Русиядәге «демократия» мөселманнар хокукын яклыймы?

Русиядәге «демократия» мөселманнар хокукын яклыймы?

Күп кенә гомумкешелек төшенчәләре Русия шартларына яраклаштырылганда кайчак бөтенләй аңлашылмаслык булып үзгәрә. Мәсәлән, «демократия», дөресрәге аны уйнау җәмәгатьчелек фикерен манипуляцияләү өчен бик уңайлы коралга әйләнде.

Әйтик, Мәскәү янында чүп полигоны ачарга кирәк булганда, җирле халыкның аңа бик актив рәвештә каршы чыгуына карамастан, беркем дә демократия турында уйлап тормый – үзеннән-үзе җыела башлаган халыкка һәм рөхсәтсез протест чараларына каршы ОМОН, сак хезмәтләренең таза егетләрен өстерәләр һәм күтәрелә башлаган халык ризасызлыгын шунда ук бастыралар, бер дә нәзакәтләнеп тормыйлар. Яңа православ гыйбадәтханәләр төзүгә каршы чыгучыларга карата да шундый ук ысуллар кулланыла, кайбер исәпләүләргә караганда, Мәскәүдә андый чиркәүләр саны инде күптән меңнән артып киткән. Мисал өчен, Мәскәүнең «Торфянка» паркында православ гыйбадәтханә төзүгә ризасызлык белдерүчеләрне полиция һәм ниндидер ертлач егетләр ярдәме белән куып тараттылар. Махачкаланың бер паркында чиркәү төзүгә каршы чыгучылар да шул ук язмышка дучар булды.

Ә менә мәчет төзү турында сүз чыктымы, ниндидер могҗиза белән бөтен нәрсә үзгәрә дә куя: моңа кадәр бичара, һәркем тарафыннан җәберләнгән, эзәрлекләнгән хәлдә булган демократия кисәк кенә Русиядәге көндәлек тормышта хакимлек итүче патшабикәгә әверелә. Мәскәүнең Митино яки Текстильщики районнарында мәчет төзү тирәсендә чыккан җәнҗаллар моңа дәлил була ала. Интернет челтәрендә бу турыда хәбәр әле таралып та өлгермәде, ялт итеп төрле шовинистик, исламофоб төркемнәр пәйда булды һәм җәмәгатьчелек фикерен котырта, анда яшәүчеләрне ризасызлык чараларына чыгару өчен провокацияләр оештыра башлады. Шунда ук «мөселманлаштыруга юл куймаска» чакырып, ялкынлы чыгышлар яңгырый, имзалар җыела башлады, хәтта җирле депутатлар катнашында халыкның рөхсәтсез җыеннары да оештырылды. Һәм хакимият шунда ук артка чигенде, җәмәгатьчелеккә халык фикерен хөрмәт итүен һәм мөселман гыйбадәтханәләре төзүгә бернинди дә рөхсәт бирелмәячәген белдерде. Башкача булырга мөмкинме соң, «демократия» Русия тормышының патшабикәсе бит ул!

Мондый хәлләр Мәскәүдә генә түгел, Русиянең мөселман җәмәгатьчелеге үз гыйбадәтханәләрен төзергә теләгән күп кенә кала һәм салаларында булды: Петрозаводск, Пермь, Хабаровск, Ростов өлкәсе, Краснодар крае, Көньяк-Сахалин, Каланинградта һәм башка урыннарда.

Җәмгыятьтә исламга каршы кәефләр ясалма рәвештә кыздырылганда, көнкүрештәге ксенофобия югары дәрәҗәдә булганда, демократия дини һәм милли азчылыкларның хокукларын яклау механизмыннан аларның хокукларын һәм кануни мәнфәгатьләрен чикләү һәм танымау чарасына бик җиңел генә әверелеп куя. Ягъни үзенә капма-каршы нәрсәгә.

Һәм бу җирле ноу-хау гына түгел, ә борынгы заманнардан ук билгеле хәйлә. Урта гасыр Еропасында да, инкыйлабка кадәрге Русиядә дә погромнар армия яки полиция тарафыннан түгел, ә карагруһчылар һәм җирле демос куллары белән оештырылган. Инҗил сюжетларына караганда, хәтта Гайсә пәйгамбәрне җәзалау да шактый демократик рәвештә оештырылган: җыелган төркем «Тәрегә кадакла!» дип кычкырган һәм Иудея прокураторы Понтий Пилат Иерусалимның җыелган халкы теләгенә буйсынырга мәҗбүр булган.

