Не виҗүт инде

Яратып, хөрмәт итеп язам, Әхмәт дус, ачуланма!

Һәвәскәр булып җырлап йөргән чаклар. Бер төркем артистлар белән ул вакыттагы Ленинградка – удар комсомол төзелешенә культуралы хезмәт күрсәтергә бардык. Җәй айлары. Кунакханәдә Әхмәт белән бер бүлмәгә урнаштык. Төнгә таба, концерттан соң, мин йокларга яттым, Әхмәт күрше бүлмәдәге кызлар янына кереп китте.

Байтак вакыт узган, ахры, Әхмәт кире бүлмәгә кергән дә мине уята:

– Алмаз, сәгать ничә соң ул?

– Унике, – мәйтәм.

– Минеке дә унике. Тукта, мин тагын әзрәк кереп чыгыйм әле, – диде дә бу яңадан теге кызлар бүлмәсенә китте. Күпме вакыт узгандыр, тагын чыга бу: “Алмаз, сәгать ничә соң?”

– Төнге сәгать ике, – мәйтәм.

– Минеке дә ике.

– Нигә караңгы төшми соң ул?

– Монда бит, – мәйтәм, – ак төннәр, җәйнең бу вакытында монда яп-якты була.

– Эх, жизен, блин, не виҗүт (не везет), лутчы авылга кайтып, дояркага гына өйләнгән булсам, хатынга – Герой Соцтруда, миңа заслуженный механизатор бирерләр иде. Парной сөт эчеп ятсам, бу язвылар булмас иде, – диде дә Әхмәт йокларга ятты. – Төне караңгы булса, ичмасам, подружкасы күрмәс иде, ату күзләрен шар ачып карап ята…

Әхмәт дус әле дә өйләнмәгән, югыйсә бездә караңгы төннәр дә күп.

Комментарии