Татар журналистикасы югалту кичерә

Татар журналистикасы югалту кичерә

Эштә идем. Төн уртасы җиткәндә телефоным шалтырады. Якын дустыбыз, безнең юристыбыз Зөбәйдә Яхина элемтәдә. Ни булган дип куркып трубканы алсам, өнсез калдым: бик яхшы танышым, журналист Хөсәен Вәлиәхмәтов вафат. Ни булган? Кан басымына, йөрәгенә зарланса да, әле ярыйсы гына йөри иде бит… Зөбәйдә ханым аның ул көнне көн озын больницада тикшеренеп йөрүен дә әйтте. Урыннар белән бик тыгыз дигәч, һәм артык куркырлык әйберләр юк, дип тынычландыргач, тәкъдим ителгән дарулар рецептларын тотып, кайтып киткән ул. Һәм, арылды, бераз ял итим, дип ятып, берничә минуттан өзелгән дә… 59 яшьлек Хөсәен абыйның гомер китабы 27нче гыйнварда кич бөтенләйгә ябылды…

Ул 1950нче елда Әлмәт шәһәрендә туа, балачакта гаиләсе Аксубай районы Иске Кыязлы авылына күченә. 1973нче елдан «Татарстан яшьләре» газетасында эшли башлый, аннан «Социалистик Татарстан» газетасына күчә, «Бизнес в Татарстане» журналын оештыра. 1998нче елдан «Мәгърифәт» газетын җитәкли. Пенсиягә чыккач та актив тормыш белән яшәде. Китаплар чыгарды. Язды. Ул Татарстан, Русия Журналистлар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1989нчы елда аның «Камышлы күл сагышы» исемле детектив язмалар җыентыгы басылды. 2003нче елда «Юлда чыныккан уллар» документаль повесте чыкты.

Ул искиткеч кешелекле, кече җанлы кеше иде. Һәрчак елмаеп, оялчан күз карашы белән генә, кыюсыз кешедәй сөйләшер иде. Тавышы гел тыныч булды. Интернет аша шушы хәбәрне җиткергәннән соң, бик күп кешеләр минем шушы фикеремне җөпләде: ул кемнедер укыткан, кемгәдер, кайдадыр ярдәм иткән, кемнедер яхшы киңәше белән тынычландырган… Минем интернет сәхифәләремдәге постларымнан белеп Хөсәен абыйның туган якларыннан да шалтыраттылар, миңа таныш булмаганнар да телефонымны табып дәште: барысының да ышанасы килми, ялгандыр бу, дип өметләнәсе килә иде. Тик язмыш ачы хакыйкать шул. Танылган журналист, язучы, психологик фәннәр кандидаты, галим, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов бүген безнең арада түгел.

Ул кайда гына эшләмәде, нинди генә дәрәҗәдә булса да Кеше булып калды. Үзен кыерсытучыларга рәнҗи белмәде, аны нахакка суд залларына бастыручыларга үпкә тотмады. Ә ул нахакка шактый кыен ашады, мин аның бу кыйналуларының шаһиты булдым. Нәкъ шундый чорында аның белән якыннан таныштык та бугай инде.

Аның әле иҗади планнары зурдан иде. Ул якыннары, туганнары өчен җан атып яшәде. Авылында нигезен саклау өчен зур тырышлык куйды. Аның нәселенең тоткасы икәнен беләм. Аңа таяналар иде. Ул барына да кирәк иде. Янып-көеп яшәде, үлеме дә бик иртә, тиз булды.

Мәрхүм 29нчы гыйнварда Казанның мөселман зиратына, мәңгелек йортына иңдерелә.

Урының оҗмахның түрендә булсын, Хөсәен абый. Сиңа әти-әниләрең, бакыйлыктагы якыннарың белән шунда очрашырга язсын, безне дә, бу дөньяда калган якыннарыңны да шул оҗмахларда каршы ала алсаң иде.

Хөсәен абыйның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашып, редакциябез, газетабызның күп санлы укучылары исеменнән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Татар журналистикасы югалту кичерә, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии