Язучылар берлеге интернетта

Язучылар берлеге интернетта

Ярты ел элек Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе вазифаларына керешкән Рәфис Корбанның беренче уңышлары күренә башлады. Шушы көннәрдә пәрәвездә оешманың рәсми сайты пәйда булды. Киләчәктә аны даими рәвештә тулыландырып торырга ниятлиләр. Сайтның адресы – www.sptatar.ru.

Моңа кадәр татар әдәбияты заманча технологияләр белән дуслашырга ашыкмады. Бәлки, язучыларның күпчелеге олы буын кешеләре булгангамы, яисә ихтыяҗ юклыктанмы, күпләр бу адымга бармады. Татар язучылары интернетны, әсбапларны, электрон китапларны тулысынча инкарь итеп, кәгазьгә игътибар бирүне кулай күрә иде. Берничә урта һәм яшь буын язучыларыннан тыш, пәрәвездә татарча әсәрләрне табу күпләр өчен шактый авыр.

Бу хакта яшьләр гел әйтеп килә иде. Мәсәлән, бер яшь язучы һәм драматург Азатлык радиосына биргән әңгәмәдә пәрәвезгә чыгуны замана таләбе дип атады. Соңгы корылтайда да шулай ук ошбу мәсьәләгә тукталдылар. Язучылар каршында чыгыш ясаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каләм осталарына интернет киңлекләрендә сайтлар, блоглар булдырырга киңәш иткән иде.

Ул вакытта язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан Миңнеханов тәкъдимен уңай кабул итте. Хәзер менә эшкә керешкән. Ул язучыларның халык белән аралашып торачагына өметләнә. Рәфис Корбан белдерүенчә, сайтның максаты укучыларны мәгълүматлаштырудан гыйбарәт.

Киләчәктә сайт кысаларында интернет-кибет тә ачылыр дип көтелә. Шулай ук электрон китапларны да аннан алып булачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлегә сайтның рәвеше әллә ни мактанырлык түгел һәм киләчәге өметле күренми. Беренчедән, аның адресы шик уята. Sptatar.ru адресында урнашуы ук «Союз писателей Татарстана» дигәнгә ачыктан-ачык ишарәли. Язучылар берлегенең күпчелеген татарлар тәшкил иткән оешма өчен үзләрен «Союз писателей Татарстана» дип таныштыру татар җанлы укучыларга бик ошамаска да мөмкин.

Бәлки сайт эшләнелеп бетмәгәнгәдер, сайтка керүгә үк безне урысча зур итеп язылган «Союз писателей Татарстана» дигән язу каршы ала. Түбәнгәрәк карасак, «Главная», «Новости», «Члены СП РТ», «Литжизнь», «Литафиша» һәм башка туган телдә язылмаган бүлекчәләргә тап буласың.

Рафис Корбан сайтның бу рәвешен үзенчә аңлата. Аның сүзләренчә, сайт ясалганда татар телен белмәгән яшьләр дә исәпкә алынган. Шуңа күрә урысча бүлекчәләр эчендә татарча мәгълүмат ята.

– Хәзерге яшьләр барыбер урыс телен актив куллана. Урыс теле бит инде ул республикада да, Русиядә дә халыкара, милләтара аралашу теле булып санала. Шуңа күрә түрәләр дә сайтның татарчасын ачмаячак та, укымаячак та. Аларның фикерләүләре дә урысча бит, – дип аңлатты бу мәсьәләне язучылар берлеге рәисе.

Ленар МӨХӘММӘДИЕВ.

Латин һәм гарәп әлифбасы кертелерме?

Татарстан үзендә латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеге тудыручы канун кабул итәргә җыена. «Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында» дип аталган бу канун өлгесе 21 ноябрьдә Дәүләт Шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралды.

Дәүләт Шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев «Азатлык»ка комитет әгъзаларының барысының да бу канунны хуплавын белдерде. Канун 29 ноябрьдә Дәүләт Шурасы сессиясендә беренче укылышта кабул ителер дип көтелә.

– 1999 елның 15 сентябрендә Татарстан Дәүләт Шурасында татар язуын латин әлифбасына кире кайтару турында канун кабул ителгән иде. Әмма Русия Думасында телләр турындагы канунга үзгәрешләр кертелде һәм бары тик кириллица гына кулланылышта булырга тиеш дигән таләп куелды. Бу таләп беренче чиратта үз милли телләрен дәүләт теле дип игълан иткән республикаларга кагылды.

