- 28.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №11 (24 март)
- Рубрика: Архив
Концертка бардым әле. “Зур концерт”ка. Исемен тулыландырып, озын дип тә өстәр идем. Чөнки 40тан артык җырчының чыгыш ясавы дүрт сәгать ярымга(!) сузылды. Шулай итеп, “Барс медиа” компаниясе зал тулы тамашачының сабырлыгын шактый сынады. Менә сынатканмы, юкмы икәне хакында тәфсилләбрәк…
Игезәк тавышлы “фабрикантлар”ны тыңлаганда янымда утыручы егетне жәлләдем. Аның авыр сулап, туктаусыз як-ягына каравын аңларга да була. Сәхнәгә бер-бер артлы чыгучылар батарейка белән эшләүче курчакларны хәтерләтте. Сәгать буена ник бер җырчы тамашачы белән исәнләшсен! Менә берәр генә җыр башкаруларына рәхмәт яусын. “Җансыз”лар чыгышы антрактка кадәр барса, ярты залның бушап калуы бар”, – дигән куркыныч уйлар да килгәләде башыма.
Илназ Баһның тыпыр-тыпыр биюе яңа сулыш өрде. Аның халыкка мөрәҗәгать итүеннән соң, халык сызгыра-сызгыра кул чапты. Бер сары роза да китереп тоттырдылар үзенә. Тамашачы белән аралашу, күңел биреп җырлауның мөһимлеге шушы контрастта ачык күренде. Тагынмы? Салават Миңнехановның микрофоны сүнеп калгач, тавышы мин утырган беренче рәткә кадәр дә ишетелмәде. Игътибарны магнит кебек үзенә тартучы тагын бер җырчы – Мөнир Рахмаев. Тамашачы аның кулының, юк, бармакларының һәр хәрәкәтен, сәхнә буйлап бөтерелүен гаҗәпләнеп күзәтте.
Ә хәзер тавышы, осталыгы белән концертка зур һәм симез плюс өстәүчеләр турында. Беренчесе – Раяз Фасыйхов. Рөстәм Вәлиевның тальян көе, “Казан кичләре” бию төркеме белән Илһам Шакиров репертуарыннан җыр башкарды ул. Менә ичмасам моң, позитив! Алинә Шәрипҗанова, Резидә Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Ринат Рәхмәтуллин, Илшат Вәлиев, Илнар һәм Ленар Сәйфиевларга да афәрин. Ә зур концерт сәхнәсендәге иң зур кунак кем булды дип уйлыйсыз? Айдар Галимов! Хатын-кызлар, дүрт сәгать буе кочаклап утырган чәчәкләрен күтәреп, сәхнәгә ашыкты. Әйе, чәчәк күләме буенча рекорд, һәрвакыттагыча, аныкы. А. Галимовның өч җырын тыңлаганнан соң, бөтен арыганнар юкка чыкты, инде төнге уникенче киткәнлеге дә онытылды.
Концертны алып баручылар – Камал театры артисты Фәнис Җиһанша белән “Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәровага да “5”ле куярлык. Осталар.
Менә шундый зур һәм озын тамаша карадык әле 22 мартта.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии