Фәүзия Бәйрәмова «Төрмәгә утыртсалар – ачлык игълан итәчәкмен!»

Инде хәбәр иткәнебезчә, гыйнвар башында Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованың Чаллыдагы фатирында Русиянең иминлек хезмәте кешеләре берничә сәгатьлек тентү үткәргән иде. Шундый ук тентүләр Милли мәҗлеснең башка берничә активисты яшәгән фатирларда һәм тагын оешмаларының өч офисында да үтә.

Бу көннәрдә Мордовиядә булып китте һәм «Азатлык» хәбәрчесенә менә ниләр сөйләде:

– Татар халкы бәйсез булырга тиеш дигән декларацияләр, белдерүләр, мөрәҗәгатьләр үзгәртеп кору башланганнан бирле әйтелә. Югары Совет сессиясе декларация кабул итте. Татар иҗтимагый үзәге, Милли мәҗлес, «Иттифак» партияләре мондый меморандум, белдерүләрне һәрдаим кабул итә килде. Безнең бу белдерүләргә чит илләрдә бик игътибар бирмәделәр. Һәрхәлдә, без аларга кат-кат мөрәҗәгать итсәк тә. Алай гына да түгел, 90нчы елларда безгә Европа илләрендә дә, Америкада да, «Русиягә демократия төзергә комачау итмәгез, Русиядә демократия булачак, сез шулар сафында бер демократик ил булачаксыз”, – дип ышандыра килделәр. Әмма 20 ел вакыт үтте, чит илдәгеләр дә, Русия эчендәге башка милләтләр дә бик яхшы аңлады: Русиядә башка вәкилләрен үтерү, алар телен, динен, гореф-гадәтен, тарихын бетерү инде дәүләт дәрәҗәсендә бара. Азрак санлы халыклар инде моның белән килеште, кайберләре дәшми, безгә карап тора. Әмма без, үз тарихында бәйсез дәүләте булган татар халкы, бетү белән килешә алмыйбыз. Шуңа декларацияне искә төшереп мөрәҗәгать белән чыктык, ә чит илләр безгә игътибар итте. Татарстанның бәйсезлеген таныгыз, дигән мөрәҗәгатебез Америкада, Төркиядә, Украинада, Грузиядә бик күп сайтларда, бик күп газеталарда басылып чыкты, телевидениедән бу турыда тапшырулар булды. Хәтта БМОда, бу документлар белән кызыксынып, безгә аерым-аерым да чыктылар.

Әйтерләр-әйтерләр дә туктарлар дип, Русия элек моңа игътибар итми иде. Хәзер күрде: эш бик җитдигә китте, бигрәк тә үзләре, Көньяк Осетия белән Абхазияне танып, безгә мисал күрсәтте.

Фәүзия Бәйрәмовага һәм аның тарафдарларына гына түгел, гомумән, игълан иткән Республикасына, бәйсез булырга теләгән татар халкына карата җинаять эше ачтылар дип уйлыйм. Чөнки татар халкы исеменнән ул сүзне без әйттек, Милли мәҗлес әйтте, галимнәр әйтте, язучылар әйтте, элеккеге милләтчеләр әйтте. Ә алар бәйсезлек турындагы Декларациягә, референдум нәтиҗәләренә таянды.

Компьютерымны алып чыгып киттеләр. Хәзер бит инде кул белән язу юк, архив дигән әйбер бөтенесе компьютерда. Барлык романнарым, шәхси хатларым, фәнни хезмәтләрем, кандидатлык диссертацияләре, яза башлаган докторлык диссертацияләре, йөзләгән мәкаләләр – бар да китте. Менә хәзер кеше күзе кагыла шуларга. Шәхси хатларымны мин, мәсәлән, беркем укуын да теләми идем. Иптәшләремнән, минем тарафдарларымнан күп әйбер алганнар: бишәр капчык, миннән, мәсәлән, ике генә капчык. Хәзер капчыклап кына саныйбыз инде архивларны, көлсәң – көл, еласаң – ела, дигәндәй.

