- 28.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Архив
Байлар да патшага ышанмый хәзер. Русия Президенты кәнәфиенә кандидат Михаил Прохоров, илгә патша түгел, ә менеджер кирәк, дигән фикерен җиткерде. Әмма халык олигарх авызыннан чыккан менеджер сүзенең мәгънәсен, Русия белән «Онексим» компаниясе җитәкчесе кебекләр идарә итәргә тиеш, дип аңлады. Бер уйласаң, монда хаклык бар да шикелле, чөнки хуҗалык эшләрен алып бара алган кеше илнең сәнәгать өлкәсен алга тартырга мөмкин. Мисалга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны әйтү дөрес булыр. Республика башлыгы булып сайлангач, ул эшен нәкъ менә шул юнәлештә алып бара башлады. Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов сәяси темаларга бик керми иде, тик Русия Президенты сайлаулары алдыннан үзгәрергә уйлады, ахрысы. Иң башта ул урамга чыгып, гаделсез үткән сайлауларга каршылык белдергән кешеләргә карата фикерен әйтсә, Михаил Прохоров аны тагын бер кат сүз башларга этәрде. Бу юлы Рөстәм Миңнеханов, олигархка каршы итеп: «Безгә менеджер түгел, ә патша кирәк», – дип белдерде.
Әлеге урында илебез тарихына күз салсак дөрес булыр. Моңа кадәр булган патша заманнары гади һәм урта хәлле кешеләрнең тормышларын яхшыртмады. Кәнәфидә бер түрәнең озаклап утыруы бары тик торгынлыкка гына илтә. Өстәвенә, җитәкче җаваплы вазифаларга үзенең кешеләрен билгеләп бетерә. Әгәр шул «патша» китәргә уйласа да, аның дус-ишләре бу фикерне күп очракта хупламый, аңа матур гына итеп калырга кирәклеген аңлата. Хәзерге заманда исә аңлату ысуллары да алга китте. Мисал өчен, «патша» киткән очракта аның элек кылган кыңгыр эшләрен актара башларга мөмкиннәр. Моның ахыры төрмә белән тәмамланасы сер түгел. Президент булсынмы, патшамы яки менеджермы, аны аерым шәхес итеп карау бик үк дөрес түгел. Андый югары вазифада утыручы кеше беркайчан да үзе генә эшләми, күп очракта җитәкче үзен уратып алган кешеләрнең фикерләренә таянып карар чыгара, аларның мәнфәгатьләрен күз алдында тота. Бер-берсен аңлашмасалар, система җитәкчене «йотачак». Элеккеге патшаларның боярлары белән опричнинасы гына ни тора!
Бүгенге чынбарлык ил җитәкчеләренең дә кемнәрдер тарафыннан куелган икәнлегенә ишарәли. Парламентка тәкъдим иткән законнарына күз салсаң, алар арасында гади халык мәнфәгатен яклый торганнары ташка үлчим генә. Болай да кеше җилкәсендә яшәгән банк һәм предприятиеләргә дәүләт акча бирә, имеш, алар хәзер авыр хәлдә. Ә халык? Халык җиңел тормыш белән яшиме? Ветераннарга тиешле фатирларын бирү өчен ничә еллар кирәк булды, программа әле дә тәмамланмаган. Ә тик торганда берәр предприятие банкротлыкка чыкмасын дип миллиардлар белән ярдәм итү гадәти хәл. Берәр нәрсәгә акча сорый башласаң, бюджет «резиналы» түгел бит дип кенә җавап бирәләр, янәсе бер артык тиен дә юк. Моның барысы да бер генә нәрсәне исбатлый: ил җитәкчесе ирекле кеше түгел, кирәк вакытта ул үзен уратып алган «клан»га ярдәм итәргә әзер. Ә менә Владимир Путинның кире Президент кәнәфиенә әйләнеп кайтасы килү теләген аңларга була. Аның Санкт-Петербург мэриясендә эшләгән вакытта кайбер җинаятьләрдә катнашы булуы, төрле олигарх дусларына табышлы контрактларны бирүе хакында сүзләр күптәннән йөри инде. Бүген исә Путинга Кремльгә кире кайтырга кирәк, югыйсә аңа карата тикшерү эшләре башларга мөмкиннәр. Ә моннан бер генә юл белән котылырга була: Президент кәнәфиенә утырып.
Соңгы арада Владимир Путинның сәяси «гаиләсе» монархиягә әйләнеп кайту теләге белән янып йөри башлады. Алайса, бер кирәкле кешене ил белән идарә итәргә кую, шул ук вакытта аның халык арасында абруе төшмәсен өчен әллә нинди юлларга барырга туры килә. Әнә Дмитрий Медведевны вакытлыча Президент иттеләр. Хәзер аның кирәге калмады, Путин Кремльгә кайтса, аңа бер кирәкмәс кенә вазифа бирерләр дә, ул тынычланыр. Ә менә патша заманнарына кайту – Русияне тагын да торгынлыкка кайтарып калдырачак. Бүген бит хакимиятнең реаль эшләрен күрсәтмиләр, бары тик пиар гына алып баралар. Ә без аннан туйдык инде…
Гафил КӘРИМОВ.

Комментарии