Улын атасы тәрбияләсен

Гаиләдә малай тугач, әти кеше бәхет кошы тоткандай очынып йөри, йөрәге горурлык хисләре белән тула, ярдәмче туганын тоя. Ләкин моның өчен баланы чын ир-егет итеп тәрбияләргә кирәк әле. Бу – ата-ананың төп бурычы. Шушы максатны тормышка ашыру белән күбрәк ата кеше шөгыльләнергә тиеш.

Ир балага хезмәт күнекмәсе бирү – тәрбиянең иң яхшы чарасы. Яшь үзенчәлекләрен искә алып, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтү, физкультура һәм спортка тарту мөһим. Әнә бит, иртән балалар бакчасына килгәч, алар әтиләре белән бергә башкарган эшләрне ничек горурланып сөйли. “Әти белән шахмат уйнадык, ә мин җиңдем” һәм башкалар.

Әгәр ата кеше улына һәр ир-егет чалбарын үтүкли белергә тиеш дисә, һәм әлеге эшнең бөтен нечкәлекләрен күрсәтеп, аның белән бу эшне бергә башкарса, тырышлыгы, һичшиксез, юкка чыкмаячак. Улын урын-җирен җыярга, оекбашларын юарга, көн саен аяк киемен чистартып куярга өйрәтсә, болар тора-бара бала өчен гадәткә әйләнәчәк. Әлбәттә, бу очракта туктаусыз кисәтү ясаулар, җәза бирүләр артык. Уңышсызлыкларга очраган чакларда: “Әй, бернәрсә эшләргә дә хәлеңнән килми, пешмәгән…” – дип һич кенә дә әйтә күрмәгез. Мондый чакта бала үзен булдыксыз итеп тоярга мөмкин. Бары тик түземлек, үз сүзеңдә нык тору, шәхси үрнәк, уртак эшчәнлек, мактау гына ир баланы тәрбияләүдә ярдәм итә. Әгәр аның турында хезмәт сөючән малай дисәләр, моны үзегезнең җиңүегез дип бәяләгез.

Һәр туплаган малы белән түгел, ә тәрбияләп үстергән балалары белән горурланырга тиеш.

Фәндәлия ХУҖИНА,

шәһәре 86нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Ерткычлар тәрбиялибез

Беркөнне “Химиклар” мәдәният сарае янындагы паркта йөрим. Алдымда яшь пар балалар коляскасы этеп бара. Авызларында тәмәке, кулларында сыра, ә үзләре бер-берсенә теләсә ни әйтешә. Балалары тавыштан елап җибәрде. Ә тегеләрнең исендә дә юк, талашуларын дәвам итәләр. Бу сабый үскәч, яшендәге әнисен кыйнап, соңгы акчасын алып эчеп ята дисәләр, һич кенә дә гаҗәпләнмәячәкмен. Чөнки бу очракта ата-ана үзе гаепле. Ул баласын йөкле вакытта ук эчкечелек дөньясына алып керә башлый.

Бу парга охшаган тагын бер гаиләне күргән идем. Нарасыйлары туды. Әмма ана больницадан чыгуга, аракылы-сыралы бәйрәм башланды. Шундый көннәрнең берсендә эчеп исереп, ахыр чиктә ирнең хатынын буа башлавын үз күзләрем белән күрдем. Сабый да шунда бит. Әле ярый бик тиз ярдәмгә килеп, яшь парны аерырга җитештек. Иң аянычы – бала бу коточкыч хәлләрне күреп үсә һәм нормаль хәл буларак кабул итәчәк. Үсеп җиткәч, ул үзе әти-әнисенә кул күтәрмәс дип әйтеп буламы икән?!

Минемчә, тәрбиядә зур рольне гаилә үти. Баланың “гөнаһларында” балалар бакчасын һәм мәктәпне гаепләү – ялгыш фикер. Сабый күңеле үзенә карата игътибар, җылылык, гап-гади яратуны көтә. Бу хисләрне татымаса, ул аларны башка җирдән тулыландырачак.

Бүген әти-әнинең баласын тәрбияләргә вакыты юк. Ул аны балалар бакчасына илтә һәм кичен генә алып кайта. Шул ук Кавказ яки Азия халкына игътибар итсәң, аларда бала әнисе тәрбиясендә үсә. Хатын-кыз гаилә учагын саклый, ә ирләр матди якны кайгырта.

Радио-телевидение, газета-журнал аша тәрбия бирергә тырышабыз. СПИД, наркомания, эчкечелек, һәм җинаятьчелеккә каршы профилактика уздырабыз, яшьләрне бу афәттән саклап калу ягын карыйбыз. Шул ук вакытта пычраклыкка үзебез үк өйрәтәбез. Мәсәлән, “Дом-2” тапшыруы, “Мир криминала” газетасы шундыйлардан. Рекламалар яшьләрне “секс революциясенә” китерә, сыра диңгезендә коендыра. Шуңа да үсмерләр арасында иң күп сатып алына торган нәрсәләр булып спиртлы эчемлекләр һәм презервативлар санала.

Балага “собака – друг человека” дибез, әмма чын дусты кеше икәнлеген төшендермибез. Хәтта кайбер ата-аналар баласына караганда этенә ягымлырак мөнәсәбәттә.

Сүз ахырында тагын бер кат әйтәсем килә: бар бәла да игътибарсызлыктан, салкын караштан чыга. Бала әти-әнисе белән җылылык һәм наз дөньясында үсәргә тиеш. Югыйсә аңа хәмер һәм төрмә үз мәхәббәтен аңлата башлаячак.

Рәсим ХАҖИЕВ.

.

Комментарии