Ни генә булмасын, латин язуы татар халкына кирәк. Татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши, шул исәптән бер өлеше Урта Азия республикаларында. Бүген аларның күбесендә латин имласы кулланылышта.

Без Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсендә Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итү турында язып куйдык. Аларның имлаларын аңламагач, без телләрен, мәдәниятләрен үстерергә ничек ярдәм итә алачакбыз соң? Боларның барысы да исәпкә алынды һәм яңа канун өлгесе әзерләнде. Татарстанда латин һәм гарәп әлифбасын ничек куллану, йә булмаса фәнни, иҗади максатларда, кешеләр үзара аралашканда ничек куллану турында бу канун.

Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина фикеренчә, бу канун кабул ителсә, дөнья фәне Татарстан, татарлар турында күбрәк хәбәрдар булачак, республика фәненә дә таяначак. Бу документ фән үсешенә дә яңа этәргеч бирәчәк.

– Татарстанның дәүләт теле буларак татар телен куллану турындагы бу канун өлгесе фән өлкәсендә эшләүчеләр, төрки-татар гуманитар фәннәре белән шөгыльләнүчеләр өчен бигрәк тә кирәк дип саныйм мин. Бу канунга кушымта итеп татар телендәге кириллица хәрефләре белән бирелгән авазларның латин һәм гарәп әлифбасындагы вариантлары да кертелгән.

Безнең тарихи, мәдәни, иҗади мирасыбызның аерым бер өлеше латин графикасында сакланган. Латин графикасын Европа галимнәре белән фәнни багланышлар урнаштырганда да иркен файдаланабыз. Латин графикасын куллану гуманитар фәннәрдә мәҗбүри булган хәл дә бар.

Без XX гасырда фольклор текстларын транскрипциядә чыганак буларак бирү мәсьәләсе белән очраштык һәм очраша киләбез. Безнең фольклор үрнәкләре җыелган китапларыбызны караганнан соң Европа галимнәре: «Әгәр латинда транскрипция ясалмаган икән, бу текст чыганак булып санала алмый, чөнки бөтен Европада шулай кабул ителгән», – дип әйтә. Әгәр шулай икән, димәк, без иртәгә, йә булмаса 10 ел үткәннән соң әлеге фольклор үрнәкләрен Европада кабул ителгән стандартлар буенча тәкъдим итәргә тиеш булачакбыз.

Латин графикасы да фән теле буларак Татарстанда галимнәргә кирәк дип саныйм. Бу канун яшьләргә йөз тотып кабул ителә. Фәннең киләчәге, аның үсеше, аның нинди дәрәҗәдә, нинди сыйфатта булуы – ул яшьләр белән бәйләнгән. Ләкин шул ук вакытта аларга фәнне үстерү өчен шартлар да тудырырга тиеш. Мин бу канунның әһәмиятен нәкъ шушы яссылыкта да күрәм. Фән юлына баскан яшьләргә төрле графикаларны куллану ул бер яктан чыганакларны кайтару, аларны өйрәнү, аларны саклау һәм популярлаштыру өчен кирәк булса, икенче яктан, шәхси бәйләнешләрдә, хәтта гади генә хат алышкан вакытта да бик мөһим, – диде Заһидуллина.

Заһидуллина сүзләренчә, татар аһәңенә, татарча әйтелешкә яраклаштырылган латин графикасы Европа һәм башка чит ил галимнәренә укыганда кыенлык тудырмаячак, киресенчә, төрле илләрдә яшәүче галимнәр татар чыганакларына күбрәк игътибар итәчәк.

Наил АЛАН.

Чираттагы авызлык

Русия Президенты Владимир Путин яңа төзеләчәк иҗтимагый әһәмияткә ия интернет сәхифәләрне сайлап алып, аларны финанслаучы фонд булдырырга тәкъдим итте. Путин сүзләренчә, бу фонд иҗтимагый әһәмияткә ия булган проблемаларны чишүдә катнашкан интернет сәхифәләргә акча биреп торачак һәм алар алдан сайлап алыначак.

«Matbugat.ru» сәхифәсе нәшире Данил Сәфәров, бу хәл сүз ирегенә зыян китерергә мөмкин, дип белдерә.

– Бүген бик күп сәхифәләр иҗтимагый әһәмияткә ия булган, кирәкле эш башкара. Алар дәүләтнеке түгел, әмма дәүләт аларны еш кына күрмәмешкә салыша. Без үзебез төрле сайтлар ясыйбыз, яңа проектлар эшләтеп җибәрәбез, әмма моның өчен дәүләттән акча алмыйбыз. Төрле проектлар ачкач, төрле оешмаларга пресс-релизлар җибәрәбез. Тик дәүләтнеке булмыйсың икән, сине күрмәмешкә салышалар, – диде Сәфәров.

«Belem.ru» интернет порталы җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, моңа кадәр тәнкыйть белдереп килгән сайтлар юкка чыгарга мөмкин.

– Иҗтимагый әһәмияткә ия сәхифәләрнең булуы яхшы, әмма күп әйбер аның ничек эшләвеннән торачак. Президент контролендәге фонд аша финансланучы бу сәхифәләрнең тарафсыз фикер белдерүе шик тудыра.

Русиядә тәнкыйть белдерә ала торган иҗтимагый әһәмияткә ия сайтлар болай да җитәрлек. Ә дәүләткә бәйле яңа сәхифәләр булдырылып тәнкыйть юкка чыгарылыр, демократия буылыр дип куркам, – диде Гатауллин.

«Безнең гәҗит» басмасы нәшире Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, Кремль инде интернетны да үз кулына алырга җыена.

– Бүген Русиядә радио-телевидение хакимият кулында, аның җырын гына җырлый. Кайбер газеталарны һәм радиоларны санамаганда, тулы күләмдә демократия бар дип әйтә алмыйм. Аларын да, бәлки, бездә менә мондые да бар дигән өчен генә тота торганнардыр.

Әле моңа кадәр интернетта ирек иде. Ул бүгенгә кадәр ирекле мәгълүмат чыганагы булды. Минем уйлавымча, бу гамәл артында интернетны кулга төшерү ятарга мөмкин. Ошамаганнарны кысрыклап чыгарырга, бары тик хакимият теләгәннәрне генә калдырырга теләмиләр микән, дигән фикер туды. Русиядә ниндидер финанс агымнары бары тик хөкүмәт җырын гына җырлаучыларга, демократияне авызлыклаучыларга, түрәләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртучыларга гына бирелә, – ди Илфат Фәйзрахманов.

Наил АЛАН.

«Җанисәпкә сәясәт кысылмаска тиеш»

Халык исәбен алуның соңгысы 2010 елда узган иде. Шул вакыттан бирле Башкортстанда киң мәгълүмат чараларында җанисәпнең нәтиҗәләре хакында тулы мәгълүмат бирелмәде. Аеруча җанисәпнең милләтләр өлешенә караган саннары бәян ителми. Аларны Русия күләмендәге махсус чыганаклардан гына табып танышырга мөмкин. Халык исәбен алуның соңгы егерме елдан артык чорындагы төгәл мәгълүматларны, шулай да, Уфада бер галимнән белешергә мөмкин.

Русия Фәннәр академиясенең Уфадагы этнологик тикшеренүләр институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрәфыйков егерме елдан артык инде Башкортстандагы милләтләр нисбәтен төпле өйрәнә. Халык исәбен алулардагы мутлашулар хакында аның дистәләгән аналитик язмалары төрле илләрдә басылып чыкты. Әле ул Мәскәүдә узган бер киңәшмәдә булып кайтты. Аның көн үзәгендә 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре һәм алдагы халык исәбен алуларга әзерлек мәсьәләләре торган. Анда Илдар әфәнденең зур чыгышы да тыңланган.

Илдар Габдрәфыйков әйтүенчә, Русиядә киләсе җанисәп яңа алымнар кулланып оештырылачак. «Ул төрле алдашуларны, бер милләтне икенчесе итеп язуларны булдырмаска киртә куя», ди Илдар Габдрәфыйков.

Мәгълүм ки, татар галимнәре һәм Башкортстандагы татар милли оешмалары 2002 елда үткән халык исәбен алу барышында хәрәмләшүләр коточкыч дәрәҗәгә җитте һәм татарлар саны ясалма киметелеп, башкортлар, киресенчә, арттырылды, дип белдерә.

Фәнис ФӘТХИ.

Комментарии