Бик күп кенә милли хәрәкәт оешмаларын, өч милли хәрәкәтне тентеделәр, алардан да дистәләгән компьютерны алдылар. Алар безгә «милләтара ызгыш тудыра торган материалларны Интернетта тараткан өчен» диеп эшне ачкан иде, хәзер инде сорау алулардан мин шуны аңладым: безне, Русиянең конституция строен җимерергә теләүчеләр дип, тартып кертмәкче булалар. Без берничек тә Русиянең конституцион строен җимерергә теләмибез, без үзебезнең татар дәүләтчелеген торгызырга телибез. Менә Грузиянең дәүләт бөтенлеген җимермичә генә, Абхазияне таныдык, диләр. Без дә Русиянең дәүләт бөтенлеген җимермичә генә, Татарстанның дәүләт бәйсезлеген торгызырга телибез.

Тентүчеләр килеп кергәндә, хәлем авыр булса да, мин үземне тынычландырып, ике рәкәгать намаз укып, Аллаһыдан ярдәм сорадым, мин үземне алар белән бик тыныч тоттым, хәтта үзем дә гаҗәпләндем. Аларга фотоларымны, китапларымны күрсәттем, архивларымны, хәтта китаплар да язып бирдем. Миңа алар чыгып киткәннән соң шок булды. Аннан уйлана башладым: тукта, нәрсә булды соң әле бу? Мин милләттә билгеле кеше, язучы, 31 китап авторы, 60ка җитеп килә торган хатын, намаз иясе, тарих фәннәре кандидаты, сәяси эшмәкәр, элеккеге депутат.

“Төрмәгә утыртсалар, беренче көннәреннән ачлык игълан итәчәкмен, белеп торыгыз. Әгәр алай-болай, мин үлсәм, бу аларның эше булачак, мин беркайчан үземә кул салмаячакмын, чөнки мин мөселман кешесе”, – дидем журналистларга Казанда матбугат конференциясендә.

Мин Төркиягә китсәм, анда бүген үк миңа ватандашлык бирәләр. Минем моңа хәтта шигем дә юк, чөнки мин анда иң югары даирәдәге кешеләр белән элемтәдә торам. Әмма китмәячәкмен, чөнки монда минем иптәшләрем бар. Мин Милли мәҗлес рәисе, ул кешеләр минем арттан бара. Төрмәгә утыртырлармы, иректә калдырырлармы, анысы инде Аллаһы кулында дип уйлыйм.

Ирек БИККИНИН

Германия татар тоткынын кабул итәрме?

Обаманың Гуантанамо төрмәсен ябу карарын Европа илләре хуплап каршыласа да, андагы тоткыннарны үзләренә алырга теләүче күренми. Бу тоткыннарның киләчәге нинди? Аларның туганнарын да, тоткыннарның үзләрен дә шушы сорау борчый. Русиягә кайтырга тиешле кешесе Равил Минһаҗев һәм туганнары да кыен хәлдә. Чөнки тормыш шуны күрсәтте: Гуантанамодан Русиягә кайткан кешеләргә яшәргә көн бирмәделәр, кайсыларын үтерделәр, кайсыларын кабат төрмәгә яптылар, кемдер чит илгә китте.

Гуантанамо тоткыннарын урнаштыру – авыр мәсьәлә. Аларның кайберләре Европа илләреннән, кайберләре, Равил кебек, үз иленә кайтырга курка, Европа иленә китәргә тели. Тик менә кабул итү мәсьәләсенә килгәндә, Европа илләрендә уртак фикер юк. Испания белән Португалия Европа Берлегенең уртак карарын булдырырга чакырды. Кайбер мәгълүматларга караганда, хәзер Берлек рәсмиләре 60лап тоткынны урнаштыру мәсьәләсен тикшерә.

“АМЕРИКАГА ЯРДӘМ ИТӘРГӘ КИРӘК”

Дүшәмбедә Брюссельдә Финляндия тышкы эшләр министры Александер Стубб “Без Американың әлеге адымын хуплыйбыз, Гуантанамо ябылырга тиеш”, – диде.

Берлекнең тышкы сәясәт башлыгы Хавьер Солана да: “Бу Америка мәсьәләсе, ләкин кирәк булса, без ярдәм итәргә әзер”, – диде.

Ләкин мөһаҗирлек, сыену кебек мәсьәләләр Европада бик четерекле, һәр ил аларны үзенчә хәл итәргә тели. Әйтик, Равил Минһаҗев сыену сораган Германиянең эчке эшләр министры, христиан-демократ Вольфганг Шойбле Гуантанамо ул Америка проблемасы, алман ватандашы булмаса, тоткынны кабул итмибез, дип белдерде. Германиянең тышкы эшләр министры, социал-демократ Франк-Вальтер Штайнмаер бераз йомшаграк карашта тора.

“АМЕРИКА ҮЗ МӘСЬӘЛӘСЕН ҮЗЕ ЧИШСЕН”

Ә менә Швеция, Дания, Нидерланд кебек илләр Гуантанамо тоткыннарын кабул итү андагы вәхшилекләр белән килешүне аңлатачак, дип тоткыннарны кабул итмәячәген белдерә. Көнчыгыш Европаның кайбер илләре, Америка тарафдары саналса да, безнең кануннар бу тоткыннарны кабул итәргә мөмкинлек бирми, дип аклана. Франция һәм Британия кебек илләр, нигездә, кабул итәргә әзер, ләкин алар да Берлекнең берәр уртак карарын булдырырга чакыра.

Британия Гуантанамодагы 9 ватандашын һәм Британиядә яшәү хокукы булган тагын 4 тоткынны элегрәк кабул иткән иде инде. Британия тышкы эшләр министры Дэвид Милибэнд башка илләр белән бу өлкәдә тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзерлек белдерде. Ирландия дә берничә тоткынны үзенә алырга теләк белдерде. Irish Times газетасы язуынча, Amnesty International оешмасының җирле бүлекчәсе Гуантанамода 7 елдан артык утырган үзбәк егете Айбәк Җәббаровны кабул итәргә чакырган.

Европа комиссиясе Берлекнең бу мәсьәләдә уртак карарын булдыру ягында. Комиссиянең канунчылык, иреклек һәм иминлек өчен җаваплы рәсмие Жак Барро Франциянең La Croix газетасына биргән әңгәмәсендә Европа Берлеге Американың һәр үтенечен тикшерергә әзер, ләкин һәр уңай җавапның үз шартлары булачак, диде. Барро cүзләренчә, Вашингтон тоткын турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш.

СӨЕНЕРГӘМЕ, КӨЕНЕРГӘМЕ?

Гуантанамода барлыгы сигез Русия ватандашы булган. Гуантанамо төрмәсендә берничә ел утыргач, 2004 елда Русиянең Равилдән кала 7 кешесе азат ителеп, туган иленә озатыла. Шуларның 3се –Татарстаннан, 2се – Кабарда-Балкардан, 1се – Башкортстаннан, тагын берәү – Чиләбедән. Чаллыдан Равил Гомәров бүген – Сургут төрмәсендә, Бөгелмәдән Тимур Ишморатов Киров өлкәсе Верхнекама төрмәсендә утыра. Чаллыдан Айрат Вахитов, эзәрлекләүгә түзә алмыйча, чит илгә китү әмәлен тапкан. Нальчикка кайтканнар да кыеннан башканы күрми. Руслан Одижаевны 2006 елда мәчеттән чыгып барганда атып үтерәләр. Рәсүлне дә кайтуга төрмәгә утырталар һәм, әнисе Фатыйма әйтүенчә, хәзерге вакытта каты кыйналып, төрмә шифаханәсендә ята. Болар хакында “Азатлык” хәбәрчесенә Гуантанамодан азат ителгән Чаллы кешеләренең әниләре сөйләде. Равил Гомәровның әнисе Сәрия Гомәрова:

