Ике тегермән ташы арасында

Советлар союзын кем таркаткан дисәгез, Президенты Ельцин да, Белоруссия президенты Шушкеевич та һәм Украинаныкы Марчук та түгел, ә мин булам. Менә шуның өчен хөкүмәтебез миннән үч ала.

Мәгънәсен аңлатып китәм. 1965 елны милләттәшләрем кебек читтә Казахстан ССРда 17 яшьтән шахтада эшләдем. Ул вакытта ТАССРның 98 %ын талый иде. 1967 елда 19 яшемдә шахтада афәткә очрап гарипләндем. 1 ел да 6 ай авырдым. 20 яшемдә гарип булу миңа оят иде. Үземне чыныктырып, аякка бастым, Аллага шөкер, насыйп итте. 1976 елга кадәр шахтада эшләдем һәм шул елны туган авылыма – Ленино-Кокушкинога кайттым. 1998 елга кадәр кошчылык фабрикасында хезмәт иттем. 1998 елдан льгота буенча 50 яшьтән лаеклы ялда. Пенсиядә булсам да, халык мине имам итеп сайлады. Чөнки мәдрәсә тәмамлаган идем. Элекке яралар да кайчан булса да үзен сиздерә шул. 2004 елда ВТЭК элекке гариплекне раслады. Закон буенча элек 3 ел бирелә иде. Ә аннан гомерлеккә инде. Документларым сакланган. Элекке союздаш республикалар шушы чара буенча солых төзегән. Русия – 1995, ә Казахстан 1996 елда кул куйган. Солых 1994 елның 9 сентябрендә Минскида булган. Анда кыскача сүз шул хакта: “Производствода гарипләнүче сайлавы буенча һәр ике як суды компетентлы һәм документлар легальсез кабул ителә”.

Бик шәп солых бит… Ләкин… Мин Казахстан Президентына хат юлладым. Рәхмәт аңа. Миңа кирәкле хатлар килде. Эш шунда ки, шахталарны бер концерн сатып алган. Хатымда пенсияне суд аркылы эшләргә кирәк диелгән. Билгеле ки, мин, солыхны файдаланып, үзебезнең Питрәч судына бирдем. Беренче судья (4.04.05) карамады, документларны да кире кайтармады. Яңадан документлар җыярга туры килде. Кабат эшне шул ук судка бирдем. Икенче судьяның да документларны өйрәнәсе килмәде, Югары судына бирергә туры килде. Карар минем файдага булды. Питрәч судьялары Югары суд карарына төкереп бирде. Өченче судья күз алдында документлар була торып, миннән шул ук документларны сорый башлады. Яңадан Югары судка бирергә туры килде. Карар минем файдага булды. Шулай булуга карамастан, өченче судья документларымны кире кайтарды. Яңадан шуларны ук тапшырырга туры килде. Инде эшкә документларымны бирмәгән беренче судья алынды. Хатлары 9 чакрым араны 63 көн килә башлады (статистика буенча ташбака көненә 400 метр бара). Бу хәл турында Югары судка хат җибәрдем. Әмма карга карганың күзен чукымый…

Инде аптырап, эшемне Казахстан Республикасы судына җибәрдем. 24.03.2005тән 26.06.2008 елга кадәр 9 суд булды. Анда да шушы ук хәл, әйтерсең телефоннан сөйләшеп куйганнар. Кеше хокуклары якланмый. Бу хәлдән соң Президентыбыз яклар дип, документлар белән аңа хат юлладым. Шулай итеп, 5-6ны җибәргәнмендер. Ичмасам, Президентыбыз берәр көн футбол карамыйча, минем эшкә игътибар итсен иде. Һаман да шул ләкин. В.В.Жириновскийга да ике хат юлладым. Җавабы: партиягә керергә кушты. Сәламәтлек саклау министрлыгына да, үзебезнең Дәүләт Советына да хат юлладым. Ул аларга кагылмавын гына белдем. Премьер-министрның да вакыты юк. РФ Дәүләт Думасына да документлар белән хат юлладым, әмма 450 депутатның моңа вакыты юк һәм ул аларга кагылмый да. Хатны МИДка җибәргәннәр, аңарчы мин юллаган идем инде. Хөрмәтле Лавров әфәнде документларымны тикшереп тормастан, мин эшләгәннәрне үтәргә киңәш иткән. Ә чит илдә берәр урысның хокукларын кыссалар, һәр каналдан каравыл кычкыралар. Үз илендәге гражданин хокукын башка дәүләт бозса, бернәрсә дә юк. Ә, бәлки, урыс булмаганга күрәдер.

РФ Конституция суды шулай ук мине кайгыртмый. Анда да документлар белән 2-3 хат юлладым. Элеккеге һәм хәзерге Русия президентларына да җибәрдем, кирәкмәгән җирләргә озаталар гына. Менә шулай ак эт бәласе кара эткә дигән кебек килеп чыга. Ике тегермән ташы арасында азапланам, шуңа да 7 ел өчен пенсиямне ала алмыйм. Ике дәүләт минем үлгәнне көтә.

Кызык, әгәр 7 ел буена коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсәм, мине судьялар нишләтер иде икән?! Син гарип димәсләр, фатирыңнан да артка гына тибеп чыгарырлар иде.

Чит илдән үзебезнең хокукларны якларга туры килә. Страсбург шәһәрендә рус бүлеге эшли. Анда Русиядән һәр елны 35000-41000 гариза бирелеп, шуларның 10-15%ы, мәсәлән, 5.03.2007 елда 16551се кабул ителгән.

Русиядә дә һәм хәтта Татарстанда да кеше хокукларын яклый торган бүлекчәләр бар. Ләкин аларның файдасы шул гына. Киңәш кенә бирәләр, ә мин аңа мохтаҗ түгел.

Шулай итеп, Казахстан син Русия гражданины, ди, ә Русия Казахстаннан акча сорарга куша. Аллаһы Тәгаләдән, хәзрәт буларак, һәр намаз саен шул пенсияне күрсәм иде дип сорыйм.

Галимҗан хәзрәт ЗАКИРОВ.

Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы.

Кеше кадерлеме, кәгазьме?!

Бу дөньяда озаграк яшәгән, катлаулы хәлләрдә күбрәк калган саен, бездәге законнарның мәгънәсезлегенә инанасың. Ни өчен һәм кемнәр мәнфәгатен яклау максатыннан кабул ителгәндер алар?! Һәрхәлдә, бер нәрсә анык: көнкүрештә беренче карашка гади генә булып күренгән мәсьәләләргә дә җавап табуы кыен, кайчакта мөмкин дә түгел.

Мин Чаллыда яшим. Газеталарның берсендә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Винер Харисов белән әңгәмә укыдым. Аннан ялгыз аналарга балаларын бакчага йөртү өчен яртылаш хакын гына түләргә тиешлеген белеп сөендем. Мин, ирем белән өч ел элек аерылышканнан соң, аның алимент түләвен таләп итеп, судка бирмәгән идем. Моның сәбәбе акчаны кая куярга белмәүдә түгел, билгеле. Әхлакый принциплардан ерак яшәгән адәм булганга, ул миңа алиментны бөтенләй уема да кертеп карамаска “киңәш итте”, “Югыйсә тынычлыгың булмаячак!” – дип янады. Мин исә хәвеф-хәтәрсез тормыш итүне аның алиментыннан өстен күрәм. Исенә төшкәндә бер бала янына килеп, аның иң нечкә, нәзберек күңел кылларын кыймылдатканнан соң, билгесез вакытка китеп югалачак бит ул. Ә нарасый аны зарыгып көтәчәк… Кыскасы, күңелебез тыныч әлегә.

Алимент түләвен таләп итеп судка бирмәгәч, һәм, билгеле, ул кешедән бернинди дә матди ярдәм күрмәгәч, мин (үзем укыган, акыллы кеше болай, самимилек дигән сыйфат кына кайвакыт харап итеп ташлый) бу турыда белешмәне дә кайдан да булса алып буладыр дип ышандым. Тик бу ансат түгел икән шул.

“Алимент алмауны раслаучы белешмәне шәһәр эчке эшләр идарәсеннән алып була”, – диделәр балалар бакчасында. Моңа бик үк ышанып җитмәсәм дә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында киңәш бирмәсләрме дип, башта шулай да УВДга шалтыратып карадым. “Яшәү урыныгыз буенча эчке эшләр бүлегенә барыгыз”, – дигән җавап ишеттем трубкадан. Бу –хакыйкатьне күрсәткән кечкенә генә бер кәгазь кисәген эзләү юлында беренче һәм буш адымнарның берсе булып чыкты.

Үзәк районның эчке эшләр бүлегендә сорау алу бүлекчәсе башлыгы белән сөйләшергә кирәклеген әйттеләр. Аның килүен ярты сәгатьләр чамасы көттем, тик бу вакытны бушка үткәрү генә булып чыкты. Башлык: “Без инде алиментлар белән шөгыльләнүдән бер ел чамасы элек туктадык. Сезгә суд приставлары хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – диде.

Эшнең бик “өметле” күренгәнен чамаласам да, ГЭС бистәсенә бармый кала алмадым. Мин бит үз хокукымнан файдалану өчен генә тырышам, монда бернинди икенче мәгънә, ялган юл белән акчалы булу ише мәкерле уй юк. Логик фикер йөрткәндә, суд приставы хезмәтендә, чыннан да, алимент түләргә тиешле гражданнар исемлеге булырга тиеш. Әгәр анда элеккеге иремнең фамилиясе юк икән, димәк, мин аны алиментка бирмәгәнмен, шулай булгач, аларны алмыйм дигән сүз. Мондый белешмәне биреп буладыр, мөгаен.

…Юк икән шул! Канцеляриядә утыручы туташ, башын да күтәреп тормыйча: “Кайсы судта аерылышкан булсагыз, шунда барыгыз”, – дигәннән соң, мин аннан чыгып киттем. Әле ярый 39нчы комплекстагы мировой судка барып җитмәдем, телефонымда номеры булганлыктан, шалтыратып белешергә булдым. “Суд приставлары бирсә генә инде андый белешмәне”, – диделәр линиянең теге башында.

Чарасызлыктан, кан басымым күтәрелеп, чигәләрем кыса башлагач, ул-бу була күрмәсен дип, якындагы эскәмиягә утырып бераз хәл алганнан соң, суд приставлары хезмәтенең бусагасын янә атлап керергә көч таптым үземдә. Канцеляриядәге чибәр туташ бу юлы баш суд приставы исеменә гариза язарга кирәклеген җиткерде. Кабул итү бүлмәсендәге сәркатип, гаризаны укып чыкканнан соң, мондый белешмәне бирмәячәкләре турында әйтте. Бирегә очраклы гына килеп кергән приставларның берсе исә, бик кызыксынып, ситуацияне аңлатканымны тыңлап торды да: “Алимент түләмәү турындагы белешмәне алу өчен, Сезнең иң элек алиментка бирүегез кирәк”, – диде. Аннары, көлемсерәп: “Бәлки, ирегез Сезгә коттедж калдырып киткәндер, әле көн саен акча да китереп торадыр, ә?” – дип өстәде.

Нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем мин бу “кызыксынучан” ханым соравына. Әгәр мин, ул әйткәнчә, коттедж хуҗасы, я булмаса башка төрле матди ярдәмгә ия булсам, балалар бакчасы өчен 800 сумга якын түләүнең яртысын кире кайтару теләге белән йөрер идемме соң? Хаклы булмасаң, бер хәл әле, дөреслек минем якта бит! Аннары, арабызда тыныч тормыш итүне алимент алудан өстен күргәнгә, ул акчадан баш тарткан ирсез хатыннар азмыни? Алар барысы да коттеджларда яшәп ятмый ич. Аерылып, алиментка биреп, ире ул акчаны түләмәгән очракта белешмә бирелде дә, ди. Чыннан да, бәлки, ул баласына башкача ярдәм күрсәтәдер: акчалатамы, әйберләтәме. Тик моны кем эзләп йөри, кем исбат итә соң? Суд приставлары кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклап йөрергә тиеш түгел.

Бер сүз белән әйткәндә, шундый дилемма килеп чыга: балалар бакчасына түләүнең яртысын кире кайтарып алу өчен, ата кешене алиментка бирү мәҗбүри. Бирмим икән – 100% түлим. Ә алимент турында сүз чыкканнан соң, ул кешенең реакциясе нинди була, гаиләдә нинди күңелсез үзгәрешләр башлана, алар нинди нәтиҗәгә китерә – болар беркемне дә кызыксындырмый. Мәгънәсез закон чыгарып утыручыларны, аларны үтәргә мәҗбүр органнарны бигрәк тә. Закон бит инде ул гражданнар хокукын якларга тиештер. Һәрхәлдә, адәм баласы шуңа ышанган була. Ни өчен безнең җәмгыятьтә бөтен нәрсә шул чаклы буталып, болганып беткән икән? Хокук белән дөреслек, хаклык арасындагы чикләр кайда?

Үз хокукын, иң гади мәнфәгатьләрен яклау максатында төрле инстанцияләр юлын таптый-таптый физик түгел, рухи яктан алҗыган кешеләр законның теләсә кем, тик алар яклы гына булмавына инана, дөньяга кул селтиләр. Шулай итеп, бар нәрсәгә битарафлык барлыкка килә. Дәүләт үз законнарында үз гражданнарына карата ихтирамсызлык күрсәтә.

Мин үзәгемә үткән бер генә көн, бер генә очрак турында яздым. Бу турыда тәфсилләп кенә бер нәрсәне дә уңай хәл итеп булмый (андый өметем һич юк), бары күңел бушатуның бер ысулы гына. Ул көн инде артта калды, тынычландым, күндем, киләсе ай өчен бакчага 778 сум акчаны түләп чыктым. Хокуксыз җәмгыятьтә яшәгәч, нишлисең – әлбәттә, түлисең. Ә теге суд приставы әйткән “минем коттедж”, бәлки, төзелеп ятадыр, “көн саен килә торган” акча да юлга чыккандыр…

Лилия ХӘКИМОВА.

шәһәре.

Комментарии