Рафис Кашапов: «Бәләкәй төрмәдән зур төрмәгә чыктым»

Рафис Кашапов: «Бәләкәй төрмәдән зур төрмәгә чыктым»

27нче декабрьдә Коми Республикасы, Ухта шәһәрендәге 19нчы кырыс шартлы колониядән татар милли хәрәкәте активисты Рафис Кашапов азат ителде.

«Кайткач, иң беренче эш итеп, больницагамы, санаторийгамы ятарга уйлыйм. Сәламәтлегем бик какшады, хәлем бик авыр. Шуннан соң Микунь шәһәрендәге 31нче һәм Ухтадагы 19нчы колонияләр идарәсен штрафка тартырга җыенам. Минем сәламәтлегем бетте, хокукларым бозылды. 10 млн сум компенсация алырга телим», – дип белдерде Кашапов «Азатлык»ка.

– Мин 31нче колониядә булганда ике тапкыр һушымны югалтып егылдым. 20 минут аңсыз яттым. Табиблар шул вакыт эчендә минем яныма килеп укол ясамады, дару бирмәде. Төрмәдә утыручылар тавыш күтәргәч кенә, табиблар килеп, мине аякка бастырды.

Төрмәдә утырганда өч ел эчендә ике тапкыр бөерләремә салкын тидердем. Тамагым, колагым авыртып чирләдем. Нәтиҗәдә, ашказаны чире барлыкка килде. Соңгы айларда да аңымны югалту дәрәҗәсенә җиттем. Гемоглобиным түбән төште. Болар барысы да гаделсезлекләр һәм минем хокуклар бозылу аркасында килеп чыккан әйберләр.

Ислам кушканча эшлим дисәң – мыскыллау! Ашау-эчүгә килсәң – мыскыллау! Хатларны алып булмый, аларны бирмиләр. Март аенда гына мин язылып ала торган газеталар турында «сез ала торган бөтен матбугат юк ителәчәк!» диделәр.

Бер 20-25 көннән соң үземнең җәмәгатьчелек эшен дә башлап җибәрергә исәплим. Аллаһ боерса, мин көрәшне дәвам итәчәкмен.

Хәзер мине төрмәдән чыгуым белән котлаулар башланды. Мин моңа «бәләкәй төрмәдән зур төрмәгә чыктым» дип әйтәм. Монда шатланырлык берни дә юк. Газета-журналлар алмасам да, телевизор карый алмасам да, барыбер ниләр булганны кешеләр аша ишетеп тордым. Өч ел эчендә күп кешеләрне: дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, сәяси эшчәнлектәгеләрне төрмәгә утырту бик нык арткан. Бу Русиянең полиция дәүләтенә әйләнеп килгәнлеген күрсәтә. Мин үзем дә шуны татыдым. ФСБ хезмәткәрләре миңа карата җинаять эшен уйлап чыгардылар. Һәм мин гаделсез рәвештә өч ел төрмәдә утырып чыктым.

Советлар заманындагы Сахаров, Солженицыннар, сәяси эзәрлекләүләргә дучар булганнар турында хәзер күп сөйлиләр. Хәзерге яңа Русия тарихында да бу проблеманы күтәрү кирәк. Мин быелның башында гына караган идем, Русиядә 52 кеше сәяси тоткын санала. Моны «Мемориал» оешмасы күрсәтә. Мин сәяси тоткыннар күпкә күбрәк дип уйлыйм.

– Сез үзегезгә карата белдерелгән хөкем карарын Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыенмыйсызмы?

– Бу мәсьәләдә минем адвокатлар эшли. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә документлар әзерләнгән. Мәскәүдән һәм Казаннан да хокук яклаучылар бу эш белән шөгыльләнә. Алар гына түгел, Amnesty International хокук яклау оешмасы да бу эшкә алынды.

– Сәяси тоткын буларак, төрмәдә мөнәсәбәт ничек иде? Сезнең ни өчен утыртылганны белә иделәрме?