– Гуантанамодан кайтуга Равилләрне Пятигорскидагы төрмәгә ябалар. 2-3 ай шунда булалар. Аннан кайткач, бер айлап ял итте. Рәтле эш таба алмагач, яшәргә кирәк бит: иске машинабызда кеше ташып көн күрә башлады. Шул вакытта да органнар күзәтеп торган аны. Ул чакта Бөгелмә төрмәсендә бер төркем мөселман утыра иде. Шуларның туганнары утыручыларга күчтәнәч илтү гозере белән Равилгә мөрәҗәгать итә. Аларның сүзен тыңлый: берничә тапкыр шунда бара. 2005 елда Бөгелмәдә шартлау булды бит. Башта аны көнкүреш шартлавы дисәләр дә, соңыннан Равил белән иптәшләренә сылтадылар. 2 апрельдә кулга алдылар. Сентябрь аенда суд булды. Суд присяжныйлары бертавыштан аларны гаепсез дип таба. Прокуратура яңадан кассация шикаяте бирә. 2006 елның 12 маенда үткән судта элекке присяжныйларның берсе дә булмый. Яңа суд Равил Гомәровка – 19, Фәнис Шәйхетдиновка – 17, Бөгелмәдән Тимур Ишморатовка 15 ел билгели. Кабат-кабат судка бирә торгач, Равилнең төрмә вакыты 9 ел ярымга кыскара. Башкаларныкы да кими. Аларны терроризмда гаепләделәр. Гаепсез утырттылар дип саныйбыз. Гаепле булсалар, беренче судта ук утыртырлар иде. Равилне Сургут төрмәсенә җибәрделәр. 6 елы бар әле. Күрешәсе килә, ләкин хәл дә, акча да юк. 3 айга бер тапкыр 20 кг лы посылка җибәрергә була. Пенсия акчасына булган кадәр посылка җибәреп торабыз. Равилнең 4 баласы бар. 2007 елда хатыны авариягә очрап үлеп китте. 39 яшь иде. 8-12 яшьләрдәге ике малайны олы апалары опекага алды. Киленнең әниләре белән үстерәләр. Каникулларда бездә дә булалар. Әби әби инде, әти-әнине алыштыра алмый. Төрмәсе дә якынрак булса, балалар әтиләре белән күрешә-сөйләшә алыр иде. Миңа – 74, ирем Шәфигә – 75 яшь. Равилне көтеп алабызмы-юкмы, картаймыш көнебездә безне караучы да, балаларга ата да кирәк, – диде авыр көрсенү белән.

Сәрия апа Свердловск өлкәсенең Кушва шәһәрендә туган. Пермь өлкәсенең Барда районы егете Шәфи Гомәровка кияүгә чыгып, икесе бергә Кушвадагы металлургия заводында коючы булып эшлиләр. Аннан Чаллыга күчәләр. Икесе дә хезмәт ветераны.

ОХШАШ ЯЗМЫШЛАР

Гуантанамода булып Чаллыга кайткан Айрат Вахитовның әнисе Әминә апа гомере буе эштә була. Картлык көнендә ул да ялгыз калды. Улы Айрат кайтканнан соң, эзәрлекләүгә түзә алмыйча, Русиядән чыгып китә. Гуантанамодан кайтканнарның язмышы хакында Әминә Хәсәнова беркадәр хәбәрдар.

– Аннан кайтучыларның язмышы бик авыр булды, аларны гел эзәрлекләп тордылар. Яшәргә көн бирмәделәр, дисәк тә була. Аннан соң төрмәгә утыртулар башланды. Улым Айратны да берничә тапкыр яптылар, аннан чыгардылар. Шуннан ул читкә китәргә мәҗбүр булды, – ди Ә.Хәсәнова.

Инде газетабызның узган санында хәбәр иткәнебезчә, Гуантанамо төрмәсеннән Р.Минһаҗевның азат ителеп Русиягә кайту ихтималы бар. Ләкин моңа аның әнисе Зөһрә Минһаҗева да, бүгенге сөйләшүдә катнашкан Сәрия һәм Әминә апалар да шатлыкларын белдерми. Әминә Хәсәнова Гуантанамодан кайткан Чиләбе кешесе Рөстәмнең хәзер Иорданиядә, Башкортстаннан Шамилнең шулай ук чит илдә булуын әйтте. Ул аларның фамилияләрен искә төшерә алмады.

Али ГЫЙЛЬМИ, Гафиулла ГАЗИЗ.

azatliq.org

Үзәк банк доллар 36 сумнан артмас дип ышандыра

Русия Үзәк банкы рубльнең долларга карата кыйммәтен бу юлы инде 36 сумга кадәр төшерергә әзер.

Үзәк Банк валюталар кәрзиненең чикләрен киңәйтте. Аның югары чиге 41 рубль тирәсендә булачак дип игълан ителде. Ягъни евро-доллар алмашу бәясеннән чыгып, рубльгә куелган иң түбән чик 1 доллар – 36 рубль.

Икътисад белгечләре рубльнең кыйммәте нефть бәясенә бәйле дип аңлата. Хәзер бер мичкә 40 доллар тирәсе тора, әгәр нефть 30 доллардан да түбән тәгәрәсә, Үзәк банк валюталарның тибрәлү чиген яңадан үзгәртәчәк, ягъни рубльнең кыйммәтен тагын төшерергә мәҗбүр булачак.

Әле үткән елның октябрендә финанс министры Алексей Кудрин нефть бәясе 70 доллардан да төшсә, Русия бюджетында кыенлыклар булачак, дип кисәткән иде. Хакимиятләргә хәтта еллык бюджетны яңадан санап чыгарырга туры килде. Нефть бәяләре соңгы арада яңадан төште, Үзәк банк, рубльнең кыйммәтен бик каты төшүдән саклап калу өчен, торган саен күбрәк акча сарыф итә башлады. Нәтиҗәдә, илнең халыкара валюталарда сакланган байлыгы кискен кими. Соңгы айларда рубльне саклауга Русия 426 миллиард доллар сарыф иткән дип хәбәр ителә. Ә рубль 24%ка очсызланды.

Бикә ТИМЕРОВА

azatliq.org

Милли мәгариф: кәгазьдә бер, чынлыкта – башка

Авыл җирендә дә ата-аналар балаларын татарча укытырга теләми. Cоңгы елларда татар мәктәпләре шактый кимегән. Берәүләр Мәскәүне гаепләсә, икенчеләре җирле җитәкчеләр ваемсызлыгыннан зарлана.

Ата-аналарның “ белән кая барып була” дигәненә кайберәүләр: “Президент яки хөкүмәт җитәкчесе булырга мөмкин”, дип әйтергә ярата. Әлеге сүзләр берничә ел элек кенә ата-аналарны әле ышандырса да, хәзер күпләр моңа “көлемсерәп” кенә карый. Һәм бу гамәлдә дә чагыла – Татарстанның күп кенә район башлыклары “ата-аналар балаларын ана телендә укытырга теләми, татар мәктәпләренә ихтыяҗ юк”, – ди. Әгәр 5 ел элек татар мәктәпләре 1213 дип исәпләнсә, 2008 елны алар 1138гә калган.

“Район үзәкләрендә ана телендә укыту – милли мәгарифнең төп проблемасы булып тора. Бу юнәлештә күп эшләнде. Татар телен укыту мәктәбе булмаган 8 район үзәгендә – , Югары Ослан, Алексеевск, , Буа, Аксубай, Балык Бистәсендә ана телендә белем бирү челтәре җәелдерелгән”, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев еллык киңәшмәдә урысча ясаган чыгышында.

Ләкин Татарстанның 11 район үзәгендә татар мәктәбе бөтенләй юк. Ата-ананың баласын урысча укытырга теләүдән тыш монда башка сәбәпләр дә бар. Мисал өчен, алар балаларын өйгә якынрак мәктәпкә йөртү ягын карый. Әмма берничә ел элек “Мәгариф” ассоциациясе җитәкчесе булып эшләгән Илдус Әмирхан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан таләп булып, аның нигезендә тикшерүләр уздырсалар, эш җайланыр иде дигән фикердә тора. “Район башлыгы мәгариф системасын үзе уйлап чыгара алмый. Гаризалар җыеп кына да булмый. Чөнки ата-ана алга китеш юклыгын күрә. Бер татар теле белән генә эш бармаячак, чөнки әле ул кирәкле ихтыяҗ тудырылган тел түгел. Ә район башлыгы – хуҗалык кешесе. Ул аларны белми. Мәгариф эшен министрлык башларга һәм ул районга күрсәтмә булып барып җитәргә тиеш. Шул чакта алар аны үтәргә мәҗбүр була”, – ди Илдус Әмирхан.

Ул милли компонент өчен көрәш тә уңышлы тәмамланыр дип уйламый. “Аның өчен Татарстанның хокукларын күтәрергә кирәк һәм ул үз стандартларын булдырып, аны Мәскәүдә раслатырга тиеш. Ләкин безнең рәсми мәгарифнең аңа көче җитми. Чөнки хокуклар чикләнгән”, – ди Әмирхан.

Татарстан Президенты сүздә һәрдаим татар мәктәпләре булырга тиешлегенә басым ясый. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе Разил Вәлиев тә татар мәктәпләрен хәзер инде ачу гына түгел, саклап калу өчен дә эш башланганын белдерде. Кайбер районнарда исә шелтәләрдән куркыпмы, әллә инде күз буяу өченме, “татар” саналган мәктәпләрдә чынлыкта укыту урыс телендә бара.

