- 27.11.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №48 (28 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Узган атнада Ягулыкка бәяләр күтәрелүгә каршы килеп, Франциядә халык урамга чыкты. Митинглар оештырып кына калмадылар, Парижның төп муниципалитет бинасына йөк машинасыннан шланглар белән нәҗес сиптерделәр. Бинаның бер тәрәзәсе ачык тору сәбәпле, нәҗес ташкыны бинаның эченә дә хәйран гына «тутырылды». Халыкның үзенә исә, тынычландыру өчен бу чараларда су сиптерәләр һәм газ җибәрәләр. «Ә Россиядә шушы хәл булса, бита белән тукмарлар иде, исән калсаң – төрмәгә утыртачаклар, шуңа безнекеләр бензинны күпмегә арттырсалар да шым утырачак», – дип яза интернетта бу уңайдан русиялеләр.
Франциядәге бу митингта Путинның матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков кызы да катнашкан. Бу аның Инстаграмга керткән рәсеменнән билгеле. Лиза Пескова инде берничә ел Парижда яши.
Бу уңайдан Алексей Навальный да үз фикерен белдерде: «Ә Русиядә аның карак атасы тыныч демонстрациягә чыккан кешеләрнең дә «бавырын асфальт буйлап чәчүләрен» таләп итә», – дип язды ул. Навальный ассызыклап тормаса да, халык кайсы илдә демократия бар, кайда юк икәнен аңлыйдыр инде…

Комментарии