– Төрмәдә утыручылар да белә иде. Мин Казанда булганда, ярты ел тикшерү барды бит, шул вакытта ук миңа ФСБ хезмәткәрләре: «Син шундый җирдә булачаксың, анда телефон да, телевизор да, бернинди газета да булмаячак, синең янга хатының һәм балаларың да керә алмаячак», – диделәр. Бу чынлап та шулай булып чыкты. Узган елның җәендә җәмәгатем Нурзия һәм улым Рөстәм минем белән очрашырга тиешләр иде. Аларга: «сим-картаны, флешкаларны күбрәк алыгыз, Рафис сорады», – дип әйткәннәр. Алар моны махсус минем янга кертмәс өчен эшләгән булып чыкты. Мине хатыным һәм улым белән очраштырмас өчен әллә нинди провокацияләр оештырып бетерделәр.

– Төрмәдә иң кыены ни булды?

– Мин елъярым диярлек берүзем утырдым. Син берүзең утырганда хайван хәлендә. Сиңа бернинди яңалык керми. Миңа, берүзем утырып, дөньядагы хәбәрләрдән мәхрүм булу иң кыены иде.

Мин биш тапкыр намаз укыйм. Намазлыкка басып уку кирәк. Кайвакыт намазлыкны алып китәләр, бирмиләр. Бу да иң начар хәлләрнең берсе иде.

18нче төрмә больницасында булганда, мине намаздан тыярга теләделәр. Әмма мин намазны башыннан ахырына кадәр укыдым. Намаз вакытлары гел үзгәреп тора, намаз вакытлары язылган кәгазьне алып чыгып киттеләр. Тәсбих тартканда саныйсың бит, аны да алып чыгып китә иделәр. Алар менә шулай итеп рухи яктан сындырырга тырышып карадылар.

– Сезгә сигез ел күзәтү (надзор) билгеләмәкчеләр иде, мәхкәмә аны кире какты. Тынычлыкта калдырырлар дип уйлыйсызмы, чит илгә китәргә уйламыйсызмы?

– Адвокатларга, җәмәгать яклаучыларына, иҗтимагый-сәяси оешма җитәкчеләренә, туганнарыма рәхмәт яусын, мәхкәмә ул күзәтүне алып атты. Хәзер өйгә тыныч күңел белән кайтам. Чөнки күзәтү булганда айга ике тапкыр барып теркәлергә кирәк, аннары иртәнге алтыга кадәр син өйдә булырга тиешсең, чөнки полиция килеп керергә мөмкин. Шушы авырлыклардан котылдым, әмма барыбер мине тыныч калдырмаслардыр дип уйлыйм, чөнки кичә минем камерага бер кеше килеп керде. Белмим, ул ФСБ хезмәткәре булды микән. «Воля Идел-Урал» дигән оешманы «ВКонтакте»да син оештырдыңмы, ди. Мин өч ел төрмәдә утырам, телефонга, телевизорга, газета-журналларга якын килә алмыйм, миңа шундый сорау бирәләр. Тагын ике кеше фамилиясен әйттеләр. Аның берсе хатын-кыз, икенчесе – ир кеше. Син алар белән элемтәдәме, дип сорады. Юк, дидем. Аннары «Вконтакте»да Рафис Кашапов дигән бит тора, син аның белән эш алып барасыңмы, ди. Мин берүзем бер камерада утырам, кайда компьютер яки телефон булсын, дим. Мин әле төрмәдән чыкмаган, ә сез, ФСБ хезмәткәрләре, инде минем белән эш алып барасыз дип әйттем.

Инде төрмәгә утырганчы ук миңа сәяси эмигрант статусын бирергә дип, АКШ, Канада, Төркия, Германия, Франциядән чыктылар, Кытайдан татарлар мөрәҗәгать итте. Алар бит бөтен мәгълүматны карап бара. Унлап илдән, политэмигрант статусы бирәбез, Русиядә сине йә үтерәләр, йә утырталар, дип әйтеп килделәр. Төрмәдә утырган вакытта Испаниядән, Польшадан, Австралиядән, аннары Япониядән сәяси эмигрант статусы бирергә исәпләделәр. Бер караганда, бу күңелле дә хәл. Демократия булган илләр Русия дәүләтенең диктатурага таба барганын аңлыйлар. Шуңа мин исән-сау булсын, төрмәләрдә утырмасын, дип тырышалар.

Мин әле төрмәгә утырганчы ук, көч структуралары, дәүләт структуралары мин эшләгән офиска һөҗүм ясап, минем 18 җирдән сөякләрне сындырдылар, бер кеше үлде, берсе гарип булып калды һәм хәзер дә инвалид. Аннары ике тапкыр машина белән һөҗүм оештырдылар. Берсендә без Чабаксарда Русиядә урыс булмаган халыкларның проблемалары җыенын оештырып йөргәндә юл һәлакәте китереп чыгардылар. Аңа кадәр тагын шундый бер хәл булды. Шулай итеп, дүрт тапкыр һөҗүм оештырылды. Минем кебек җәмәгать эшләрен алып баручы, сәяси-иҗтимагый эшләрдә актив катнашучы, үзләренең сүзләрен курыкмыйча туры әйтүчеләргә шундый кыерсытулар, төрмәгә утыртулар, кыйнаулар, үтерүләр булачак, дип уйлыйм. Шуның өчен чит илгә китү-китмәү мәсьәләсен кайткач бөтен туганнарым, якыннарым, оешма җитәкчеләре белән сөйләшеп хәл итәчәкмен.

Рафис Кашапов 2014нче елның 28нче декабрендә ФСБ тарафыннан кулга алынган иде. Аны Русия Җинаять кодексының 280нче һәм 282нче маддәләре нигезендә «илне җимерергә чакыру», «халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыру» гаепләве белән 3 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. «Мемориал» хокук яклау оешмасы Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

Яңа ел кичәләрендә җырчылар күпмегә җырлый?

«Азатлык» популяр артистларның Яңа ел корпоративларында күпме акча эшләве, бәяләрнең төшү-төшмәве белән кызыксынды.

Татар һәм башкорт эстрадасында стадионнар җыючы җырчы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) Татарстан, Башкортстан корпоративларыннан баш тартып, Мәскәүгә китәчәк. Ул 25-31нче декабрьдә Русия башкаласында үтәчәк Яңа ел кичәләрендә чыгыш ясаячак. «Бәябез – 500 мең сум», – диде җырчының администраторы Артем.

Татарстанның халык, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов безнең: «Сез быел корпоративларда катнашасызмы?» дигән соравына: «Мин андый уеннар уйнамыйм. Йә бушка җырлыйм, йә бик кыйммәткә. Әле бу арада дусларга барырга да вакыт юк», – кына диде. Татарстандагы мәгълүмат чаралары Салават әфәнденең корпоративларда 200 меңнән алып, 1 млн сумга кадәр акча алуын язып чыккан иде.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, гомумән, быел корпоративларда эшләмәвен әйтте. Әмма дуслары өчен бушка җырлау мөмкинлеген дә кире какмады.

Тумышы белән Башкортстаннан булган популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин: «Кеше ашап утырганда җырларга яратмыйм», – ди. Корпоративларга ул бары якын дуслары өчен генә барырга мөмкин, андый очракларда ул, гадәттә, бушка җырлый. Ришатның сүзләренчә, аны чакырган өчен 100 мең сумнан да түбәнрәк гонорар тәкъдим итмиләр.

Җырчы Фирдүс Тямаев корпоративлардагы чыгышларына төгәл бәя куймаган. «Акчалары җитсә, чакыралар, җитмәсә – юк», – дип сүзен шаяртудан башлады ул. «50 мең дисәләр, үзем генә җырлыйм. Ә инде баянчылар, биючеләр кирәк икән, бәя арта – 80-100 мең сум була», – диде Тямаев. Җырчы 31нче декабрь көнне бик кыйммәтле чыгыштан баш тартып, Яңа ел кичен гаиләсе белән үткәрәчәген дә әйтте.

Иҗатын, эшен Уфада алып баручы җырчы Лилиана Ирназарова шулай ук гонорарлары турында сөйләргә теләми. «Яңа ел алдыннан бәяләр ике тапкырга арта, кайсы шәһәрдә булуына карамастан», – ди ул.

«Корпоративларга йөрим. Бәяләр төрле һәм ул кешесенә карап билгеләнә. Әмма чакырган һәр чарага барып та булмый, вакыт та җитми. Күбесенчә еллар дәвамында бергә эшләгән кешеләр өчен чыгыш ясыйм», – диде безнең сорауга җырчы Раяз Фасыйхов. Ул корпоративлар кимемәде дә, артмады да, бер чакырган кешеләр гел чакыра, ди. «Кризис түли алмаган кешеләргә кагыла, ә мине түли алырдай кешеләр генә чакыра. Кризис булса да, минем корпоративлар кимемәде», – ди Фасыйхов.

2017нче елда Татарстан белән Башкортстанда танылып киткән җырчы Әнвәр Нургалиевны корпоративларга чакыручылар арткан. Ул бәясен дә күтәргән. Бу хәлне ул үзенең танылуы белән бәйли. Быел ничә сумга җырлавын әйтмәде. «Биш ел элек биш меңгә йөргәнемне генә искә төшерә алам», – диде.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов «Азатлык»ка: «Кайда күбрәк түлиләр, шунда барабыз», – дип җавап бирде. Алар соңгы өч елда Яңа ел корпоративлары кимүен сизмәгән. «Кемнең элек корпоративлары бар иде, хәзер дә бар, биш-алты ел рәттән чакырган ширкәтләр дә бар. Исемнәрен атамыйм», – диде Хәкимов.

Мәҗлесләр алып баручы Айдар Садыйков корпоративларның кимүен әйтә. Аның сүзләренчә, «Татфондбанк»ның бөлгенлеккә төшүе, фатирлы булам дип акча кертеп алданучылар проблемалары, бәяләр күтәрелү дә моңа йогынты ясый. «Кешеләр хәзер акчаларын ризыкка һәм даруларга тота, бәйрәмгә акчалары калмый», – ди Садыйков. Ә эре төзелеш ширкәтләре корпоративларны яратып үткәрә, ди алып баручы.

КОРПОРАТИВЛАР ТАТАРЧА ҮТӘМЕ?

«Азатлык» Яңа ел корпоративларының кайсы телдә үтүен дә белеште. Рестораннарга, төрле оешмаларга, бу кичәләрне алып баручыларга, оештыручыларга шалтыраттык.

«Татнефть» – татар һәм урыс җырчылары тигез санда чакырыла.

ТАИФ – татар һәм урыс җырчылары тигез санда чакырыла.

«Туган авылым» – татар һәм урыс җырчылары тигез санда чакырыла.

«Биләр» – Яңа ел алдыннан урыс җырчылары һәм алып баручылары популяр.

«Татар ашлары йорты» – татар һәм урыс җырчылары тигез чакырыла.

«Язилә» – корпоратив программалары урыс телендә, сирәк кенә бер татар җырчысы чакырыла.

Татарстан районнарының күпчелек мәдәният сарайларында яңа ел кичәләрен үз көчләре белән оештыралар, эстрада җырчылары чакырылмый.

«Читтән артистлар чакырмыйбыз. Районның һәр оешмасы да аерым чыгыш әзерли, ел да парад оештырыла», – диде Биектау районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова.

Азнакай районының мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Кәлимуллина да, Яңа ел кичәләренә эстрада артистлары чакырылмый, дип белдерде. «Оешмалар корпоративларга танылган җырчыларны чакыралар дип белмим. Яңа ел концертын да үз артистларыбыз белән әзерлибез», – диде ул.

Байбулат ДӘҮЛӘТ

Казанда 65 процент укучы ана теле буларак татар телен сайлаган

«Казан укучыларының ата-аналары ана теле дәресләре буларак күбесенчә татар телен сайлады. 65,19 процент (78 816 кеше) ата-ана туган тел дәресе буларак татар телен, 34,26 процент (41 416 кеше) ата-ана – урыс телен, 0,45 процент (542 кеше) – башка телләрне сайлаган», – дип белдергән Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин «Реальное время»га.

Район буенча статистикага килгәндә, иң күп татар телен Идел буе районында сайлаганнар (72,1 процент), иң аз сан – Мәскәү районында (55,8 процент).

Шул ук вакытта ана теле дәресләреннән баш тартучылар да бар, алар белән тирәнтен эш алып барыла, ди Һадиуллин. «Ике атна элек ана телен уку турында гаризаны 258 кеше язмаган иде, хәзер исә бу сан 128гә кыскарды», – ди ул.

Казанның яһүд этномәдәни компонентлы мәктәбендә исә ана теле буларак иврит теле сайланган, ди Һадиуллин. Башка туган телләр, аның сүзләренчә, факультатив яки якшәмбе мәктәпләрендә өйрәнелә.

Моңарчы Чаллыда татар телен ата-аналарның 69 проценты сайлады, дип хәбәр ителгән иде. Ә 25нче декабрь көнне Татарстанның һәм Башкортстанның урыс телле җәмәгатьчелеге вәкилләре Владимир Путинга ана теле дәресләрен мәҗбүри уку программасыннан алып ату таләбе белән хат юллады.

Татар теле дәресләренең күләме кимү укытучылар сафын да сирәгәйтте. Татарстан Мәгариф министрлыгы һәм һөнәр берлекләре уздырган коллегия утырышында министрның беренче урынбасары Андрей Поминов: «Татарстанның 1,3 мең укытучысы яңадан һөнәри әзерлек үтү курсларында укый. Укуларын тәмамлагач, аларны эшкә урнаштыру мөһим», – дип белдерде. Министрлык мәгълүматларына караганда, 400дән күбрәк укытучы – урыс теле, 80нән күбрәге – тарих һәм җәмгыять белеме, 50дән күбрәк мөгаллим география фәнен укытырга әзерләнә. Күп укытучылар башлангыч классларга һәм мәктәпкәчә белем бирү системасына урнаштырылачак.

Поминов: «Мәктәп – сәяси бәхәсләр урыны булырга тиеш түгел. Русиядә кабул ителгән стандартлар һәм уку планнарына ярашлы планлы тыныч эш алып барылырга тиеш», – дип тә өстәде.

Навальный Русия Президенты сүзчесе Дмитрий Песковны янә ришвәттә гаепләде

Оппозиционер Алексей Навальный 2016нчы елның сентябрендә Парижда 125 млн сумга сатып алынган фатир турында мәгълүмат игълан итте. Әлеге фатир Русия Президенты сүзчесе Дмитрий Песковның элекке җәмәгате Екатерина Солоцинская һәм аның кызы Елизавета Пескова исеменә алынган.

Бу фатирның нинди акчага алынганы билгеле түгел. Солоцинская үзенең декларацияләрендә елына ике млн.нан алып, алты млн сумга кадәр акча эшлим, дип күрсәткән. Навальный документларда Песковның элекке җәмәгатенең «профессиясе юк» дип күрсәтелүен әйтә.

Оппозиционер Париждагы фатир башка мөлкәтне саткан акчага алынганлыгына дәлилләр булмауны да күрсәтә. Мәскәүдәге бик кыйбатлы фатир әле дә Солоцинская исемендә ди ул. «Әйдәгез, үзебезне алдамыйк, бердәнбер вариант: карак һәм ришвәтче Песков аерылган һәм ул кызы белән элеккеге хатынына яңа тормыш башлау өчен берничә млн евро биргән», – дип белдерә Навальный.

Оппозиционер Песковны ришвәттә гаепләгән иде инде. Аерым алганда, президент сүзчесе таккан 40 млн сумлык сәгатьнең кайдан килеп чыкканы билгесез дип күрсәтте. Навальный шулай ук Песковның хәзерге җәмәгате Татьяна Навка белән ял вакытында, арендасы 26 млн сум торган дөньядагы җилкәнле иң зур яхтада йөрүләре турында да мәгълүмат урнаштырды. Оппозиционер Песковның Рублевкада ярты млрд сумлык йорты бар дип тә белдерде.

Комментарии