«Тамчы-шоу»да – безнекеләр

“Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында баручы “Тамчы-шоу” интеллектуаль-күңел ачу тапшыруында, ниһаять, безнекеләр дә катнашып кайтты. Тик 52нчеләр белән 58нчеләр тәмам дуслашып беткән икән бит. “Тамчы-шоу”да да, 25шәр очко җыеп, дуслык җиңгән! Телевидениегә эләгер өчен, бик күп көч куйган алар. Бу турыда 58нче мәктәпнең 8-9 сыйныф укучыларын уенга әзерләгән теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Вәлиева һәм уенда катнашкан Илсур Мотыйгуллин белән Алия Нәбиуллина сөйләде.

Уен нигезләмәсе кулга килеп кергәч, 58нче мәктәпнең укытучылары иң сәләтле укучыларны барлый башлаган. Уенның темасы да алдан билгеләнеп, язучы Әмирхан Еники тормышы һәм иҗатына багышланган. “Тамчы-шоу”да теләсә нинди сорауга шартлатып җавап бирердәй зирәк һәм җитез укучыларны “сөзеп” алу максатыннан, мәктәптә Әмирхан Еники иҗатына кагылышлы сайлап алу ярышу узган. Резидә ханым әйтүенчә, укучылар бик яхшы, мавыгып әзерләнгән. Финалга узган, ягъни “Тамчы-шоу”да катнашачак биш укучы, гыйнвар буе дәресләрдән соң калып, мәктәпкә ял көннәрендә килеп әзерләнгән. Мәктәп программасындагы һәр әсәргә бөртекләп анализ ясаган. мәчетләре тарихы һәм бүгенге хәленнән хәбәрдар булу шулай ук аерым бер шарт итеп куелган.

– Балалар мәчетләр турында мәгълүматны күбесенчә интернеттан алды. Кайберләре турында төгәл белдек, ә кайберләрен өстән-өстән генә карап чыктык. Белмәгән мәчетне күрсәтерләр, дип курыктык. Әмма без өйрәнгән Борнай мәчете эләкте, – ди Резидә ханым.

Укучылар хәтта каникулда да Әмирхан ага тормышын һәм иҗатын өйрәнүдән туктамаган. Җитмәсә, соңыннан үзләре язучының 14-15нче буынына чаклы шәҗәрәсен төзегән. Бактың исә, Әмирхан Еники нәселенә ерак тамырлары белән язучы Александр Куприн, хирург Ринат Акчуриннар да барып тоташа.

58нче мәктәп укучылары, уенның исеменә туры китереп, үз төркемнәренә – “Тамчылар”, ә 52нчеләр “Чулман йолдызлары” дигән исем сайлаган.

Алия әйтүенчә, бәйгегә әзерләнгән чакта әти-әниләре сирәк-мирәк ачуланганнар да әле. Ләкин Алия вакытын дөрес бүлеп, өй эшен хәзерләргә дә, бәйгегә әзерләнергә дә өлгергән.

Шулай итеп, ике мәктәп укучылары 1 февральдә иртән-иртүк Казанга юл алган. 30 минутлык тапшыруны ике сәгать төшергәннәр! Илсур әйтүенчә, студиягә килеп керүгә үк каушап калганнар. Шуңа күрә тапшыруның алып баручысы Марсель Әхмәдуллин, уенның темасына бернинди кагылышы булмаган сораулар биреп, катнашучыларны уенга тартып кертә алган. Ләкин Резидә Мансуровна сүзләренә караганда, режиссер: “Күп сөйләшмәгез, пленка бетә!” – дип тәкрарлаган. Уенчыларның берәрсе сүз әйтә алмыйча тотлыгып калса яисә ялгыш кына кырыйга караса, шул урынны кабат төшергәннәр.

Илсурның сүзләренә караганда, бөтен авырлыкны ул төшерү барышында тойган. “52нче мәктәпне алдан ук бик көчле, дигән иделәр, – дип сөйләп китте Илсур. – “Тамчы-шоу”га алганнар икән, димәк, без дә төшеп калганнардан түгел”.

“Тамчылар” командасы капитаны Илнар турында әйтәм әле: җавапны тыңлап бетермәс борын төймәгә баса иде. Бу аңлашылмаучанлыкка ачыклыкны Алия кертте:

– Без Илнарны юкка гына төркемебез капитаны итеп сайламадык. Чөнки аның төгәл саннарга хәтере әйбәт. Беренче сүзләрдән үк нәрсә турында сүз барганын отып ала.

Алия белән Илсур сүзләренә караганда, телевизордан бик җитди, чак кына усал булып күренгән жюри рәисе Әнвәр Хуҗиәхмәтов – гап-гади кеше. Алия аның матур һәм тынычландыра торган тавышына, кирәк вакытта йөзенә чыккан елмаюына игътибар итсә, Илсур: “Әнвәр абый безнең белән зурларча сөйләште”, – диде.

Илсур белән Алия барлык катнашучылар исеменнән мәктәп җитәкчелегенә, аларны бәйгегә әзерләүче укытучыларына рәхмәт белдерә. Әзерләнү барышында балалар бер-бер артлы нинди дә булса ачыш ясаган, мәгълүматтан дөрес файдаланырга өйрәнгән. Моның чаклы бай тәҗрибә туплаганнан соң, ничек инде тагын бер кат “Тамчы-шоу”да катнашып кайтмаска, ди?! Хәер, егетләр-кызлар үзләре дә шул турыда хыялланып йөри әле бу арада.

Линар ЗАКИРОВ.

Яр шәһәре.

“Тамчы-шоу”да - безнекеләр, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии