Барысы да алда әле!

Күпме генә тырышма, әгәр тәкъдирдә язылмаган икән, барыбер морадка ирешеп булмый. 25 гыйнварда «Ак барс» үзендә Магнитогорскидан килгән «Металлург»ны кабул итте һәм уен тәмамланганнан соң, әнә шундый фикер башка килде.

2006-2007 сезоны финалында, Урал клубына 1:2 исәбе белән оттырганнан бирле, тамашачысының үз бозында «магнитканың» җиңелгәнен күзәткәне булмады. Магнитогорскида да нәкъ шушы хәл. Аларның җанатарларының да «Барс»ны җиңү тәмен тойганы юк. Бөтен отышлар да читтә! Әмма бу традициягә нокта куелырга вакыт җитте дип уйларга нигез бар. Җитмәсә, агымдагы сезонда «Ак барс» «Металлург»ның үз бозында 5:3 исәбе белән откан булса, көндәшләребез, һәрхәлдә, реваншка әзерләнеп килергә тиеш иде, тик уен дәвамында казанлылар очрашуны киеренке халәттә, дилбегәне үз кулында тотты. Өч лидерның да берьюлы очрашуы күп нәрсә турында сөйли. Морозов, Зарипов һәм Марек бомбардирлар исемлегендә алдынгы урыннарны бүлешә алмый җәфаланганда, һәрберсе очко эләктерергә омтылыр, дигән фикер бар иде җанатарларда. Менә хәзер алка көндәшләребез капкасына керә, «Ак барс» отачак дигәндә, уен тәмамланырга 5 минут кала Заварухин, аннан соңгы минутта «Металлург» капкачысы Проскуряков буш капкага алканы чөйдертеп кертеп җибәрә. Уен тәмам, исәп — 0:2.

Әлегә «Ак барс» турнир таблицасының икенче баскычында. Беренче урынны узган елдагы сыман Уфадан «Салават Юлаев» били. Үзен салмак кына күрсәтүче, кирәк икән оттыра да белүче — «Ак барс» үз пик формасын плей-оффта гына табар дип ышанырга кирәк. Башкалар хәзер көчле булып калса, соңыннан кызганнан-кыза барган уеннар җиткәч, Яшин, Ягр командалары үз йөзен күрсәтсә, бөтен фаворитлык көченең аларга күчүе шиксез. Шуңа да «Ак барс» 28 гыйнварда «Трактор» (Чиләбе), инде 30 гыйнварда КХЛның фавориты «Салават Юлаев» белән очрашып, уеннар киеренке узар дип фаразланса да, «мин синнән күпкә көчлерәк» дигән мәгънәдә булмас. Җитмәсә, «Ак барс» җанатарлары өчен өметле йөрешкә нигез бар. Sportbox.ru хәбәр иткәнчә, башкорт командасының иң яхшы бомбардиры, ике ел бездә уйнаган Алексей Терещенконың кабат «Ак барс» өчен чыгыш ясавы мөмкин, ди. Казан җитәкчеләре әлеге уенчы белән кызыксына һәм 4 млн доллар тәкъдим итә, ди кайбер чыганаклар. Тормышка ашса, «Салават» – ач, ә «Барс»ларның тук һөҗүмче юлбарысны хәтерләтүе бар.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии