Инкыйраз ярында аяк салындырып…

Инкыйраз ярында аяк салындырып…

Чаллыда яшәүче дус кызымның улы, балалар бакчасына йөри башлагач, ике-өч ай эчендә татарчасын онытты. Ничек алай була инде дип, шул кадәр аптыраган идем мин моңа. Гаҗәп хәл бит? Башта әллә ни игътибар итмәсә дә, бераздан дус кызның да эче поша башлады. «25 яшемә җитеп, русча сөйләшергә яңа өйрәнеп киләм! Әнкәсе татар, әткәсе татар, бу бала кемгә охшап шулай урыс булды икән?» – дип, үзе дә аптырый иде. Дустым, бу хәлгә ачуы килеп, баласы русча килеп эндәшкәндә аңламаганга салына башлады. Ул да булышмаса инде: «Татарча сөйләш!» – дип, әрләп ташлый. Файдасы тиде. Ике ел буе тырыша торгач, ниһаять, теге бала татарчасын кабат исенә төшерде.

Ул гына түгел, башка иптәшләремнең балаларына карыйм да, уфтанасы килә: өй тәрбиясе яшеннән узып, шәһәр урамына чыгуга, урыс теленә күчә алар. Хәтта татар балалар бакчасына йөрсәләр һәм татар мәктәбендә укысалар да… Һәм бу күренеш белән көрәшүчеләр, балаларына «үзебезчә сөйләш!» дип аңлатучы ата-аналарның саны күптер дип уйламыйм мин.

Менә шундый хәл торганда, телнең киләчәге бармы дигән сорауга үзлегеңнән генә җавап табу бик авыр. Киләчәге, бәлки, бардыр, ә, бәлки, юктыр дигән җаваптан башкасын табып та булмый.

Ярый әле милләттәшләр арасында бүгенге көн белән генә яшәмәүче татар активистлары бар. Әнә шул активистлар Фәннәр Академиясендә «Татар теленең киләчәге» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды.

Милләт һәм тел проблемалары күтәрелә торган чараларга, гадәттә, гел бер үк кешеләр йөри. Яшьләр күренми, журналистлар да юк диярлек. Бу юлы да шулай булды. Алай да 60лап кеше бар иде. Мондый түгәрәк өстәл уздырулары әйбәт анысы. Телне саклап калу турында бер яки ике кеше генә түгел, бик күпләр уйланырга һәм нәрсә дә булса эшләргә тиеш. Ни өчен бездә балалар татарча сөйләшми һәм нишләсәң – сөйләшә башлаячаклар? Татар телендә сөйләшүчеләр кимемәсен өчен нишләп була? Менә бу сорауга төгәл һәм файдалы җавап бирә алучы булыр микән дип, һәр чыгыш ясаучының чыгышын йотлыгып тыңлап утырдым.

Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәрит Зәкиев һәр чыгыш ясаучыга сөйләү өчен 7шәр минут вакыт бирде дә, түгәрәк өстәлне ачып җибәрде. «Гаяз Исхакый, 200 елдан соң инкыйраз киләчәк, дип әйткән булган. Тик ул алай озак көттермәде, 100 елдан соң ук килде», – дип, бик боек тавыш белән үзе дә кереш сүз әйтеп алды.

Дөресен әйтим, утырыш башта бик сүлпән барды. Сәясәтче Фәндәс ага Сафиуллин, телне саклау өчен, депутатлар белән элемтә булырга тиеш, дип белдерде. «Өч көн саен «прием»га язылып, депутатларга татар теленең ни рәвешле кысылуын аңлатырга тырышыйк», – дигән тәкъдим әйтте ул. Әйтсәм – әйтим инде, депутатларыбызга соңгы ун елда гына да тел мәсьәләсе буенча язылган хатларны бергә җыеп барсаң, кыш буе мичкә ягарга җитәрлек булыр иде. Берәр файдасы булдымы? Туфан ага Миңнуллиннан башка, бу мәсьәләләргә артык эче пошкан депутатны хәтерләмим мин. Кыскасы, язгы бозга таянма, депутатларга ышанма.

Кайчандыр университетта укыткан Фәрзана Кулеева исемле ханым исә татар милли университеты кирәклеге турында сөйләде.

– Татар милли университетын ачу кайбер татар энтузиастларының гына түгел, бөтен мәгариф һәм фән министрлыгының, югарыда утырган җитәкчеләрнең дә төп бурычы булсын иде. Мин бервакыт шушы университетны булдыру турында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга сорау биргән идем. Ул: «Әсбаплар да, татарча укыта алырдай белгечләр дә юк», – дип җавап бирде. Бәлки, ул белеп кенә бетермидер? КФУның Лобачевский исемендәге китапханә эчендә татар телендә төрле фәннәрдән дәреслекләр бар. Аны укыта алырдай белгечләребез дә җитәрлек. Безгә милли университетны ачу өчен теләк һәм президентның ярдәме генә кирәк, – дип белдерде ул.

Менә шушы ике чыгыштан соң, җыелган кешеләр арасында сораулар яңгырый башлады. Ул сораулар шактый саллы, әмма шул ук вакытта аларга җавапны бирегә җыелган кешеләрнең һәммәсе дә белә иде. «Безгә аякка басар, халыкны милләт буларак калдырыр өчен кемгә таянырга кирәк? Таянычыбыз бармы, юкмы? Татарстан элитасына таяна алабызмы? Конгресс бар безнең, аңа таяна алабызмы?»

Залдан «Юк!» дигән җавап яңгырады һәм берникадәр авыр тынлык урнашты. Әйтерсең, бирегә җыелганнар бер-берсе белән кайгы уртаклашты. Ахыр чиктә җыелышкан халык үз соравына үзе җавап та бирде: «Безнең бер генә таянычыбыз бар. Ул – халык үзе. Тик кызганыч, аның да милләт язмышына битараф булмаган аз санлы өлеше генә.

Чара башланып шактый озак вакыт узса да, монда җыелганнарның нәрсә турында сөйләшүен аңлап бетерү авыррак иде. Әллә татар теленең киләчәге, әллә аның бетүе, әллә милли мәгариф турында сөйләштек, төгәл генә әйтә алмыйм. Чыгыш ясаучылар бер ярдан икенче ярга сикереп, җанында кайнаган һәр сүзен әйтеп калырга ашыкты. Бу хәл мине генә түгел, Нәҗибә ханым Сафинаның да ачуын китерде бугай.

– Җәмәгать, туктагыз әле, болай булмый. Сораулар яңгырый – җавап бирүче юк. Милли мәгариф турында сөйләшәбез, ә монда мәгариф министры килгәнмени? Кайда соң ул? Кая конгресс башлыгы? Башлыклары булмаса, вәкилләре кайда? Кайда соң ул кешеләр? Министр кайда?

– Без аларга хат җибәргән идек, килмәгәннәр икән, килмиләр инде. – Нәҗибә апаның залны яңгыратып министрны эзләвен чараны оештыручылар әйткән шушы сүз генә туктата алды.

– Килмәгәннәр икән, димәк, алар безне инкарь итәләр һәм милләтне үстерү өчен ни дә булса эшләргә теләмиләр. Димәк, без дә аларга нәкъ шуның белән үк җавап бирергә тиеш. Монда депутатлар турында сүз булган иде. Бүгенге көн депутатлары безгә төкереп бирә! Безнең милли мәгариф системасын бетерү белән ризалашты инде алар. Халык фикерен, милли мәнфәгатьне сатып, үз кесәләрен тутыру ягын карадылар. Үзләре ничек телиләр, шулай масаеп утырганнар да, безгә юләрләргә караган кебек карыйлар. Мин әле карап торам: кайда соң монда Тукай премиясен алган лауреатлар? Ник килмәгәннәр, нишләп йөри соң алар? Бу премияләрне алган кешеләргә тел мәсьәләсе кирәкми икән, алар кем өчен эшли?

