Нинди су эчәргә?

Социологик сораштыруларга караганда, 48% татарстанлы шешәдәге, бары тик 19%ы гына краннан аккан суны эчә. Калганнары фильтр куллана яки чишмә суы алып кайта. Ләкин белгечләр шешәдә сатылган суны кайвакытта чиста түгел һәм стандартларга туры килми, ди. Татарстанның Госалкогольинспекция бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, Татарстанда 3700гә ягын су чыганагы теркәлгән. Шуларның 3 меңгә якынын халык куллана. Әмма аларның барысыннан да эчәргә ярамый, диелә. Кайбер чыганакларда суның катылыгы нормадан 7 тапкырга артык очраклар да булган. Госалкогольинспекция үткәргән бәйсез экспертиза күрсәтүенчә, 19 литрлы шешәдә сатыла торган су да кайвакыт сыйфатлы булмый икән. Моңа карамастан, бу су сәүдә базарында иң кыйммәтлесе санала. 19 литрлы шешә, иң ким дигәндә, 110 сум тора. Әмма, сыйфатына карап, бер шешә су 250 сумга кадәр җитә. Бүген Казанның һәр ишегалдында булган “Святой ключ” су сату урыннарында бер литры бары тик 2 сум. Бәйсез экспертиза аны иң сыйфатсыз су исемлегенә керткән.

Ире өчен – 100 мең

Вахитов район суды Резидә Аитованың Финанс министрлыгына шикаятен канәгатьләндерде.

2005 елның августында республиканың Әлки район эчке эшләр бүлегендә административ тоткарланучылар камерасында Вәкил Аитов үле килеш табыла. Әлеге үлем буенча бүлегендә җинаять эше ачыла. Хезмәткәрләрне вазифаларын узып көч куллануда гаеплиләр. Ләкин 2006 елда прокуратура майорына – Әлки район эчке эшләр бүлеге хезмәткәренә карата гаепләүне раслаудан баш тарта. Аннан соң эшне “җинаять кылучы ачыкланмаган” дигән сәбәп табып туктата.

Инде менә Вахитов район суды, гаепләү карары булмаса да, Резидә Аитованың шикаятен өлешчә канәгатьләндерде. Резидә Финанс министрлыгыннан миллион сум сораган иде. Суд компенсацияне 100 мең сум дип бәяләде.

– Бу безнең эшчәнлегебездә икенче эш. Моңа кадәр Тукай районы эчке эшләр бүлегендә һәлак булган ирнең хатынына 250 мең сум компенсация түләттерә алган идек, – ди хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.

Түрәләр күпме акча эшли?

“Росстат” Русия түрәләренең хезмәт хакын хисаплаган. 2008 ел белән чагыштырганда, узган ел аларның 3,9%ка арткан – 28 мең 200 сум булган. Иң бай чиновниклар – хакимияттә. Анда 46 мең 200 сум алалар. Башкарма хакимияттә эшләүчеләр 28 мең 600 сумга йөри. Судта һәм прокуратурада – 20 мең 800 сум.

Аферистлар үрчи

Мәскәүдә штрафлы мошенниклар пәйда булган. Җинаятьчеләр шоферларга, аларның тизлекне арттырып административ хокук бозулары турында кисәтеп, почта буенча штраф квитанцияләре җибәрә. Ләкин анда акча күчереләсе реквизитлар урынына “электрон кошелок” күрсәтелә, дип хәбәр итә РБК агентлыгы. инспекциясе Мәскәү шоферларына игътибарлырак булырга киңәш итә. Чын бланкларда һәрвакытта да фотосурәт, җаваплы хезмәткәрнең имзасы, телефоны күрсәтелә. Әлбәттә, акчаны үз счетына гына күчерергә сорый.

Дөрес, Казанда әлегә мондый җинаять очраклары күзәтелмәгән. Ләкин аның безгә дә килү ихтималы юк түгел.

Уфа кыйммәтләнә

Башкортстан автобусларында йөрү хакы кыйммәтләнде. Моңарчы “Башавтотранс” маршрут автобусларында йөрү бәясе 10 сум иде. Хәзер ул 5 сумга артты. Бер үк вакытта социаль айлык билет та кыйммәтләнде. Әле социаль ярдәмгә мохтаҗлар аны 250 сумга ала алса, 22 марттан соң бу хак 400 сумга җитте.

Башкортстан хөкүмәте билет хакын узган ел көзен үк күтәрмәкче иде. Әмма ул чакта пенсионерлар баш күтәрде һәм Уфа шәһәре хакимияте бинасы каршында юлларны ябып, оештырды. Шуннан соң хөкүмәт җитәкчеләре бәяләрне арттырмады. Бу юлы да Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы җитәкчеләре Башкортстан хөкүмәтенең автобуста йөрү бәяләрен кискен арттыруга бәйле карарына каршылык чаралары оештырачакларын белдерде.

Русиядә – «Ачу көне»

20 мартта Мәскәүдә “Ачу көне” дип аталган каршылык акциясе оештырылды. Мондый акция “Бердәм Русиягә ышанмыйбыз!”, “ хакимияте китәргә тиеш!”, “Бәяләр һәм тарифлар артмасын!” дигән шигарьләр белән Русиянең дистәләрчә шәһәрләрендә узды. Владивостокта митингка 2 меңнән артык кеше чыкты. Алар торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрне төшерүне, җирле һәм ил җитәкчелеген эштән җибәрүне таләп итте. Шулай ук Новосибирск, Ижау, Казан, Петербургта да митинглар оештырылды. Мәскәү һәм Екатеринбургта акцияләрне йөртүчеләр үткәрде.

Мәскәүдәге протест акциясендә катнашкан 30лап кешене милиция тоткарлаган. Алар арасында “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов та бар. “Азатлык” радиосына ул милиция аларга карата көч куллануын, берничә кешенең кыйналуын әйтте. Мәскәү үзәгендәге Пушкин мәйданында митинг уздыруга шәһәр хакимияте рөхсәт бирмәгән иде.

Комментарии