Киноны балалар төшерә

Казанда «Җисем» дип исемләнгән икенче балалар һәм яшүсмерләр кинофестиваленең сайлап алу туры башланды. Анда Русия, БДБ илләре һәм ерак чит илләрдән дә мәктәп укучылары, студентлар катнаша ала.

Узган елгы фестивальдә һәм Башкортстаннан 36 фильм кабул ителгән. Максатыбыз – үсеп килүче буында киносына кызыксыну уяту, кинематография ярдәмендә телен үстерү, ди фестиваль президенты – ТР Министрлар Кабинетында идарә җитәкчесе, дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кинематография кафедрасы мөдире, «Татарстан-синема» фонды җитәкчесе Рамил Төхфәтуллин. Аның сүзләренчә, кыска метражлы фильмнарны сайлап алганда, төп таләп арасында эчтәлек тә булачак. Ә идеяле, зурларны да шаккатырырлык балалар бар, ди ул.

Сайлап алу туры 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 25 апрельдә Казанның Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында фестивальдә катнашучылар өчен кинематография буенча мастер-класслар оештырылачак һәм кызыксынган кешеләргә фестивальнең фильмнары күрсәтеләчәк. 26 апрельдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтелә.

“Татарлар» дискәтүге гашыйклар эзли

«Татарлар» дискәтүгенең монысы әле күптән түгел генә оешты. Ләкин ул яшьләр арасында шау-шу тудырырга сәбәпче булды. Берәүләр чын татарча дискәтүкне саф һава кебек көтеп алды, икенчеләре булырлык эш түгел ул, дип сөрән салды. Ләкин ул уңышлы проект булып чыкты. Менә аның чираттагысы 11 февральдә Казанның «Пирамида» клубында узачак. Монысы яшьләрнең иң матур бәйрәмнәреннән берсенә – Гашыйклар көненә багышлана. Димәк, инде татар яшьләренә танышу, рәхәтләнеп ял итү өчен шартлар тудырылачак. Оештыручылар бик күңелле кичә вәгъдә итә.

Тагын шунысы: төрле сюрпризлар арасында дискәтүкнең мәгълүмати иганәчесе буларак «Безнең гәҗит»тән дә истәлекле бүләк бар.

Димәк, 11 февральдә «Пирамида»да үтәчәк «Татарлар» дискәтүгенә бүгеннән үк әзерләнә башла. Ул кичке 9дан иртәнге 4кә кадәр дәвам итәргә дәгъвалый. Керү бәясе алдан алынган билетлар белән 150 сум, дискәтүк көнне — 250 сум торачак.

Тел. 89053111141, 890446608470.

“АвтоВаз” бәя күтәрә

26 гыйнвардан “АвтоВаз” сату үзәкләрендәге машиналар хакы үзгәрде. “Ведомости” газетасы хәбәренә караганда, Samara тибындагы машиналарга – 4 мең 500, Lada Kalinaга 6 мең сум өстәлә. Ә Priora берьюлы 10 мең сумга кыйммәтләнә.

Экспертлар фикеренчә, алыштыру быел беренчесе, ләкин соңгысы булмас. Ел дәвамында диллерлар машиналарга куелган бәяләрне 3-4 кабат алыштырыр, дип фаразлана.

Ә “АвтоВаз” үзе эшкә 2 февральдә генә керешә. Кышкы озакка сузылган каникулдан соң, эш атнага 4 көн һәм көнгә ике генә сменада 6шар сәгать оештырылачак.

Тавыкка үрчергә язган

Кризис вакытында ит куллану күләме кими. Халык сыер һәм дуңгыз итен элеккечә сатып ала алмый һәм шуңа күрә төп игътибар арзанлы тавык итенә юнәләчәк. Шул сәбәптән кошчылык тармагы җитештерүчәнлеген 12%ка арттырса, ә менә мөгезле эре терлекнең баш саны 6% кимиячәк, дип хисаплый экспертлар.

Дөрес, кризисның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен файдасы да бар. Долларның кыйммәтләнүе импортны киметә, димәк, эчке базарда эшләр өчен стимул барлыкка килә.

“Экспресс күзәтү” агентлыгы хәбәренчә, 2008 елда Русиядә ит куллану 8%ка арткан. Ә быел моның киресен күзәтергә туры киләчәк.

Алданмагыз

Русия банкы рәсми хәбәренә караганда, 2008 елда әйләнештән 130 миллион сумлык 134 меңгә якын ялган акча алынган. 2007 белән 2006 еллар арасында ялган акча ясаучылар артык артмаган. Ә менә соңгы елда мондый шөгыльне үз итүчеләр 23%ка күбәйгән. Ялган акчаның күпчелеге мең сумлыклар.

“Техосмотр”ны кайда үтәсе?

Киләсе елдан автомобильләрне техник карау белән түгел, ә бәлки махсус оештырылган оешмалар шөгыльләнәчәк. Русиянең баш инспекторы Виктор Кирьянов сүзләренчә, ул коммерция структурасы булачак һәм алар автомобильнең техник торышы өчен җавап тотачак. Әгәр техник җитешсезлек аркасында авариягә тарый икән, моның өчен шул оешма җавап бирәчәк.

Комментарии