Ландыш ХАРРАСОВА

Сәфәров: “Кризис елында җинаятьчелек артырга мөмкин”

2009 елда кризис булу сәбәпле, җинаятьчелек өлкәсендә эшләр катлауланачак, хокук бозу очраклары артырга мөмкин, шуңа күрә авырлыкларга әзер булырга кирәк, диде Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров министрлыкның коллегия утырышында.

Узган айда Татарстанда рәсми теркәлгән эшсезләр саны 19 мең кеше булса, бу айда ул – 25 мең. Эшсезләр арту шулай ук җинаятьчелеккә китерергә мөмкин. Бигрәк тә яшүсмерләр эшсез урамда калган вакытта аларны кире юлга кертеп җибәрүчеләр табыла”, – ди министрның икътисадый җинаятьчелекне тикшерү буенча урынбасары Рафаил Гыйльманов.

Яңа елдан башлап евро, доллар бермә-бер арта башлагач, халык аларны банкларда чиратлар торып ала башлады. Бу күренеш исә, ялган валюта сату очраклары артуына китерә ала, ди белгечләр. Шулай ук кризис вакытында, халык күбрәк суррогат, ягъни ялган спирт эчә башлау сәбәпле, бу өлкәдә дә хокук бозучылар булачак, ди тәртип саклаучылар.

Татарстанның баш прокуроры Кафил Әмиров, җыелышта катнашкан күпләр кебек, Эчке эшләр министрлыгының 2008 елгы эшчәнлеге белән тулаем алганда канәгать, әмма камиллекнең соңгы ноктасына җитәргә бу идарәгә әлегә бик иртә, ди.

“Министрлыкта әле дә сан күрсәткече югары булсын өчен генә дип ачылган җинаять эшләренең күп булуы борчуга сала. Моның белән шаярырга ярамый. Җинаять эше ачып, кешенең бөтен тормышын бозып була. Эчке эшләр идарәсенең үзендә дә хокук бозу очраклары еш очрый. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмнәрендә булган бер хәл. Бәйрәм вакытында берәү телефонын урлатып, Идел буе районы эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар исә, гаризаны кабул итеп, каракны эзли башлау урынына, киресенчә, мөрәҗәгать итүчене бер бүлмәгә алып кереп ябып, аннан башка гариза, янәсе, ул урамнан барган вакытта сугышны күзәтеп торган, ә телефонны каядыр төшереп калдырган дип язуны таләп иткән. Егет үзсүзлерәк булып чыккан, күрәсең, гариза язмаган. Төне буе ябып тотканнан соң чыгарганнар. Бу бит аңга сыймаслык хәл. Һичшиксез, мондый очраклар эчке эшләр идарәсенә кара тап төшерә һәм монда эшләүчеләргә ышанычны бетерә. Мондый хезмәткәрләрнең үзләренә җинаять эше ачарга кирәк. Берничә урлау очрагы ачыкланмый калса, иң начары, сезгә министрлык шелтә белдерә ала, ә мондый юл белән хакыйкатькә ирешүчеләрне прокуратура җаваплылыкка тарта. Кайсы катлаулырак, карагыз инде”, – ди Кафил Әмиров.

Министр Әсгать Сәфәров исә, бу шелтәләрне уңай кабул итте. Сәфәров фикеренчә, эшләмәгәннән генә гаеп табып булмый. Ә прокурор сөйләгән Идел Буе бүлеге исә – Эчке эшләр министрлыгында иң алдынгы урыннарда бара торган бүлек. Биредә мондый хәлләрнең булуы бик сәер, ди Сәфәров.

Министрлыкның узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда исә, ул җинаять эшләренең саны 2007 елгы күрсәткечләреннән әллә ни үзгәрмәвен әйтте. 2007 елда 81251 хокук бозу очрагы булса, узган ел 81183 эш теркәлгән.

2008 елда алдагы ел белән чагыштырганда катлаулы җинаять эшләре 2,5%ка арткан. Биредә күпчелек эш зур күләмдә урлау һәм наркотик сату очракларына карый. Шулай ук узган ел икътисад өлкәсендә дә хокук бозу 5%ка арткан.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Комментарии