САЙЛАУЛАРДАН КАЛГАН ХАТИРӘЛӘР

САЙЛАУЛАРДАН КАЛГАН ХАТИРӘЛӘР

ВТ газетасында Фикрәт Табеев рәсемен күргәч, балачакта булган сайлаулар искә төште. Ул вакытта миңа җиде-сигез яшьләр булгандыр. Сугыштан соң булган беренче сайлаулар иде дип беләм. Ул вакытта түрәләргә әллә нинди машина, вертолетлар бирелмәгән. Булачак депутатны Лаеш районыннан өч пар кошевкага җигелгән атлар белән безнең зонага китерделәр. Безнең Балык Бистәсендә дә өч пар җигелгән атлар көтә иде бу депутатны. Авылларда кунакханәләр юк, юл буендагы бер өйгә алып кереп чәй эчереп чыгардылар бугай. Без ташбашларның анда эш юк. Күзләр атларда. Үгез җиккән заманнар, атларны күргән дә юк. Өстебездә – каткан бишмәт, аякларда – кисмәк тактасыннан ясалган чаңгы, торабыз авыздан су агызып…

Сайлауларда ул вакытта бернинди партия дә, фракция дә юк. Хәзер кайсы партиянең акчасы күп, шул җиңә. Менә шуңа тәртип тә юк. Закон булса да, үтәлми.

Элек агитаторлар депутатлар белән таныштырып йөри иде. Тикшерү зур иде, дөреслек бар иде. Ул чорлар узып китте. Хәзер башкача: максатлары тизрәк «кесә калынайту. Ул чактагы депутат – Зиннәт Ибәт улы Муратов. Вәт, ичмаса, эшләп күрсәтте. Вафаттыр инде, урыны җәннәттә булсын. Ул безнең авылга атлар һәм полуторка машинасы бирде. Атлары сугышта катнашкан, тамгалылар иде.

Ә хәзер беттек, таралдык. Сатылып беттек байларга. Илебез никадәр байлыкларга ия. Шуны үз халкы куллана алмагач, нинди җитәкчеләр инде ул?!

З. ШӘВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.

Комментарии