Кыскасы, төркем һәм тупланган масса таләпләре еш кына халык авазы итеп күрсәтелә. Чынлыкта исә бу демократия түгел, ә охлократия – төркем хакимияте яки хакимияттәге төркемнәр мәнфәгатьләрендә аның белән оста манипуляцияләү. Демократия белән охлократия арасындагы аерма шәхеснең, шул исәптән милли һәм дини азчылыкларга берләшкәннәрнең хокукларын һәм ирекләрен ныклы һәм эзлекле рәвештә тәэмин итүче система институтларыннан гыйбарәт. Кызганыч, Русиядә мондый тәэсирле һәм нәтиҗәле институтлар әле дә булдырылмаган. Нәкъ менә шул сәбәпле, мөселманнарның күпчелеген мигрантлар тәшкил иткән Лондон, Нью-Йорк, Париж, Берлинда дистәләрчә һәм хәтта йөзләрчә мәчет ачылды, ә күп санлы мөселман халыклар яшәгән, ислам традицион диннәрнең берсе буларак танылган дәүләтнең башкаласы Мәскәүдә алар нибары дүртәү генә.

Фәргать ДӘҮЛӘТҖАН,

социолог

Миңнехановның Британия татарлары белән очрашуы җыр-биюгә генә кайтып калган

26нчы ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонда Британия татарлары белән очрашты. Президент белән күрешергә килүчеләр «Азатлык»ка сөйләгәнчә, яшьләр Миңнехановка бер генә сорау да бирә алмаган.

«Очрашу бик тиз булды. Без биеп күрсәттек, үзебез турында сөйләдек, шигырьләр укыдык, аннары бер-ике кеше чыгыш ясады, актив эшләүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырдылар да, шуның белән очрашу тәмамланды», – ди алар.

Очрашуны Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев алып барган. Ул яшьләргә сораулар бирергә мөмкинлек бирмәгән, соңрак аларга язмача җавап бирербез, дип кенә ышандырган. Ә Британия татар яшьләренең Татарстан президентына сораулары күп булган, шул исәптән алар Минехановтан Казанда Милли университет ачу турында да сорарга ниятләгәннәр.

Очрашу татар телендә узган. Чарада Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашкан.

Хәзерге вакытта Британиядә 500дән артык татар яши дип санала. Алар башлыча Русия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Балтыйк буе илләреннән күчеп килгән эмиграциянең яңа дулкыны вәкилләре.

Яшьләр белән очрашулар вакытында Миңнехановка турыдан-туры сорау бирү мөмкинлеген чикләү соңгы вакытта очрап тора. Узган шимбәдә Мәскәүдә үткән «Мәскәү-Татарстан күпере» форумы барышында да мондый мөмкинлек булдырылмады. Элекке елларда бу чара вакытында Мәскәү яшьләре микрофон янына чиратка тезелә иде дә, президентка үзләре теләгән сорауны бирә ала иде. Быел оештыручылар сорауларны язмача җыйды һәм президентка «уңайлы» сорауларны гына ишеттерделәр. Нәтиҗәдә, 20дән артык сорауның бары дүртесе генә укылды.

РоСТ Татарстанның 19 районында урыс телле балалар бакчаларының аз булуына зарлана

Татарстанның урыс телле ата-аналар җәмгыяте (РоСТ) Татарстан прокуратурасына республиканың 19 районында урыс телендә генә тәрбия бирә торган балалар бакчаларының аз булуына зарланып мөрәҗәгать иткән. Алар моны «мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хокукларын бозу» дип атый.

Билгеле булганча, баланы «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында исәпкә куйганда ата-аналарга тел, тәрбия һәм белем бирүнең дүрт варианты тәкъдим ителә:

«урысча» – бары тик урыс төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары;

«урыс теле өстенлекле» – урыс төркемнәре генә эшли торган барлык бакчалар һәм урыс төркемнәре белән беррәттән татар төркемнәре дә булган балалар бакчалары;

«татар» – татар төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары;

«татар теле өстенлекле» – бары тик татар төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары һәм татар төркемнәре белән беррәттән урыс төркемнәре дә булган бакчалар.

РоСТ активистлары белдерүенчә, «урысча» балалар бакчалары Әгерҗе районында нибары 10, Азнакайда – дүрт, Апаста – бер, Балтачта – ике, Бөгелмәдә – 12, Буада – алты, Биектауда – 10, Чүпрәледә – дүрт, Кайбычта – җиде генә. Актаныш, Әтнә, Сарман, Теләче районнарында мондый бакчалар бөтенләй юк, диелә. Шул ук вакытта әлеге районнарда дистәләгән бакчаларда «урыс теле өстенлекле» булуын активистлар исәпкә алмый. Исемлектә башлыча татарлар яшәүче районнар китерелә.

РоСТ вәкилләре Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковтан «Татарстан балалар бакчалары өчен җаваплы вазифадагы затларның гамәлләрен тикшерүне» сорый.

«Татарстанда яшибез икән, татар телен белергә кирәк»

Иннополис мәктәбендә укучы Максим Авраменконың әнисе Анна, республикада яшәү өчен татар теле кирәк, дигән фикердә. Туган тел дәресен сайлаганда, ул татар теленә өстенлек биргән. Татар телен сайлауның сәбәпләренең берсе – татар теленә мәхәббәт уята торган укытучы, дип аңлатты ул «Азатлык»ка.

– Анна, сез ана теле буларак урыс телен сайлау мөмкинлеге була торып та татар телен сайлагансыз. Сәбәбе нидә?

– Беренчедән, без Татарстанда яшибез. Димәк, татар телен белергә тиешбез. Икенчедән, улым үзе телләр өйрәнергә тели. Моңа сәләте дә бар. Татар теле белән дә кызыксына. Аннары татар теле укытучыбыз да бик яхшы кеше булып чыкты. Бала аны ярата, татар теле дәресен көтеп тора. Ул укытучы бездә ике ел рәттән татар телен укыта. Күп нәрсә укытучыдан, аның мәгълүматны ничек итеп җиткерүеннән тора.

– Сыйныфта ана телен сайлаганда, бизмәннең кайсы ягы күбрәк басты: урыс телеме, әллә татар телеме?

– Урыс телен сайлаучылар күбрәк булды, әлбәттә. Тик мин, әйткәнемчә, балам теләгәнчә эшләдем. Татар телен өйрәнәсе килә икән, каршы түгел. Татар теле дәресләре саны кимеде, әмма моңа кадәр нинди таләпләр булды, шулай сакланды. Ягъни дәрестә балалар эшли, укый да, яза да, хезмәтенә күрә билге ала, өйгә эш дә бирәләр. Өй эшен улым үзе әзерли. Шигырь, ниндидер зур текст тәрҗемә итәргә кирәк булганда, укытучыбызга шалтыратабыз. Чынында, татар теле дәресләре күбрәк булса да комачауламас иде.

– Күп кенә урыс телле балаларның ата-аналары: «Мәктәптә 11 ел буе татар теле дәресе укытыла, балалар исә барыбер юньләп татарча сөйләшә белми», – дип зарлана. Сез мәктәбегездә татар телен ничек укытуларыннан канәгатьме?

– Кемдә ничектер – белмим, әмма үзем баламда күп уңай үзгәрешләр сизәм. Татарча бик күп сүзләр куллана, акрынлап сөйләшә дә башлады. Өйгә кайткач, дәрестә кызык булды, дип сөйли. Хәтта татар теле буенча олимпиадада катнашып, икенче урын да алды.

– Ата-анасы татар була торып та, мәктәптә ана теле итеп урыс телен сайлаучылар бар, ә урыслар арасында туган тел итеп татарчаны сайлыйлар. Бу күренешнең сәбәбе нидә икән?

– Татар гаиләләре арасында туган тел итеп урыс телен укуга гариза язучылар бар, безнең мәктәптә дә шактый. Бу күренеш миңа бик сәер тоела. Сәбәпләрен аңлата алмыйм. Урыслар татар телен телне яхшырак белү өчен сайлаган кебек, бәлки, аларның да урыс телен ныгытыбрак өйрәнәсе киләдер.

– Татар теле балалар да, ата-аналар да бик теләп өйрәнә торган телгә әверелсен өчен, ни эшләргә кирәк? Аның популярлыгын ничек арттырырга?

– Тел өйрәнгәндә, мәгълүмати такталар бик булыша. Транспортта тукталышларны урыс һәм татар телләрендә әйтүнең дә файдасы бар. Татар телендә күбрәк кинофильмнар төшерелсен, балалар яратып караган мультфильмнар да татарча титрлар белән күрсәтелсен иде. Татар телендә заманча бинада яхшы белем алу мөмкинлеге тудырылса, телне өйрәнергә теләүчеләр саны бермә-бер артыр иде. Мәктәптәге фәннәрнең күбесен татар телендә укытуның да файдасы тими калмас иде.

– Сез Татарстанда яшибез икән, аралашыр өчен татар телен белү кирәк, дидегез. Сез үзегез татарча белмисез, телне белмәү сезгә Татарстанда яшәргә комачаулыймы?

– Без күченеп кайттык, татар теленең бер өлешен мәктәптә өйрәнергә туры килде. Анысы да бик аз күләмдә. Әгәр яхшырак өйрәнсәм, миңа күпкә уңайлырак булыр иде, дип уйлыйм. Шуңа күрә мөмкинлек чыкса, аны яңадан өйрәнер идем.

– Ничек уйлыйсыз: узган елгы тел белән бәйле низаглар аркасында җәмгыятьтә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрдеме?

– Әйе, бераз сизелә. Шулай да күп нәрсә кешенең үзеннән, тәрбиядән торадыр, миңа калса. Мәсьәләне артык зурга җибәрделәр. Сайлау мөмкинлеге ул дәрәҗәдә кискен куелырга тиеш түгел. Тел мәсьәләсендә ниндидер кысалар куярга да кирәкми. Тел мәсьәләсенә хакимият тә артык зур басым ясады. Бу темага бөтенләй кагылмасалар да була иде.

Римма ӘБДРӘШИТОВА,

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Комментарии