Нәҗибә ханымның ялкынлы чыгышын «җиде минут вакыт үтте, регламент буенча җиде минут каралган», дигән сүзләр бүлде. Алай гына да түгел, чараны оештырган ТИҮ җитәкчесе Фәрит әфәнде Зәкиев: «Ә хәзер министрлык турында сөйләшик», – дип куйды. Бу сүзләр минем башымны «ахыр чиктә монда нәрсә турында сөйләшергә уйладылар соң инде?!» – дигән сорау белән тутырса, Нәҗибә ханымны чыгырыннан ук чыгарды. Ул утыра башлаган җиреннән торып басып, нәкъ мин әйтергә теләгән фикерне җиткерде:

– Түгәрәк өстәлегезне татар теленең киләчәге турында дигәнсез бит! Тагын килде-китте сүз сөйләп утырасыз. Мин хәзер протест белдереп, чыгып китәм!!!

Нәҗибә ханым йокымсырый башлаган халыкны кычкырып уятып җибәрдеме, әллә инде бер-берсенең чыгышын тыңлап шактый фикер тупларга өлгерде катнашучылар – ниһаять, саллы гына чыгышлар ишетелә башлады. Академик Рүзәл Йосыпов сүзен татар мәктәпләренең язмышы өчен борчылуыннан башлады. «Авылларда аны оптимизация дип бетерәләр, шәһәрләрдә ата-аналар татарча укытырга рөхсәт бирми, дип. Татар мәктәбендә русча имтихан бирдерүне туктатырга кирәк. Бу мантыйкка сыя торган әйбер түгел – татарны бетерү өчен махсус чыгарылган әйбер, ахрысы. Татарча укып, русча имтихан биргәч, балаларның билгеләре түбәнрәк була. Шуңа авыл мәктәпләрендә дә русча укыталар хәзер. Бу коточкыч хәл, иптәшләр. Безнең телләр турыдагы законнарыбыз да бар бит, алардан да файдаланып калырга кирәк. Татарча имтихан кертелүгә ирешик», – диде ул.

Түгәрәк өстәл барышында, татар мәктәпләрендә директорларның укучыларны урысча укытуга күчерүенә ирек куярга тиеш түгелбез, дигән фикер яңгырады. Моны тәртипсезлек дип тә атадылар. Тик Нәҗибә ханым сүзгә кушылып:

– Җинаять белән тәртипсезлекне бутамагыз, бу – җинаять, – дип, төзәтү кертергә булды.

Телне коткару кирәклеген утырышта катнашкан һәркем аңлый иде, тик ни рәвешле икәнен төгәл әйтеп бирүче булмады. Бер үк төрле сүзләр сөйләнә башлаган бер мәлдә Фәннәр академиясенең тарих институтындагы үзәктә эшләүче өлкән фәнни хезмәткәр Марат Нотфуллин сүз башлады. Ул, татар мәктәпләре ябыла, дип, зар елап утырганчы, шәхси татар мәктәпләре ачарга мөмкин бит, дигән фикер әйтте.

– Мондый мәктәп ачканга беркем каршы килми. Русиянең мәгариф турындагы законында бөтен мөмкинлекләр дә каралган. Русия Президентының, мәгариф министрының рәсми сайтлары бар. Аларга кешеләр төрле тәкъдимнәр яза. Татар мәктәбе ачыгыз, дип, ник берегез дә язмый?! Монда килеп елап утырмыйк, башта үзебезгә дә кымшанырга кирәк!

Түгәрәк өстәл барышында, Татарстан Тарихы дигән фәнгә дә басым ясалды. Кайчандыр 72 параграфлы булган бу китапның хәзер нибары ун параграфы гына укытыла балаларга. Анысы да Русия тарихы дигән китапка кушымта буларак кына. Ә бит моннан ун ел элек кенә бу фән дәресләр челтәрендә дә бар иде, аның дәреслекләре дә китапханәләрдә тузан җыеп ятмады. Үз тарихыбызны үзебез өйрәнмәсәк, үз телебездә үзебез сөйләшмәсәк, читләр килеп, безнең телне күтәрмәс дигән нәтиҗә белән тәмамланды бу түгәрәк өстәл. Анысын болай да беләбез. Ә менә телнең киләчәге булсын өчен нишли алабыз соң? Бу сорау гына җавапсыз калды.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии