Әйткән сүз – аткан ук

Әйткән сүз – аткан ук

Владимир ПУТИН, Русия Президенты:

– Чиновникларга, дәүләт предприятиеләре җитәкчеләренә бераз тыйнаграк булырга кирәк. Моны алар үзләренә офислар төзегәндә, хезмәт хакы һәм премияләр билгеләгәндә истә тотсыннар! Бу закон тарафыннан тыелмаса да, нинди илдә яшәгәнебезне онытмасыннар һәм халыкның ачуын чыгармасыннар иде.

«Бизнес-Онлайн»

Изображение удалено.Яков ГЕЛЛЕР, Татарстанның Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчесе:

– Дәүләт хисабына булганда, нәрсә бирәләр – шуны ашыйлар. Хәләл ризык ашыйсың килә икән, үзең белән алып йөр. Мин, мисал өчен, кошер ризык кына (экологик чиста продуктлар) ашыйм, шуңа да эшкә үзем банка белән кошер ризык алып йөрим. Дәүләт миңа ашханәдә шундый ризык әзерләсен дип таләп итмим.

«Татар-информ»

Комментарии