- 28.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №11 (24 март)
- Рубрика: Архив
«Рубин» Европа лигасыннан төшеп калды. Узган атнада Германиянең «Вольфсбург» командасына каршы читтә, овертаймның соңгы минутында гол керттердек. Исәп — 2:1.
“Рубин” беренче таймда гол кертте һәм көндәшләргә каршы сакта да яхшы торды. Икенче таймда голны без керттердек һәм футболчылар да бермә-бер арыды. Инде овертаймда өстенлек “Вольфсбург” командасына күчте, гәрчә казанлыларның да менә дигән мөмкинлекләре бар иде. Белгечләр фикеренчә, бу очрашуда көчләр тигез булды. Уен ахырында “Рубин”ның дилбегәне ычкындыруын тренер Корбан Бәрдыев: “Безгә һөҗүмне көчәйтергә мөмкинлек булмады”, – дип аңлата. “Зенит”тан алынган һөҗүмче Фатих Теккега Европа турнирларында уйнау хокукы булмаганлыктан, һөҗүмне Кабзе белән Бухаров алып барды, тик нәтиҗәсез. Әлбәттә, “Рубин”га мөмкинлектән файдаланырлык һөҗүмчеләр җитмәде. Киләчәктә Чемпионнар Лигасында чыгыш ясарга туры киләчәк, әлеге состав белән алга китеп булмый, алай гына түгел, бүген үк Русиянең фаворит командалары футболчылар ягыннан безгә караганда көчлерәк күренә. “Зенит”, ЦСКА, “Локомотив” командалары трансферда көнләшерлек килешүләр төзеде.
“Рубин” әлегә Еврокубокларга нокта куйды, тик ул барыбер җиңүче булып кала. Иң кыйммәтлесе: узган елдан башлап соңгы көннәргә кадәр зур тәҗрибә тупладык. Бу әле башлангыч кына. Чемпионнар Лигасының киләсе сезонына ишекләр ачык. Анда матур үтеп керергә кирәк. Ә әлегә Русия Премьер-лигасы. Сүз уңаеннан, без Русиядә беренчелеккә чыктык. Дүшәмбе Казан командасы Томскида “Томь” командасына каршы көч сынашты. 76 минутта Бухаров исәпне үзгәртеп, “Рубин” өчен җиңү яулады. Шул рәвешле, казанлылар 2 уен рәттән отып, турнир таблицасын җитәкли. Әлегә “Рубин”нан башка бер команда да ике уен рәттән җиңү яуламады.
Әйтергә кирәк, бу уенда Бухаров даими чемпионаттагы 2нче голын кертте. Әгәр җәрәхәт һәм башка сәбәпләр белән даими чемпионат уеннарын калдырмаса, аңа Премьер-лиганың иң көчле бомбардирлар исәбенә генә түгел, ул исемлекне җитәкләргә дә мөмкинлек туачак. Соңгы вакытта мәгълүмат чаралары Бухаровның шул ук “Вольфсбург” командасына күчүе мөмкин, дигән имеш-мимеш тараткан иде. Бу сүзләрне Бухаров инкарь итеп: “Үземне немец командалары өчен чыгыш ясаучы итеп күзаллаган да юк, мин бары “Рубин” өчен!” – дип белдерде.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии