ТАГЫН 5 ПРОЦЕНТКА АРТА

ТАГЫН 5 ПРОЦЕНТКА АРТА

Киләсе елда торак-коммуналь хезмәтләрнең 4,9 процентка кыйммәтләнүен көтәсе. Һәрхәлдә, Русия Хөкүмәтендә шундый карар әзерләнә. Сүз халык өчен билгеләнгән тарифлар турында бара. Оешмалар һәм башка кулланучылар өчен бәя алай ук кискен артмаячак. Әйтик, газга юридик затлар быелгыдан 3 процентка күбрәк түләр, дип көтелә.

«Газета.Ру»

КЫТАЙ ҖИРЕН АРЕНДАЛЫЙБЫЗ

«Роскосмос» дәүләт корпорациясе Кытайның Синьцзян-Уйгур районында 10 мең квадрат километр җирне арендага алмакчы. Әлеге мәйданнар «Протон-лайт» һәм «Сункар» дип аталган яңа ракеталарның өлешләрен төшереп калдыру өчен кирәк. Килешүдә каралганча, Кытай хөкүмәте биредә сәнәгать объектлары, шәһәрләр төзи алмаячак. Контрактның бәясе әлегә мәгълүм түгел.

«Известия»

МАМЫК ҖЫЮ ИСЛАМДА МӘҖБҮРИ, ИМЕШ

Изображение удалено.Үзбәкстанда мамык җыю сезоны дәвам итә. Халыкны кырларга чыгарга мәчетләрдә дә өндиләр. Кайбер имамнар хәтта, мамык җыюны исламда фарыз гамәлләргә тиңләп, фәтвәләр дә чыгарган. Ташкентның «Хәзрәти Али» мәчетендә эшләүче дин әһеле әйтүенә караганда, мондый агитация алып барырга аларга илнең Диния нәзарәте кушкан.

«Ислам Ревью»

БУХГАЛТЕР ҺӨНӘРЕ БЕТӘ

Хезмәт базарында хисапчыларга ихтыяҗ кими һәм тиздән әлеге һөнәр бөтенләй юкка чыгачак – бухгалтерларны мәгълүмат технологияләре алыштырачак. Бу хакта Мәскәүдәге икътисадчылар форумы вакытында Русиянең финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко белдерде. Гомумән алганда, алдагы 20 ел эчендә роботлар һәм автоматлашкан эш урыннары дөньяда йөзләгән миллион кешене эшсез калдырырга мөмкин.

«РосБизнесКонсалтинг»

АЕРУЧА НЫК КЫЙММӘТЛӘНГӘН ТОВАР АЧЫКЛАНДЫ

Изображение удалено.Соңгы 5 елда иң зур бәя үсеше күзәтелгән товар – таблеткалы валидол. Бу чор эчендә аның хакы 7 тапкырга кыйммәтләнеп, 30 сумга кадәр күтәрелгән. Белгечләр моның ике сәбәбен атый: икътисади авырлыклар аркасында Русия халкының «нервысы» какшый бара, өстәвенә, күптән түгел әлеге дару тормыш өчен иң әһәмиятле препаратлар исемлегеннән алынды.

«Слон»

Комментарии