышмас шул. Тәрбиябез башка бит…
Лилия ЛОКМАНОВА,
КДУның 1нче курс студенты.
Күңелләргә кергән яз
Бу таш стеналар арасында шундый күңелсез. Суларга һава җитми, талган күзләр ирексез тәрәзәгә таба төбәлә. Ә урамда яз! Түбә кыекларыннан тамчылар йөгерешә, аларга кушылып җырлыйсы да, акрын гына елыйсы да килә…
Нигә килдең икән син, яз?! Кеше күңелен яраларгамы, аның тагын бер язы үтеп барганын күрсәтергәме?… Әйе, яз килә…
Һәр елның язы бар шул. Башка елларны да килә иде ул язлар. Җылы кояш нурларына чумып яшәр өчен көч бирә дә еракларга китеп югала иде.
Менә тагын бер яз… ул кеше күңеленә дә, йөрәгенә, җанына да керә белә. Күңелдәге карлы-буранлы мизгелләр, язга кушылып, гөрләвек булып ага да, салават күпере булып, күңел күгенә урнаша. Яз килә. Ул кешенең сүнеп бетә торган учагына дөрләп торган ялкын өстәр өчен генә килә.
Яз килә. Өметләр белән, яңа шатлык-куанычлары, сөйгән ярлары, җылы яңгырлары, тилерткеч хуш исләре, йомшак җилләре, назлы хисләре белән яз килә! Ниһаять, бу таш стеналар эченә дә кояш нурлары үтеп керәчәк…
Айгөл НИГЪМӘТҖАНОВА.
Арча районы, Яңа Ашыт авылы.
Күпме җырларга була?!
“БГ”да “Сиздем, тоймадым гына…” (10 февраль, 2010 ел) дигән язманы укыгач, яшь чак искә төште. Бездә дә булды андый уен-көлкеле капка урлау бәйрәме. Ул чакта һәркемдә кем ничек булдыра ала, шулай ясалган җил капкалар. Күл буенда гына Зыятдин абый яши иде. Ул да, язма герое кебек үк, капкасын сакларга була. Ишегалдындагы ат арбасы эченә кереп ята да озак та тормый тәмләп йокыга китә. Шуны гына көткән егетләр исә капканы яшереп куя. Әле эш аның белән генә бетми: абзый белән бергә арбаны күл эченә кертеп куялар…
Ни өчендер, телевидение, радио шундый күңелле гореф-гадәтләрне искә алмый. Радиодан иртәдән кичкә кадәр җыр һәм реклама яңгырый. Әз генә дөнья хәлләрен дә сөйләргә була югыйсә. Туйдыра бертөрлелек…
Зыятдин ШӘВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.
Комментарии