- 28.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Архив
Президент сайлаулары якынлаша. Президентлыкка кандидатлар алдагы көнгә матур тормыш һәм җиңеллекләр вәгъдә итә. Ярар, монысын гадәти хәл дип карыйк. Шул ук вакытта Русия Конституциясендә язылган законнарны санга сукмыйча, ачыктан-ачык әйтеп, дәүләт дәрәҗәсендәге җитәкчеләр тарафыннан урыс булмаган халыкларга карата кыерсытучы гамәлләр кылына. Бу турыда күп сөйләнелеп һәм язылып торуга карамастан, уңай нәтиҗәләр генә күренми.
20 елдан бирле Дәүләт Думасы депутаты, Президент булам дип йөргән аталы-уллы Жириновскийлар милли республикаларны губерналарга әйләндереп, автономияле округларны районнар дәрәҗәсенә калдыру белән хыялланып чыгышлар ясый. Шуларга каршы бер депутат та, Дума рәисе булып утыручы да бер кисәтү ясамый. Димәк, аларга да шулай кирәк булып чыга. Әмма әле монда Русия Федерациясе Конституциясе дә бар бит. Әллә депутатлар шулкадәр наданмы, Конституцияне укып та караганнары юк микән дигән фикер туа.
Конституциядәге кануннарны үзгәртми торып, анда язылган кануннарга каршы килә торган гамәлләр кылу – ул җинаять була түгелме соң? Конституция көн дә үзгәртелми. Болай да милли республикаларда яшәүче халыкларның телләрен, әдәбият-мәдәниятен юкка чыгара торган кануннар кабул ителеп, шуның аркасында никадәр ризасызлык туа. Бу гамәлләр өчен берәр кайчан җавап бирүче булыр микән?
Президент хакимияткә килгәндә бөтен халык алдында кулын Конституциягә куеп, Конституцияне сакларга гарантия бирәм, дип ант итә. Әйткән вәгъдәләрен үтәүне кирәк дип санамасалар да, яңадан Президент булам дип ашкынып торалар.
Милли төбәкләрне юкка чыгару турында аталы-уллы Жириновскийлар, анда яшәүче халык белән очрашып, аларның ризалыкларын алдылар микән соң? Яки анда яшәүче халыкны сарыкка санап, Кремльдән килгән әмерне үтәп, кешеләр үз милләтеннән баш тартырлар дип уйлыйлармы? Бу бит үз халкыңа каршы сугыш башлау белән бер.
Инде яңадан кем Президент булып килер дә нинди начар гамәлләр кылыр икән дип көтеп калабыз.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.Казан шәһәре.

Комментарии