Авылда яшәп, шәһәрдә эшләү

Статистика хезмәте инде икътисадый кризистан килгән зыянны саный башлаган. халкының тормыш дәрәҗәсе көз аеннан үзгәргән.

Республика дәүләт статистика федераль хезмәтенең шәһәре бүлеге җитәкчесе Наталия Гатауллина әйтүенчә, 2009 елның 1 гыйнварына башкалада эшсезләр саны 5, 8 меңгә җитте. Хәзер эш тәкъдим итүче үзәкләрдә дә урыннар кими. “Соңгы вакытта ул 29%ка азайды. Моннан тыш, әле эш тәкъдим итүчеләр гыйнвар-февраль айларында 1,5 мең кешене хезмәт урыныннан җибәрәчәкләрен кисәтеп куйды”, – ди Наталия.

Статистика хезмәтенең мәгълүмат-аналитик бүлеге җитәкчесе Татьяна Малышева да кече эшмәкәрлек өлкәсендә ел башына эшчеләр саны 5 меңгә азаячагын әйтте. Бу тармакта авылдан килеп хезмәт итүчеләр дә күп. Гомумән, Татарстан дәүләт статистика федераль хезмәте җитәкчесе Валерий Кандилов сүзләренчә, авыл-районнардагы шактый халык Казан яки шәһәренә, ә 5% республикадан читкә китеп эшли.

Авыллардан китеп эшләү сәбәпледер, хуҗалыкларда терлек асраучылар да кими бара. “Шәхси хуҗалыклар азая. Әгәр статистиканы карасак, гаиләдәге бары 1-2 кеше генә авыл хуҗалыгы эше белән шөгыльләнә. Шуның да 70% яшенә җитеп килүчеләр”, – ди Кандилов.

Бу хәлне Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле дә раслады. Ул демографик хәл авырайды, авыл “картая” һәм халык та эре терлекне бетерү ягын карый дип әйтте. Шулай да, статистика күрсәткәнчә, узган ел белән чагыштырганда, ит җитештерү – 10%, ә сөт җитештерү – 4,7% арткан.

Татарстан Дәүләт шурасының икътисадый инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев әйтүенчә, интеллектуаль милек нигезендә төгәл саннарны белү кирәк. “Мисал өчен, Кушма Штатлар икътисадында интеллектуаль милекне санауга иң күп игътибар бирелә. Бу илгә инвестицияләр кертү өчен файдалы”, – диде Галиев.

Ландыш ХАРРАСОВА

azatliq.org

“Шок терапиясе» ир-атларны кырган

Британиянең “Lancet” исемле абруйлы медицина журналы коммунизмнан капитализмга күчеш чорының кеше гомеренә ничек тәэсир итүе турында тикшеренү нәтиҗәләре бастырган. Оксфорд университеты галимнәре Көнчыгыш Европа һәм элекке совет илләрендә 1990нчы елларда хосусыйлаштыру тизлеге белән шушы 25 илдә ир-атларның үлем дәрәҗәсе арасындагы бәйләнешне тикшергән.

Галимнәр ул елларда совет чорының инфраструктурасы җимерелүе, югары инфляция, кораллы низаглар кебек башка факторларны да искә алган.

СӘБӘПСЕЗ 3 МИЛЛИОН ҮЛЕМ

Социология белгече Давид Стаклер җитәкләгән төркем 1990нчы еллар башында хосусыйлаштыру өлкәсендә “шок терапиясен” кулланган илләрдә үлем дәрәҗәсе 13% арткан дигән нәтиҗәгә килгән. “Берләшкән Милләтләр оешмасы мәгълүматына караганда, 1990нчы еллар башында гадәттәгедән 3 миллионга күбрәк сәбәпсез үлем очрагы теркәлгән. Моның нилектән икәнен төгәл белүче, аны капитализмга күчү белән бәйләүче юк иде, – ди Стаклер. – Безнең тикшеренүдән күренгәнчә, бу сәбәпсез үлемнәр капитализмнан коммунизмга артык тиз “сикерү” белән бәйле”.

“Әлбәттә, ашкынып хосусыйлаштыру турыдан-туры үлем дәрәҗәсе артуына китергән дип әйтү дөрес булмас иде”, – ди галим. Һәр статистик тикшеренүдәге шикелле, саннардан чыгып, төгәл сәбәпне билгеләү мөмкин түгел. Яхшы галим шушы гипотезага бәйле булган мөмкин кадәр күбрәк очракларны тикшерергә тырыша. Тикшеренү авторларының берсе Лондондагы Гигиена һәм тропик медицина мәктәбе табибы Мартин Макки сүзләренчә, элекке тикшеренүләрдә үлем артуның сәбәпләре итеп эчкечелек, начар туклану, сәламәтлек саклау системасының җимерелүе китерелгән булган.

ИПЛӘП КИРӘК

Галимнәр фикеренчә, 1990нчы елларда нәкъ менә ашкынып хосусыйлаштыру эшсезлек артуга, бу, үз нәүбәтендә, эчкечелеккә, сәламәтлек бозылуга китергән. Стаклер сүзләренчә, аларның тикшеренүе шулай ук ни өчен эчкечелек һәм эшсезлекнең кайбер илләрдә югарырак булуын да аңлата. Мисал өчен, Русиядә эчкечелек һәм эшсезлек күрше Белоруссия белән чагыштырганда югарырак булган. Стаклер сүзләренчә, эш шунда: үзгәрешләрне тиз башкарса, Белоруссия акрын селкенгән һәм моның өчен вакытында тәнкыйтьләнгән булган.

Бу урында Татарстан җитәкчеләренең дә 1990нчы елларда чама белән эш итү, республика милеген чит кулларга сатып җибәрмәү, “шок терапиясе” урынына салмак күчеш сәясәтен алга сөрүен телгә алырга була. Бу сәясәт ул вакытта “Татарстан моделе” исеме белән дә танылды. Моның ир-атлар сәламәтлегенә йогынтысы нинди булгандыр, әлегә андый мәгълүмат юк.

ҖИТДИ БӘЙЛӘНЕШ

Стаклер сүзләренчә, алар үзләре чыгарган нәтиҗәгә тулысынча ышана – Русия, Казахстан, Латвия, Литва, Эстония кебек илләрдә яшәү дәрәҗәсе төшү белән ашкынып хосусыйлаштыру арасында җитди бәйләнеш бар. Бу илләрнең барысында да 1990нчы елларда ашкынып хосусыйлаштыру программалары тормышка ашырылган. Эшсезлек өч тапкыр артып, 30%ка җиткән, урта яшьтәге ир-атлар арасында үлем дәрәҗәсе 42%ка арткан. Ә менә базар икътисадына тиешле институтлар булдырып, салмаграк күчкән илләрдә бу күрсәткечләр түбәнрәк икән. Әйтик, Албания, Хорватия, Чехия, Польша, Словения кебек илләрдә эшсезлек нибары – 2%, үлем дәрәҗәсе 10%ка арткан.

CОЦИАЛЬ ТОРМЫШ МӨҺИМ

Үлем дәрәҗәсенә йогынты ясаган тагын бер әйбер – халыкның социаль тормышта катнашуы. Әгәр аның, кимендә, 45%ы мәчет, мәхәллә, һөнәрчеләр берлеге кебек берәр оешмада әгъза булып торса, икътисадый авырлыкларны җиңелрәк кичерә икән. Галимнәр фикеренчә, бу тикшеренү нәтиҗәләре хосусыйлаштыру эшенә керешә торган Кытай, Һиндстан, Гыйрак кебек илләр өчен файдалы була ала.

Ахырда галимнәр илдә җитди үзгәрешләр башлар алдыннан җитәкчеләргә бар нәрсәне җентекләп тикшерергә, җиде кат үлчәргә киңәш итә.

Али ГЫЙЛЬМИ

azatliq.org

Студентка да кризис килде

Финанс кризисы сәбәпле, югары уку йортлары үзләренең күп кенә студентларын югалтырга мөмкин. Чөнки ата-аналар балалары укуы өчен түли алмый.

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы бу өлкәдә яңа чаралар эзли. Беренчедән, яхшы укучыларны түләүсез бүлеккә – бюджетка күчерү күздә тотыла, икенчеләргә уку өчен кредит алуга дәүләт ярдәме бирелергә мөмкин. Ректорлар сүзләренчә, 2009 елда югары уку йортлары 25% керемен югалтачак. Чөнки түләү кыйммәт һәм ата-аналар аны күтәрерлек хәлдә түгел. Мисал өчен, Казан югары уку йортларының түләүле бүлегендә белем алу елына 30-45 мең сумга төшә. Русия хокук академиясенең читтән торып 4нче курсында укучы Лилия белем алу өчен елына 40 меңне үзе эшләп түли торган булган. Хәзер аны эшеннән кыскартканнар. Лилия әйтүенчә, аның кебекләр Казанда шактый. “Безнең 2 төркемдә 60 кеше укый. Аның әле 20-30ы гына уку өчен түләгән. Имтиханга кадәр түләмәсәң, шунда ук чыгарып җибәрәчәкләр. Хәзер түләмәүчеләр исемлеген әзерлиләр”, – ди Лилия.

Аның сүзләренчә, күбесе бурычка яки кредитка алып булса да түләргә тырыша. Чөнки 4-5нче курска җитеп, беркемнең дә төшеп каласы килми. “Хәзер бик авыр вакытлар җитте. Күпләрне кыскарталар, калганнарының да берничә мәртәбә кимеде. Шуны аңлап, ректорлар түләүне бер елга булса да кичектереп тору юлларын караса иде”, – ди Лилия. Ул коммерция уку йортларына караганда, дәүләт вузларында укучыларга җиңелрәк, анда студентларга ниндидер ярдәм күрсәтергә мөмкиннәр дигән фикердә тора.

Чыннан да, Казан дәүләт университеты проректоры Рияз Минзарипов әйтүенчә, хәзер студентларны саклап калу өчен төрле мөмкинлекләр карала. Әмма әле төгәл гамәлләр билгеләнмәгән. “Без хәзер уку өчен бәяне күтәрергә түгел, ә киресенчә, төшерергә уйлыйбыз. Бөтенләй түли алмаган очракта һәр белән аерым сөйләшеп, хәленә керергә тырышачакбыз”, – ди Минзарипов.

Ул Русия мәгариф һәм фән министры бюджет урыннарын күбрәк бирсә, бу бик зур ярдәм булыр иде дигән фикердә тора. Чөнки квоталар булмый торып, яхшы укучыларны бюджет бүлегенә күчерү мөмкин түгел. “Түләүле бүлектә дә яхшы укучылар һәм тырышлар бик күп шул”, – ди проректоры. Мисал өчен, шуларның берсе Гүзәл Казан дәүләт университетының бүлегендә елына 35 мең түләп белем ала. Ул әти-әни кредит алып булса да укуымны түли, дипломсыз чыгу турында сүз дә булырга мөмкин түгел, ди

Ландыш ХАРРАСОВА

azatliq.org

Кризисмы?

Халыкның “кризис” дип башы әйләнә. Урамда танышыңны очратсаң, башта исәнләшә, аннары “Кризис ничек?” дип сорый. Җаныкайларым, студент кешенең кай җиренә бәрсен соң инде ул, ә?! Туйдырдылар чистый! “Имтиханнар, диплом эше ничек?” – дип сорагыз, ичмасам. Аптырагач, очраган берсенә үзем бәйләнә башладым.

Марат (инженер): кризис нык тәэсир итте, кайгыга баттык. Металлургия белән эшлибез. Америкага сата идек, хәзер алар алмый. Табыш бөтенләй юк. Язга таба бераз кузгалмасмы, ипи-чәйлек акча керә башламасмы, дип торабыз.

Мәдинә (укытучы): аз гына да үзгәреш булмады, гаиләнең кереме шул ук. Ирем авыл хуҗалыгы буенча эшли, ул да зарланмый. Байлар өчен генә кризис бит, безгә нәрсә? Банкта йөзәр мең акчабыз ятмый, бизнес-фәлән юк. Укытучыларга хезмәт хакын башкача түли башлыйбыз диләр, анысы ничек булыр – белмим. 90нчы еллардагы кризис белән чагыштырганда, чүп кенә бит бу! Әнә анда төп башына утыртып, бөтен акчаны юкка чыгардылар.

Наил (компьютер белгече): безнең эштә “кризис” сүзен кулланмаска куштылар. Депрессия кузгата, имеш. “Икътисадый шартлар” дияргә генә ярый. Кесә бераз юкарды, әлбәттә. Заказлар кимеде, буш вакыт артты. Ләкин алай коточкыч үзгәрешләр димәс идем.

Эльвира (КДУ студенты): миңа, әти-әниемә кризис бөтенләй сизелми. Яңа елга бүләк итеп, университеттан һәр студентка бишәр мең сум стипендия бирделәр. Без хезмәттәшлек итә торган газетаның тиражы артты. Хәлләр мактанырлык кына. Гомумән, кризис дигән нәрсә, чыннан да, бар микән соң ул? Юри кеше куркыту өчен уйлап чыгарылмаган микән?

Хәлил (төзүче): 2014 елда Сочида үтәчәк кышкы Олимпиада уеннарына тауда чаңгы шуу комплексы төзибез. Көздән бирле төзелешкә заказ бирүчедән тиен дә тамганы юк. Фирма авырлык белән хезмәт хакы түли. Акча булмау сәбәпле, эшче көч составын – бетончы, буяучы-маляр, сварщикларны һ.б. таратып бетерделәр. Дәүләт әһәмиятендәге эшләр дә шулай аксаган икән, калганнары турында әйтәсе дә юк. Кризисның авыр чоры март ахырына кадәр дәвам итәчәк әле, диләр. Минем хезмәт хакын биреп баралар, шунысына шөкер.

Нурия (пенсионер): иии, кызым, белмим инде кризисларын. Тамак тук, өс бөтен. Безгә тагын нәрсә кирәк? Пенсияне вакытында биреп баралар, балалар да зарланмый, Аллага шөкер.

Һәр өлкәнең, һәр кешенең үз кризисы, җәмәгать. Икътисадый, финанс, хисләр, имтиханнар… Икътисадый кризис уйлап чыгарылган ук нәрсә булмаса да, шактый күпертелгән кебек. “Байларга гына кризис, акчасызга хыялын гына кысарга кала”, – дигән фикер белән дә килешмичә булмый. Һәрхәлдә, безнең халык өчен бу яңалык түгел, инде каешланып беттек.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии