Салымнар авыл тарката

Быел авыл җирендә йорт тирәсендәге җирләр (өй һәм лапас урыннары, ишегалды һәм бәрәңге бакчасы турында сүз бара) өчен салым берьюлы 10,68 мәртәбә, ягъни 1068%ка артты. Авыл халкы шок хәлендә. Бу бәя тотрыклы шартларда мөмкин хәлме? Әлеге салым җирең булгангамы, әллә җирдән керем алган өченме? Кризисны сәбәп итеп, бюджетны тулыландыру максатыннанмы, әллә яшертен генә авылларны таркату өченме?

Шул сорауларга җавап табасы килә.

Җирең булган өчен салым болай зур сумма булырга тиеш түгел. Ни дисәң дә, җир хөкүмәтнеке түгел, үзебезнеке бит. Ул элек әби-бабайларныкы булган. Октябрь революциясеннән соң да үзебезнеке булып калды. Ә таркалгач, аны хөкүмәте тартып алды һәм “рәсмиләштерү” исеме астында 3-5 мең сумга кире сатты. Әле шул ук җир участогында урнашкан, хөкүмәттән бер тиен дә ярдәм алмыйча салган өебезне дә 5 мең сумга сатып алдык.

Инде керем салымы дисәк, электән килгән зур ишегалды һәм лапасларның хәзер әллә ни кирәге калмаса да, сутый киметәм дип, аны күккә элеп булмый. Ә бәрәңге бакчасы салым суммасы кадәр табыш бирми. Аның күпчелек мәйданы печән бакчасына әйләнде. Әмма табыш күп булганга түгел, чүп үләне үсмәсен өчен. Чөнки бәрәңге үстерү артык кыйммәткә төшә. Артыгын сатып та булмый, элекке кебек килеп җыючы юк.

Ә печәннән табыш күпме соң?

30 сутый җире, шуның 20 сутые бәрәңге бакчасы булган хуҗалык 774 сум салым түли (узган ел 72 сум 50 тиен иде). Шул 20 сутый бакчага тулысынча печән чәчсәң, 5-6 ц печән аласың. Ә 5 ц лы бер рулон печәнне 700 сумга ишегалдыңа китереп бирәләр, чабасы да, җыеп алып кайтасы да юк. Әле бит печән орлыгы күпме тора? Юк-юк та, 12-15 елга бер тапкыр бакчага койма тотып була, ә тактаның 1 м кубы – 5 мең сум, баганасы да шулай ук.

Әгәр айга 4 мең сум алып эшләгән гади эшчегә – 5 мең сум, 40 мең сум алып эшләүче җитәкчегә – 50 мең сум җан башы салымы салсалар, алар шул ук көнне эштән китәчәк. Шулай булгач, киләчәктә бәрәңге бакчасының кирәге калырмы?

Яшерен-батырын түгел, күпләрне авылда шул бәрәңге бакчасы белән сыер бәйләп тота иде. Ә хәзер бакча да, сыер да күпләргә кирәкми. Сыер асраучылар елдан-ел кими бара.

Үзебезнең авылны гына алам. Икътисадый яктан хәлле авыл саналабыз. Элекке колхоз системасында яшибез, колхоз ярдәм итеп тора. Шуңа да карамастан сыер асрау нык кимеде. Чөнки сөт арзан, ә азык кыйммәт. Мәсәлән, безнең урамдагы җир салымы түләүче 53 хуҗалыкның – 30ы сыер, ә 28е бертөрле терлек тә асрамый. Димәк, аларга печән бакчасы да кирәк түгел.

Салымнар суммасы кискен үсүне кризис хәлен җиңеләйтү өчен дисәк, ул гына булышмастыр. Чөнки бу сумма илебез саткан газ, нефть урман акчасы янында диңгезнең бер тамчысы гынадыр.

Авыл халкы өчен җир салымы гына түгел, башкалары да геометрик прогрессия рәвешендә арта бара. Мәсәлән, машинаны иминиятләштерүне генә алыйк. Авылда яшәүчеләр өчен ул 2007 елда 792 сум иде. 2008 елда 40%ка артып, 1113 сумга әйләнде. Ә 2009 елда тагын 69%ка артып, 1885 сумга җитте. Машиналарын иминиятләштермичә, тәүлегенә кимендә 15-18 сәгать (3 смена) эшләү хисабына уртача яшиләр. Ә моны авылда яшәп караган кеше генә аңлый ала. Мин булсам, һәр түрәне 365 көн рәттән авылда яшәп карарга өндәр идем.

Тукай районы, Иске Абдул авылы халкы исеменнән –

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.

Комментарии