Вәхшилек фаш ителсен

Вәхшилек фаш ителсен

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең рәсми белдерүе

Изге Корбан бәйрәме килеп җиткәндә, 8нче сентябрьдә, Яңа татар бистәсендәге татар зиратында йөзләгән кабер ташларын вату, җимерү вәхшилеге бөтен татар дөньясын тетрәндерде.

Бу коточкыч җинаятьтән соң 18 көн үтте. Ләкин Татарстан Прокуратурасыннан,Тикшерү комитетыннан бернинди мәгълүмат юк. Бу җинаятьне кылучылар һәм оештыручылар табылыр микән, җавапка тартылыр микән?! Вәхшиләр оятсыз эш иткәннәр, җәзасыз калуга ышанганнар. Бу җинаятьнең төбендә көч күрсәтү, татар халкын куркыту, котырту ята.

Бу вәхшилекне, татар халкының милли һәм дини хисләрен мыскыл итү һәм мәсхәрәләү, дип бәялибез. Вәхшиләрнең максаты – милләтләр арасында сугыш чыгару, Татарстандагы тынычлыкны җимерү.

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисеннән, Дәүләт Шурасы депутатларыннан таләп итәбез: тәва кошы кебек, башыгызны комга яшермәскә һәм татарларны мыскыл итүгә каршы, татар халкы дошманнарының кабахәт котыртуларына каршы рәсми Белдерү ясарга.

Татарстан Президентыннан таләп итәбез: татар халкына каршы коточкыч җинаять эше буенча тикшерүне үзегезнең күзәтү астында тотарга.

Татарстан Прокуратурасыннан һәм Тикшерү комитетыннан таләп итәбез:

– бу коточкыч җинаятьне тикшерү хәбәрдарлык шартларында барырга тиеш;

– тикшерүнең барышы турында татар җәмәгатьчелеген даими таныштырып торырга.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы, Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Ф. В. ЗӘКИЕВ

Комментарии