«Күзем ачылганда, әти-әнием исән булсын иде»

«Күзем ачылганда, әти-әнием исән булсын иде»

Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укучы Альбина Абрамованың бер зур хыялы бар. Тоташ караңгылык каплаган дөньясына кояшның якты нурлары үтеп керер, балачактан ук сукыр булган күзләре күрә башлар, дип өметләнә кыз. «Тормышта әллә нинди могҗизалар булып тора. Аяксызлар йөреп китә, авырулар терелә, диләр… Мин дә ышанам һәм көтәм, күзләрем бер ачылып, якты дөньяның ни икәнен танып белә алырмын әле. Шундый зур теләк бу, аның тормышка ашачагына шигем юк», – ди ул. Альбинаның төп яшәү урыны Түбән Кама шәһәрендә. Кыз Казанга укырга кергәч, бөтен эшен ташлап, әтисе Иван абый да аның янына килгән. Укуында, юлда йөргәндә һәм өйдә дә бер генә минутка да ялгыз калдырмый ул аны. Әнә шулай, Альбина һәрвакыт әтисенең ярдәмен тоеп яши…

«БАЛАМНЫ УКЫТЫРГА КИРӘК»

Гаиләдә авыру бала булганда, таякның авыр башы ана кешегә төшә. Әниләр шундый түзем була инде… Ә менә Альбинаның әтисе Иван әфәнде турында: «Ул хатын-кызлардан да сабыррак. Кызын бер генә минутка да ялгыз калдырмый, аның кешелеклелегенә хәйран калырлык!» – дип сөйлиләр. Сабыр гына түгел, бик ачык, киң күңелле кеше дә булып чыкты ул. Сәламәт балалары була торып та, гаиләсеннән киткән, гомер буе аларның хәлен дә белми яшәгән аталар турында ишетеп-күреп торабыз. Ә Иван абый кебекләр турында сирәк сөйлиләр. Андыйлар күп түгелдер шул. Кыскасы, ул миңа кызының язмышы турында сөйләде, ә мин әңгәмә вакытында менә шундый уйлар белән утырдым.

– Мин – керәшен, хатыным Зөлфия – мөселман. Шулай булса да, мәхәббәткә киртәләр юк дип, кавыштык. Ярату гына түгел, уртак якларыбыз да күп иде безнең. Икебез дә бер мәртәбә тормыш корып караган… Зөлфиянең беренче иреннән малае бар. Минем дә беренче хатыннан малай… Шулай яши башладык, – дип, тормышлары белән таныштыра башлады ул. Аннан соң, янәшәсендә утырган кызының кулларын сыйпап, дәвам итте: – …ә Альбина – безнең уртак балабыз. Хатынымның улы Булат безнең белән үсте. Дүрт кешедән торган матур гаиләбез бар. Булат белән Альбина бергә аралашып, уйнап үстеләр. Берсен-берсе бик яраталар. Шунысы гына кызганыч, кызым абыйсының кул җылысын тоядыр да бәлки, тик кулларын күрми. Күз карашын сизәдер, күзләрен күрми. Безнең дә аңа булган игътибарыбызны, аны ничек яратуыбызны сизә ул, ләкин күрми генә.

1996нчы елда туды Альбина. Алты айлык кына иде ул. Җитлегеп тумагач, реанимациягә яткырдылар аны. Колпак белән кислородка тоташтырдылар, үзлегеннән сулый алмый иде бит әле. Шул вакытта табибларның саксызлыгы аркасында күбрәк кислород җибәреп, кызымның күзләренә зыян килә. Бала сукыр калгач, нәрсәләр кичергәнемне үзем генә беләм. Аны бернинди сүзләр белән дә аңлатып биреп булмый. Шул вакытларны искә алсам да, маңгайга салкын тир бәреп чыга. Нишләргә, дөньяга туган шушы бер гөнаһсыз сабыйга ничекләр ярдәм итәргә дә белмәдем. Җанымны ярып бирергә әзер идем кызым өчен. Әти кеше буларак аның киләчәге турында борчылдым. Баланың гаебе юк, аны кеше итәргә, аякка бастырырга кирәк бит әле. Кимсенер, сәламәт балалар арасында үз эченә бикләнеп үсәр, дип курыктык. Ләкин бала бирешмәде, алдына хыял-максатлар куеп, алга атларга тырышты, – ди әти кеше.

Түбән Камада яшәгән вакытта Альбина, күрмәүчеләр җәмгыятенә йөреп, Брайл системасы буенча язарга һәм укырга өйрәнгән. 7нче сыйныфны тәмамлагач, Лаештагы күрмәүче балалар өчен махсус интернатта укыган.

– Башта баланың берүзен генә еракка чыгарып җибәрергә курыктык, ләкин кызыбызның үз теләге булгач, аңа каршы килмәдек. Лаешта рухи яктан тагын да ныгыды ул. Үз-үзенә ышаныч барлыкка килде. Күзе күрмәгәч, телевизор карамый, радио тыңлый Альбина. Радиодан ишетеп, җырлар өйрәнә иде ул. Моңы, җырлау сәләте бар, шуңа Татарстан күләмендә уздырыла торган җыр бәйгеләрендә катнашып, үзен сынап та карады. Күп кенә конкурсларда алдынгы урыннарны яулаганнан соң, яныма килде дә: «Әти, минем бер зур теләгем бар. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керәсем килә», – дип әйтте. «Кызым, булдыра алганча ярдәм итәрмен!» – дип, кочагыма алдым үзен. Баланың теләген берничек тә аяк астына салып таптый алмый идем мин. Өч ел алдан төрле кешеләрдән шушы уку йортын белешеп, анда уку-укыту турында мәгълүмат туплап, имтиханнарга әзерләнә башлады кызыбыз, – ди Иван әфәнде.

Янәшәдә генә утырган Альбина да үзенең кичерешләре белән уртаклашты. Күзләре күрмәгәч, университетка укырга керә аласына бик ышанып та бетмәгән икән кыз. Көненә әллә ничә төрле сорау биргән ул үзенә.

– Бик күп уйландым: укырга керә алырмынмы? Сәламәт балалар янында укыячакмын, алар мине ничек кабул итәр икән, дип борчылдым. Урынсыз түгел иде бу сораулар – кечкенәрәк вакытта читләтеп караучылар да, сукыр булганым өчен үзләреннән этәрүчеләр дә булды. Авыр иде, билгеле, ләкин төшенкелеккә бирелмәскә тырыштым. Дөнья булгач, төрле хәлләр була, кешеләрнең дә бөтенесе бер төсле түгел. Шулай булгач, кемгәдер үпкәләп буламы? Иң мөһиме, күңелдә хыял йөрттем – университетта укысам иде, дидем. Тагын бер кат шуңа инандым, әгәр чын күңелдән теләгән хыялың булса, ул теләк йөрәгеңнән ташып чыга. Нинди генә авыр сынаулар да җиңел булып тоела башлый икән. Әлеге уку йортына керү минем бик зур теләгем иде. Юлымда очраган барлык сынауларны да җиңеллек белән узып чыга алдым. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады, – ди Альбина Абрамова.

Альбина укырга килгәч тә, төркемдәшләре аның күрми торган кыз икәнен башта белми. Көн саен дәрескә вакытында килеп утыра, игътибар белән укытучыны тыңлый, кирәк җиренә бара. Башка укучылардан бер ягы белән дә аерылмый ул. Бер-ике атна тирәсе вакыт узганнан соң гына сукырлыгы турында белеп алалар.

– Төркемдәшләр мине дөрес итеп кабул итте. Иң мөһиме: кызганып карамадылар. Кызганып караганнарын бик тиз сизеп алам мин һәм мине кызгануларын яратмыйм. Яхшы төркемдәшләр эләкте үземә: алар янында үземне иркен хис итәм, дәрестән бушаган арада хәл-әхвәл сорашып, яңалыклар белән дә уртаклашабыз, кирәк вакытта ярдәм дә итәләр, бәйрәмнәргә дә чакыралар. Андый җирләргә дә барам. Үзем генә түгел инде, әти белән… – ди Альбина елмаеп. Аның сүзенә әтисе дә кушылды:

– Чакырган җирдән калган юк анысы. Альбина хәзер кечкенә бала түгел, яшьтәшләре белән аралашырга, күңел ачарга да тиеш, гел өйдә генә утырырга димәгән. Әле күптән түгел генә бер төркемдәше кунакка чакырган иде. Альбинаны алып барып, кертеп җибәрдем. Үзем аның кайтканын көтеп машинада утырып калдым. Бергә укый торган малайлар мине күреп алдылар да: «Иван абый, нишләп монда утырасың син? Әйдә кер», – дип чакыра башладылар. Башта керергә читенсенгән идем, чакыргач, керергә туры килде инде. Уйнап, көлеп, күңелле итеп төнге бергә кадәр утырдык. Алар мине үзләренең төркемдәшләре шикелле кабул итә хәзер, гел кызым белән бергә йөрим бит. Укытучылары да: «Сезнең үзегезгә дә укырга керәсе калган», – диләр. Кызым университетка кергәч, бөтен эшемне ташлап, аның белән укырга килдем. Бу уку йортында күрмәүчеләр бөтенләй юк. Альбина – бердәнбер сукыр бала. Мин аны көн саен укырга йөртәм, аның белән дәресләргә керәм. Уку йортына иң беренче тапкыр килгәч, дәрес башланыр алдыннан кызымны бүлмәгә кертеп утыртам да укытучыларга аның сукыр икәнен аңлатам. Күбесе аптырап кала иде. «Ничек итеп укытырбыз соң аны? Лекцияләрне язып барырга да кирәк бит», – диләр иде. Бу ситуациядән дә чыгу юлын таптык. Кызым башта дәресен диктофонга яздырып бара да, өйгә кайткач шуны тыңлап, үзе язып куя. Кайбер дәресләргә үзем дә керәм. Сөйләгәннәрен язып, дәфтәргә теркәп барам. 49 яшемә җиткәч кабат уку йортына әйләнеп кайтырмын дип уйламаган идем. Яшь вакытларны, студент чорын кабат кичерәм кебек. Шул ук дәресләр, иртән торып укырга бару. Күңелле рәхәтлек!.. – дип көлә Иван Абрамов. – Альбина белән дәрес калдырганыбыз юк безнең. Көн саен иртән беренче дәрескә барабыз. Көне буе институтта мин. Миңа баланы укытырга кирәк!

СӘХНӘ КҮЛМӘГЕН ӘТИСЕ САЙЛЫЙ

Альбина, университетта уку белән беррәттән, актив яшәү рәвеше дә алып бара. Күптән түгел Башкортстанның Уфа шәһәрендә узган «Идел» халыкара телевизион фестивалендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып кайткан. Жюри әгъзаларын һәм читтән килгән кунакларны үзенең гаҗәеп тавышы, йөрәк түреннән ургылып чыккан моңы белән таң калдырган.

– Бәйгедә катнашкан кешеләр арасында бер минем генә күзләрем күрми, шуңа күрә бик дулкынландым, курыктым. Хәер, сәхнәгә чыккан вакытта дулкынланмаган кеше юктыр ул. Курыккач, бик каты әзерләндем инде әлеге конкурска. Тырышлыгым нәтиҗәсе – беренче урынга лаек булып кайттым, Аллага шөкер. Минем белән укытучым Венера Ганиева һәм әтием дә барган иде. Аларга да бик зур рәхмәт. Венера Әхәтовна – сәнгатьне тирән аңлый торган тәҗрибәле укытучы. Аның кул астында укуым белән горурланам һәм бик сөенәм. Ул, чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы. Әтием исә минем өчен барысын да эшли, һәрвакыт аңа таянам. Сәхнә күлмәкләре тектергән вакытта да аның киңәшләренә колак салам. Кием тектерү бик вак һәм авыр эш шул. Башта төсен сайлыйбыз, аннары фасонын, тегеп бетергәч, аңа бизәкләр төшерү процессы башлана. Мәшәкате җитәрлек. Күзем күрмәгәч, барысын да үзлегемнән хәл итә алмыйм, әтием булыша. «Үземә кием сайлаган кебек сайлыйм, кызым, күлмәгеңне. Бер дә борчылма, бик килешле булыр», – дип һәрвакыт тынычландыра инде ул мине, – дип елмая Альбина.

Әкият китапларында, мультфильмнарда фәрештәләрне канатлы, ак затлар итеп сурәтлиләр. Альбина өчен дә аның саклаучы һәм яклаучы фәрештәсе – аның әтисе һәм әнисе. Дөрес, әлегә янәшәсендә әтисе генә, ә әнисе Түбән Камада авыру әнисен тәрбияли икән. Ләкин атна саен диярлек әнисе белән очрашып тора Альбина. Шушы якты дөньяны караңгы төсләрдә генә күрергә мәҗбүр булса да, кыз үзенең якыннарының йөзен күрү теләге белән янып яши.

– Аларның тышкы кыяфәтен әлегә хыялымда гына тасвирлыйм. Кем белә, бәлки киләчәктә чынбарлыкта да күрә алырмын үзләрен. Мин аларны бик яхшы кешеләр дип күз алдыма китерәм. Алар икесе дә матур, чибәрләр, шул хәтле ягымлылардыр. Йөзләреннән нур бөркелә, әйбәт кеше икәнлекләре йөзләренә язылгандыр. Аларның куллары җылы, күңелләре йомшак. Минеке кебек әти белән әни бары миндә генә. Шуңа күрә алардан үрнәк алып, аларның горурлыгы булырга тырышам. Якыннарым һәрнәрсәне сөйләп, аңлатып барырга тырышалар. Агачларның, чәчәкләрнең нинди булуын да тасвирлап күрсәтә алар. Дөньяда булган хәлләр, республика яңалыклары белән дә таныштыралар. Миңа дөрес юл күрсәтүчеләр, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүчеләр аша мин дөньяны таныйм. Җир йөзен дә үземчә тасвирлап бирә алам. Дөнья киң, матур, кояш зур, матур һәм юмарт. Ул шушы җир йөзендә яшәүчеләргә җылысын өләшә. Боларны мин күңел күзем аша күрәм, – дип сөйли Альбина.

Альбина да, аның гаиләсе дә кызның кайчан да булса күрә башлавына өметләнә, чөнки өмет бөтенләй үк юк түгел икән. Кыз, яктылыкны күрәм, күз алдым кап-караңгы түгел минем, дип аңлатты. Димәк, күзенең нервлары исән дигән сүз. Шуңа күрә Иван абый өметен югалтмый. Шушы яшенә кадәр Альбинага күп мәртәбәләр пычак астына ятарга туры килгән. Сигез тапкыр Уфада һәм Санкт-Петербургта күзенә операция ясаганнар аның, әлегә нәтиҗәсе генә юк. Инде Израилгә барырга теләп, хат җибәргән булганнар. «Ясый алмыйбыз» дигән җавап килгән. Шуңа да карамастан, барысы да кайчан да булса Альбинаның күзе ачылачагына өметләнә. Ә кыз үзе ничек өзелеп көтә бу көнне!

– Күзләрем күрә башлаячак минем, – ди ул, зур ышаныч белән. – Тик бер теләгем бар: күзем ачылган вакытта, әти-әнием исән генә була күрсен иде. Үзләре исән чакта күзләренә карап, миңа эшләгән бөтен изгелекләре өчен рәхмәт әйтәсем килә…

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии