- 27.10.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Архив
Урыс милли хәрәкәте 4нче ноябрьдә узачак «Урыс маршы»на әзерлек эшләрен башлады. Кем белән берләшергә, ни рәвешле уздырырга, нинди шигарьләр кулланырга, җыен кайда узачак – бу сораулар турында 17нче октябрьдә Казанның «Волга» кунакханәсендә фикер алышынды.
Фикер алышуны Татарстандагы урыс милләтчеләрен әйдәп баручы Михаил Щеглов оештырды. Очрашуда нибары 14 кеше катнашты, араларында Рәис Сөләйманов, «Мин Новороссияне таныдым» дигән шигарьле футболка кигән, георгий тасмаларын, Русия әләмнәрен таккан яшьләр, өлкән буын кешеләре бар иде. Күзәтүче буларак Татарстан Президенты аппаратыннан да вәкил катнашты. Сәгать ярым барган җыелышта темага кагылышлысы да, «Кем ул урыс кешесе, без урыслармы?» ише фәлсәфәгә бирелү дә булды.
Сөйләшү вакытында 4нче ноябрьдә уза торган урам җыеннарын нацистлар йөреше, такырбашлар җыены белән тәңгәлләштерү – ялгышлык, без бу хатаны үзгәртергә тиеш, дигән фикерне сеңдерергә тырышу сизелде. Бу фикерне Михаил Щеглов аңлатты.
– Матбугат һәрвакыт бу көнне узган чараны фашистлар, шовинистлар җыены итеп язды, тәкъдим итте, бездән бүкиләр ясадылар. Шөкер, 2010нчы елдан ул уңай төсмер алды. Безнең урыслар булып калырга, урыс мәдәнияте кыйммәтләрен сакларга тырышуыбызны, аны пропагандаларга теләвебезне күрделәр.
Без бу көнне нишләргә тиеш? Шәһәрдә уза торган чаралар белән берләшү турында сүз бармый. Мин аңа каршы. Без түрәләр белән бергә була алмыйбыз. Берләшергә шартлар булса, фикерләшербез. Шулай ук «Бердәм Русия» белән берләшү кирәклеге туса да, уйлашырбыз. Узган елны Путин өчен дигән шигарьләргә дә күз йомдык, кабул иттек. Мәскәүдә моны күргәч, безне тар-мар итәргә җыендылар. Әмма төп шигарьнең ул булмаганын аңладылар.
Без «Урыс маршы»н уздырганда, татар темасын кулланырга тиешбез. «Татарлар, алга!» дигән шигарьләр ник кирәк иде дип бәхәс туды. Казан өчен бу егып сала торган тема. Әйе, татарлар арасында безгә карата кесә эчендә йодрык янап торганнары бар, пычак чәнчергә торучылары да юк түгел. Әмма аларның күпчелеге – Русиянең адекват ватандашлары. Бөек Ватан сугышында да катнаштылар, дошманнарга каршы бергә көрәштек, димәк, Казандагы «Урыс маршы»нда алар катнашырга тиеш… Татарлар белән аралаштым, алар килергә риза. Безнең чара татар җыенына әверелергә тиеш түгел, әмма берничә шигарь булса, берничә чыгыш булса, Татарстан әләме күтәрелсә, шул җитә. Без сәяси корылышка каршы түгел, Татарстан губернага әйләнә икән, губерна әләмен тотып чыгарбыз. Урыс теле темасын да төп тема итеп калдырырга кирәк, ул әле һаман да актуаль», – дип сөйләде ул.
Татарларны куллану темасын Рәис Сөләйманов та хуплады, ул татарлар арасында «Азатлык» белән ТИҮ җыеннарыннан туйган, аларның фикерләре белән килешмәгән татарлар күп, аларны үзебезгә тартырга кирәк, дип сөйләде.
«Азатлык» белән Татар иҗтимагый үзәге уздырган җыеннарга йөрисе килмәгән татарлар бар, алар безгә карата лояль. Русияне хуплаучы татарлар, мәктәпләрдә урыс телен тулысынча укытмауга ризасызлык белдергән ата-аналар, урыс җәмгыятьләре, яшьләр – безнең төп көч. Узган ел без аларны берләштерә алдык. Бу җыеныбызда да «Татарлар – урыс дөньясының өлеше» дигән төп шигарь булырга тиеш. Азнакайның шәһәр депутаты Салахов бар. Иманым камил, ул аны тотып чыгачак. Мондый шигарьләр булса, «Урыс маршы»нда татарлар да катнаша, кайда монда фашистлар дип, барысы да аптырашта калачак. Матбугат та моңа бик тиз кабачак.
Татар мәктәпләре саклансын, әмма без урыс телен тулысынча укырга телибез, дигәнне җиткерергә тиешбез. Милли мәктәпләрне Михаил Щеглов япмый, татар хөкүмәте аларга йозак элә. Шулай ук «Урыс маршы»нда без Болгарда ислам академиясенең, Казанда духовный академия ачылуын хуплыйбыз, дигән шигарьләр тотып чыгарга тиеш. Без Путинга каршы була алмыйбыз, чөнки Русиягә карап эш итәбез. Әйе, урыс милләтчеләре арасында Путинга каршы булучылар бар. Тик без аны якларга мәҗбүр, алайса безне биредә юк итәчәкләр», – дип чыгыш ясады Рәис Сөләйманов.
Шигарьләргә килгәндә, «Казан – урыс шәһәре дә!» дигән сүзләрне дә җиткерергә кирәк, дигән фикерләр яңгырады. Берничә ел элек Коръәнгә дуңгыз мае ягып һәм эт тизәге куеп төшерелгән фотоларны «ВКонтакте» челтәрендә таратып, динара низаг чыгару гаепләве белән мәхкәмәгә тартылган, әмма акланган Михаил Шаров исә: «Татарстан хөкүмәтендә урыслар кайда?» дигән шигарь кирәк, – диде. Ул Татарстандагы заводлар, нефть ширкәтләре башлыклары ник урыс түгел, дип зарланды, бу турыда да «Урыс маршы»нда фикерләр яңгырарга тиеш, дип сөйләде Шаров.
Сүз уңаеннан, Татарстанда эре ширкәтләрне санаганда да, алар дистәдән артык, әмма күбесендә җитәкчеләр – урыс милләтеннән. Хөкүмәттәге министрлар да татар исемле генә түгелме? Шулай ук Татарстанның дәүләт телләрен гамәлгә ашыру иҗтимагый комиссиясе турында сүз булды. Анда бер генә дә урыс кешесе юк, дип зарландылар. «Аның әгъзасы булып 31 кеше санала, барысы да татар» дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Комиссиядә уналты кеше исәпләнә, шуларның бишесе – урыс милләте вәкилләре.
Урыс милләтчеләре урам җыенын һәм йөрешне «Крылья Советов» мәйданында аерым уздырырга сүз куешты. Бу урынга инде күбесе өйрәнде, диде алар. «Урыс маршы»на Украинадагы «бендеровчы»ларны хуплаучылар килергә мөмкин, алар – провокаторлар, шулай ук татарлар арасында котыртучылар күп килә, сак булырга кирәк, дигән сөйләшү дә булды.
Римма ӘБДРӘШИТОВА.
Алабугада татар активистлары тоткарланды
Алабугада полиция Татар иҗтимагый үзәге утырышында катнашкан активистларны көч кулланып урамга алып чыкты, җиргә егып салды һәм машиналарга төяп, полиция бүлегенә алып китте.
Бу хакта шушы утырыш турында хәбәр әзерләргә җыенган «Азатлык» хәбәрчесе белдерде. Төштән соң язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, Татарстанның Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев, Алабуга Татар иҗтимагый үзәге активисты Фирдәүс Хуҗин, бүлекчә җитәкчесе Рәфыйк Мәхмүтовны тоткарлап полициягә китерәләр. Алар белән бергә «Азатлык» хәбәрчесе Гафиулла Газиз дә тоткарланды. Тикшерү комитеты вәкилләре аның видеокамерасын тартып алган, җыелыш барган урыннан урамга типкәләп, көч кулланып чыгарган вакытта фотоаппаратын да төшереп ватканнар.
Җыелыш башланып, 10 минут та үтәргә өлгермәгән, залга унлап полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре кереп, паспортларыгыз бармы, дип тикшерә башлаган. Активистлар, тикшерү үткәрергә сезнең кулда нинди рөхсәт язуы бар, дигән таләп куйган. Полиция, янәсе, җыелыш булган йортта яшәүче бер ханым полициягә шалтыратты һәм тынычлыгымны бозалар дип әйтте, безнең һәр шалтыратуны тикшерергә хакыбыз бар, дип белдергән.
Шуннан соң җыелыш, шәһәр хакимиятенә барып, бу хәлне тикшерергә кирәк, дип тавыш биргән. Полиция дә ТИҮнең бу карарын хуплаган кебек кыланган, ә урамга чыккач, активистларга ябырылган.
Айдар Хәлимне, Татарстанның Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиевне һәм башкаларны көч кулланып җиргә егып салганнар. Аннан соң кулларын борып, өстерәп, автобуска кертеп тутырганнар.
Раиф әфәнде полициянең бу көч куллануы турында Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская һәм Татарстанда эчке эшләр идарәсе башлыгы Артем Хохоринның кабул итү бүлмәсенә дә шалтыратып әйткән.
«Типкәләп, аякларыбызны, кулларыбызны боруны мин кеше үтергән җинаятьчеләргә карата гына кулланалар дип уйлый идем. Русия Конституциясендә илнең күп милләтле булуы һәм төрле дин тотучылар яшәве турында әйтелгән. Полиция хезмәткәрләре, без бу илнең ватандашлары буларак, безне сакларга тиеш, ә алар безне җирдә дуңгыз урынына аунаттылар.
Мин былтыр үлемнән калган кеше, Алабугада реанимациядә яткан идем. Бүген җирдә ауната башлагач, тагын йөрәгемнең хәле китте. Үләр хәлгә җитә башлагач, ашыгыч ярдәм чакырыгыз, дип ялвардым. Ашыгыч ярдәм килеп, больницага алып китте. Дарулар биреп әзрәк тынычлангач, хәзер менә монда полиция бүлегенә китерделәр», – дип сөйләде Раиф Галиев.
Алабуга полициясенең канун бозып көч куллануын Айдар Хәлим татар милли хәрәкәтен бөтенләй юк итү өчен оештырылуын әйтә.
«Болар, күрәсең, һәркайда да шундый операцияләр үткәреп, провокацияләр оештырып, Татар иҗтимагый үзәге – ТИҮ дигән төшенчәне 2016нчы ел башына кадәр юк итәргә омтылалар. Аларның татар милли хәрәкәтен бөтенләй тар-мар итәселәре килә. Мин Татарстан Президенты дигән атаманы алып ташлауга әзерлекнең соңгы адымнары түгел микән дип тә уйлыйм», – ди Айдар Хәлим.
ТИҮнең Алабуга бүлеге киләчәккә планнар кору, Хәтер көне алдыннан булган тоткарлауларны булдырмау өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләшергә җыенган булган.
11нче октябрьдә Хәтер көненә юл алган Кама төбәге активистларын полиция тоткарлап Казанга җибәрмәде, полиция бүлегенә алып киткән иде.
25нче сентябрь иртәсендә Чаллыда яшәүче язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең өендә тентү уздырылып, аны сорау алу өчен Казанга полиция идарәсенә алып киткәннәр иде. Бу хәлдән соң Айдар Хәлим: «Милли хәрәкәткә басымның иң нечкә төрләрен куллана башладылар», – дип белдергән иде.
Дәүләт шурасы депутатлары Алабугадагы тоткарлауга аңлатма сораячак
«Азатлык» хәбәрчесе, Татарстандагы хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Алабугадагы хәлләргә, ТИҮ утырышы вакытында полициянең килеп кереп, көч кулланып тоткарлауларына карата бәя, аңлатма бирүне сорады.
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, гаҗәпсенеп, Алабугада татар активистларын көч кулланып тоткарлау турында бөтенләй ишетмәгәнен әйтте. Ул, депутат буларак, Алабугадагы хәлгә карата рәсми белешмә сорарга вәгъдә итте һәм милли активистларны көч кулланып тоткарлау хәбәрен һәрьяклап өйрәнәчәген белдерде. Аннан соң гына бу хәлгә үз аңлатмасын бирәчәгенә ишарәләде.
Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Алабугадагы вакыйгалар турында хәбәрдар иде. «Хәзерге вакытта хокук саклау оешмаларына рәсми хат язып утыра идем, алар ягыннан да аңлатма аласым килә. Мәсьәләне бөтен яктан өйрәнгәч, үз карашымны белдерермен», – диде ул «Азатлык»ка.
2014нче елга кадәр Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, соңгы вакытта Чаллы шәһәре мэры урынбасары булып эшләгән, Чаллыдагы социаль-педагогия технологияләре һәм ресурслары институты ректоры Фәйрүзә Мостафина, камерага карап, Алабугадагы хәлгә карата үз фикерен әйтте. «Конкрет бу материал белән мин бөтенләй таныш булмасам да, бүгенге көндә дөньяда вәзгыять катлаулы булганда, көч куллану артканда, үз илебездә бер-беребезгә сакчыл карарга кирәк. Гомумән, әле безнең документ тыгып йөрү гадәте юк, бәлкем кирәктер инде ул. Һәрхәлдә, өлкән кешеләргә карата көч куллану дөрес түгел дип саныйм», – диде ул.
23нче октябрьдә Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская «Азатлык»ка, Алабугадагы тоткарлауны тикшерүне сорап, Татарстан прокуроры Илдус Нафиковка шикаять итүе хакында белдергән иде.
«Рәхимсезлек булмаска тиеш. Мин сез (Азатлык) язган белән килешәм. Әмма, икенче яктан, бу хәлнең ничек килеп чыкканын хәзер прокуратура да тикшерсен. Әгәр кирәк дип тапсалар, прокуратура күзәтүе (надзор) чаралар күрер. Полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләренең канун бозган гамәлләрен прокуратура бага», – ди кеше хокуклары вәкиле.
Кеше хокуклары вәкиле бу хәл турында полиция җитәкчелеге белән дә сөйләшүен әйтә. «Беркайда да тупаслыкка урын булмаска тиеш, алар (активистлар) җинаятьчеләр түгел бит. Нигә аларга карата мондый гамәлләр кылынырга тиеш?» – ди Сабурская.
Бикә ТИМЕРОВА.

Комментарии