- 28.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №11 (24 март)
- Рубрика: Архив
Узган дүшәмбедә Көнбатыш Европаның берничә илендә: Испания, Германия, Австрия, Швейцария, Италия һәм Франциядә “грузин мафиясе” әгъзалары дип саналган 69 кеше кулга алынды. Беренче хәбәрләрдә алар “рус мафиясе” әгъзалары диелгән иде.
Юрген Рот – Германиядә билгеле журналист. Мафия җинаятьләре турында тугыз китап авторы, аеруча Көнчыгыш Европа төркемнәрен өйрәнә. “Deutsche Welle”га биргән әңгәмәсендә ул фикерләре белән уртаклашты.
– “Русия мафиясе” – төгәл билгеләмә түгел, – ди Рот. – Гадәттә, сүз Мәскәү һәм Петербургта нигезләнгән өч зур җинаятьчел төркем турында бара. Дүшәмбедә кулга алынган кешеләр – моңарчы ватып керү, басу белән шөгыльләнгән кечкенә генә грузин төркеме әгъзалары. Ләкин соңгы вакытта алар кәсебен яңарткан, Швейцария аша зур күләмдә акча юа башлаган. Атнасына 1,4 миллион доллар чамасы.
Рот телгә алган Русиянең өч төп җинаятьчел синдикаты – Петербургтагы Тамбов төркеме һәм Мәскәүдәге Измайловская белән Солнцевская төркемнәре. Аларның төп кәсепләре – “түбә тоту”, шантаж (куркыту), наркотик сату, шулай ук нефть һәм газ сәүдәсе.
Газ белән эш иткәч, бу төркемнәрнең Русиянең “Газпром” ширкәте белән бәйләнеше бармы, дигән сорауга:
– Юк, туры бәйләнеш юк, алар арадашчылар аша эшли, – ди Рот. – Ләкин “Газпром” ахыр чиктә кем белән эш иткәнен белә. Һәм бу арадашчыларның күбесе иминлек хезмәтләре белән бәйле.
Җинаятьчеләр, олигархлар һәм сәясәтчеләр
Оешкан җинаятьчел төркем җитәкчеләре Русиянең югары даирәләре белән яхшы бәйләнештә, дигән гайбәтләр күптән йөри. “Кремль ул төркемнәрне контрольдә тотарга тели, – ди Рот. – Бу инде сәяси җитәкчелекнең криминал оешмалар белән төрле юллар белән хезмәттәшлек итүен аңлата”.
Шуны ук Русиянең иң бай олигархлары турында да әйтеп була. Мисал өчен, Русиянең “алюминий патшасы” Олег Дерипаска һәм банк магнаты Виталий Малкин чит ил хөкүмәтләре тарафыннан халыкара җинаятьчелектә шикләнелә. Икесе дә бар гаепләүләрне кире кага.
– Көнчыгыш Европа җинаятьчел төркемнәренең Көнбатышка күпме зыян китергәнен төгәл әйтүе кыен, – ди Рот. – Ләкин сүз миллиардлар турында бара. Алай гына түгел, бу синдикатлар Көнбатышның кануный оешмаларына зур акча агыза һәм шуның белән Көнбатыш икътисадына зур йогынты ясый. Акча Көнбатышта юыла, аннары Көнбатыш ширкәтләренә, әйтик, телекоммуникация, һава ширкәтләренә. Күп кенә тармакларга шундый зур акча салынганда, ирекле базарның мәгънәсе юыла башлый.
Апрель аенда Ротның “Бандит икътисады” исемле яңа китабы чыга. “Көнбатышның хокук саклау оешмалары бу бандитларга инде каршы тора алмый, – ди ул. – Иң авыры, аларның канунлы һәм канунсыз эшчәнлеге арасында аерманы табу”.
Көнбатыш Европа илләре Көнчыгыш Европа энергия чыганакларына бәйле булган шартларда Көнбатыш сәясәтчеләре Көнчыгыш җитәкчеләреннән җинаятьчелеккә каршы көрәшүне артык таләп итә алмый.
Рот – шактый каршылыклы һәм бәхәсле журналист. Аны инде берничә тапкыр судка бирделәр, шул исәптән Германиянең элекке канцлеры Герһард Шредер. Канцлер урыныннан китүгә, “Газпром”га эшкә урнашканы өчен ул кискен тәнкыйтькә тартылган иде.
Шредер Рот китабыннан бер өлешне төшереп калдыруга ирешә алды. Ләкин әсәр китап киштәләрендә калдырылды һәм Рот тынычланырга җыенмый.
– Шредер начар үрнәк булды, – ди Рот. – Ягулыкка мохтаҗ Көнбатыш хөкүмәтләре, бәлки, компромисска да барырга мәҗбүрдер. Ләкин алар үзләрен андый хәлгә куярга тиеш түгел. Иң яманы, бу авыру Шредер киткәч тә калды. Сәясәтчеләр әлеге мәсьәләгә алынырга теләми. Көнчыгыш илләре белән эш иткәндә, аларга нинди әхлак үрнәкләре күрсәтүебез сорау булып кала.
Шуңа күрә узган дүшәмбедә булган кулга алулар оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәштә зур уңыш дип күрсәтелсә дә, чынбарлыкта, дәү айсбергның бер кечкенә генә очы була ала.
Али ГЫЙЛЬМИ
Халык “31” саны тирәсендә берләшә
Мәскәүнең Сахаров үзәгендә “31 хәрәкәт” төркеме җыелды. Оппозиция һәм хокук яклаучылар 31 көне булган һәр айны Конституциянең 31нче маддәсен яклап, протестка чыгарга әзерләнә.
Мәгълүм булганча, 31 гыйнварда “Башка Русия” һәм хокук яклаучыларның Мәскәү үзәгендәге җыены көч кулланылып таратылды, оппозициядәге дистәләп кеше кулга алынды. Маяковский һәйкәле янында шундый яңа җыенны оппозиция 31 мартка билгеләгән.
Мәскәү-Хелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева сүзләренә караганда, “31 хәрәкәт” Русия буйлап җәелә. 31 гыйнвар алдыннан 7 шәһәрдә урам җыеннары үтәргә тиеш иде. Чынбарлыкта 17 шәһәр чыкты. Тагын 8 кала кушылачак, ди ул.
Димәк, протест белдерүче шәһәрләр саны – 25, бәлки күбрәктер дә. “Хәрәкәт киләчәктә үсәчәк, чөнки Русиядә торак өчен түләүнең артуы, Конституциянең һәм ватандашлар хокукларының бозылуына риза булмаучылар җитәрлек”, – диде Алексеева.
Мәскәүгә конференциягә протест чаралары үткән башка шәһәрләрдән дә вәкилләр килде. Чыгыш ясаган Василий Авченко Владивостокта яши.
– Владивостокта 31 маддә турында соңрак белдек, җирле хәрәкәтләр оешты. 31 гыйнварда Владивосток беренче тапкыр “31 Стратегия” хәрәкәтенә кушылып, урам җыенын уздырды. Чираттагы шундый каршылык чарасы 31 мартка билгеләнгән. Бу хәрәкәт Калининградтан Ерак Көнчыгышка кадәр җәелде, аның үсеш алачагына шигем юк. Элемтәдә торырбыз, төрле шәһәрләрдәге хәлләрне күзәтеп барырбыз, – диде Авченко.
Русия Конституциясенең “Җыен иреге” турындагы 31нче маддәсен яклау җыены 31 мартта Русиянең 20дән артык шәһәрендә планлаштырылган. Мәскәүдә бу җыенга рәсми рөхсәт бирелмәгән.
Алсу КОРМАШ
“Яңарыш” фонды җиң сызгана
Татарстан президенты вазифасыннан киткәннән соң, Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөя тарихи һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнәчәк. “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр торгызу фонды тәкъдим ителде.
Иҗтимагый фондка акча җыеп, зур күләмле эш башкаруның никадәр четерекле икәне һәркемгә мәгълүм. Болгар фонды оешып, яр буенда чатыр-ашханәләр корып, лотереялар сатып, хәрабәләрне төзекләндерү белән шөгыльләнде, акчалар җыелды. Боз кузгалды дигән тәэсир калса да, Болгар проектын күтәрергә ул вакытта көч җитмәде. Бер үк чорда икенче тапкыр шушы бөек эшкә алынган Татарстан өчен бу яңа имтихан.
Шимбәдә «Пирамида» тамаша залында тарихи һәйкәлләрне торгызу фондының тәкъдим ителүе турында киң җәмәгатьчелек белми дә калды. Чөнки монда химаячеләр шурасы әгъзалары, дәүләт һәм хуҗалык оешмалары җитәкчеләре, тарихчылар, музей белгечләре аерым исемлек белән генә чакырылды. Мең кеше сыйдырышлы «Пирамида» залында үткән бу чараның мәсләге һәм мәдәни бизәлеше бернинди гадәти тамаша белән чагыштырырлык түгел иде.
Яңа фирка оешканда була торган дулкынлану һәм билгесезлек, абруйлы һәм көчле шәхесләрнең тарихи һәйкәлләр турында кайгырту максатында очрашуы гадәти хәл түгел. Бу юлы рухи эчтәлекле химаячелек эшенә юнәлдерелгән президент ялга чыккач түгел, ә хакимият дилбегәсе үз кулында чагында шушы проектны башлап җибәрде. Чара “Яңарыш” фондының эмблемасын тәкъдим итүдән башланды. Экранда Шәһри Болгар һәм Зөя диварлары, тарихи вакыйгалар мавыктыргыч итеп күрсәтелде. Җыр, бию осталары тарихи темага әдәби-музыкаль тамаша күрсәтте. Аннары сәхнәгә Татарстан президенты Минтимер Шәймиев чакырылды. Ул Алтын Урда дәүләтенең беренче башкаласы булган Шәһри Болгар, Ислам диненең монда кабул ителүе, Зөя утравындагы тарихи һәйкәлләрнең әһәмияте турында сөйләде. Аларны тергезү турында Петр патша фәрманы да чыккан булган. Әмма хәзер бу эшләрнең әһәмияте тагын да арткан. “Болгар белән Зөя территориясендә кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырырга, тарихи һәйкәлләрне төзекләндерергә һәм туристлар килеп карарлык итәргә кирәк”, – дип белдерде Татарстан Президенты. Президент һәр татарстанлының бу изге эштә катнашырга һәм зур кыйммәткә ия һәйкәлләрне яңадан торгызуга үз өлешен кертү мөмкинлеге булуын аеруча билгеләп үтте. Болгар белән Зөя һәйкәлләрен яңадан торгызу дәүләт, бизнес, дини һәм җәмәгатьчелек оешмалары өчен зур уртак проект булачак, дип ышана Минтимер Шәймиев.
Болгар белән Зөя һәйкәлләрен яңадан торгызу проекты Русия җитәкчелеге – Русия Президенты Дмитрий Медведев белән Премьер-министр Владимир Путин тарафыннан хуплау тапкан. «Финанслау паритетлы нигездә федераль үзәк белән республика арасында гамәлгә куелачак”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев. Республика илбашы сүзләренчә, проектка бизнес бергәлекләренең ярдәме дә кирәк, алар һәрвакыт Татарстанда социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруга булышып килде. Зур иганәчеләр үзләре риза булып аерым объектларны торгызуны өсләренә алса, әйбәт булыр иде. Бу объектларны 2010-2011 еллар дәвамында тапшыру ниятләнә.
“Бәхетле” ширкәте җитәкчесе Мөслимә Латыйпова тарихи һәйкәлләр торгызуга өлеш кертеп, 1 миллион доллар күләмендә хәйрия эшләре башкарачак. “Татнефть” ширкәте исә ике елда 400 миллион сум күчерергә ышандырды.
– “Яңарыш” фондын ачу – мәдәни мирасны яңадан торгызу эшендә җитди адым. Проект күп көч һәм финанс ресурслар таләп итә. Татарстан хөкүмәте фондны финанслау кысаларында 400 миллион сум бүлеп бирде, акча күчерелгән инде, – дип белдерде яңа президент Рөстәм Миңнеханов.
Бу максатларга юл һәм торак төзелеше инвестицион программалары кысаларында шулай ук 200 миллион сум каралган. Хәзер федераль акчаларны җәлеп итү буенча зур эшләр башкарыла. Бүген бик җитди һәм зур программа старт ала. Президент Минтимер Шәймиев башлап җибәргән проектның уңышлы булуына шигем юк”, – диде ул.
Римзил ВӘЛИ
Тагын корбаннар…
Башкортстанда Чечня Республикасындагы бәрелешләрдә һәлак булган ике хәрбине җомга көнне соңгы юлга озаттылар.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре махсус отряды хезмәткәрләре 14 мартта Чечняның Бамут шәһәре тирәсендә булган бәрелешләрдә һәлак булган иде. 35 яшьлек прапорщик Рөстәм Дияров белән 21 яшьлек Николай Малофеев чечен баш күтәрүче сугышчылары белән бәрелеш вакытында снаряд шартлавына эләгеп һәлак була.
Рөстәм Дияров – Башкортстан егете. Аны Уфаның Көньяк зиратында җирләделәр. Николай Малофеевны туган ягына – Самарага алып киттеләр. Рөстәм Дияровның хатыны һәм 14 яшьлек улы калды. Ә Николай Малофеев әле өйләнергә дә өлгермәгән була.
Исегезгә төшерәбез: быел 4-5 февральдә Чечняда булган хәрби каршылыкта да Башкортстаннан хезмәт итүче 4 хәрби һәлак булды. Алар арасында Башкортстанның Кушнаренко районыннан татар егете Айрат Галәвов белән Илеш районыннан милләттәшебез Илгиз Гасимов та бар иде. Әле гомерләре өзелгән егетләр аларга алмашка барган булган һәм менә тагын да кара кайгы килде. Башкортстан эчке эшләр министры Игорь Алешин мәрхүмнәр гаиләсенә матди ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.
Комментарии